ТҮРӘЛӘР ТИЛЕЛЕГЕМЕ, әллә мәнфәгатеме?

ТҮРӘЛӘР ТИЛЕЛЕГЕМЕ, әллә мәнфәгатеме?

Җиңү бәйрәмендә Русия халкының күпчелеге бәйрәм итеп ятса, миңа, киресенчә, «сугышып» йөрергә туры килде. Әле кемнәр белән диген – үзебез салым түләп, казна хисабына асраган суд приставлары һәм полиция хезмәткәрләре белән…

БЕРЕНЧЕ ҺӨҖҮМ

8 майда, бәйрәм алдыннан «кыска көн» буларак, күпләр өйләренә иртәрәк кайтканнардыр, 4 көнлек ялларга матур планнар корып күңелләрен күтәргәннәрдер… Ләкин Казанның Салмачы бистәсенең Төзүчеләр урамындагы 23нче йортында яшәүчеләр бу көнне бәйрәм түгел, мөлкәтләрен яклап сугышка әзерләнделәр. Чөнки аларның өйләре янында кырыкка якын суд приставыннан торган чып-чын яу көтеп тора иде. Әйтерсең, 1945 елгы Җиңү булмаган да…

Мөгаен, укучыга яхшырак аңлашылсын өчен, башта бу йортның төзелү тарихын сөйләү кирәктер. Дөресрәге, ике йортның. Чөнки Төзүчеләр урамындагы 23нче йорт та, 21нче йорт та бер үк проект буенча, бер үк оешма тарафыннан төзелгән. Болар – бер койма артында янәшә торучы йортлар. Ләкин суд приставлары аның берсенә генә – 23нче йортка гына каныгалар. Югыйсә, ике йорт та бер үк шартларда төзелә, бер үк шартларда сатыла. Тик 21нче йорт рәсми рәвештә теркәлә, хуҗаларына шәхси милек таныклыклары бирелә, ә менә янәшәдәге шундый ук 23нче йорт законсыз дип табыла. Аны сүтәргә дигән карар кабул ителә. Янәсе, рөхсәтсез төзелгән!

Изображение удалено.

Мөгаен, монда «рөхсәт» сүзенә аерым тукталу дөрес булыр. Чөнки шәһәр тирәсендәге җирләр «шәхси төзелеш җирләре» буларак исәпләнә. Ягъни, биредә бары тик өч каттан биек булмаган шәхси йортлар гына төзү законлы санала. Моның өчен рөхсәт кирәкми, бары тик җирнең шәхси милектә булуы гына шарт. Без сөйләгән очракта бөтен шартлар да үтәлгән, законның һәр хәрефе сакланган, ләкин бу йортлар бер хуҗаныкы гына итеп түгел, ә күп фатирлы итеп төзеләләр – һәркайсында уналтышар фатир. Бусы да законга сыймастай гамәл түгел. Чөнки йортны өлешләргә бүлгәләү һәм сату мөмкин. Әгәр игътибар итсәгез, фатирыгызны хосусыйлаштырганда да аны өлешләргә бүләләр, гаиләнең һәр кешесенә үз өлеше тия. Ул аны сата яки бүләк итә ала. Бу йортлар очрагында да шушы закон кулланылган. Башта йортлар бер хуҗа исеменә төзелгән, аннан соң 16 өлешкә бүленгән һәм сатылган. Һәр өлештән аерым бер фатир килеп чыга. Закон бозылмаган, әмма ничә гаиләнең торак проблемасы хәл ителгән. Югыйсә, биредә яшәүчеләрнең күбесенең фатирны дәүләттән сорау хокукы да бар. Чөнки күп балалылар байтак.

Әйтик, Хәкимовлар гаиләсенең 5 яшьтән 8 яшькәчә 3 балалары бар, Макеевларда – 3 һәм 5 яшьлек ике бала. Яшь гаилә өченчесен дә алып кайтмый калмас… Варгиннарның 12, 3 яшьлек балалары янына ике игезәкләре дә туып куйган… Кыскасы, бу йортларда үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнгән кешеләр яши. Алар дәүләттән көтеп ятмый. Ләкин барыбер ярый алмыйлар – дәүләт аларга рәхмәт әйтәсе урынга, өйләреннән куып чыгарырга тора, газларын, утларын, суларын өзеп китә. Әле суд приставлары килеп, электрошоккер кулланып, кыйнап китәргә дә мөмкин. Әнә бит, бу йорттагы фатирларның берсендә гаиләсе белән яшәп ятучы регби буенча ике тапкыр Европа, 4 тапкыр Русия чемпионы Ренат Шәмсетдинов йөзендә кан, кулларында, тәнендә кара янган эзләр белән каршы алды мине.

– Балалар тренеры булып эшлим. Тренировкага чыгып бара идем, суд приставлары машинасын күрдем дә, башта алар белән сөйләшергә булдым. Алар суны өзәргә килүләрен әйттеләр, мин нинди документ нигезендә икәнен белештем. Әлбәттә, документ күрсәтеп тормадылар. Электрошокер белән сугып ектылар да, кулларымны каерып богау салып, машиналарына кертеп салдылар. Әле ул электрошокер белән бер генә түгел, өч тапкыр бәрделәр. Монысы инде көч куллануны арттыру дип уйлыйм һәм хәзер, травмпунктка барып, кыйналган эзләремне күрсәтеп белешмә алам. Мин моны болай гына калдырмаячакмын, – ди күп чемпион титулларына ия спортчы.

Бары тик Соцпроф ирекле профсоюзлары рәисе Сергей Ромадановский, бер төркем журналистлар килеп җиткәч кенә, Ренатны суд приставлары автобусларыннан чыгаралар. Әле үзен үк хокук бозуда гаепләп, беркетмә төзеп калырга да онытмыйлар.

– Ә бит алар үзләре суны өзәргә хаклы булулары хакында бер кәгазь дә күрсәтмәделәр. Үзләре безнең хокукны боздылар. Башта газны кисеп киткәннәр иде – кыш буе электр белән җылынып чыктык, хәзер суны һәм утны да өзмәкчеләр. Безнең йортның газ, су, ут өчен бер тиен әҗәте дә юк, шәһәр челтәренә дә законлы килешүләр нигезендә тоташтык. Хәзер безнең ул килешүләрне законсызга чыгармакчы булалар. Законсыз булгач ни өчен газны – «Горгаз», суны «Водоканал», утны – «Электросеть» оешмаларына караган ширкәтләр ялгап китте соң? Биредә барысы да законлы, бары тик шәһәр хакимияте генә безнең хокукларыбызны гына танырга теләми, – ди кешеләр.

Чынлап та, бер үк төзүче, бер үк проект буенча янәшә төзелгән ике йорт тора – шуларның берсе законлы, икенчесе – законсыз. Болай була аламы? Юк! Чөнки алай хөкем йөртсәң, закон ике стандартлы булып чыга. Ә мондый законга да, судка да ышанып булмый. Әгәр бер йортны рәсмиләштергәннәр икән, икенчесен дә танырга, анда яшәүчеләрне тынычлыкта калдырырга тиешләр дип уйлыйм.

Бу көнне матбугат вәкилләре күп килгәч, суд приставлары артык кылана алмадылар, җыенып китеп бардылар. Тик бөтенләйгә түгел, ә башка йортларга «һөҗүм» итәргә икән…

ИКЕНЧЕ «ҺӨҖҮМ»

Соцпроф профсоюзы вәкилләре, журналистлар бу йортларда яшәүче халык җыелышып, машиналарга төялеп, тиз генә Казанның Киров районына чаптык. Биредә Кызыл химиклары урамында тагын шушындый ук уникешәр фатирлы ике йорт тора – 12нче һәм 12а йортлар. Приставлар ут һәм суны кисәргә телиләр, ләкин тагын бер кәгазь дә күрсәтә алмыйлар. Бер папка кәгазьләр тотып йөрүче приставтан күпме сорасам да, ут һәм су кисәргә рөхсәт итүче документ күрсәтә алмады. Әле үзенең кемлеген дә әйтмәде, фотоаппараттан читкә борылырга тырышты (рәсемдә). Мөгаен, үзенең хаксызлык кылуын ул да аңлыйдыр, ояладыр диимме шунда…

Бу ике йортта яшәүчеләрне дә хаксызга рәнҗетә шәһәр хакимияте. Мондагы йортларны «законсыз корылмалар» итеп күрсәтергә тырышалар. Янәсе, төзелешкә рөхсәт булмаган. Чеп-чи ялган! Бу йортны төзергә рөхсәтне Казан шәһәре Башкарма комитетының шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы үзе биргән, үзе имзасын салган. Ләкин бер елдан соң, суд белән, рөхсәтне гамәлдән чыгарганнар. Тик соң булган – йортлар инде төзеп куелган, аларны төзү өчен миллионнарча сум акчалар түгелгән, фатирлар сатылган, барысы да законлы. Чөнки йорт төзелгәндә закон нигезендә – рөхсәт белән төзелгән булган. Әгәр шәһәр хакимияте аны законсызга чыгара икән, төзелешкә киткән чыгымнарны да капларга тиеш.

– Әле аның төзелешкә бирелгән рөхсәтне юкка чыгаручы суд карары да бик «кызыклы». Анда хуҗалар җирне законсыз рәвештә үзләштерүдә гаепләнгәннәр. Әмма икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе бу уңайдан алты тикшерү уздырды, бер гаеп таба алмады. Суд исә булмаган гаеп нигезендә карар чыгара. Бу җирләрне исә без хуҗаларыннан сату-алу килешүе буенча сатып алдык, Теркәүләр палатасында рәсмиләштердек – бер гаебебез табылмады. Көннәрнең берендә тоттылар да, йортларны законсыз итеп игълан итеп җимерергә килделәр, бер йортның алгы диварын ишеп киттеләр (фотода). Инде менә су белән утны өзәргә йөриләр, – ди төзүче оешманың вәкиле Римма Варисова.

Ул арада автобусларга төялеп суд приставлары килеп төште. Белмим, моның кадәр көч белән килү ник кирәк булгандыр, әмма миңа калса, 40-50 кеше бар иде. Кара формалы, хәрби кыяфәтле яшь ир-атлар барыбызны да читкә кысрыклап, башта су торбалары уза торган коеларны камап алдылар, аннан «Водоканал» хезмәткәрләре килеп суны өзделәр. Бер люк өстендә Тайота машинасы тора иде, приставлар аны күтәреп алып куйдылар да, торбаны барыбер кистеләр. Соңыннан багананы камап алдылар. Монысына «Электросеть» хезмәткәрләре менеп чыбыкларны өзеп төште (рәсемдә.) Искәртеп әйтәм, суд приставлары бу эшләрне хуҗаларга бер кәгазь күрсәтми башкардылар. Каршы чыккан Римма Варисованы читкә генә этеп җибәрделәр (рәсемдә), Соцпроф профсоюзы рәисе Сергей Ромадановскийга да электрошокер эләгә язды. Моны читтән генә приставларның башлыклары карап торды. Ләкин миңа алар янына бару насыйп булмады – аларны аерым приставлар саклап торды, беркемне якын җибәрмәделәр. Кызык, мин салым түләп бу кадәр приставларны үзләренең һәм түрәчекләрен сакласыннар өчен асрыйм микәнни?!

Гомумән, бюджет хисабына яшәүче суд приставлары бары тик судның законлы карарларын гына үтәргә тиеш. Моның өчен аларның кулында вәкаләтләрен раслаучы документ булу шарт. Ләкин бит бу юлы күрсәтмәделәр, ә дошман явы кебек бәреп кереп, үз эшләрен эшләп киттеләр. Без, журналистлар моны бары тик фотога һәм видеога гына төшереп алдык, беркем каршылык күрсәтмәде. Шулай да приставлар үзләре белән пүнәтәйләр ияртеп килгәннәр иде, ниндидер «каршылык күрсәтү»ме, «закон бозу» мы очрагына беркетмә төзеп, шул бәндәләргә имза салдырдылар. Мин аларны фотога төшерә башлагач йөзләрен каплап качтылар. Намуссыз булу, ялган шаһитлык кылуның оят эш икәнен аңлыйлар бугай үзләре…

Мөгаен, бу көнне байтак пристав егетләр бу эштән китәргә карар кылганнардыр. Чөнки күпләре мине таныды, яныма килеп гафу үтенделәр. Хаксызлык кылганнарын алар аңлыйлар, әмма боерык үтиләр, башкача булмый… Ләкин арада үзләрен хаклы итеп күрсәтергә тырышучылары да бар иде. Болар да хаксызлык кылуларын беләләр, ләкин инде намуслары аларны борчымый башлаган бугай.

***

Шулай итеп, Җиңү бәйрәме алдыннан мин ике «Һөҗүм»нең шаһите булдым. Юк, каршы торуда катнашмадым, бары тик кешеләргә хокукларын, приставларга ялгышларын аңлатып, бар күргәнемне фотога төшереп кенә йөрдем. Әлбәттә, үз халкына дошманлык кылучы Казан шәһәре хакимиятенә ачуым кабарды. Әле моңарчы Илсур Метшинның төзәлүенә, ялгышларын аңлавына бераз гына булса да өметем бар иде, хәзер ул чаткы да тәмам сүнде. Шуңа да, Соцпроф профсоюзларының «Метшинсыз Казан» өчен имза җыюына теләктәшлек белдереп, икенче кеше булып кул куйдым. Шулай ук Метшинга Түбән Камага кадәр автобус билетын ешрак тапшырырга киңәш иттем. Әле 24нче апрельдә бер тапкыр тәкъдим иткәннәр иде инде, хәзер хакимият кылган һәр яманлык саен мондый акцияләр узар, имзалар җыелыр – китсен кире Түбән Камасына. Соцпроф рәисе Сергей Ромадановский моны оештырып торачагын әйтте. Үзегез беләсез, тамчы тама-тама ташны тишә…

Ачуымны чыгарганы – гади кешеләргә карата кылынган хаксызлык булуы. Чөнки бу йортларда байлар яшәми, гади кешеләр шәһәр эчендәге кыйммәтлерәк фатирларын сатып биредән арзанрак, әмма зуррак тораклар алганнар. Әйтик, бүген шәһәр үзәгендә төзелгән фатирның бер кв.метры 50-60 мең торса, Салмачы бистәсендә 25-28 мең, Киров районындагы йортларда 30-32 мең сум тора. Әллә соң Казан хакимиятен фатирларның арзанаюы, табышның югалуы борчыймы? Мондый йортлар бит бүген 82 данә төзелгән, бөтенесендә дә бәяләр ике тапкыр арзанрак килеп чыга. Хәзер аларның барысын да җимертәчәкләрме? Күпме халыкны урамда калдырмакчы була соң бу Метшин хакимияте? Кешеләрне булмаган гаепләрен бар итеп, җәберлиләр бит! Миңа калса, дәүләттән ярдәм көтеп ятмаганнары өчен бу кешеләрнең булган гаепләренә дә күз йомарга һәм төзегән йортларын рәхмәт әйтеп рәсмиләштерергә кирәк. Югыйсә, булган фатирларын яңаны алу өчен саткан, кредитларга баткан бу кешеләр Универсиада вакытында мәйданнарга чыгып, палаткаларда яши башларга җыена. Бу эшләрендә аларга мин дә, профсоюз рәисе Сергей Ромадановский да ярдәм итәргә сүз бирдек. Метшин тагын Казанны бөтен дөнья алдында хурлыкка калдырырга җыенамы? Моңа Президент Рөстәм Миңнеханов юл куймас, бу хаксызлыкка чик куяр дип өметләнәм.

ӨЧЕНЧЕ «ҺӨҖҮМ»

Хакимиятләрнең үз халкына карата кылган ике хаксыз һөҗүме башкалабыз Казанда булса, өченче һөҗүме 11 май көнне татарның дәүләтчелеге нигезләнгән Болгар җирлегендә булды. Биредә Спас районы хакимияте шимбә-якшәмбе көннәрендә генә тулы көченә эшләүче базарны ябарга карар кылган. Янәсе, яңа закон нигезендә базарлар ябык биналарда гына булырга тиеш. Хакимият законның бер өлешен генә карый. Ләкин шул ук 271 номерлы Федераль Законда авыл хуҗалыгы базарлары, ярминкәләр ябылулы бинада булмаска мөмкинлеге искәртелгән. Болгардагы базар исә нибары шимбә һәм ял көннәрендә генә эшләүче ярминкә, димәк, шул ук закон аны саклый.

Изображение удалено.

Моны Спас районы хакиме К. Нугаев та, Башкарма комитет рәисе С. Тюнев та беләләр, Болгар каласы мэры А.Тюленев та хәбәрдар, ләкин ябалар. Ник?

– Моннан берничә ел элек район башкарма комитеты рәисе Тюневның малае ябык базар төзегән иде, урыны уңайсыз булып чыкты. Берничә сатучы анда күчеп тә карадылар, берәр ай чамасы тордылар да, кире кайттылар. Хәзер шул базарны эшләтү өчен безне япмакчылар. Бу урында базар узган гасырның 50нче елларыннан бирле эшли инде, – ди базарның директоры Леонид Вазюков.

Без Болгарга 10нчы май киченнән үк килеп кундык. Чөнки базарга халык иртәнге алтыда ук килә башлый икән. Сәүдәгәрләр бирегә Казан, Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Ульяновск өлкәләреннән үк киләләр. Аларны шәһәргә керү юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре көтеп торачак, тоткарлаячак, ә базарга килүче халыкны полиция кертмәячәк дигән хәбәребез дә бар. Иртәнге алтыга базар янына килдек. Чынлап та, полиция тимер рәшәткәләр корып куйган һәм беркемне дә кертми торалар. Шунда ук районның полиция начальнигы Дмитрий Павлов та бар. Аннан нинди боерык яки суд карары нигезендә халыкны кертмәвен сорыйм – җавап бирә алмый, законга сылтый. Сергей Ромадановский белән бергәләп 271нче Федераль Законны аңлатабыз һәм тагын сорыйбыз: ни хакыгыз бар? Бары шуннан соң гына район прокурорының боерыгы икәнен әйтте. Күрсәтүен үтенәбез, юк – телдән генә әйткән икән… Шулай ук Болгар мэры Алексей Тюленев та, районның баш архитекторы Гөлнара Ермелина да бер кәгазь күрсәтә алмадылар. Әле кешеләрне эшләп китә алмаган уңайсыз базарга барырга үгетләп тә алдылар.

– Әнә бит, ябык базар бар, шунда сатыгыз, – диләр.

Әллә инде базар директоры Леонид Вазюковның башкарма комитет рәисе малае хакында әйткән сүзләре хак дип тә уйлап куйдым. Ул төзегән дигән базарга куалар бит… Нәрсә, хәзер полиция, ЮХИДИ, шәһәр мэры, район чиновниклары түрә малае мәнфәгатьләрен яклыйлармы?!

Профсоюз хезмәткәрләре белән халык арасында йөреп аңлату эшләре алып барабыз, полициянең законсыз юл бүлүен сөйлибез. Болай да иртә таңнан шәһәргә керү юлында ук ЮХИДИ белән «аралашкан» сатучылар кыза баралар. Инде бәреп керү хакындагы кычкырулар да ишетелә. Ә бирегә уртача 150ләп сатучы килә, аларның күпчелеге җирле кешеләрне йөкче, сатучы итеп яллый. Әгәр бүген базар эшләмәсә, 150ләп сәүдәгәр табыштан, шул кадәр үк җирле халык 200-300 сум хезмәт хакыннан колак кагалар. Болгардагы эшсезлекне искә алсаң, бу 200-300 сум – кешеләр өчен зур акча. Биредә эшсез яшьләр пенсионерларның «байлыгына» көнләшеп яши…

Ләкин хакимият бу хакта бик үк уйламый бугай. Гәрчә, аны белгән кешеләрнең сөйләвеннән шуны аңладым.

– Мин глава Нугаев янына бөтен кәгазьләремне күтәреп кердем, күпме кешегә эш бирелүен, елына уртача 500 мең сумлап салым түләвемне аңлаттым. «Миңа синең салымың кирәк түгел!» – дип, тыңлап та бетермичә чыгарып җибәрде, – ди базар директоры Леонид Вазюков.

– Мин главага кереп 271нче законны, кешеләрнең мәнфәгатен аңлатып карадым: «Монда мин хуҗа, ни теләсәм, шул булыр», – дип чыгарды, – ди профсоюз рәисе Сергей Ромадановский.

Баксаң, узган атнада инде хакимият базарны ябу хакында игълан иткән булган икән. Шуңа да бу юлы матбугат вәкилләрен чакырганнар.

Законны укып чыккач, полиция башлыгы һәм җирле түрәләр белән сөйләшкәч, мин мондагы вәзгыятьне аңладым – хакимият үзенең законсыз эшләвен аңлый, бернинди документлары да юк, шуңа да районның баш архитекторы Гөлнара Ермилина үзенең исемен әйтүдән дә баш тарта, камерадан читкә борылырга тырыша, бер сорауга да җавап бирә алмый… Ә Спас районы халкы шушы бәндәләрне асрап ята. Эшмәкәрнең салымын кирәксез санаучы нинди глава ул?! Халык алдында әйтер сүзен дә әйтә алмаган, күз агын алартып карап торган түрә кемгә кирәк? Прокурорның «телдән бирелгән боерыгы» дигән булып үз халкына каршы чыгып баскан полиция кемгә кирәк?

Ә халык кызганнан кыза, кеше җыела тора. Ниһаять, Ульяновск өлкәсеннән килгән сәүдәгәр хатын түзмәде – тимер рәшәткәнең бер башына барып ябышты. Аннан күреп башкалар да кузгалды, ә полиция бәладән баш-аяк дигәндәй, читкәрәк сызды.

Базарның эшләп китүен карап тордык та, район прокуратурасына кузгалдык – нинди «телдән бирелгән боерык» икән ул? Ләкин прокуратура ишеге бикле иде. Шаку да нәтиҗә бирмәде.

– Узган юлы да беркем юк иде, – диде Сергей Ромадановский.

Ә бит прокуратурада тәүлек әйләнәсе кизү прокурор булырга тиеш. Моны видеога төшереп алдык та, полициягә барып законсыз гамәлләр кылынуга протест язып калдырдык. Аннан хакимияткә юл тоттык. Әмма хаким Нугаевның матбугат вәкилләре белән аралашасы килми иде бугай, аннан да борылып китеп бардык. Без Сергей Ромадановский белән базарга кире кайтып җиткәнче, Нугаевның боерыгы килеп җиткән иде инде: шимбә көннәрне ярминкәне калдырырга.

Монысы инде җиңү, хакимиятнең акылына килүе иде.

***

Ул да булмады, мине җирле эшмәкәрләр тотып алды: «Син безне дә якларга тиеш. Биредә Ульяновскийдан килгән сәүдәгәрләр сата, ә без акчасыз калабыз. Бездә бәяләр арзанрак та әле», – дип, мине берсе автовокзалның икенче катындагы базарга дәште.

– Монда чиста, уңайлы, җылы. Кешеләр безгә йөрсен, – диләр сатучылар.

Бәяләрне карап, камерага төшереп урамга чыгып киттем, ниятем бәяләрне чагыштыру иде. Юк, урамдагы бәяләр күпкә арзанрак икән шул. Кешеләр дә шулай ди: «Безгә моннан алу файдалырак, ә кибетләрдә уңай булса да, кыйммәт», – диләр.

Бирегә авыл кешеләре сөт-катык, каймак, йомырка, бәрәңге дә китереп сата. Әгәр читтән килгән сәүдәгәрләр өчен бәя көненә 250-300 сум булса, аларга урын 10 сумнан бирелә.

– Мин бакчамда үскән суганны, тавыкларым салган йомырканы чыгарып сатам. Пенсиям алты мең сум гына, ә газга, утка, суга 4 мең түлим, яшәргә калмый. Әле дә бу базар ярдәм итә, – ди бер әби.

– Мин авылдан атна саен киләм. Бездә хәзер инвестор килгәннән бирле эш юк, шушында саткан сөт-каймак акчасына көн күрәбез, – ди бер апа.

– Монда казылыклар, конфет-печеньелар кибеттәгедән ике тапкыр арзан. Әгәр Болгарда эш юклыгын искә алсаң, атна саен бу базарның эшләп торуы безне коткара әле, – ди сатып алучылар.

Әйе, җирле эшмәкәрләрнең мәнфәгатен кайгырту кирәк. Ләкин алар монополистларга әйләнеп, бәяләрне күтәреп бетермәс дип кем әйтә ала? Әле дә бит шактый кыйммәткә саталар… Хәзер инде алар өчен дә уңай карар кабул ителде – базар атнага бер көн генә булачак, калган көннәрдә алар табыш алыр. Миңа калса, Болгар кебек эшсез, икътисади яктан зәгыйфь төбәктә хакимият бераз акыллырак эш йөртергә тиеш. Әгәр түрә «мин хуҗа, ничек телим, шулай эшлим» дип барса, андыйны тизәкле себерке белән себереп куу лазем… Әмма әлегә барысы да хәл ителде, бу тынычлык озакка гына барсын иде.

НӘТИҖӘЛӘР

Узган мәкаләләремдә түрәләрнең нинди булырга тиешлеген язган идем инде: без аларны тормышыбызны көйләп тотсыннар өчен, салым түләп, кулларына ил казнасын тоттырып асрыйбыз. Гади халык аларның колы түгел, ә түрәләр халык ялчылары. Тик алар бу хакта оныта. Казанда да, Болгарда да күрәбез – түрәләр үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Мондый мөнәсәбәт озак дәвам итәрме? Халык сәнәк тотып, революция ясарга чыкмасмы?

Менә нинди сорауга җавап эзли-эзли эшләргә кирәк аларга бүген. Бары шул очракта гына илдә иминлек сакланыр. Ә минем имин илдә яшисем килә…

Искәндәр СИРАҖИ.

P.S. Редакция әлеге вакыйгалар белән бәйле вәзгыятьне даими күзәтеп торачак. Гади халыкка карата террор куллану туктатылыр дип өметләнәбез.

Комментарии