Бала – бавыр ите

Бала – бавыр ите

Президент В.Путинның соңгы матбугат конференциясендә балаларны асрамага алу мәсьәләсе буенча бирелгән журналистлар сорауларына җавап бирүгә бик күп вакыт сарыф ителде. Имеш, Америкада мондый балаларны кыйныйлар, «бирмәскә, чикләргә» дигән закон да кабул ителде.
Бу мәсьәлә шактый катлаулы. Шундый сорау килеп баса: ни өчен Русия кешеләре Америкадан яисә Европа илләреннән балаларны асрамага алмый икән? Бер дә ишеткәнем юк. Минемчә, анда ятим балалар бик аз, булганнарын да пансионатлар тәрбияли. Бездәге шикелле, яңа туган баланы чүплеккә ташлаучы яисә сырхауханәдә вакытта ук баласын калдыручы аналар да юк. Җәмгыятебез бик авыру: өйләнешүчеләр (икедән бере) аерыла, тату гаиләләр бик аз, ятим калган сабыйларны, акчасы өчен, балалар йортыннан алган булалар да кире илтеп ташлыйлар. Гомумән, гаилә мәсьәләсе бездә бик катлаулы һәм четерекле. Хәзер, ягъни, ана капиталы түли башлагач, җыен алкаш аналар таба башлады. Акчасын сарыф итә (бу капиталны төрле юллар белән алып бирүче арадашчылар күп), ә баласын карамый. Нәтиҗәдә, ана хокукыннан мәхрүм итәләр, менә сиңа тагын бер ятим.
Элек-электән баланы бавыр ите дип атау тиктомалдан түгелдер. Юньле ана үзе генә белә: бала җанны ярып чыга бит. Исән-сау котылсын, баласының дүрт саны төгәл булсын дип, кемнәр генә бала табучы анага үзләренең изге теләкләрен теләми? Баласын тудыра алмыйча, үзләре җан-тәслим кылучылар, үле бала табучылар да барлыгын белеп торабыз. Бала табу анага бик авыр булса, бала үлеме тагын да авыр. Аны күпчелек аналар бөтен тирәнлеге һәм нечкәлеге белән үзләре генә аңлый аладыр. Ә хәзер яшь аналар (кызлар дип әйтсәк дөресрәк булыр) бала табалар һәм үз куллары белән үтерәләр. Элек мондый хәлне күз алдына да китерә алмый идек.
Бу мәсьәләнең тагын бер катлаулы ягы бар.
Без, балалар, ник соң -әниләребезнең – иң газиз кешеләребезнең кадерен белмибез, киресенчә, аларны рәнҗетәбез?
Нигә вакыт-вакыт каты бәгырьле, таш йөрәкле, миһербансыз һәм шәфкатьсез булабыз икән? Кайда безнең намусыбыз, вөҗданыбыз? Бер генә ата-ана да үз балаларына начарлык теләми. Ул әче язмышлар безнең үзебезне көтәргә дә бик мөмкин бит.
Ленинград блокадасында башыннан ахырына кадәр сугышта булган, без укыган еллардагы мәктәп директорыбыз, тарих укытучысы Рәхим абый Ризатдиновның безгә сөйләгәнен мәңге онытасым юк.
«Ленинград урамнары һәм йорт эче ачтан тилмереп үлгән мәетләр белән тулды. Безгә шул мәетләрне җыеп алып, туганнар каберенә күмәргә боерык бирелде. Без, солдатлар, өйдән-өйгә кереп, мәетләрне алып чыгабыз һәм санитар машинага салабыз.
Менә чираттагы йортка кердем, урында баласы белән бер хатын ята. Аларны күтәреп алмакчы булам, ләкин йөрәгем жу итте: саргаеп беткән тире белән сөяктән генә калган, таралырга торган гәүдәнең җаны бар икән! Кулымны тигезүгә, хатын күзен ачып карады, бер сүз дә әйтә алмый. Катып калдым: бала да исән икән! Көнлек солдат паегым үзем белән иде, 400 грамм ипине, 2 кисәк шикәрне ананың кулына тоттырдым. Карап торам: ана шикәр кисәген авызына кабармы? Ничек итсә итте, шикәр кисәген үз янында яткан 4-5 яшьлек баласының авызына сузды һәм каптырды. Үз әнием исемә төшеп, эчке дөньямны тырнап алды. Менә бит аналар ничек була: үзләре үләргә риза – тик балалары исән калсын. Сугышларда йөреп чыныккан солдат булсам да, түзә алмадым, елап җибәрдем. Хезмәттәшем Кравченко килеп керде:
– Нишләп, Ризатдинов, озакладыгыз? – ди бу.
– Менә, әнисе дә баласы да исәннәр, лазаретка озатыйк, – дидем.
Ана күңеле балада. Ананың балага мәхәббәте чиксез: «кадерлем», «иркәм», дип сөя, кайнар ярату белән баланы иркәләп үстерә. Аның кире, ярамаган сыйфатларын күрмәскә тырыша.
Күпчелек аналар бала тәрбияләгәндә үзләрен белештерми, зур ялгышлар җибәрә, хәтта кайберләре әти кеше таләпчәнлеген дә читкә кага.
«Җаның юк синең, баланы кызгана белмисең, иркәләмисең, бала сораганны бирә алмыйсың», – дип ата кешене читләштерә ана кеше, имеш, үзе генә дөрес тәрбияли белә, сөя, иркәли, ярата һәм теләгән нәрсәләрен алып бирә. Бала үсә-үсә аның яклавын сизә, атаның тәрбия хокуклары юкка чыга бара. Ир белән хатын арасында низаглар чыга башлый. Менә шуннан соң яклауны сизгән баладан үзсүзле, тискәре, беркемне дә тыңламый торган, җансыз-кансыз, шәфкатьсез, миһербансыз эгоист үсеп җитә. Ә аннан ни көтәргә мөмкин? Дөрес тәрбия алмаган балаларның атасы һәм анасына исе китми. Аларда ата-ана кайгысы булмый, күңелләре далада була. Җанны ярып чыккан бала бавыр ите була алмый, киресенчә, гомер буе ата-анага авыр кайгы-хәсрәтләр китерүче адәм актыгына әйләнә. Иректән мәхрүм итү урыннары андый балаларның туган йортына әверелә.
Кайбер аналарның бала тәрбияләүдә җибәргән зур хаталарына тукталмасам, язмам тулы булмас. Ана баланың тормышта терәк булырына өметләнә. Шулай булсын да, ди. Гаиләдә ата кеше аз-маз гөнаһлар ясаса, аңа карата ана кешедә нәфрәт һәм дошманлык туа. Бу – табигый хәл. Кайбер хатыннар баланы аталарына каршы котырта башлыйлар:
– Әтиеңнең эчүдән башка эше юк, – дип, атага карата ачу хисе тудыралар. Көче җиткән малайлар, әниләре кушуы буенча, «акылга утырта» башлый. Мондый гаиләләр таркалып бетә. Хәтта фаҗигага китергән очраклары да бар. Авыр җинаятьләр эшләгәндә шул канлы куллы балалар, «үчтүк-үчтүк» дип кадерләп үстергән аналарын күз алдына китерәме икән? Җавап бер генә: һич юк! Әти-әнисен санга сукмаган бала чын йөрәктән ихтирам итми, намусын, вөҗданын пычрата.
Конституциядә «Балаларны карау һәм тәрбияләү ата-ананың табигый хокукы һәм бурычы гамәлгә ашыруны күзәтә» диелә. Бүген Русиядә никадәр ятим, сукбай бала исәпләнә. Татарстанда да бу мәсьәлә буенча уйланырлык җирлек бар.
булмаса да, йөз меңнәрчә ятим балалар үсә, ярый әле чит ил кешеләре алып тора. Балаларның урамда, хәтта җәмәгать урыннарында төкеренеп, сүгенеп йөрүләреннән чәчләр үрә тора. Татар баласының элек сөйләм телендә әдәпсез сүзләр булмаган, сүгенү зур гөнаһ саналган. Хәзерге балаларның ике сүзенең берсе – сүгенү, хәтта, гадәт буенча, мәктәптә дә ычкындырып җибәрәләр.
Балаларны, яшьләрне бу гамәлләрдән яклап калырга кирәк. Ягъни аларны гаилә тормышына бишектән үк әзерләү мөһим. Ата-ана киләчәктә күз яше түгәргә теләми икән, улын да, кызын да бервакытта да узындырмасын.
Матбугат-конференциядә сөйләп, депутатларның әллә нинди кануннар кабул итүенең бер файдасы да юк!
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы, Урсай авылы.

Комментарии