Лаеш түрәләре бай…

Лаеш түрәләре бай…

Шундый заманда яшибез ки, бер кеше яшәү шартлары белән үк икенчесеннән күпкә аерыла. Әгәр берәүләр җимерелә башлаган алачыкта көн күрсә, икенчеләре биек койма белән уратып алынган, капкасына сак куелган затлы ташпулатлар шәһәрчегендә (коттеджный городок) кәеф-сафа корып ята. Югыйсә, әллә кемнәр дә түгел инде.

Әйтик, районының хакимият башлыгы урынбасары Искәндәр Курамшин Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Ибраһимовтан нәрсәсе белән яхшырак? Бернәрсәсе белән дә, әмма бүгенге көндә Искәндәр әфәнденең яшәгән урыны – Мишә буендагы ябык ташпулатлар шәһәрчегендә, кызы да Казан янындагы «Урман шәһәрчеге» дип аталган ябык шәһәрчектә, «таунхаус»та яшәп ята, имеш. Әгәр чын булса, бу җирдә «таунхаус» дигән фатирларның хакы уртача 6 миллион сум, диләр. Үзенең Мишә буендагы йорты да арзан түгелдер дип уйлыйм, анда җирнең генә дә бер сутые 200 мең сумнан йөри. Кешеләр сүзенә караганда, гәрәбәдәй бүрәнәләрдән салынган, шәп ике катлы йорт, ди. Ләкин кереп күрү бәхетенә ирешеп булмады – бирегә ятлар өчен капка бикле. Әле хакиме урынбасары Искәндәр Курамшин әфәнде Алман илендә эшләнгән затлы «Фольксваген-Тигуан» автомобилендә дә җилдерә, имеш. Монысы да арзан түгел, уртача 1 миллион 300 мең сум тора дип беләм… Каян килә ниндидер район түрәсенә шул кадәр мөлкәт? Мөгаен, хатыны, балалары, ата-аналары бик булдыклы эшмәкәрләрдер инде. Югыйсә, район хакимнәре урынбасарлары 35 мең сумлап кына хезмәт хакы ала дип ишеткән идем…

МЕСКЕН ВЕТЕРАННАР

Инде ошбу районның 25нче Октябрь исемендәге бистәсенә кереп карыйк. Менә шул бистәнең Октябрь урамында урнашкан 1нче йортның 4нче фатирында Совет властена 13 яшеннән терлекче, төзүче, йөк ташучы һәм тагын әллә кемнәр булып 50 еллап бил бөккән 73 яшьлек Әлфия әби Сәләхетдинова яшәп ята. Өч малай тәрбияләп үстергән, инде тол калган бу әбине караучысыз кеше диеп булмый – уллары бүген үк алып китәргә әзерләр. Ләкин Әлфия әбинең 52 ел элек алган һәм ире белән бергәләп өч малай тәрбияләп үстергән куышын ташлап китәсе килми. Ә бит, чынлыкта, төзелгән көненнән бирле бер генә сипләү дә күрмәгән йортны куыш дияргә генә ярый да. Әле ул яшәү өчен куркыныч та: түбәсеннән гел су үтә торгач, түшәм матчалары, такталар череп беткән – теләсә кайчан җимерелеп төшәргә мөмкин; мич торбалары ишелә башлаган – теләсә кайсы көнне ис тиеп үлүләре ихтимал. Хәер, бер көнне үлә башлаганнар да инде, ярый әле беренче катта яшәүче Бөек Ватан сугышы Ветераны Харис Ибраһимовның балалары килеп эшне сизеп алган һәм ТКХга (торак-коммуналь хуҗалыгы) шалтыратып оста чакыртканнар. Ул инде тыгылып беткән юлларны чистартып киткән үзе, әмма ул киткәч торбаның түбәдән чыгып торган өлеше ишелә башлаган.

– Без йортның түбәсен үзебез сипләштереп тордык, ләкин хәзер аны яңадан сүтеп ясарга кирәк, – ди Әлфия әбинең улы Рөстәм.

Бу йорттагы фатирлар хосусыйлаштырылган үзе. Әмма башта хөкүмәт аны сипләп тапшырырга тиеш иде. Юк, «капиталь ремонт» өчен акча җыеп килсәләр дә, йортка бер кадак та какмаганнар. Гәрчә аннан яңарак йортларны сипләсәләр дә.

– Иң кызыгы, безнең бу йорт беркайда баланста тормый булып чыкты. Мин үзебезнең бистә хакимиятендә дә, Лаешта да белешеп карадым – йорт юк, – ди инде үзе дә полициядә эшләп, пенсиягә чыккан Рөстәм әфәнде.

Менә шулай: кан койган, илнең икътисадын күтәргән кешеләр гомере буе сипләү күрмәгән, яшәү өчен куркыныч куышларда көн итеп ята, 80не ваклаучы карчык бәдрәфкә дә икенче каттан ишек алдына төшеп йөрергә мәҗбүр. Ә ни өчен бернәрсә эшләмәгән хакимияттәгеләр ябык ташпулат шәһәрчекләрендә яшиләр, балалары да кимен куймый? Әгәр чагыштырып карасаң, бу ике төр кешеләрнең кайсы төркеме яхшы тормышка лаеклырак икән?

СОВЕТ МИРАСЫ ИШЕЛГӘНЕН КӨТӘЛӘР

Лаеш районының Нармонка совхозы кайчандыр гөрләп торган авыл хуҗалыгы предприятиесе иде. Ул, әлбәттә, әле дә эшли, әмма элекке дан-шөһрәтеннән бары тик истәлекләр генә калган бугай. Әле Совет чорындагы кайбер казанышлары бүген социаль проблемага ук әверелгән.

Бигрәк тә, Совет чорында төзелеп, бүгенге көндә халык теленә «общага»лар булып кереп калган, Үзәк урамдагы 14, 16, 18, 20нче йортлар анда яшәүчеләрдә ризасызлык уята. Чөнки бу йортларны биш ел элек яшел төскә буяп, түбәсендәге тишек-тошыкларны ямаштырып, җылыту системасындагы кайбер торбаларны алыштырып китәләр дә, шуның белән сипләү тәмам.

– Хәтта җимерелеп беткән ишекләрне дә алмаштырмадылар, тавыш чыгарып йөреп үзебез куйдырттык, – ди бу йортта инде 16 ел яшәүче Гүзәл Зарипова. – Әле ул торбалар өчен бишәр мең түләттеләр. Ирем: «Бу эш үзе 2-3 мең сумлык кына», – ди. Түбә тишекләрен ямап йөргән өчен дә акча түләттеләр. Янәсе, безнең йортларның ремонтына бүленгән акча җитми калган, – дип дәвам итә ул.

Монда 20 ел гомер кичерүче Валентина Ханнанова да торагыннан канәгать түгел.

– Ирем белән икәү генә 36 квадрат метрлы фатирда яшәп ятабыз, ай саен 3 мең сумнан артык түләп торабыз. Әле шулкадәр түләүгә дә подъездлар караңгы, йорт сипләнмәгән, подвал тулы пычрак су, чүп-чар, – ди ул.

СУКБАЙГА ЧЫГАРЫЛГАН БАБАЙ

Подвалларны карадым – чынлап та чүп-чар да, пычрак та, юеш тә икән. Шуңа күрә кешеләрнең өйләре дымлы, обойлары куба, стеналары күгәрә…

Әмма 71 яшьлек Александр Сергеевның өен, торак шартларын күргәч, бу кешеләр бәдрәфтән аккан подвал тулы су, чүплек вә күселәре белән шәп яшиләр икән әле, дип уйлап куйдым. Чөнки Александр картның өенә кергән уты өзелгән, газ беркайчан кермәгән, җылы саклау өчен тәрәзәләре кадакланган. Аның өендә, хәтта, идән такталары да юк, ә ул үзе тунын да салмый йокларга мәҗбүр. Бу бит егерме беренче гасырда!!! Иң кызыгы, бабай аракыны авызына да алмый, эчеп-исереп йөреп бу хәлгә калучылардан түгел.

– Мин элек бистә үзәгендәге ике катлы йортта яши идем, безне ТКХ начальнигы Владимир Старостин аннан чыгарды. Ул бу йортны сата икән. Мин монда – әнидән калган йортка кайтып егылдым инде, – ди бабай.

– Ашарга ничек пешерәсең соң? – дим.

– Пешермим, кибеттән әзерне генә алып ашыйм, минем бит 4 мең сумга якын пенсиям бар, – ди ул.

– Бабай, син эшләдеңме соң, әллә «трай тибеп» кенә йөрдеңме? – дип кызыксынам.

– Гомерем буе эшләдем. Яшь чакта Казанга барып бераз эшләп карадым да, совхозга әйләнеп кайттым. Монда кая кушсалар, шунда эшләдем, бер эштән баш тартмадым, – ди ул.

Хәзер инде картайган, караучысыз, ятып йокларлык җылы урынсыз да калган бу урыс картын чын күңелдән жәлләдем. Әгәр шунда янымда берәр җирле түрә булса, ипи шүрлегенә менеп төшә идем. Ярый әле юк иделәр, югыйсә башың Себер китәр! Шулай да, бераз тынычлангач, ТКХ начальнигы Владимир Старостинны эзләп киттем, ләкин табып кына булмады, кибет янында торган «Ниссан-Экстрейл» машинасын гына күрдек. Мондый җимерек коммуналь хуҗалык иясе ни йөзе белән 1 миллион 200 мең сум чамасы торган машинада йөри икән?

Әмма минем аңа соравым башка иде: ни йөзе белән ул Александр Сергеевның әнисеннән калган шул иске йортын да җире өчен алмак булып йөри икән? Саубуллашканда миңа карт бу хакта үзе әйтте:

– Ул миңа: «Бу җирне бирсәң, яшәр урын бирәм», – ди. Иске балалар бакчасындагы бер бүлмәгә кереп җылынырга да рөхсәт итә үзе…

Менә бит, кешегә ничек аз кирәк – кереп җылынып чыгардай урын булса да канәгать. Ул, хәтта торган җиреннән куып чыгарган өчен беркемгә ачу да сакламый. Нинди самими карт…

НӘПСЕЛЛЕ ТҮРӘ

Ә менә Старостин әфәнде азга гына канәгать булучылардан түгел бугай. Аның Нармонканың Яшьләр урамындагы 4нче йортында 3 бүлмәле фатиры, Казан янында гына урнашкан Усад авылында ябык ташпулат шәһәрчегендә затлы коттеджы бар, диделәр. Әле тагын күпме мөлкәте бардыр, хәзергә тикшерелмәгән, әмма белербез, иншаллаһ…

Бик ярлы түгелдер дип уйлыйм. Ул җитәкләгән оешма бит Нармонка, Столбище, Габишево, Комлы Ковал авылларына «хезмәт күрсәтә». Хәер, аларны да җәен язган идем: күбесенең эчәрлек суы да юк – шәһәрдән ташып эчәләр, чүпләре вакытында чыгарылмый… Гомумән, чүп җыеп яту Старостин әфәнденең «фирменный стиле» ахры ул, бер Нармонкада гына да як-якка таралып, күселәр һәм урам этләре оялаган ничә чүплеккә тап булдык. Әле минем фотоаппаратта җәйдән калган фотолар да барлыгын исәпкә алсак, Лаеш районын шактый ук пычрак дип исәпләргә була. Ә бит бу районда Татарстан җитәкчелегенең күпчелеге яши, күрмиләр микән?

БАТКАККА БАТЫП БАРУЧЫ РАЙОН

ТКХ мәсьәләсе Лаеш районы өчен шактый авыр проблема бугай. Әнә бит, Сокур авылының Яшьләр урамындагы 17нче йортны да инде күпме яздык – нәтиҗә юк. Подвалны басып киткән суны суырталар да, ул тагын тула. Ә бит бу хәл «капиталь ремонт» дип аталган афәттән соң башлана. Димәк, моның өчен җавапны да районның сипләү уздыру өчен җаваплы идарә итүче компаниясе Д.В. Моденов әфәндедән сорау кирәк. Ләкин, хакимият никтер кирәк тапмый. Ник икән? Әллә соң район хакименең, аның урынбасарларының затлы машиналары вә коттеджларында ТКХ аша кергән акча өлеше бармы, дип шикләнеп куям… Алай дисәң, булмас, безнең түрәләр мондый эшкә бармас… Хәер, яхшылабрак тикшереп карыйм әле, аннан ачыкларбыз. Шулай ук бу районда «Торак инспекциясе»нә дә шактый эш бар бугай, алар белән дә элемтәгә керербез, Аллаһы боерса…

Кыскасы, бу районны шактый селкетәсе, андагы җитешсезлекләрне күрсәтәсе бар әле. Мөгаен, тагын 6-7 мәкаләсез дә хәл итеп бетереп булмас. Ә ул арада район хакимен дә алыштырып куюлары бар. Монысы булдыра алмады, бөтен районны таркатып бетерде бугай инде.

Шулай булса да, амбицияләре зурдан ахры хаким Михаил Афанасьевның. Белмим, кем чыгарган сүздер, әллә үзенең хыяллары гына микән, шундый сүз ишеттем: имеш, аны Фәрит урынына ТР Дәүләт Советына рәис итеп куярга телиләр. Миңа калса, бу юк сүз генә. Чөнки бу кешене анда куйсаң, Татарстанның бөтен закон чыгару системасын Лаеш районы кебек итеп бетерүе бар. Ә Лаеш районының нинди икәнен гел язып торам – ул (гафу итегез) тизәккә баткан һәм аны төзәтергә дә җыенучы юк бугай. Булса да, глава һәм аның командасы моңа сәләтле түгел ахрысы. Бөтен булганнары җыелышка укытучы һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне җыеп «хакимияткә рәхмәт әйтү» җыеннары үткәрү һәм шул беркетмәләр нигезендә югарыга «без булдырабыз, халык канәгать» рухындагы хисаплар биреп, ялтырап күренү. Тик Лаеш хакимиятенең ялтырарлыгы юк бугай шул. Мин моны барыбер раслармын, барыбер Президентка җиткерү юлын табармын, Аллаһы боерса!!! Югыйсә, майларына чыдаша алмый башладылар бугай.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии