АКСУБАЙ ҮКСЕЗЛӘРЕ

АКСУБАЙ ҮКСЕЗЛӘРЕ

Хакимият ни өчен кирәк? Минемчә, кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклау, аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, авырлыклар килсә, ярдәм итү өчен. Шул максатлардан чыгып без төрле дәрәҗәдәге түрә-түрәчекләрне асрау өчен салымнар түлибез, алар кулына район, шәһәр, ил казналарын ышанып тапшырабыз, төрле вәкаләтләр вә өстенлекләр бирәбез… Моның өчен алардан бары тик бер нәрсә генә өмет итәбез – халык мәнфәгатьләрен кайгыртуны! Ләкин бик күп очракта безнең өметләр акланмый…

***

Әйдәгез, әллә кайларда адашып, сүз боткасы куертып йөрми генә республикабызның районын алып карыйк. Аның хакимияте кем өчен яши һәм шул хакимиятне салымнар түләве хисабына асрап ятучы халкы ничек көн күрә?

Юк, мин язын-көзен ерып йөргесез асфальтсыз пычрак юллар, асфальт булганнарында танк белән генә үтәрлек чокырлар, аларда ватылган машиналар хакында да, үзләре булдыра алмагач инвесторга кешеләре белән бергә тапшырып «коллыкка сатылган» авыл хуҗалыгы хакында да, бик үк шәп булмаган мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар хакында да, районның авылларында йортларның өчтән икесе бушап калуын, яшьләрнең күпләп китүен, районның тулаем алганда «ташландык» дигән фикер тудыруын да исбатламыйм бу язмада. Аны исбатлап торасы юк – барысы да күз уңында…

Ә менә гади генә бер 88 яшәр татар карчыгының һәм аның 70кә җитеп килүче улының хакимият белән инде ничә айлар судлашып йөрүен язам. Мин Аксубайга килгәндә хакимият башлыгы үзе юк иде – чит илдә, ялда, диделәр. Мөгаен, хакимият бинасын махсус, ул юк вакытта сиплиләрдер, бөтен ихата, каралты-куралары тоташ төзелеш мәйданына әверелгән. Үз кадерен белә инде түрә халкы! Менә ич, эш урыннарын ялт итеп матурлап куялар. Югыйсә, районда сипләнмәгән мәктәпләр, картлар вә балалар йортлары ише биналар да байтактыр да бит – ярар инде…

***

Хакимият бинасын сиплиләр, матурлыйлар. Озакламый глава әфәнде үзе дә ялдан кайтып төшәр, матур җылы бинадан торып кына район белән идарә итәр… Аның һәм хакимияттәге башка түрә-караның да перспективалары бар, ә менә Яңа Ибрайда көн итеп ятучы 88 яшьлек Миннафа Сөләйман кызы Вәлиуллинаның юньле тормышка бер генә өмете дә калмаган бугай инде. Ул хәтта, хакимияткә үзенең Икенче Бөтендөнья сугышы ветеранының тол хатыны икәнен дә раслый алмый. Хәер, андый мәшәкатьләр белән йөрер хәле дә юк. Чөнки әби инде соңгы елларда күрми, бик начар ишетә һәм аяклары начар йөри. Мин килеп кергәндә, ул, чирле аякларын бөкләп, караватында утыра иде, өйгә чит кеше керүен дә аңламады бугай… Дөресен генә әйткәндә, өй диярлеге дә юк инде аның, эчле-тышлы балчык белән сылап акшарланган, узган гасырның беренче яртысында ук салынган, чама белән дүрт метрга дүрт метрлы бура йорт. Әле шул кечкенә генә мәйданның да бер өлешен зур утын миче биләп тора – газ кермәгән. Иске өй җылы тотмый бугай – шактый салкынча… Егерме беренче гасырда ничек болай яшәп була икән ул, хакимият кая карый? Баксаң, хакимият дигәннәре бөтенләй карамый, бары тик аяк кына чала, имеш…

– Әле бу йорт та безнеке түгел, әнинең өе ишелгәч кеше йортында яшәп торырга рөхсәт иттеләр. Аны бераз сылаштырып, нигезләрен җылыткан булып үземчә төзәттем инде. Ләкин бу йорт безнеке түгел, барыр җиребез дә юк. 88 яшьлек әнкәй белән шушында көн итеп ятарга мәҗбүрбез, – ди Миннафа әбинең 66 яшьлек улы Харис абый.

Бу аналы-уллы ике пенсионерның юньлерәк шартларга күчеп яшәү юлы бер генә – Сибгатулла Вәлиулла улы Вәлиуллинны Бөек Ватан сугышы ветераны итеп раслау. Чынлыкта, бабай булган, аның фронтта төшкән фотолары да бар, исән чакта үзе дә ничек сугышып йөрүен сөйләштергәләгән… Аның «Эшче-крестьян Революцион Кызыл Армия сафларында булуы» хакында Чистай районының, «Шахтер» колхозы идарәсенең беркетмәсендә язылган һәм бу беркетмәләр китабы архивта 119 номеры белән саклана. Анда Вәлиуллин Сибгатьнең ни өчен 1942нче елдан 1945нче елга кадәр Акбүре (хәзерге Яңа Чишмә районы) авылында булмавы аңлатыла – ул сугышта. Күрәсез, бер җирдә ул Сибгать кенә булып бара, төп документларында исә Сибгатулла диелгән. (Соңрак әле аның сугышка бөтенләй дә Мусин фамилиясе белән алынуы мәгълүм була.) Фотолар бар, Яңа Чишмә районының Акбүре авыл советы биргән белешмә бар – бабайны итеп таныйсы да, әбигә һәм улына Федераль казна хисабыннан фатир биреп, бер социаль проблеманы чишәсе генә бит! Юк, районның халыкны социаль яклау бүлегенә бу гына җитми, тагын да белешмәләр кирәк. Эзләнүләр башлана, РФ Саклану министрлыгы архивына хат юллана. Нәтиҗәдә, 2011нче елның 17нче августында 11/93651 номерлы белешмә дөнья күрә. Аның эчтәлегеннән шул аңлашыла: 1898нче елда туган, Яңа Чишмә районының Акбүре авылы кешесе Сибгатулла Мусин «За отвагу» медале белән бүләкләнгән, 1944нче елның 11нче декабреннән 1945нче елның 11нче маена кадәр 229нчы укчы дивизиядә сугышкан.

Баксаң, Сибгать Вәлиуллин булып беркетмәләрдә телгә алынган бабай, сугышта Мусин Сибгатулла булып йөргән икән. Татарда бер үк ата-ана балаларын да ике фамилиягә язганнарын искә алсаң, татар исемнәрен төрлечә төрләндереп язуларын онытмасаң, туган елын һәм исеменә карап бабайның нәкъ шул Сибгатулла Вәлиулла улы Вәлиуллин булуы аңлашыла. Аннан соң, нәкъ менә Яңа Чишмә районының Акбүре авылыннан 1898нче елгы сугышка киткән Сибгатулла бары ул гына булуы да мәгълүм. Чөнки, архивка язылган хатта Сибгатулла Вәлиулла улы Вәлиуллинны сорасалар да, аннан бу авылдан килгән бердәнбер кеше – Сибгатулла Мусин хакында белешмә җибәрәләр. Сугыш алды һәм сугыш елларындагы фамилияләрдәге буталчыклыкларны архив хезмәткәрләре яхшы аңлый һәм бу кешенең нәкъ эзләнгән ветеран икәнен чамалыйлардыр…

Гомумән, авыл җирендә халыкны тулысынча паспортлар белән узган гасырның 70нче елларында гына тәэмин иттеләр дип беләм. Шулай ук ветераннарны барлау, аларга таныклыклар бирү эше дә 1981нче елда гына тәмамлана. Ә Сибгатулла Вәлиуллин 1979нчы елның сентябрендә бу таныклыкны алып өлгерми үлеп китә. Таныклыклар бирү карары исә 1978нче елда гына чыга һәм алар өч ел буе таратыла. Кыскасы, бабай ветеран булып танылмый үлеп китеп туган-тумачасын авыр хәлдә калдыра. Әгәр үзе кан коеп яклаган шул ук Аксубай районы хакимиятенең социаль яклау бүлеге аны ветераннарга санамау өчен судлашасын белсә, бәлки әле «Батырлык өчен» медале алырлык итеп сугышып та йөрмәс, һичьюгы, ветеран таныклыгы алмыйча үлү кебек мероприятиеләрне кичектереп торыр иде… Ә инде гомер иткән карчыгының, пенсиядәге улының нинди шартларда яшәрен белсә, мылтыгын бөтенләй кире якка бормас идеме икән?

Нәрсәгә аңа халыкны социаль якларга тиеш булып та, аларны болай да мескен хәлен тагын да авырайтырдай, хатыны белән улын судларда йөрттерердәй Аксубай районы түрәләре? Нәрсәгә аңа кеше мәнфәгатен кайгырта белмәстәй түрәчекләр өчен кан коярга?

Ә бит акыллы түрә булса, бу мескен әби һәм аның улы белән судлашып йөрмәс, булган кадәр документларга таянып, аларның торак шартларын яхшырту җаен карар иде. Бигрәк тә, Татарстан Югары Судының инде ике тапкыр Аксубай районы суды карарын юкка чыгаруын исәпләсәң, дәлилләрне болай да җитәрлек дип аңларга кирәк.

Бары тик, хакимиятнең кешеләргә ярдәм итәргә теләге, аларның хәленә керердәй миһербаны гына булырга тиеш.

Хакимиятнең төп бурычларының берсе – үз районында мохтаҗларны булдырмау. Безнең очракта аналы-уллы ике пенсионер ярлылыкның аргы ягына чыккан һәм аларга ярдәм итүнең бик җиңел юлы бар – «ветеран фатиры» биреп котылу. Ә хакимият эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген исә, аның булган ресурслардан дөрес вә эффектлы файдалана белүе аша бәяләп буладыр. Югарыда китерелгән мисалны өйрәнгәч, миндә шундый тойгы туды: Аксубай районы хакимиятендә «эффектлы менеджер»лар юк бугай һәм хаким Камил Камал улы Гыйльмановка аларның беразын куып таратса да комачауламас иде…

Ләкин юк шул, берәүне дә, хәтта социаль яклау бүлегендә акыллы булып күренергә тырышып бөтенесен бутап бәргән хатынны да, башка берәүне дә кумаячаклар. Чөнки гомере буе колхозда бил бөгеп, бүгенге көндә үз куышы да булмаган сукыр, чукрак, хәлсез әби дә, аның бердәнбер караучысы булган пенсионер улы да, беркемгә дә кирәкми. Ә хакимиятнең асылы исә һәркемне тигез кайгырту булырга тиеш. Ягъни, кешеләр хакимиятне асрау өчен түгел, ә хакимият кешеләрне кайгырту өчен яшәү шарт. Әмма бу хакта түрәләр белергә дә, ишетергә дә теләми бугай. Гәрчә, Аксубай районыннан шундый тойгылар белән кайттым: бер якта чит илдә ял итеп ятучы хакимият башлыгы һәм аның хан сарае кебек сипләнеп ятучы офисы, икенче якта кеше куышында салкыннан калтыранып утыручы 88 яшәр чирле әби һәм аның пенсионер улы… Менә шушы хаксызлык, булган мөмкинлекне дә дөрес куллана белмәү ачуны китерә. Кирәкме безгә имгәк түрәләр һәм имгәк хакимият?! Һәрхәлдә минем, салым түләп, булдыксыз вә миһербансыз түрәләр асрыйсым килми…

Хәер, әлегә бу бичараларның тормышын җайга салу мөмкинлеге бар кебек. Чөнки Аксубайга килгәч, мин хакимият аппараты җитәкчесе, кайбер урынбасарлар һәм җаваплы түрәләр белән очраштым. Баксаң, аппарат җитәкчесе мондый хәлне белмәгән дә икән. Глава үзе дә беләдер дип уйламыйм. Бары тик ниндидер вак-төяк түрәчекләр кешеләр язмышы белән шаярып, аларның мәнфәгатенә төкереп яткан кебек. Менә, мәкалә язылды, инде бу проблемаларны район хакиме дә, бөтен Татарстан да белә, хәл итсәләр дә була.

Ветераннарны фатирлар белән тәэмин итүгә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов бик игътибарлы: «Һәр әби, һәр бабай өчен башыгыз белән җавап бирәчәксез!» – дип түрәләрне һәрдаим кисәтеп тора ул. Кызганыч, әлегә бер генә башның да очканы юк, әмма бу хәлнең Аксубайдан башланмаячагына кем иман китерә ала?! Әлбәттә, хатаны төзәтергә әле соң түгел. Бу хәбәр президентка ук барып җитәргә өлгермәс, дип уйлыйбыз.

P.S. Бу дөньяда журналистларны да, килгән тикшерүләрне дә, хокук саклау органнарын да алдап була. Ләкин барысын да күреп, белеп торучы халыкны алдау авыр. Менә Аксубайдан да берничә кешенең «тиеш булмаса да», ветеран фатиры алуы хакында шалтыратканнар иде. Ул чакта мин моңа артык игътибар итмәдем. Чөнки Мәскәү хисабына Татарстан кешесенә бирелгән һәр тиен өчен сөенәм. Югыйсә, Мәскәү агай безне болай да шәп сава ул, бер нефтьтән генә дә елына 350 миллиард бирәбез. Шулай да, телефоннан мөрәҗәгать итүчеләр миңа аноним булса да хатлар язып җибәрсеннәр иде – нинди кешеләргә бирелде икән ул фатирлар? Бәлки, алар Миннафа әбидән дә начаррак шартларда яшәгәндер? Әллә соң җирле хакимияткә якынрак булганнармы? Әйдәгез, барысын да актарып чыгарыйк әле. Югыйсә түрә халкы шактый аза башлады. Әнә, Лаеш районы хакимиятендәге бер зур түрә ханымның ветеран кайнатасы өч фатирга акча алып өлгергән диләр… Монда да шундый хәлләр юк микән? Языгыз, Аксубай халкы, бер хатыгыз да игътибарсыз калмас!

Искәндәр СИРАҖИ.

АКСУБАЙ ҮКСЕЗЛӘРЕ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии