- 22.05.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Архив
Илфат Фәйзрахманов белән без 1992 елдан бирле таныш – телевидениедә бергә эшләдек. Шулай ук «Безнең гәҗит» тә минем өчен ят түгел – иң тәүге өч номеры ук минем мәкаләләрем белән чыккан иде. Соңрак башка газеталар бастырырга курыккан мәкаләләремне Илфатка бирә башладым – сүзе дә үзгәрми чыга килде. Соңгы яртыеллыкта, гомумән, һәр сан саен башка җирдә «сыймаган» темаларны «БГ»кә биреп барырга туры килде. Бу хезмәттәшлек шактый гына нәтиҗәләр бирде, инде беренче җиңүләр дә бар. Шуңа да «Акчарлак»ны калдырып, бирегә күчәргә булдым. Гәрчә Илфатка да, миңа да «ике тәкә башы бер казанга сыймый» диючеләр булса да.
Миңа калса, без Илфат Фәйзрахманов белән бер-беребезне тулыландырабыз гына. Аның «зыялы» стиле белән минем «пырдымсыз, күсәкле» стиль үзара контраст тудырып, «БГ»не тагын да кызыклырак, кыюрак, файдалырак итәчәк. Чөнки матбугатның төп максаты – үз укучыларына файдалы булу. Без сезне явыз түрәләрдән дә, имансыз хокук сакчыларыннан да якларбыз, файдалы киңәшләребезне бирербез, зарларыгызны югарыдагы түрәләргә җиткерербез, хаклык дауларбыз… Кыскасы, сезнең өчен һәм бары тик сезнең өчен генә эшләрбез.
Беләм, республика буйлап миңа моң-зарларын сөйләргә теләүчеләр күп. Хәзер мине бары тик «Безнең гәҗит» аша гына табып булачак. Килегез, языгыз, шалтыратыгыз – без сезнең кайгыгызны уртаклашырга, көчебездән килгән ярдәмне күрсәтергә һәрчак әзер.
Бергә булуыбызны һәм ике як өчен дә нәтиҗәле хезмәттәшлек теләп, «Безнең гәҗит»нең шеф редакторы Искәндәр СИРАҖИ.
Бергә булыйк – хур булмабыз! ,

Комментарии