Динчеләргә яңа «тамаша»

Динчеләргә яңа «тамаша»

Русия матбугаты тагын бер шаулап алды: Казанда Хисбут-тәхрир оешмасын тузгытып аттылар!

Белмим, бу «хисбуттәхрирчеләр» даны Ихлас мәчетенә каян килеп эләккәндер, әмма Мәскәүдән Татарстанга «экстремизм» эзләп килгән журналистлар да, миннән үзләрен шунда алып баруымны сорыйлар иде.

Без андагы мөселманнар, имамнар белән бергәләп бу мәчеттә «хисбуттәхрирчеләр» юклыгын раслап, кунакларны озата тордык. Әмма эчтән генә аңлый идем: даны Татарстаннан читкә чыккан икән, бу мәчетне ябу җаен табачаклар.

Әйтергә кирәк, бу эшне гадәти юл белән генә башлап җибәрделәр. Башта утны өзделәр, көннәр суынгач кына җылылыктан мәхрүм иттеләр. Ләкин кешеләр барыбер килде, салкын мәчеттә, салкын идәнгә егылып, сәҗдә кылды: Аллаһы Тәгалә аларга әҗерен мулдан бирсен! Дөресен генә әйткәндә, эш ут, җылылык, соңрак су өзүдән дә ары китмәс, башта халыкны мәчеттән биздерерләр, ә инде кешесе калмагач, ялгыз имамнарны гаугасыз гына куып чыгарырлар да, эш шуның белән бетәр дигән идем. Ләкин ялгышканмын икән. 16 гыйнварда, мәчеттән иртәнге намаздан чыгып телефонны гына кабыздым, Ихлас мәчетеннән шалтыраталар: «Сираҗи, безгә килде, иртәнге намазга килүчеләрне машиналарына төяп киттеләр».

Редакциягә дә кереп тормыйча, мәчеткә чаптым. Декабристлар урамының «Дом обуви» кибете тирәсендә полиция, ОМОН машиналары, махсус хезмәтләр вәкилләре… Мин килгәндә инде өлкән яшьтәге әби-бабайларны куып чыгарганнар һәм унлап яшьрәк кешене төяп алып киткәннәр иде.

– Мәчеткә эт белән кереп киттеләр, корал эзләгән булганнардыр инде, – диде әбиләр.

Миңа калса, бу акция безнең көч структураларының чираттагы шоу-программасы, эш күрсәткән булып кылануы. Чөнки кулга алырга теләгән кешене артык игътибар җәлеп итми генә, өенә килеп тә алып китеп була. Ә инде мәчетне анда бер каравылчы-мәзин генә утырганда да ябып, мөхерләп куярга мөмкин. Бу очракта ОМОН сугышчылары пычрак аяклары белән мөселманнарның сәҗдә кылу урынын пычратмаслар, эт алып кереп мәчетне мыскылламаслар иде. Чөнки эт селәгәе тигән киемне дә намаз укырга кияргә ярамый, ә монда мәчетнең үзен үк шакшылый…

Миңа калса, бу гамәлләр бары тик мөселманнарны чираттагы тапкыр куркытып алу, республикадагы булмаган экстремизмны бар итеп күрсәтү өчен кылынды. «Бүген теләсә-кайсы мәчетегезне шулай итеп ябып китә алабыз!» – дип янау иде бугай бу. Ләкин курку түгел, күпләрдә мәчетне мәсхәрләүче хакимияткә, мөфтияткә, көч структураларына карата ачу хисе генә уянды.

Вәзгыятьне кичекмәстән төзәтү һәм мәчетнең җылылыгын, утын ялгап тизрәк мәхәллә халкына кайтарып бирү ләзем. Имам Сафинны эшеннән алу өчен генә халыкны мәчетсез калдыру ярамый. Әгәр мөфтияттә берәр акыллырак бәндә бар икән, ул моны аңларга һәм якын арада ук чарасын күрергә тиеш.

Ә кулга алынучыларны тиздән чыгарырлар, аларны 5-7 көнгә генә яптылар дип беләм. Чөнки аларны элек «хисбуттәхрирчелек»тә гаепләп төрмәгә утыртылганнар белән берничек бәйләп булмый – күп вакыт узды, хөкем вакыты (срок давности) чыкты. Моны, хәтта, безнең «үтә законлы эшләргә яратучы» хокук саклаучыларыбыз да булдыра алмый.

Гауга булды, «экстремизм»га каршы «көрәшеп» күрсәттеләр, инде киләсе спектакльгә кадәр тынычланасы гына калды…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии