ДИН ДӘҮЛӘТТӘН АЕРЫЛГАНМЫ?

ДИН ДӘҮЛӘТТӘН АЕРЫЛГАНМЫ?

РФ Конституциясенә карасаң, әйе, аерылган. Әмма, чынлыкта, аерым түгел. Бигрәк тә правослау дине структураларының бөтен өлкәләренә дә үтеп кергән. Хәер, үтеп кермәгән – көчләп тактылар. Мәктәпләрдә « нигезләре» укыту да, бары тик чиркәүнең балаларга йогынтысын арттыруга теләвеннән туды. Әле анда да башта «правослау дине нигезләре» укытасылар иде, башка конфессия вәкилләре дәррәү каршы чыкканнан соң гына бераз чигенгәндәй иттеләр. Ләкин, минемчә, бу вакытлыча «посып тору» гына, җае чыгуга янә үзләре теләгән җирләргә үтеп керә башларлар. Инде армиягә үтеп керделәр, хәзер һәр солдатны диненә дә карап тормыйча «изге су» белән бөркеп, уңлы-суллы чукындырмыйча бәрәңге әрчү нарядына да җибәрмиләр бугай…

Иң кызыгы шунда ки, мөселманнар һәм яһүдиләр армиядә үз руханиларын да булдыру турында сүз кузгаткач, христиан руханилары үз ярдәмнәрен тәкъдим итте: янәсе, алар бөтен диннәрне дә семинариядә яхшы өйрәнә, мөселман, буддачы һәм яһүди солдатлар белән сөйләшүләрне үзләре генә дә уздыра алалар… Нинди изге күңелле атакайлар! Иллә дә рәхмәт инде үзләренә!

Әмма рәхмәтләрне иртәрәк әйтәм бугай, аларның бу тәкъдимнәре тулы көченә үк яңгырап өлгермәде – дәүләт аннан баш тартты. Хәзер армиядә мулла, раввин, лама һәм поплар булыр дип көтелә. Күп кенә частьләрдә алар инде бар. Ләкин дәүләт алдында бөтен диннәр дә бертигезме соң? Юк! Моны дәлилләү өчен Мәскәү мэры Собянинның Русия башкаласында 200 чиркәү салырга җыенуын искә алу да җитә. Шул ук вакытта мөселманнарга бер мәчет салырга урын бирмиләр. Имеш, урындагы халык каршы. Ләкин бу сылтау гына. Чөнки җир Мәскәү шәһәренеке һәм аны хакимият беркемнән дә сорап тормый гына хәл итә ала…

Гомумән, Мәскәүдә чиркәү салуга мин ризамы соң әле? Ник аны бездән сорамыйлар? Дин дәүләттән аерым булган илдә бюджет акчасына чиркәү салырга ярыймы? Ел саен 500 миллиардтан артык акчасын Мәскәүгә озатучы Татарстанның бу сорауны бирү хокукы бардыр дип уйлыйм… Юк, аерым түгел Русиядә дин дәүләттән, бигрәк тә правослау дине.

Менә «Аргументы и факты» газетасындагы бер попның исеме һәм титуллары: «Протоиерей Дмитрий Смирнов. Настоятель храма Святителя Митрофана Воронежского, декан факультета православной культуры Академиии ракетных войск стратегического назначения». Бу титулларда сезгә бер нәрсә дә сәер тоелмыймы? Ярар, Святитель Митрофан Воронежский чиркәвенең настоятеле булсын да ди, бу гайре табигый хәл түгел. Ә менә «Стратегик максатлардагы ракета гаскәрләре академиясе»нә правослау мәдәнияты деканы ниемә кирәк икән?! Миңа бит стратегик ракета гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең правослау мәдәниятен белүләре түгел, ә ракеталарын тиешле урынга ата белүләре кирәк. Армиянең көче дөрес итеп чукынып, кайсы иконаның кемнеке икәнен таный белүдә түгел, ә аның хәрби осталыгында. Ә монда курсантларны ракета атарга өйрәтәсе урынга дингә өйрәтеп вакытларын алалар. Әле, җитмәсә, араларында мөселман, яһүд, буддачылар да бардыр һәм алар да үзләре өчен кызыксыз мәгълүмат тупларга мәҗбүрләрдер…

Әле шуны да истә тотарга кирәк – бу курсантларны укыту өчен казна акчасы тотыла, ул акча исә безнең салымнардан туплана. Ни өчен әле мин «Стратегик максатлардагы ракета гаскәрләре академиясе»ндә правослау мәдәнияты факультеты асрап ятарга тиеш?

Тиеш түгел – түгелен, ләкин бит аны барыбер бездән сорап тормыйлар. Бу илдә бары , яһүди дине, буддачылык кына дәүләттән аерылган, бары алар гына Русиянең үги балалары бугай шул. Шуңа күрә телибезме – теләмибезме 200 чиркәүне дә төзербез, кирәксез факультетларны да асрарга мәҗбүр булырбыз… Ә законда – дин дәүләттән аерым…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии