- 23.10.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Архив
Татарстан Дәүләт Советында ике депутат кәнәфие буш торды. Берсе олуг әдибебез Туфан Миңнуллин вафатыннан соң бушаган Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районнарын берләштергән сайлау округы булса, икенчесе миллиардлаган кредитларыннан, дистәләгән җинаять эшләреннән тәмам туеп Мәскәүгә, Федерация Советына сенатор булып киткән Вәгыйз Минһаҗевтан бушады һәм үз эченә Балтач, Кукмара районнарын алган округ булды.
Соңгысында сайлаулар интригаларсыз гына узып китте: Балтач районы хакиме Марат Зарипов җиңде. Ник дисәң, бу сайлауда аның җиңүе глава кәнәфиен бушату өчен кирәк иде. Шуңа да бу округка әллә ни көчле кандидатлар куелмады, ә миңа бик акыллы кешеләр «юкка нервы бозып йөрмәскә» киңәш иттеләр. Бу кешеләрнең «бик акыллы» булуын һәм фамилияләренең дә «туры килүен» истә тотып, болай да инфарктлы йөрәгемне бозмый гына барысын читтән генә күзәтеп торырга булдым.
Кукмара районына сәяхәте вакытында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкны Зариповка тавыш бирергә өндәде. «Безгә аның тәҗрибәсе Казанда да кирәк», – диде ул. «Кәнәфие кирәк, болай гына озатып җибәрү яхшы түгел», – димәс бит инде. Шул чакта ук 70%тан да ким тавыш җыймас бу дип уйлаган идем, ялгышмаганмын икән – район алдына куелган бурычны җиренә җиткереп үтәде, маладца!!! Ә инде Балтач Марат Закировның үз районы, анда ул үзе теләгән тавышны «җыя» ала, теләсә, диюем…
Ярар, Марат Зариповның кемлеген без беләбез – Балтач районында авыл хуҗалыгын җимерми, беркем белән дә артык конфликтларга керми генә дистә ярым ел идарә иткән кеше. Күктән йолдызлар да чүпләмәде, артык кара эшләрдә катнашып та яманаты чыкмады – вак-төяк белән генә матбугат теленә кергәләде. Ә менә Апас якларыннан ТР Дәүләт Советы депутаты булган Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров хакында бик озаклап, кулга «РФ Җинаятьләр Кодексы» китабын тотып сөйләшергә була. Шулай ук милли мәнфәгатьләребезне аяк астына салып таптауда гаепләрлек мөмкинлекләребез дә бар. Ә инде дөньяның иң өлкән университетларының берсе булган, 1804 елда ук ачылган университетның дәрәҗәсен киметүен әйтеп тә торасы юк. Әле узган ел гына дөньяда үзенең дәрәҗәсе буенча 603нче урында торган уку йорты быел инде 663нче урында. Ә бит әле Гафуров университет ректоры итеп 2010нчы елда гына билгеләнгән иде. Шушы вакыт эчендә ул шундый күп үзгәрешләр кертте ки, гөрләп торган татар теле факультетының өрәге генә калды, татар журналистикасында читтән торып уку бетерелде, электрон мәгълүмат чаралары өчен журналистлар әзерләнми… Кыскасы, бу кеше татар милләтенә бик зур зыян салды дияргә мөмкин…
Мөмкин, курыкмасаң, әлбәттә… Чөнки Ирек Мортазинның «Новая газета»да чыккан мәкаләсенә карасаң, бу бәндәдән куркырга кирәк икән! Язмадан шундый нәтиҗә ясарга була: бу кеше Русиянең иң мәртәбәле югары уку йортларының берсендә ректор булганчы, эчке эшләр органнары тарафыннан бик ныклы тикшерү узарга тиеш бугай. Чөнки Ирек Мортазин Гафуровны әле 1990нчы елларда ук Чаллының «29нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме белән бәйле булуында гаепли. Аның элеккеге әшнәләре бүген төрмәдә утыралар. Әйтик, Юрий Еременко гомерлеккә хөкем ителгән, Адыган Сәләхов 25 еллык срок уза. Рүзәл Әсәдуллинны быел гына халыкара эзләү аша Одессада (Украина) тоттылар…
Хәер, миңа Илшат Гафуровның «29нчы комплекс» бандасы белән бәйле булуын әле моннан берничә ел элек үк ФСБ подполковнигы Юрий Удовенко сөйләгән, үзенең «Зазеркалье» дигән китабын да бүләк иткән иде. Ул чакта әле Гафуров Алабуга районы хакиме булып торып, Казанга килү нияте күренмәде. Алабуга хакимияте вәкилләре Нәкыйп Рәхмәтуллин дигән фермерның милкен үзләштерергә теләгәч бардым мин Алабугага. Шул чакта Удовенко белән дә таныштым. «29нчы комплекс» эшен ачуда катнашкан кеше буларак ул Гафуров хакында шактый күп белә иде. Аның барча белгәннәрен сөйләп тору кирәк тә түгелдер. Чөнки ТР Дәүләт Советының «нинди шәп депутат белән баетылуын» аңлау өчен «Зазеркалье» китабыннан бер өзек китерү дә җитә.
Менә Игорь Романов дигән кешедән сорау алу беркетмәсеннән өзек: «…Илшат Гафуров 70 мең доллар түләп Әхмәтхановны Сәләховны үтерүне оештырырга яллады. Чөнки Гафуров Сәләхов аңа каршы күрсәтмәләр бирер дип шүрли»…
Әлбәттә, цитаталарны күбрәк тә тәрҗемә итә алыр идек, әмма кирәксенмим. Безгә инде булганы да җитә кебек. Сүз бит Сарман районының «Петровский» совхозы директоры, спиртзавод хуҗасы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Сәлимхан Әхмәтханов хакында бара. Бу мәсьәләдә без аннан шәрехләү сорый алмыйбыз, ул 2006нчы елда ук вафат. Миндә булган мәгълүматларга караганда, мунчада йөрәге тотып үлгән. Ләкин башка версия дә бар: «29нчы комплекс»ка каршы судта шаһитлек кыласына берничә көн генә кала бакыйлыкка күчкәнгә, бу эшнең оештырылган булуы да мөмкин…
Адыган Сәләхов «29нчы комплекс» лидерларының берсе, аны чынлап та үтерергә тырышып карыйлар. Мәскәүнең «Севастополь» кунакханәсеннән чыкканда, киллер ике пистолеттан ут ача, Адыганның бөтен сагын кырып бетерә, үзен яралый, ләкин «контроль» ату өчен инде патроннары калмаган була. Димәк, А.Сәләховның әле гомере бетмәгән, 25 ел да мәңгелек түгел…
Иң кызыгы шунда ки, подполковник Удовенкога Ирек Мортазин да, мин дә бер үк сорауны биргәнбез: «Гафуров бу китап чыккач судка бирмәдеме?» Юк, бирмәгән, гәрчә «Зазеркалье» китабында аның шәхесенә шактый урын бирелгән булса да…
Үтерү, киллер яллаулар, урланган «КамАЗ» машиналары белән сәүдә итү… Бу Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка журналист һәм ФСБның элеккеге подполковнигы ташлаган гаепләрнең бер өлеше генә. Университетның журналистика һәм социология факультеты деканы урынбасары Искәндәр Ясәвиев быелның 5нче октябрендә РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка исеменә мөрәҗәгать язды. Ул анда Ирек Мортазин мәкаләсендәге фактларны тикшерүне үтенә. Әлбәттә, мондый хаттан соң аңа декан урынбасары эшеннән китәргә туры килде. Әмма бу кешенең кылган гамәле, аның бөтен шәкертләренә үрнәк булырдай: журналист өчен хакыйкать шәхси мәнфәгатьләрдән өстенрәк булырга тиеш. Искәндәр әфәнде моны шәхси үрнәгендә күрсәтте, афәрин! Инде РФ Генераль прокуратурасы да аның сүзләренә колак салыр һәм Илшат Гафуровның эшчәнлеген әйбәтләбрәк тикшерер дип өметләнәбез. Югыйсә, аның тиктомалдан гына депутат мандатына дәгъва белдерүе төрле имеш-мимешләргә сәбәпче булды. Шундыйларның берсе, Гафуровка «депутат кагылгысызлыгы» кирәклеге хакында. Имеш, озакламый Казанга Одессада кулга алынган Рүзәл Әсәдуллин («Рузалик») кайтачак, ә аның Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирүе бар. Бу очракта мандат бик кирәкле әйбер булып чыга… Әмма тикшерү гаебен расласа, депутатлар аны «кагылгысызлыктан» мәхрүм итәргә дә мөмкин. Хәзер РФ Дәүләт Думасында да мондый практика бар.
Ничек булса булсын, әмма тикшерү кирәк. Әлегә мәкаләләрдә нәрсә генә язсак та, бу сүзләр бары тик тикшерү өчен җирлек кенә булып тора. Бары суд карары гына кешене җинаятьче итеп таный ала. Әлегә Гафуров әфәндене хәтта тикшермиләр дә…
P.S. Ирек Мортазин мәкаләсендә Гафуровның куркынычсызлык хезмәте өчен елына 80 миллион сум бюджет билгеләвен хәбәр итә. Димәк, ректор нидәндер курка? Хәер, Алабугада хаким чагында да сак белән йөри диләр иде аны.
Миңа калса, ниндидер район башлыгы, университет ректорының сак белән йөрерлек куркыр кешеләре булырга тиеш түгел. Монысы да уйлануларга этәрә бит әле…
Үземә дә моннан соң сак кирәкмәсә ярар иде дигән теләктә калып, Искәндәр СИРАҖИ.
Сайладык тек, сайладык!!! ,

Комментарии