Русиягә «бабайлар» кирәк!

Массакүләм мәгълүмат чараларында турында язганда еш кына телгә алынучы «бабайлар» һәм «малайлар» проблемасы мине «Безнең гәҗит»кә» язарга этәрде. Бу проблеманың барлыкка китерүче иң беренче сәбәп – Русия халкының гомер-гомергә начар тормышта яшәве, аның рухи наданлыгы, урыс халкының башка милләтләргә шовинистик мөнәсәбәте. Илгә авырлык килгәндә, иң беренче минем милләтем эштә дә, ялда да иң алдынгы сафта булды. Ялкау халык батырлык эшли алмый. Мин моны сугыштан соңгы елларда бик күп милләтләр белән шахтада эшләп алган тәҗрибәмнән чыгып та, күп мисаллар китереп тә аңлата алам. Эштә иң батыр халык – татар халкы.
Мине 1954нче елда армиягә алдылар. Казаннан товар вагоннарына төяп, Ерак Көнчыгышка озаттылар. Ул вагоннарны сугыш вакытында солдатларны ташуда файдаланганнар. Бер айдан артык бардык, чөнки каршы килгән бөтен поездларны үткәрдек. Октябрь ае бик суык, алмашып, мичне күмер белән ягабыз. Бервакыт мин көндез ягарга калдым, кич җиткәч арып, фуфайканы мич кырыена куеп йоклап киткәнмен.
– Дневальный, нәрсә яна анда? – дигән тавышка уянып китсәм, фуфайканың күп өлеше янган иде. Ишекне ачып, фуфайканы Себер даласына ташладым, очкыннары гына янып калды. Бәхеткә, Владивостокта, Себергә караганда, күпкә җылырак иде. Без анда көн саен эшләдек. Шәһәр диңгез янында урнашкан, таулар урман белән капланган. Шул таулар эчендә күп складлар. Без шунда һәр көнне эшли идек.
Безнең армиядә «бабайлык» булды. Без хезмәт иткән чорларда армия вакыты ике ел иде. Хәзер исә бер ел гына туган җирдән читкә китеп хезмәт итәләр. Ә элек бит солдат хезмәтләре 25 ел булган! Армия сафларында тәртип булдыру өчен «бабайлар» кирәк, бик кирәк.
Тәфкил НУРГАЛИМОВ.
Мамадыш районы, Югары Ошма авылы.

Комментарии