- 23.10.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Архив
Федераль матбугатка Татарстанда ваһһабчылык эзләп табарга махсус боерык бирелгән бугай – журналистлар бер-бер артлы килеп кенә тора. Әле күптән түгел «Рен-ТВ» телекомпаниясеннән килгән коллегаларымны бездә андый әйбер юклыгын аңлатып озаттым гына, инде «НТВ»дан килеп төшкәннәр… «Коммерсант» газетасы бу уңайдан Татарстан хакында ике әйбәт мәкалә чыгарган иде инде…
«Рен ТВ» белән «Коммерсант» үзләрен «хакыйкать эзләүчеләр» кебек тотса, «НТВ»лар кыланып тормады – килеп төшү белән ваһһабчылар эзләргә тотынды. Иң кызыгы шунда ки, гомер буе Казанда яшәгән кешеләр дә белмәгән Ихлас мәчетен сорыйлар. Мине исә интернеттагы урысчага тәрҗемә ителгән язмаларым, Мәскәү матбугат чараларына биргән интервьюларым аша беләләр. Болар фикеренчә, мин «хәтәр ваһһабчы», ә Ихлас мәчете – сакаллары кендеккә җиткән «радикаллар» җыелып ята торган урындыр, мөгаен. Очрашып сөйләшкәч фикерләре үзгәрә торган иде, бу юлгылары «бездә ваһһабчылык бар» дигән сүзне авыздан йолкып алырга әзерләр. Чөнки аларга шулай кушылган.
Кабан күле буенда бер сәгать чамасы «сорау алганнан соң», кунакларны Ихлас мәчетенә алып киттем. Килеп керешкә беренче очраган егеткә бәйләндем:
– Син ваһһабчымы?
– Юк, – ди.
– Алайса, сәләфиттер?
– Юк, – ди.
– Хисбуттәхрирчемени?
– Юк, – ди.
– Алайса, кем соң? – дим.
– Мөселман, – ди егет.
– Менә, күрдегезме, монда мөселманнар гына, бернинди сез эзләгән «радикал – исламчылар» юк, – дим.
Юк, барыбер ышанмадылар – мәчет тирәсендә ике көн буе кайнаштылар. Хәзер инде мин бу бәндәләрнең телевидениедән нәрсә күрсәтәсен көтеп йөрим: Татарстанга пычрак атарлармы, дөресен күрсәтерләрме? Диннән төрле куркыныч агымнар эзләү бүгенге Русия шартларында тулы бер бизнеска әверелде. Чөнки «ваһһабчылар»ны эзләгән өчен МВД, ФСБ кебек көч оешмалары бюджеттан күбрәк акча сорый; армия алар белән сугышкан өчен шулай ук акча ала; төрле «институт этнорелигиозных исследований» дип аталучы оешмалар, аларда эшләүче барлы-юклы «эксперт»ларга тагын бюджеттан акча керә; ә инде йөзгә якын мөфтият вә мөфтиләр шул «ваһһабчы»ларга каршы «көрәшеп» үзләренең дәүләт өчен «үтә кирәкле бәндәләр» икәнен расларга маташалар… Шушы кешеләрне күрсәтеп, көрәшне язып торучы журналист халкы исә гонорар эшли. Никадәр күбрәк «ваһһабчы» табасың – шуның кадәр күбрәк гонорар аласың! Илнең сәясәте шундый ки,«ваһһабчыларга каршы көрәшкән өчен генә түләнә». Димәк, булмаган җирдән дә төрле радикаль-исламчылар эзләп таба белергә кирәк! Әгәр бу рәсми сәясәткә каршы чыгасың икән, проблемаларга чумасыңны бел дә тор, әллә нинди тикшерүләр башлаячаклар һәм аларның нәрсә белән бетәчәге билгеле түгел. Гәрчә үземә карата Татарстанның ике районында тикшерүләр узганы, махсус хезмәтләр үтенече буенча телевидениедән җибәрелүем мәгълүм. Инде хәләл җефетемнең телефонына сәер СМСлар килә башлады, монысы да шушы эшчәнлегем белән бәйле түгелме икән дип шикләнәм. Әле якын араларда мин фәкыйрегезне матбугат битләрендә нык кына пычратырга җыенуларын да хәбәр иттеләр…
***
Үзегез күрәсез, бүген ваһһабчыларны сүгү мөселманнарны яклауга караганда күпкә отышлырак. Бармы алар, юкмы – барыбер, иң мөһиме – эт итеп сүгеп язып чыгарга һәм сөйләргә. Андыйларны махсус хезмәтләр дә, Кремльдәге зур агайлар да, мөфтиятләргә кереп оялаган «указлы» дин әһелләре дә ярата.
Бүген Русиядә нибары 20% халыкны тәшкил итүче мөселманнарга карата негатив, начар фикер тудыру кампаниясе бара шикелле. Шуның өчен безне террорчылар, дәүләтне җимерергә теләүчеләр итеп күрсәтергә тырышалардыр. Моңа кадәр тотрыклы гына яшәп килгән Татарстанны да шушы максатларда пычраттылар кебек. Югыйсә, бөтен мөселман республикаларында терактлар була, сугышлар чыга, ә Татарстанда юк! Болай ярамый бит инде… Шулай итеп корбаннары да табылды, үтәүчеләр дә билгеләнде –мөҗәһидләр һәм аларның әмире Рәис Миңгалиев икән. Тик бу «мөҗәһидләр әмире»нең интернеттагы ике чыгышын да караганнан соң, бу роликларның «начар төшерелгән фильм» дигән тәэсир калдыруы мәгълүм булды. Чөнки «әмирил-мөэминин»ебезнең гарәп теле бик начар, сөйләмендә мантыйк юклыгы күренде. Ул «теракт үткәрү» гаебен мөселманнарга хас булмаган хаталар ясый-ясый үз өстенә алды. Моннан көлеп бетерергә дә өлгермәдек, әмиребезнең вафаты да мәгълүм булды – бизгәктән үлеп киткән икән, бичара. Интернетта аны күмү мизгелләрен дә күрсәттеләр – урманда бер чокыр казып җирләп яталар иде, урыны оҗмахта булсын… Тик нигәдер «үпкәсе кабарып», «салкын тиеп», һичьюгы «эче китеп, теше сызлап» ише чирдән түгел, ә менә «бизгәктән» үлгән дигән сүз чыкты. Безнең җирлектә бизгәк авыруы соңгы тапкыр кайчан булды икән ул?
Кыскасы, Татарстанны селкетеп алдылар, «террористлы» һәм «ваһһабчылы» республикага әйләндерделәр дә, артык-портык артистлардан арына башладылар. Берәүләр гримнарын салды, икенчеләре жир куенына ятты, өченчеләре өйләреннән дә чыгарга шүрләп ята. Чөнки «кирәкмәс артист» итеп игълан итүләре һәм бу «үтә зур театрдан куулары/штаттан кыскартулары бар»… Әле ничек куалар бит – исән-сау гына җибәрмәүләре дә мөмкин…
***
Инде бераз тынычлана гына башлыйбыз – кемнәрдер тагын вәзгыятьне кыздырып җибәрә. Я Президентка хат язалар, я «мөселманнар әмирен» күмеп җәмәгатьчелек фикерен үзгәртергә маташалар, я берәр бик үк акыллы булмаган мәкалә язып еландай ысылдап алалар…
Шул ук вакытта Русия күләмендә дә эш алып барыла. Әнә, Кавказ таулары өргәсендэ урнашкан Ставрополь өлкәсендә мәктәп директоры укучы кызларга хиҗап киюне тыйган. Имеш, мәктәп дини урын түгел. Моңа кадәр хиҗаптан йөрү яраган, ә бүген ярамый башлаганмы? Тиктомалдан гына барлыкка килгән тыю түгел бу – вәзгыятьне кыздыру өчен махсус уйланган провокация. Икенче көнне үк бу марҗа инде үзенә янауларын, улының аның янына күчеп килергә мәҗбүр булуын хәбәр итте. Белмим, янау булганмы-юкмы, әмма проблемага кирәгеннән артык игътибар юнәлтү, мантыйксызлык бар.
Инде бөтен Русия матбугаты шушы вакыйганы чәйни һәм Русиянең дөньяви дәүләт булуына, димәк, мәктәптә динилеккә урын булмавына басым ясый. Шулай ук Путин да әйтеп куйды: «Кешеләрнең дини хисләренә сак кагылырга , шул ук вакытта безнең дөньяви дәүләт икәнне дә онытмаска кирәк».
Монафикълык – икейөзлеләнү бит бу! Мин, мөселман кешесе, сорадыммы бу дәүләттән мәктәптә дини дәресләр кертүне? Юк! Моны дәүләт үзе уйлап чыгарды. Димәк, мәктәпкә дини үзенчәлекләрне ул үзе кертте, ә хәзер «дөньяви дәүләт» димәкче буламы? Тот капчыгыңны – алай булмый ул – я син мәктәпкә бөтенләй дин кертмисең, я динилек билгеләренә бәйләнә алмыйсың.
Гомумән, Исламда кызларның хиҗап киеп йөрүен «дини атрибут» дип кенә бәяләп булмый – ул динебез кушкан гамәл һәм аны мәктәптә салып тору, башка вакытта киеп йөрү каралмаган. Моны дәүләт тә, мәктәп җитәкчелеге дә белә. Ни өчен мәктәптә хиҗапка чикләү кертергә телиләр? Әле күптән түгел генә Казан медицина көллиятендә шундыйрак гауга чыгып алды – бу бер үк сүзнең дәвамы түгелме?
Әстерхан мәктәпләренең берсендә дә моңа охшаш тавыш чыкты: педагогия көллиятеннән килгән мөслимә кызны мәктәп җитәкчелеге хиҗап белән дәрес алып барырга кертмәде. Гәрчә бүген мәктәпләрдә хиҗап киюне тыючы канун кабул ителмәгән булса да, моңа әзерлек бара кебек. Татарстан, Әстерхан кебек өлкәләрдә артык гауга купмаса да, Ставрополь яклары, Кавказ республикалары тыныч кына уздырып җибәрмәс дип уйлыйм. Федераль үзәккә исә шул гына кирәк тә. Бүген илдә икътисади тотрыксызлык башланып маташа һәм халыкның игътибарын ниндидер гаугага борырга кирәк. Бу юлы «Ислам картасын» уйнатмакчы булалар, ахры – 80% халыкны 20%ка каршы котырта башладылар. Үзләре үк проблема уйлап чыгаралар да, аннан соң шуның чишелешен таба алмый интегәләр. Кабахәт илнең кабахәт сәясәте бу! Әмма минем моннан китәр җирем юк – түзәргә туры килә. Шул ук вакытта дусларым Мисырга, Төркиягә, башка мөселман илләренә китү җаен карый башладылар. Узган гасыр башындагы проблема тагын башланды:
Сезгә монда юк ирек,
Солтан җиренә кит, диләр…
Бу юлы дәүләт күләмендә алып барыла торган сәясәт бугай. Югыйсә, тыныч кына яшәп яткан халыкларны бер-беренә каршы котырту, дини хисләргә кагылу кемгә кирәк булыр иде? Моның кан кою, зур гаугалар белән төгәлләнәчәге көн кебек ачык бит. Иң хәтәре шунда ки, нәтиҗәдә барыбер безне – мөселманнарны гаепләп калдырачаклар. Русиянең үги балалары бит без, мөселманнар.
Барыбызга сабырлык теләп, Искәндәр СИРАҖИ.
«ҮГИ БАЛА» ЗАРЫ... ,
Комментарии