БЕРЕГЕЗ ДӘ КИРӘК ТҮГЕЛ

БЕРЕГЕЗ ДӘ КИРӘК ТҮГЕЛ

Быелгы сентябрьдә узган җирле ­ларда оппозиция вәкилләренең җиңүе, яки көтелгәннән күбрәк тавыш җыюы Мәскәү Кремлен шактый сагайтты. Русия шәһәрләренең иң зурларының берсе булган Свердловск каласында, үзенең башбирмәслеге белән танылган, тарафыннан эзәрлекләнгән, җинаять эшләре ачып куркытылган, төрмәсен дә күргән, баландасын да чөмергән Ройзманның җиңүен һәм мэр булуын «Бердәм Русия» фиркасе әгъзалары куркыныч төшләрендә генә күргәннәрдер. Шулай ук, Мәскәү мэрына кандидат буларак, Навальныйның 30 процентка якын тавыш җыюы да партиясе өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Гомумән, бу сайлауларда 40 процентлап тавыш оппозиция партияләренә бирелде. Бу исә, халыкның гамәлдәге хакимияттән канәгатьсезлеген, киләсе елның сентябрендәге региональ сайлаулар гадел узса, башкача аның үз властен саклап кала алмаячагын аңлата. Ә инде ачыктан-ачык тавыш урлау күренсә, илдә чуалышлар ук башланырга мөмкин. Мәскәүнең Сазлык мәйданы вакыйгалары моны раслады. Соңгы сайлаулар исә җәмгыятьтәге революцион рухның ни дәрәҗәдә көчле икәнен күрсәтте.

Мондый вәзгыятьтә, гамәлдәге хакимият, тизрәк халыкка файдалы сәяси үзгәрешләр кертергә, илне тынычландырырга тырышырга тиеш кебек. Ләкин Русиядә эшне ниндидер суррогатлар белән алыштыруны мәгъкульрәк күрәләр шул. Менә бу юлы да проблеманы хәл итәсе урынга, аны яшереп калдыру җаен тапканнар. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко сайлау бюллетеньнәренә «Бөтенесенә дә каршы» дигән графаны кире кайтарырга тәкъдим итә. Узган атнада ул яңа закон проектын РФ Дәүләт Думасына тәкъдим итте. Янәсе, сайлаучының бөтен кандидатларга да каршы булырга хакы бар һәм аңа бу хокукын законлы рәвештә тормышка ашыру мөмкинлеген бирергә кирәк. Алай дисәң, сайлаучыларның бюллетеньнәрне әвеш-тәвеш китермәгән гадел сайлауларга да хакы бар, ләкин бирмиләр бит! Шуңа күрә, сайлаучылар мәнфәгатен кайгырткан булып кыланучы закон авторлары бары үз кәнәфиләрен саклап калу өчен генә тырышалар кебек…

Беркемгә дә сер түгел, күп сайлаучылар Навальный, Ройзман кебек шактый шикле кандидатларга, коммунистларга һәм башка оппозиция әгъзаларына тавышны «Бердәм Русия»гә бирмәс өчен генә бирә. Әгәр бюллетеньдә «барысына да каршы» дигән графа булса, оппозиция бүгенгедән ике тапкыр кимрәк тавыш җыяр иде. Ә бу инде, Мәскәү буенча бөтен кандидатларны бергә кушкач, 40 проценттан артык түгел, ә 20 процент чамасы гына чыга. Бу сан исә алай ук куркыныч күренми, халык гамәлдәге хакимиятне, аның партиясен ярата, дип алданып яшәргә була. Тик бу барыбер тәва кошының куркынычтан качып башын комга тыгуын гына хәтерләтә. Ягъни, үз-үзеңне алдап кына проблемадан качып булмый. Статистика 20 процент оппозиция генә күрсәтсә дә, барысына да каршы булган сайлаучы барыбер беркая китми, шул ук оппозициягә теләктәш булып кала. Димәк, ил һаман революция алды халәтендә кала бирә. Мондый вәзгыятьтә ялган саннар, уйдырма статистика артына качып, үз-үзеңне ышандырып ятарга кирәкми, ә вәзгыятьне төзәтү өчен тырышырга кирәк.

Иң кызыгы шунда ки, Валентина Матвиенко җитәкчелегендә «иҗат ителгән» бу закон проектында һәр сайлау да тигез дәрәҗәдә түгел. Әйтик, «барысына да каршы» тавыш бирә торган графа бары тик муниципаль, региональ, федераль депутатлар сайлау бюллетеньнәренә генә кертеләчәк. Президент сайлаганда андый графа булмаячак икән. Чөнки, күпчелек барча кандидатларга да каршы тавыш бирсә, калган тавыш белән генә сайланган президентның бик үк законлы булмавы аңлашылачак һәм халыкның мәйданнарга чыгуы бар. Ә хакимиятнең иң курыкканы – мәйданга җыелган халык. Шуңа күрә дә бит инде митинг вә пикетлар үткәрүне кысучы антидемократик законнар чыгарылды. Власть үзенең кәнәфие өчен шүрли, шул ук вакытта үзгәрергә дә теләми. Әмма итәк кисеп, җиң ялгау белән генә илдәге вәзгыятьне үзгәртеп булмаячак: властьның үзенә үзгәрергә кирәк.

Сайлау бюллетеньнәрендә «барысына да каршы» дигән графа элек бар иде, һәм бу дөрес тә! Бөтен кешегә дә каршы булып була, әмма сайлаучы барыбер шул бер төркем начар арасыннан берсен сайлап алырга, тавыш бирергә, җаваплылыкны үз өстенә дә алырга өйрәнергә тиеш. Шуңа күрә, шәхсән үзем, бу графа кирәк түгел, ул бары тик хакимияткә генә файдалы, дип саныйм. Оппозиция көчле булганда гына, гамәлдәге хакимият властен югалтуда куркачак һәм халык өчен нидер эшләячәк. Ә бюллетеньдәге бу графа оппозицияне көчсезләндерә. Димәк, хакимият тә безне кайгырту хакында уйламаячак, дигән сүз.

Тагын яңа канун кабул итәргә җыеналар, ул тагын халык файдасына эшләми. Нишлисең бит – Русиядә яшибез. Чынлап та, мондый кануннар кабул итүчеләрнең безгә берсе дә кирәк түгел бит.

Искәндәр СИРАҖИ.

 

Комментарии