«DURA LEKS» – ЗАКОН КЫРЫС!!!

«DURA LEKS» – ЗАКОН КЫРЫС!!!

Кемдер бу мәкаләне укыгач гаделсезлек күрер, кемдер татар авылының бозыклыкка чума баруына пошыныр, кемдер закон бозуларга игътибар итәр… Мин исә бу эштә бер детальне дә читтә калдырырга теләмим. Чөнки алар бер-берсе белән үрелеп бара, берсе икенчесеннән килеп чыга. Әмма башта барыгызны да, вакыйганың төп каһарманнары белән таныштыру кирәктер.

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ!

1. Ленар Искәндәр улы Тереньтев, 35 яшь. Әйтергә кирәк, бу каһарманыбыз шактый бай биографиягә ия. Беренче тапкыр 2005нче елда район суды тарафыннан РФ Кодексының 158нче маддәсе (урлау) буенча шартлы рәвештә хөкем ителгән егет, төрле гаепләүләр буенча җиде тапкыр мәхкәмә аша узып өлгерә. Кайбер очракларда «хезмәт белән төзәтүгә» генә хөкем итәләр… Гомумән алганда, Ленарның бер генә җитди канун бозуы да юк: 1 ел, ел ярым, 10 ай ише «вак-төяк» сроклар. Бары берсендә генә 3 елга хөкем итәләр – 131нче һәм 30нчы маддәләр буенча. Кемнедер «көчләргә маташуы» өчен эләккән ул. Әмма төрмәдән 1 ел да 3 айга иртәрәк – шартлы рәвештә азат ителә. Кыскасы, каһарманыбыз Лаеш шулпасын аз-азлап булса да, шактый еш чөмергән. Шуңа күрә, алдарак сөйләнәсе вакыйгаларда аны гаепләргә дә, акларга тырышмаячакмын, ә бары тик үзем күргән, шаһитлардан ишеткән дәлилләрне генә китерәчәкмен.

2. Татьяна Ильинична Шеронова, 61 яшь. Бу каһарманыбыз кайчандыр Казан мәктәпләренең берсендә укытучы, укыту бүлеге мөдире, директор булган, әмма эчә башлаган һәм йортын сатып авылга күчеп кайткан. Авыл халкы әйтүенә караганда, ике ел яшәү дәверендә ире белән гел эчеп яткан, күрше-күлән белән ызгышкан, карчыкларны кыйнаштырган, айныган араларында бөтен кеше өстеннән шикаятьләр язып тинтерәткән. Шул, барлы-юклы ике ел яшәгән арада, 100гә якын шикаять әмәлләп өлгергән, имеш…

КЕМ КЕМНЕ КӨЧЛӘДЕ?!

Вакыйгаларның төп каһарманнары белән таныштыгыз, «икенче план» геройлары белән тамаша барышында танышырсыз. Әйе, әйе, тамаша. Сөйләнәчәк вакыйгаларны башкача атап булмый. Ирексездән Шекспир сүзләре искә төшә: «Бөтен дөнья театр, ә кешеләр анда актерлар!» – ди ул. Мин әле моңа тормышның дөньядагы иң зур драматург икәнен дә өстәр идем. Шекспирың, Туфаның бер якта торсын!

…Быелның 11нче июле, кичке сәгать уннар тирәсе, Арча районы авылының тынлыгын бозып, Татьяна Шеронованың ярдәм сорап кычкыруы ишетелә: «Ярдәм итегез!» Күпләр бу сүзләрне ишетүгә ярдәмгә ташланырга әзер булсалар да, сүз Татьяна хакында баргач, кыл да кыймылдатмыйлар. Беренчедән, ул инде ничәнче көнен ире белән бергәләп исереп йөри, икенчедән, исерек чагында алар йортында акыру-бакыру, ызгыш-талаш гадәти хәл. Шуңа да, кемнәрдер бу ярдәм сорауны ишеткәч сүгенеп, икенчеләре көлеп, ә кайберләре нәкъ үзебезчә итеп: «Үз башыңа гына акырсаң ярар иде», – дип куялар.

Бу юлы Татьяна Шеронова Ленар Тереньтев башына акырган булып чыга. Шәһәрдә яшәп, авылда йортны дача гына итеп тотучы бер күршеләре ишек алдына чәчен-башын тузгытып чабып килеп керә ул һәм үзен көчләргә теләүләрен хәбәр итә… Соңрак полиция, кулга алу…

Вакыйгалар куерган чакта ук, Ленарның күптән түгел генә бергә яши башлаган хатыны Гөлфия миңа мөрәҗәгать итте. Әмма ул чакта мин бу эштән баш тарттым. Җиде тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган, инде бер тапкыр көчләргә омтылу буенча хөкем ителгән кешенең гаепсезлегенә никтер күңел ышанмады. Әнисенең зары күңелне йомшартса да, Ленарны яклап әйтердәй сүзләр таба алмадым.

БИРӘМ, ДИСӘ ЮЛЫНА…

Аллаһының рәхмәте киң, әгәр дә берәр колына ярдәм итәргә теләсә, аның өчен киртәләр булмастыр. Бер көнне Ленарның әнисе Алсу апа шалтырата:

– Ишеткәнсездер инде, минем улым Ленарны гаепләүче Татьяна Шеронова 16нчы октябрьдә ире Владимирны балта белән чабып үтереп үзе дә төрмәгә керде, – диде ул.

Бу хакта әле ишетмәгән идем, барысын да үзем барып, күреп кайтырга уйладым. Кешене җинаять кылуда гаепләүче бәндәнең үзе тагын да авыррак җинаять кылуы һәм төрмәгә эләгүе очраклы гына хәл булып тоелмады…

Гаепләнүче Ленар Терентьевның әнисе Алсу Вагыйз кызына барып төштем. Керпе дә баласына: «Йомшагым», – дип дәшә ди бит, миңа да ана кеше улын аклау өчен сүзләр эзләде. «Авылдагы бөтен усаллыкны миннән генә күреп йөрделәр», – дигән Такташ. Менә Ленар да, әнисе сүзләре белән әйткәндә, үзе бик яхшы, изге күңелле, шәп егет булып чыга! Бары тик бәхете генә юк, бар начарлыкны аңа ягып калдыралар, шуңа иза чигә, төрмәләргә утыртыла…

Мине аның вак-төяк маддәләр буенча, шартлы хөкем ителүләре кызыксындырмый иде, бары тик элекке «көчләргә омтылу» өчен утыруын гына сорадым.

– Шуның белән акча эшләүче, иреннән аерылган хатын иде ул. Ленар аның янына еш йөргән. Акча да вәгъдә иткән булган, әмма бирә алмаган. Тегесе акча булмагач, көчләү хакында милициягә гариза язган… Шуның өчен утырды, – ди Алсу ханым.

– Ул хатынны район хастаханәсендә иске кием киеп, сукыр булып кыланып йөрүен дә күреп кайттылар инде. Ышанычлы кеше түгел ул. Шулай да Ленарны утыртып куйдылар, – ди авылның хат ташучысы Рузалия Исмәгыйлова.

– Аннан алда хөкем ителүе дә нахак эш иде инде. Бер иптәше Илназ белән дуслары янына баралар. Теге иптәше ишекне ватып керә, ә Ленарны гаепләп калдырдылар. Соңыннан ул иптәше килеп миннән гафу үтенеп тә йөрде. Участок инспекторы да ишекне кем ватканын тәгаен белә иде, барыбер Ленар утырды. Бу авылда нәрсә булса да ул гаепле кала инде, – ди ана кеше.

Баксаң, заманында Ленар үзешчән сәнгатьтә дә катнашкан талантлы бала булган, бераз мактап җибәрсәң, төзүен дә төзи, кем әйтмешли, тегүен дә тегә икән… Кыскасы, шәп егет, ә бар утырулары да юктан гына… Ярар, ышанам, шулайдыр. Мин, гомумән, бу дөньяда гаепле кешене белмим, барысын «нахакка» хөкем итәләр… Ләкин бу очракта «көчләргә омтылу» булмаска да мөмкин. Чөнки миңа сөйләгәннәргә карасаң, Татьяна Шеронованы алай көчләп азапланасы булмаган, шактый «юмарт» хатын булган диләр…

БИК ХӘТӘР ЗАТ ИДЕ!

Авылның хат ташучысы Рузалия Исмәгыйлова Татьяна Шеронованы бик күп белүче хатын буларак тасвирлый.

– Мин аңа пенсияне кертә идем, 10 мең сум чамасы. Өйләре пычрак, аяк киемен салып йөрү дигән әйбер юк. Өстәлдә юылмаган савыт-саба, кабымлык калдыклары сасып ята. Шунда ук исерек ире дә, эте дә йоклыйлар… Болай да җирәнеп кенә керәм, әле ул чыгармыйча сөйләштереп утыра. Үзенең белмәгәне юк, шул ук вакытта юләр сыманрак та – сүзен тыңламасаң, берәр әйбер белән алып бәрер кебек. Соңрак ул мине кертми, пенсиясен дә капка аша гына ала башлады. Әле мине үз артыннан шымчы булып йөри, төрле кәгазьләргә кул куйдыра, дип шикаять тә язган. Бу юлы пенсиясен ничек тапшырырмын дип куркып йөри идем, менә бит ничек булып бетте – иренең карарлыгын калдырмаган, бармакларына кадәр чабып өзгән ди бит. Эчеп юләрләнгәндер инде, – ди хат ташучы ханым.

– Ул бит аны 15нче октябрьдә, Корбан Гаете көнне үк чабып үтергән булган, бер төнне мәет белән кунганнан соң, 16нчы октябрьдә генә полициягә шалтыратып: «Иремне үтердем», – дип хәбәр иткән. Без корбан чалганда килеп керде ул, гадәтенчә, лыкма исерек иде, нәрсәдер лыгырдап, үзенчә укынып-чукынып, безне чукындырып йөрде. Көчкә куып чыгардык, – ди канлы вакыйгалар булган йортның күршесендә яшәүче Рифкать Зарипов.

– Безнең ул хатыннан күргәннәребез инде! Ике тапкыр өебезне генә яндыра язды, мине төртеп екты, Саратовтан кунакка кайткан кызымны кыйный башлады, әллә нәрсәләр әйтеп бетерде, – ди Маһинур әби Зарипова.

– Берсендә кулына пычак тотып болдырга килеп баскан. Үзе ярым чишенгән хәлдә. Ишекне ачкан идем, пычак белән ташланды, көчкә ишекне бикләп өлгердем. Ә ул китми. Участок инспекторы Мансурга шалтыратам, Арчада икән. Шуннан туганым Мәхмүтне чакыртып алдым, ул пычагын тартып алып куып чыгарды. Әле ул пычак та атна буе бездә ятты. Участок инспекторлары аны гел яклап тордылар, сүз әйтмәделәр. Әле безгә дә аның җаена торырга кушалар иде. Янәсе, холкын беләсез бит инде – дәшмәгез, – ди Рифкать әфәнде.

Кызык кына килеп чыга түгелме соң әле бу? Татьяна Шеронова инвалид карчыкны кыйный, аның улына пычак белән ташлана, кунакларны кыйный – аңа бернәрсә булмый. Әле бу килмешәкнең җаена да торырга кирәк икән. Әгәр полиция үз вакытында шундый битараф булмаса, бәлки канлы вакыйгалар булмый да калыр иде. Миңа калса, монда җирле хокук саклау органнарының да гаебе бар.

«УЕНЧЫК» СӨЮЧЕ…

Шулай ук Татьяна Шеронова хакында авыл кешесенең акылына сыймастай әйберләр дә сөйләделәр.

– Мин бакчага бәрәңге чүбе утарга чыксам, әнигә дә шунда чыгып утырырга куша идем. Чөнки бакча тирәсенә ир-ат чыкканын күрсә, Татьяна шунда ук трусигын салып атып, өстенә кыска футболка гына киеп «чүп утарга» чыга иде. Ул безгә арты белән борылып бөтен «сервизын» күрсәтеп кылануларын күрсәң! Оялып кереп китә идем, – ди Рифкать әфәнде.

– Шулай бервакыт Татьяна мине үзенең «уенчыкларын» урлауда гаепләп полициягә зарланган. Ул уенчык дигәне интим кибетләрдә генә сатыла торган резин әйберләр икән. Миңа ник кирәк дип белгәндер ул аны? Ә мин узган кичне аның безнең мунчага кереп киткәнен күргән идем – кереп карасам, «уенчыгы» шунда. Алып чыгып бирдем. Әле полиция янында карышып: «Бу минеке түгел», – дип маташкан була. Әйтерсең ул «уенчыклар» авылның башка кешесендә бар! – ди Рифкать әфәнде.

– Ул миңа да: «Әйе, мин «уенчыклар» кулланам. Бу бит тормыш», – дип сөйләнә иде. Шуны ишетеп тә җирәнә идем, – дип сөйли хат ташучы Рузалия Вәгыйз кызы да.

– Мунча ягабыз гына, ул кереп китә. Сорап вакланып тормый, шунда эчеп, тартып, «уенчык»лары белән уйнап утыра, – ди күршеләре. Мондый хатынны көчләп торырга кирәгенә кем ышана?

БЕРЕНЧЕ «КӨЧЛӘҮ» ТҮГЕЛ

Гомумән, Татьяна Шеронованың шәхесе үтә каршылыклы булып чыкты. 25 ел буе педагогик эшчәнлек алып барган, мәктәп директоры булган хатын икенче яктан шактый тотнаксыз, дорфа бәндә икән. Шантаж юлы белән эш итүдән дә тайчанмавын әйтә Яңа Кенәр халкы. Бигрәк тә көчләү темасын яраткан ул. Шуның белән акча эшләгән, диләр.

Кызганыч, бу хатынның кармагына кабучылар исемнәрен әйтеп сөйләшергә теләми, темасы мактанырдай түгел. Әмма андыйлар бар. Әйтик, берсенең шул хатын аркасында 20 елга якын бергә яшәгән хатыны ук ташлап киткән булган, гаилә бозылган. Югыйсә, Татьяна белән араларында бернинди мөнәсәбәт тә булмаган. Бары тик бер компаниядә хәмер эчкән вакытта, тегесе ирне «күл буйларын урап килергә» көчләп диярлек алып киткән дә, соңрак «көчләргә омтылу»да гаепләгән. Ир соралган акчаны вакытында илтеп бирсә дә, гауга зурга киткән, гаиләсенә барып җиткән, җәнҗал чыккан.

Икенче берәүне дә «көчләргә омтылу»да гаепләп, төрмә белән янап акча таләп иткән ул. Ләкин анысының хатыны акыллырак булып чыккан – вәзгыятьне белү белән килеп, ояты качкан бу шантажчыны тукмап киткән. Шуннан соң Татьянабыз да акча таләп итүдән туктап, юашланып калган. Тик бөтен кеше дә теге хатын кебек тәвәккәл булмый шул, күпләр җаваплылыктан курка.

Минем өчен иң сәер тоелганы – сау-сәламәт чибәр ир-атларның шушы эчкече хатынны «көчләргә омтылуы». Булганмы бу вакыйгалар, әллә Татьяна үзе генә уйлап чыгарганмы? Ни өчен полиция тәртибе бик начар бу хатынга ышана?

Хәзер инде мин Ленар Терентьевның гаебенә ышанмый да башладым. Ник әле ничәмә-ничә кешене куркытып акча алган хатынның гаепләүләренә ышанырга ди? Полиция ничек ышана икән? Югыйсә, бу хатынның Ленардан акча таләп итүен Эдуард Гурьянов күреп торган. Чөнки, бергә эчкәннән соң, икенче көнне айныгач, Ленар Татьяна янына аны алып киткән. Кичтән эчеп, котырынып, Шероновалар өендә савыт-саба ватуы өчен гафу үтенергә теләгән.

– Ул аңа муенындагы алтын чылбырын салып бирде, ваткан әйберләр өчен гафу үтенде. Ә ул: «Миңа синең чылбырың кирәкми, акча китер, алайса утыртам», – диде. Шуннан соң без кайтып киттек, – ди Эдуард.

ЗАКОН КЫРЫС

Әгәр Татьяна Шеронованың кылган гамәлләрен, кешеләрнең шаһитлыгын исәпкә алсаң, Ленарны гаепләрлек урын юк та кебек. Тик монысының да биографиясе «артык бай» булу сәбәпле, эшнең нинди төсмер аласын чамалап булмый. Шуңа да, Арча районы Тикшерү комитетына да сугыласы, тикшерүче Вәкил Талипов белән сөйләшеп чыгасы иттем.

– Ленарның гаебе шаһитлар күрсәтмәләре белән раслана. Бигрәк тә төгәл күрсәтмәләрне Татьяна Шеронова ярдәм сорап йөгереп кергән күршеләре бирә. Ул бит Ленар Терентьевның аны куып килүен күргән. Ә Татьяна Ленарның «уенчыгын» ук тасвирлый һәм (көлә) әйтергә кирәк, югары бәяли… Шулай ук Эдуард Гурьянов әйтүенчә, Ленар икенче көнне Шероновага гафу үтенергә барган. Гаебе булмагач ник барган? Монысы да аның файдасына түгел, – ди тикшерүче.

– Хәзер бит вәзгыять бераз үзгәрде, Шеронова ирен чабып үтерде, аның җинаятьче булуы ачыкланды. Әле дә аңа ышанасызмы? – дим.

– Җинаятьчеме, түгелме – аны көчләргә дә, көчләргә омтылырга да ярамый. Закон шундый. Ленарга суд үз гаебе өчен, ә Шероновага үз гаебе өчен җәза бирер. Тик Шеронова әле һаман гаебен танымый, мин түгел дип бара, – дип озатты мине тикшерүче.

Кызык кына килеп чыга: бер үк Эдуард Гурьяновның күрсәтмәләрен икебез ике төрле кабул итәбез. Мин Ленарның гаепсезлеген, Татьянаның аннан акча кысуын күрәм, ә тикшерүче Ленарның гаебен тануына дәлил таба. Уйлап карасаң, икебез дә хаклы кебек… Тикшерүчеләрне гаепләрдәй фаллар да юк шикелле, әмма Ленарның адвокаты Гүзәлия ханым Шаһивалива моның белән килешми.

– Миңа калса, никтер, Ленарны гаепләп калырга тырышалар кебек. Ә Шеронованы яклыйлар. Югыйсә ул күршесе Маһинур әбине кыйнаган, аның улы Рифкать Зариповка пычак белән ташланган, үтерү белән янаган, бу хакта гаризалар язылган булса да, җинаять эшләре ачылмаган. Ник бу эчкече хатынны аклауларын аңламыйм. Әгәр гаризалар язылу белән чара күрелсә, бу канлы вакыйгалар булмый да калыр иде, – ди юрист. Аның белән дә килешми мөмкин түгел…

СОҢГЫ КОРБАН ТҮГЕЛДЕР…

– Безнең Яңа Кенәрдә бүген күчеп кайткан шундый биш-алты гаилә бар. Кеше әйберсе урлап, эчеп, беркайда эшләми яталар. Алардан гел гауга чыга, сугышалар, фәхешлек тараталар… Әле узган ел гына бер хатын иренә пычак белән кадады. Болар да читтән кайткан гаилә. Ире гариза язмагач, хатынга 4 ел шартлы җәза гына бирелде.

– Тагын берәүләрнең кызлары кайтып, мунча ягып ир-атлар кабул итеп ята. Капка төпләрендә машиналар тезелеп китә. Ә мунчага берәмләп тә, күмәкләп тә керәләр. Ленар Терентьевның гаебе дә билгеле түгел, аны шунда ук утыртырга гына торалар. Ә читтән кайтучылар әллә ниләр кыландырып та күрүче юк, – дип сөйли авыл кешеләре.

Мин Арчаның Тикшерү комитетына «Арча хәбәрләре» район газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән кергән идем. Тикшерүче Вәкил Талипов белән бергәләп фәлсәфи фикерләргә дә чумып утырдык. Төп проблема – татар авылының элеккеге сафлыгын саклап калу юллары. Исрафил әфәнденең моңа үз карашы бар.

– Мин элек авыл җирлегендә дә эшләп алган идем. Ул чакта авылдагы йорт-җирне җирле үзидарә белән киңәшмичә, теләсә-кемгә сату юк иде. Хәзер кемгә телиләр, шуңа саталар. Нәтиҗәсен үзебез күрәбез? – ди ул. Мәрхүм Туфан Миңнуллин да татар авылына теләсә кемне кертмәү яклы иде. «Алар үзләре белән безнең халык өчен ят булган яман гадәтләр ияртеп киләләр, – ди иде ул. Классик язучыбыз хаклы булган, татар авылына килмешәкләр тулуның җимешләрен инде татый да башладык. Карт-корыга кул күтәрү, пычак тотып чабып йөрү, бер-береңне чәнчү-сую – бездә күрелмәгән эш. Әгәр кайчандыр берәр авылда шундый хәл булса, аны йөзәр ел хәтерлиләр иде. Ә бүген моның белән берәүне дә гаҗәпләндерә алмыйсың, гадәти күренеш кебек.

Мин бер авылны беләм, анда шактый өлкән яшьтәге әби янына бер бабай кайтып яшәп-яшәп китә торган булган. Менә шул бабайны авыл кешеләре картаймыш көнендә никахсыз, зина кылып яшәве өчен куып җибәрәләр, ә әбигә өенә ут төртү белән яныйлар. Ике өлкән буын кешесенең никахсыз гаилә коруын кабул итмәгән татар авылында бүген килмешәк кыз мунчада ирләр кабул итеп ята!

61 яшьлек марҗа хатыны авыл буйлап кулына резин ирләр җенес әгъзасы тотып йөри һәм шуны куллануын сөйли! Берсе ирен чәнчи, икенчесе балта белән чаба! Кая барасың син, татар авылы?!

Дөресрәге, без кая барабыз? Чөнки татар авылы ул безнең тамырларыбыз, милләтебезнең йөзе, сафлыгы, пакьлеге. Аны килмешәкләргә пычраттырырга безнең хакыбыз бармы? Юк! Шуңа күрә, җирле хакимиятләр читтән килеп урнашучыларга саграк карасын иде. Шулай ук җирле аксакаллар, имамнар да авылга кемне керткәннәрен алдан белсәләр, комачауламас. Югыйсә, без авылны югалтабыз. Авыл бетә икән – татар бетә. Мин бу язманы әзерләгәндә кемнеңдер кемнедер көчләргә маташуыннан, исерек хатынның сәрхуш ирен чабып үтерүеннән битәр, милләтебезнең киләчәген, татар авылының язмышын уйладым. Әгәр болай барса, бик аяныч язмыш көтә безне.

P.S. Бу көннәрдә Ленар Терентьев эше Арча судында карала башлады. Нәтиҗәсе нинди булыр?

Искәндәр СИРАҖИ.

  «DURA LEKS» – ЗАКОН КЫРЫС!!!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии