Аяк астында – алтын бөртеге

Аяк астында – алтын бөртеге

Авылда үскән кеше белеп тора: Питрау җиткәнче, дару үләннәрен, мунча себеркесен җыеп калырга кирәк. Керәшеннәрнең: «Питрау көнне үләннең шифасы сабактан тамырга төшә», – дигән сынамышын искә алып шулай эшләнелә ул.

Актаныш районының Такталачык авылында гомер итүче Халидә апа Хәйбуллина да файдалы үләннәрне җыеп, киптереп куйган инде. «Ак калфак» татар хатын-кызларының күчмә утырышы вакытында таныштык без аның белән. Төрле илләрдән җыелган хатын-кызлар өчен күргәзмә булдырганнар иде, шунда Халидә апа да бар. Өстәлендә – пакет-пакет дару үләне. Нәрсә генә юк анда: юкә чәчәге, бака яфрагы, ике төрле мәтрүшкә, әрем, бөтнек… «Болар барысы да минем ишегалдында үсә – сузылып ятып рәхәтләнеп җый гына! Болынга, урманга барсам да, буш кул белән йөрмим – берәр үлән кыстырып кайтам», – ди Халидә апа. Хатын-кызлар аның яныннан өзелеп тормады, «монысы нәрсәгә файдалы, монысын кайчан эчәргә», дип сорауларга күмделәр.

Халидә апа үзе гомере буе медик булып эшләгән, шулай булса да халык медицинасына өстенлек бирә. «Дару эчмәскә тырышам, чирләп китсәм, тизрәк үләннәремә үреләм. Балаларны да кечкенә вакытларында гел үлән белән генә дәвалый идем. Бөтен дару да аяк астында, өстәвенә, бушка да бит. Табигать байлыкларын дөрес итеп куллана белергә генә кирәк», – ди ул. Җир җиләге, карлыган яфракларын да җыеп, киптереп куйган – алары чәйгә салырга. Үләннәрне үзе өчен генә җыя икән. Шулай да күргәзмәдә мәтрүшкә, юкә чәчәген сатып алырга теләүчеләр дә табылды. Сочи, Мәскәүдән килгән милләттәшләребез өчен авыл болынында үскән файдалы үләннәр тансык шул!

Халидә апаның өстәлендә кара миләше шактый күренде. Узган елгы уңыш икән монысы, быелгысы көзгә кергәч кенә булачак. «Бөтенесен бергә өеп, укмаштырып киптерсәң, миләштә төрле микроблар үрчи һәм алар күгәрә. Шуңа күрә табага юка гына итеп җәеп, кояш астында киптерәм яки 60-70 градус җылылыктагы духовкага куеп алам. Аның файдасы бик күп. Мин үзем кан басымын төшерү өчен кулланам, киптерелгән миләшне кайнатып эчәм», – дип сөйләде Халидә апа Хәйбуллина.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии