Җәһәннәм биюе…

Җәһәннәм биюе…

Каршымда күчермәләрен ала-ала каралып, танымаслык дәрәҗәгә җиткән бер хат ята. Минем өстәлемә ул бик озын юллар үтеп килеп ирешкән булса кирәк. Хәер, ерактан – Мәскәүдә яшәүче Марат Илдус улы Салихов дигән кешедән килгән ул. Ләкин миңа түгел, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка. 10 кеше исеме белән имзаланган бу мәктүб миндә зур ризасызлык уятты, бәндәләрнең оятсыз кылануына аптыратты.

Инде аның эчтәлегенә килик: 1936 елда дөньяга аваз салган Илдус Хатыйп улы Салихов 2010 елның сентябрендә мәрхүм була һәм аны Казанның Самосырово зираты янындагы «Мөселман зираты»на күмәләр (бу «» мәчетенеке). 2011 елның декабрендә кабергә таш куялар. Бер караганда, гадәти хәл: кеше туа, үлә, җирлиләр, каберенә туганнары һәм балалары таш куя… Бу юлны барыбыз да нәкъ Илдус Хатыйп улы кебек үк узачакбыз – Җәнабел Хакның хозурына күчәчәкбез, Президентның интернет-кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итәрлек гайре табигый хәл түгел.

Әмма Марат әфәнде Салиховка әтисенең кабер ташын зират җитәкчелегенең кәгазь белән ябыштырып китүе ошамаган. Шулай ук таш нигезеннән купкан да икән… Мәрхүмнең Мәскәүдә яшәүче туганнары моны каберне мыскыллау – «вандализм» дип бәяләгәннәр һәм Президент Миңнехановтан чара күрүен үтенгәннәр.

Ә хәзер бу кешеләрнең ни дәрәҗәдә хаклы икәнен тикшерик. Каршымда «Мөселман зираты»нда мәетләрне җирләү кагыйдәләре. Анда акка кара белән язып куелган: кабер ташына мәрхүмнең портретын ясау, башка төрле фотосурәтләр кую катгый тоела!

Изображение удалено.

– Без зиратта күмү кагыйдәләрен килешү төзегәч шуңа кушып бирәбез. Илдус Салиховның җәсәден җирләү өчен килешүне Фарис Фәсахов дигән кеше төзегән, мин үзем ул көнне юк идем. Аңа бөтен тиешле кәгазьләрне биреп җибәргәннәр, белмәдек, дип әйтә алмыйлар. Ярамаганын белә торып кабер ташына аталарының портретын ясап куйганнар! Мин аларга бу портретны берәр Коръән аяте төшерелгән пластина белән капларга да тәкъдим итеп карадым, тыңламадылар. Безнең рөхсәттән башка гына, декабрьнең салкын көнендә таш куеп киткәннәр. Андый суыкта цемент катмаган, таш авышыбрак калган. Ә мин мәрхүмнең сурәте өстенә кәгазь ябыштырып куярга куштым. Чөнки зираттагы 3 меңнән артык кабернең берсендә дә фото юк. Хәтта армиядән үлеп кайткан солдатларны күмгәндә хәрби комиссариатлар да инде ясаган портретларны берәр таш яки тимер пластина белән каплаталар, белмәүләре өчен гафу үтенәләр. Ә монда аңлата торып та үз дигәннәрен эшләделәр, Шәригать кануннарын санга сукмадылар, – ди зират директоры Салихҗан хәзрәт.

ШӘРИГАТЬТӘН ТАШЛАМА АЛЫП БУЛАМЫ?

Бу кабер ташын куяр алдыннан мәрхүм Илдус Хатыйп улының зур булып эшләүче улы «Мәрҗани» мәчетенең имам-хатибы, Казан каласы имам-мөхтәсибе Җәләлетдингә мөрәҗәгать иткән.

– Ул миннән ташны әтисенең портреты белән куярга рөхсәт бирүемне үтенде. Аңа Шәригать кануннарын, «Мөселман зираты»ның җирләү тәртипләрен аңлаттым. Бездә чардуган куелмый һәм ташка сурәт төшерелми, ул таш ике метрдан биек булмаска тиеш. «Минем өчен генә рөхсәт бир инде», – ди. Бирмәдем. Әгәр мин бүген берәүгә Шәригатьне бозарга рөхсәт итсәм, иртәгә икенчесе аракы эчеп, шуны дуңгыз ите белән капкаларга рөхсәт сорап килер – аңа да бирергәме? Бик каты ачуланды Альберт Илдусович: «Төкерәм сезнең кануннарыгызга! Мин Русиядә һәм Русия законнары белән яшим!» – дип трубкасын ыргытты. Шуннан илтеп үз белдеге белән куйган. Югыйсә, башка бер татар зиратына җирләгән булса, кабер ташына портрет кую проблемасы булмый да иде. Безнең зиратта җирләү тәртибе 2008 елның 5 апрелендә Казан Мөхтәсибәте җыенында бөтен башкала имамнары катнашында кабул ителде. Ул тәртип тулысынча Шәригать кануннарына нигезләнгән һәм «башка татар зиратларында кабер ташларына портретлар куела» дип, монда да куйдырып булмый. Башкалар «татар зираты» дип атала, безнеке «Мөселман зираты» диелгән, димәк, без дөньяви кануннар нигезендә эш йөртмибез.

Мин Альберт Салихов белән гауга чыккач та сөйләшеп аңлатып карадым. Ул бары җикеренүен генә белә, ОМОН һәм тагын әллә нәрсәләр белән янап бетерде, ди Мансур хәзрәт.

СӘЕР ЭШЛӘР

Белмим, бу гауганың кемгә кирәге бардыр, әмма миңа кайбер эшләр шактый сәер тоела. Әйтик, Питрәч районында урнашкан зират эше буенча Дәрвишләр бистәсе полиция бүлеге, Казанның Идел Буе, Совет районнары хокукчылары, ТР Төзелеш министрлыгы шөгыльләнә. Гауга хакында ТР прокуроры Кафил Әмировка да мәгълүм, Казан прокуратурасы да яхшы белә. Кыскасы, бер кабер ташындагы сурәт аркасында никадәр тавыш чыккан. Мондый ыгы-зыгыны бары тик бик көчле кеше генә тудыра алганы көн кебек ачык. Димәк, мәрхүм Илдус Салиховның туганнары шактый ук дәрәҗәле кешеләр. Тик менә аларның динчеләр белән көрәшүен, кирәгеннән артык күп хокукчыларның бу эштә катнашуын аңлап бетерә алмыйм. Хәер, аңларга да теләмим икән. Нәрсә, әллә безнең хокук сакчыларының башка эше юкмы? Әллә җинаятьчеләр беткәнме?

Зират Питрәч районында урнашкан икән, аның белән Питрәч хокукчылары шөгыльләнергә тиеш. Монда Казанның Совет һәм Идел буе районнарының, Дәрвишләр бистәсе полициясенең бер катнашы да юк. Ә Төзелеш министрлыгын ничек аңлап була? Анда министр урынбасары Кәримов элек «Ритуал» оешмасы җитәкчесе иде һәм Казан зиратлары аңа карады. (Соңрак Идел Буе районы хакиме булды.) Әмма бүген бит зиратларга аның бер катнашы да юк! Минем белүемчә, «Ритуал» җитәкчесе чагында ул «Мөселман зираты»ның «Мәрҗани» мәчете карамагында ачылуына каршы булган. Аны аңларга да була – табыш югала, ә «зират бизнесы» ул бик тотрыклы – кеше үлми тормый. Әллә соң бу гауга зиратны «Мәрҗани» мәчетеннән алу өчен тырышучылар аркасында барлыкка килгәнме? Гауга чыкты, аны Президентка кадәр белә – төшемле эшне эләктереп калу мөмкинлеге бар… Кемнәрдер үз уенын уйный башламады икән дигән шигем бар.

Бу шигемне Казан мөхтәсибәте җыенына килгән прокуратура хезмәткәре дә арттырды. Мин аннан кабер ташын мәсхәрәләү хакында җинаять эше кузгалту турында сорадым, ул белми булып чыкты. Баксаң, ул зират җитәкчелегенең муниципаль хакимият даирәләре белән хезмәттәшлеген генә тикшерә икән! Ә кем аннан бу кирәксез эшне башкаруны сораган?! Мәскәүдә яшәүче Марат Илдус улы Салихов бит «каберне мыскыллау буенча чара күрүне» сораган, ә зират җитәкчелегенең хезмәттәшлек даирәләрен тикшерүне үтенмәгән. Димәк, юридик тел белән әйтсәк, тикшерүчеләр гаепләү кысаларыннан (за рамки обвинения) чыгып китеп, кирәкмәгән мәгълүмат җыеп, тырнак астыннан кер эзләп йөриләр?! Тиктомалдан гына болай вакыт сарыф итү ник кирәк икән? Ни өчен бу эшне тикшерүгә кирәгеннән артык көч кулланыла? Югыйсә, бер участковый ерып чыгарырлык кына проблема бит.

БОЛГАНЧЫК СУДА БАЛЫК ТОТУ

– Безгә монда кемнәр генә килмәде. Кабер ташын да тикшерделәр, әллә нинди анализлар да алып киттеләр. Әле үземне көнаралаш полициягә, прокуратурага чакыртып торалар. Ләкин берсенең дә безнең өстән язылган шикаять күрсәткәннәре юк, – ди Салихҗан хәзрәт.

Менә мин дә шуңа аптырыйм – бармы соң ул шикаять? Әллә Президент исеменә килгән хат нигезендә генә шул кадәр шау-шу куптарганнармы?

Миңа калса, монда хәзер ике төркем барлыкка килгән. Берсе – мәрхүм Илдус Салиховның туганнары. Аларның үз көчләрен күрсәтәсе, теләкләренә ирешмәгәннәре өчен Мансур хәзрәттән үч аласы килүләре табигый хәл. 25 градуслы салкында куелган ташның ябышмаячагын һәм аның авышуына «Мөселман зираты» җитәкчелегенең гаебе югын барыбыз да аңлый. Ә зиратның кагыйдәләре буенча сурәт өстенә кәгазь ябыштырып куюның җинаять түгеллеген аңлатып та торасы юк.

Икенче төркем исә «Мәрҗани» мәчетеннән бу зиратны тартып алырга тели булса кирәк. Анысы акча өчен көрәшә, чөнки бүген зиратта бер мәет җирләү өчен җир бәясе 10 мең сум тора. Әле моңа кабер казу, таш әзерләү, аны кую кебек хезмәтләрне дә өстәсәң, уртача 15 мең сум табыш керә. Бу акчага Мансур хәзрәт зиратны, «Мәрҗани» мәчетен төзекләндереп тота, мәдрәсәдә шәкертләр укыта, төрле дини белем бирү курслары оештыра. Ягъни акча дин юлында тотыла. Мондый зур һәм бернинди законнарга да сыймаган тикшерүләр оештыручылар исә шул акчаны үз кесәләренә салырга тырышалар кебек. Болганчык суда балык тоту килеп чыга… Ничек кенә булмасын, ике төркемне дә хаклы дип әйтә алмыйм.

АХИРӘТ БАРЫН ОНЫТКАННАР

Дөнья малы артыннан куып, мәчетнең тиененә кызыгып ниндидер уен алып баручылар киләчәктә үзләренең дә Җәнабел Хак хозурына барасын уйламый микән? Әле җавап та тотасы бар бит…

Ә бары тик үзләре дигәнчә булмаганга, тәкәбберлек күрсәтеп, Шәригать кануннарына төкереп, инде аталары каберен дә көч күрсәтү өчен кулланучыларны ничек бәялим? Әгәр Илдус Хатыйп улы исән булса, үзе моңа ризалашыр идеме?

Шуны онытмаска кирәк: Шәригатькә төкереп биреп Русия кануннары буенча яшәүчеләребез дә иртәме-соңмы Аллаһы Тәгалә каршына барачак, беребез дә мәңгегә килмәгән. «Бу дөнья өчен – мәңге яшим дип, ахирәт өчен – иртәгә үләм дип яшә», – дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдис-шәрифендә. «Аллаһ һәм фәрештәләр кабер ташларына сурәт төшерүчеләргә һәм аларга хәерхаһ булучыларга ләгънәт укыр», – диелә тагын бер хәдистә.

«Кабер ташындагы сурәте һәм бу ташны куйганда туганнары күп акча исраф итүе өчен үлгән кешегә җәза бирелер», – дигән хәдис тә бар.

Мөселманнарда кабер өстенә сурәт вә сыннар кую беркайчан булмаган, без моны Совет чорында гына кабул иттек. Миңа калса, ниндидер сурәт аркасында, үз сүзеңне сүз итә алмау өчен генә ата-бабаң җәсәден борчу һич килешле эш түгел. Кабер өстендә кебек кабул итәм моны…

КАБИНЕТТАГЫ АҢЛАШУ

Мәкаләмнең шушы өлешен язып бетердем дә гаугалы кабер әфрады булган Илдус Салиховның улы Альберт әфәндегә юлладым. Әйткәнемчә, ул зур түрә – Казан башкарма комитетының шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы булып эшли. Үзе юридик фәннәр кандидаты, заманында Питрәч районында судья булып эшләгән, РФ Дәүләт думасы депутаты булган. Кыска гына әйткәндә, Казанда да, Мәскәүдә дә дуслары җитәрлек. Шуңа да ниндидер «язучы кисәген» кабул итеп тормас та дип уйлаган идем. Ул исә, икенче көнне үк шалтыратты һәм очрашу вакытын билгеләде.

Шәһәр төзелеше өлкәсе кебек матавыклы эштә эшләүче кешенең 10-15 минут таба алганына сөенеп, билгеләнгән вакытка килдем һәм ике сәгать утырып чыктым. Әйтергә кирәк, очрашуның беренче сәгатендә ул гына сөйләде, хисләргә бирелеп алды, фотолар күрсәтте. Баксаң, мин Илдус Салиховны исән чагында күреп белгәнмен, күршедә генә диярлек яшәгәнбез икән. Шуңа күрә аның каберенең гауга үзәгендә булуын күңелемә тагын да авыррак алдым.

Альберт әфәнде инде бөтен законнарны әзерләп, калын-калын китапларның бит арасына кәгазьләр кыстырып чыккан. «Мөселман зираты» җитәкчелеге һәм Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә карата байтак кануннар кулланып була икән. Чөнки алар башта мәетне кабул итеп алалар, аннан соң гына шартларны аңлаталар, имеш. Менә шуның өчен дә ул фотосурәт куюны тыюларын кабул итмәгән. Аннан соң бу фотоны һәм зиратны исән чагында Илдус Хатыйп улы үзе сайлаган. Димәк, мәрхүмнең васыяте дияргә була. Кыскасы, Альберт әфәнде үзенең гамәлләрен аңлап, бик күп мисаллар китерде, тик мин алар белән килешмим.

Беренчедән, «Мөселман зираты»нда җирләү шартлары зиратның капкасына ук язып эленгән, мәетне күмәргә алып килгәнче үк, килешүгә өстәп бирелүен әйттем инде. Әмма тагын бер нәрсәне оныта Альберт Илдус улы – законнарны белмәү җаваплылыктан азат итми. Моны судья чагында ул һәр суд утырышы саен тәкрарлап торгандыр. Ләкин ни өчен соң үзенең Шәригатьне белмәвен кичерә, алайса? Ник үзенең ташны сурәт белән куюын акларга тырыша. Тәкәбберлектәнме?

Ике сәгатьлек әңгәмә барышында ул Мансур хәзрәт Җәләлетдиновның имамлыгына да, зиратның законлы эшчәнлегендә дә, акчаның дөрес тотылуында да шик белдерде. Әмма бер генә тапкыр да үзенең хаксыз булуында шикләнеп карамады. Әле Татарстан прокуроры Кафил Әмировта, эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәровта булуын, тагын әллә нинди дәрәҗәле кешеләр белән киңәшүен хәбәр итүне кирәк тапты. Кыскасы, үзенең ни дәрәҗәдә «булдыра алуын» раслады.

«ЭЗЛЕКЛЕ» ГАМӘЛЛӘР

Хәер, аның «булдыклылыгы» нәтиҗәседерме, «башка» сәбәпләрдәндерме – «Мәрҗани» мәчетенең һәм «Мөселман зираты»ның проблемалары инде башланган. Әле узган атнада гына «Мәрҗани» мәчетенең дини китаплар, «шәмаилләр», мөселман киемнәре сата торган кибетенә прокуратура бәйләнгән. Имеш, документлары тәртиптә түгел. Юкса, инде бу кибет берничә ел эшли. Һәм аңа бәйләнүче булмаган. Ник шәһәр хакимиятендәге дәрәҗәле түрә белән ызгышкач кына тикшерә башладылар икән? Шулай ук «Мөселман зираты»на миграция хезмәте вәкилләре килеп төшеп, эш эзләп килгән үзбәк егетләрен төяп алып киткәннәре дә мәгълүм булды. Казаннан 20 чакрым читтә, басу уртасында ялгызы гына утырган зиратка миграция хезмәтенең планлы рәвештә, үз белдеге белән килеп төшүенә бер дә ышанасы килми. Монда да бер-бер астыртын гамәл юк микән.

Гомумән, «Мәрҗани» мәчетенә, «Мөселман зираты»на тиктомалдан гына бәйләнә башлауда ниндидер шомлы фал күрәм. Иртәгә мәдрәсәләребезгә, берсекөнгә башка мәчетләребезгә үк бәйләнә башламаслармы? Табар берәр зур түрә кечкенә генә гаеп һәм тотыныр бөтен көчен җигеп көрәшергә! Әнә бит кирәк булгач, «мәсхәрәләнгән кабер» уйлап таптылар һәм шуның нигезендә зиратны «Мәрҗани» мәчетеннән тартып алырга тырышалар. Әйе, әйе, бу гаугадан бары шундый нәтиҗә генә ясадым – Ислам файдасына эшләп торган зираттан кергән акчага кызыгалар һәм шуны кемнәрдер үзләренә тартып алырга тели. Очрашу вакытында зиратны Мансур хәзрәттән алачаклары, бу гаугада өченче һәм дүртенче як та булуын Альберт әфәнде үзе дә яшереп тормады. Чөнки ул үзенә бик нык ышана булса кирәк.

НАХАКЛЫК

Әмма хәзер мин аны авыз тутырып «хаксыз!» дия алам. Дәлилне миңа ул үзе бирде. «Интертат.ру» сайтында шушы көннәрдә «Памятник раздора» дигән мәкалә чыкты. Анда Альберт әфәнденең әтисе каберенә килүе һәм кабер ташындагы сурәткә зират дирекциясе ябыштырып куйган кәгазьне ачуы төшерелгән видеоязма бар. Альберт Илдус улы үз кулы белән кәгазьне ачып җибәрә, ләкин анда бернинди келәй сыланмаган чип-чиста портрет күренә. Зират җитәкчелеге кәгазьне скотч белән генә ябыштырган була! Ә бит ул миңа кәгазьне ачкач атасының сурәтенә келәй сыланган булуын күреп ачуы чыгуын әйткән иде. Зиратны һәм «Мәрҗани» мәчетен бары шуның өчен генә кичермәвен белдерде, ә кабер ташының чынлап та начар измә аркасында гына урыныннан кубу мөмкинлеген инкарь итмәде. Димәк, келәй сыланмаган булган! Алайса, ник соң ул миңа йөзе бозылган фото күрсәтте? Ник шул ук «Интертат.ру»га йөзе аркылы-торкылы эзләр төшкән фото да элеп куйганнар? Бу «келәй эзе» бары тик кабер ташын алмаштырмас өчен, үз сүзен сүз итү өчен генә барлыкка килмәгәнме? Чынлыкта зират җитәкчелегенең гаебе юклыгын ул да, инде хәзер «Интертат.ру»дагы мәкаләне һәм видеоязманы күргән кешеләр дә белә. Монда зиратны кулга төшерергә тырышучы өченче як – рейдерлар «тырышлыгы» да булырга мөмкин.

Ничек кенә булмасын, бөтен дәлилләр «Мәрҗани» мәчетенең дә, «Мөселман зираты» җитәкчелегенең дә бу гаугада гаебе юклыгын раслый. Әмма күңелдә юшкын калды һәм ул бетмәс кебек. Чөнки минем, алай гына да түгел – бөтен мөселманнарның чыраена төкерделәр. Юк гаепне бар итеп күрсәтергә тырышып, Шәригатькә төкереп, ниндидер дөньяви законнарны Аллаһы Тәгалә кануннарыннан өстен куеп, иң изге хисләребезне рәнҗеттеләр. Әле җитмәсә күңелгә шәһәр хакимияте һәм андагы түрәләргә карата да ниндидер ышанмаучанлык кереп оялады. Бу бәндәләр үзләренең хаклыгын раслау өчен әллә нинди астыртынлыкка да сәләтле түгелме соң? Альберт Сәлихов Мансур хәзрәтне бары тик кабер ташын рәтләп, аның алдында матбугат аша гафу үтенсә генә кичерәчәген белдергән. Мин исә башка тәкъдим белән чыгам. Ул Казан мөхтәсибеннән, бөтен мөселманнардан гафу үтенсен. Ә башкала мэры кемне командасына алганын икенче юлы яхшырак тикшерсен иде. Чөнки Аллаһы Тәгалә кануннарына да төкереп бирүче кешеләр ышанычка да, хөрмәткә дә, зур дәрәҗәләргә дә лаек түгел!

***

Инде мәкаләмне тәмамладым гына дигән идем, «Мөселман зираты» директоры Салихҗан хәзрәт шалтырата: «Искәндәр, зиратка 4–5 кеше ияртеп, Альберт Салихов килеп төшкән: «Барыгызны да утыртам!» – дип кычкырып хезмәткәрләргә янап йөри ди. Телефон аша гына мине дә утыртырга вәгъдә бирде», – дип сөйләнде ул. Җомга көн, 17 февраль иде, намазымны укыдым да киттем зиратка.

– Альберт Илдусовичтан соң монда тагын пүнәтәйләр ияртеп полиция хезмәткәрләре килеп төштеләр һәм кабер ташын капчыкка тыгып экспертизага алып киттеләр. Анда бер эз дә юк иде. Альберт әфәнде: «Ацетон белән юганнар», – дип кардан да анализ алдыртты. Без барысын да телефонга төшереп алдык. Ул әле полиция хезмәткәрләренә ацетон эзен яхшылабрак эзләргә кушты. Үзләре ацетонлап безгә ябып калдырмаслармы инде, – диде зиратның администраторы Рәис Галиәкбәров.

Менә мин уйлап торам әле: дәүләт чиновнигының эш вакытында зиратка килеп, хезмәткәрләргә янап, гауга кубарып йөрүе түрә этикасына сыя торган гамәлме? Бездә хәзер кешене төрмәгә Казанның шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы утыртамы? Гомумән, Альберт Салихов рөхсәтеннән башка Казан кадәр Казанда бер бәдрәф тә төзеп булмый, әллә ул шуннан чыгып үзен Алла урынына күрә башлаганмы? Миңа калса, бу кешене «күкләрдән гөнаһлы җиргә төшерү» кирәк. Югыйсә, ул инде Шәригатьне Русия законнары белән тәңгәлләштерә башлады. Тик Шәригать Татарстан Конституциясе түгел шул ул! Моны шәһәр башлыгы Илсур Метшин аңлыйдыр һәм хезмәткәренә дә аңлата алыр дип ышанам. Шулай ук Дәрвишләр бистәсе полиция бүлеге дә кабер ташына гадел экспертиза үткәрер дигән өметем бар. Бүлек начальнигы белән сөйләштем, вәзгыятьне ул яхшы аңлый булса кирәк – бу эш белән бөтен Татарстан матбугаты кызыксына бит. Аз гына хакыйкатьтән читкә тайпылу күрсәк, шунда ук гауга чыгарачакбыз. Укучыларыбызны исә, эш барышы белән таныштырып торырбыз.

P.S. Хөрмәтле укучылар! Мин сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Жәлләмәгез вакытыгызны, языгыз Казан мэры Илсур Метшинга хатлар – якласын «Мәрҗани» мәчетен, туктатсын бу җәһәннәм биюен. Аны бит динебез өчен иң авыр чорда, 1767 елда әби патша Екатерина 2 төзергә рөхсәт биргән. Хәтта дингә каршы көрәшүче коммунистлар да ябарга җөрьәт итмәгән. Бүгенге имансыз кавем килеп, хәзер нахак ялалар яксынмы? Шуны тыныч кына карап тора алсак, дәшми калсак, ахирәттә Раббыбызга ничек җавап бирербез?! Әйтегез үз сүзегезне – языгыз хатлар! Битарафлык күрсәтмәвегез өчен алдан ук рәхмәт.

«Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе beznen.ru битендә әлеге вакыйгага бәйле видеолар да эленә. Карагыз, анда кемнең ни өчен тырышканы аермачык күренә…

Ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.

Җәһәннәм биюе..., 4.7 out of 5 based on 12 ratings

Комментарии