АГРАР УНИВЕРСИТЕТ: карга күзен карга чукымый

АГРАР УНИВЕРСИТЕТ: карга күзен карга чукымый

Без яшибез җирдә намус белән,

Көрәш, хезмәт белән дус булып.

Җәүдәт Фәйзрахманов.

Урта мәктәпне тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы иститутына киттем, агрономлыкка укырга. Ләкин чынлыкта мине агроном дипломы түгел, институтның Роберт Галиев җитәкләгән театры кызыксындырды. Алар безнең авыл клубында ел саен спектакль уйнап китә иде. Ә мин залда хыялланып утырам, менә артистлар арасында булсаң, алар белән бергә барысын таң калдырып «тиятер» уйнасаң икән ул…

Ул чакта көн-төн эштән башканы күрмәгән авыл баласы Казанда театр училищесы барлыгын, ә авыл хуҗалыгы институтында бары тик үзешчән коллектив кына икәнен каян белсен инде? Мин моны Казанга килгәч кенә белдем. Агрономлыкка укыйсы килми иде, беренче сентябрь көнне театр училищесына барып кердем…

Шулай итеп, Казан Аграр университеты студенты була алмый калдым. Шулай да, бу югары уку йорты үзенең матур бинасы, киң, биек түшәмле коридорлары белән күңелгә кереп калды. Мөгаен, ул вакытта мондый мәһабәт бинага беренче керүем булгандыр…

Ә менә бүген бу уку йортын тәмамламавыма сөенеп бетә алмыйм. Чөнки аның җитәкчелеге кылган гамәлләр өчен шактый кызарасы булыр иде. Әнә бит, я анда хезмәткәрне ришвәт алганда тоталар, я матбугатта студентлардан акча җыю хакындагы мәкаләләр дөнья күрә… Кыскасы, журналист өчен шактый «кызыклы» уку йорты бу.

***

Ришвәт дигәннән… Бу вакыйга моннан биш елдан артык элек булды дип хәтерлим. Ул чакта Аграр университетның ректоры Җәүдәт Фәйзрахмановның шоферы Рамил Гатауллинны Салмачы бистәсендәге бер кибеттә Кайбыч районыннан килгән абитуриенттан 30 мең сум акча алганда тотканнар иде. Күргән кешеләр әйтүенчә, ректор үзе дә шул тирәдә чуалган. Нәтиҗәдә Рамил Гатауллинның үзен генә хөкемгә тарттылар. Ул ике ел чамасы гына утырып чыккан да, Аграр университетка кире эшкә кайткан. Ләкин инде гади шофер булып кына түгел, ә матди яктан университетның бик күп милке өчен җаваплы кеше булып тора икән. Менә монысы бераз гына шикләндерә… Ничек инде әле генә университетның яманаты чыгуга сәбәпче булган кешене алай җиңел генә эшкә алалар? Әле шактый гына матди байлык та ышанып тапшыралар. Ә бит төрмәдән чыккан кешене милек янына җибәрү түгел, чистарак эшкә алырга да атлыгып тормыйлар, кара эштә йөрсәң генә инде… Монысын тәгаен белеп, үз җилкәмдә татып әйтәм…

Ни өчен ректор Җәүдәт Фәйзрахманов элекке шоферын төрмәдән чыгуга кире эшкә ала? Әллә инде егетнең ришвәт алуда чынлыкта гаебе булмаган, ул бары тик дәрәҗәлерәк кешенең гөнаһын үз өстенә алып «Лаеш шулпасы» чөмергәнме? Ректорның бу гамәлен башкача аңлый да, аңлата да алмыйм. Мөгаен, ул элекке шоферына ни өчендер бик рәхмәтледер…

Ә менә күп еллар ректорның ярдәмчесе булып эшләгән Альберт Мәгъсум улы Нәҗипов әле дә Җәүдәт Фәйзрахманов Рамил Гатауллинга «рәхмәтле» булырга тиеш дип саный.

– Рамил бүген ректорга РКБ янындагы «Урман шәһәрчеге» дигән бистәдә берьюлы ике коттедж төзеп ята. Улы белән кызына Идел буенда төзегәндә дә ул җитәкчелек итте. Әле берочтан үзенә дә Салмачы бистәсеннән йорт җиткерде, – ди ул.

Элек биналарының төзеклеген тәэмин итү буенча прораб булып Равил Хәсән улы Мөхәммәтҗанов эшләгән. Аның сүзләренә караганда җитәкчелеге миллионлаган сумнарга материалларны гамәлдән чыгарта торган булган. Менә Равил Хәсән улының ТР Прокуроры Кафил Әмиров исеменә язган шикаятеннән алынган гаепләр: «Мине 860мең сумлык төзелеш материаллары гамәлдән чыгару хакындагы документларны имзалаудан баш тарткан өчен эшемнән китәргә мәҗбүр иттеләр. Бу материаллар ректор улының коттеджын төзүгә киттеләр, ә кәгазьләрне миңа проректор Закиров бирде», – ди ул.

Равил әфәнде эштән азат ителгәч, бушап калган урынга кемне куйганнар дип уйлыйсыз? Әлбәттә, әле яңа гына ике еллык срогыннан вакытыннан алда чыккан шофер Рамил Гатауллинны! Менә ничек итеп университетның зур байлыклары өчен җаваплы кешегә әйләнә ул – ышанычлы кеше кирәк…

Ректор әфәнденең ярдәмчесе Альберт Нәҗипов та «ышанычлы» кеше була алмый. Чөнки ул «кирәкмәгән» җиргә тыкшына, бюджеттан университетның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен килгән 23 миллион сумлап акчаның кая китүе белән кызыксына башлый. Шушы акчаларның дөрес кулланылышын тикшерүче итеп билгеләнгәч, ул чын-чынлап эшкә тотына һәм бик нык ялгыша.

– Безгә 2009 елда – 11 миллион 286 мең, 2010нчы елда 12 миллион сумнан артык акча килде. Гыйльми шурада ректор Фәйзрахманов бу акчаларның максатчан кулланылуын күзәтүгә мине билгеләргә тәкъдим итте, тавыш бирелде… Ярар, контрактларны караштырып йөрим шулай, кайберләре шикле күренә. Үзем финанс мәсьәләләрендә бик үк оста булмагач, бер финансист дустыма 3 миллионлык контрактны күрсәттем. Ул шунда ук аннан 404 мең сумлык сметаны арттыру тапты. Гади генә әйткәндә, бу акча урланган… Шуннан тагын тикшерә башладым. Агрономия факультетында 658 мең сумлык эш эшләнгән икән, шунда киттем. Комендант Лилиядән, декан Фәсхетдиновтан эшләнгән эшне күрсәтүләрен сорадым: «Бездә бернәрсә эшләнмәде», – диләр. Акчаның кая китүен белешәм: «Анысын ректор үзе белә, кысылып йөрмә», – ди декан. Шуннан мин бу мәсьәләне гыйльми шурада күтәрдем һәм озак та үтмәде, ректорның ярдәмчелегеннән «китәргә» туры килде. Башта кафедрада калдырганнар иде, аннан да кысрыклап чыгардылар. Кеше урлаган акчаны санап йөрсәң, шулай була ул, – ди Альберт Мәгъсүм улы.

ГАРВАРДНЫ УЗДЫРАБЫЗ!

Сүзгә Аграр университетның элеккеге проректоры Габделхак Нурхамәтов та кушыла.

– Мин дә шул урлауларны, алдашу һәм наданлыкны күргәнем аркасында түзмичә пенсиягә китеп бардым инде. Мине бигрәк тә ректорыбыз Фәйзрахмановның «Казан Дәүләт Аграр Университетын 2022нче елга кадәр үстерү стратегиясе» борчый. 2009нчы елда 96 битлек кенә брошюра-китап басылып чыкты. Анда КДАУ дөньяның иң әйбәт югары уку йорты дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу хакыйкатькә якын да килә алмастай хыяллар гына. Доцентлар уртача – 12 мең, фән докторлары 17 мең сум хезмәт хакы алган, начар финансланган университетта дөнья беренчелеге хакында уйлау түгел, хезмәткәрләреңне лаеклырак яшәтү өчен тырышу кирәктер. Ә ул тырышмады. Хәтта студентларны түләүле укытудан, бюджеттан тыш кергән акчалардан да укытучыларга хезмәт хакын арттыру, премияләр бирү ише эшләрне артык санады бугай. Гәрчә, бу акчаның бер өлешен ул коллектив өчен исраф итәргә тиеш булса да. Без исә эшләп тапкан миллион сумнарның кая китүен дә белмибез. Ә бит бу аз акча түгел – елына уртача 100 миллион сум чамасы. Гыйльми шураларда бу табыш хакында бер сүз әйтелми, әйтерсең, бөтенләй юк та. Мондый шартларда, әйтик, еллык бюджетны безнең акча белән исәпләгәндә, бер триллион сумлык Гарвард университетын узып буламы? Җитди галим гомумән, мондый сүзне әйтә аламы? Мин бу кешенең планнарын бары саташу буларак кына бәяләр идем… Хәер, аларның саташу икәне 2012нче елда ук расланды инде: КДАУны Татарстанның иң нәтиҗәсез югары уку йорты дип таныдылар. 17 ел ректор булып тору дәверендә аны Җәүдәт Фәйзрахманов шул дәрәҗәгә җиткерде. Чөнки ул университет белән түгел, күбрәк үзенең шәхси байлыгын арттыру белән мәшгуль булды. Ә бит аңа кадәр, Казан Авыл хуҗалыгы институты чагында без иң дәрәҗәле уку йортлары рәтендә йөри идек. Безнең дипломны алып чыгучылар әле дә республикабызның иң югары даирәләрендә эшлиләр. Тик бу ректор белән киләчәктә андый кадрлар әзерли алырбызмы икән? Ул бит инде үзе дә күптән фәнни хезмәт белән шөгыльләнми, яшьрәк галимнәр язган фәнни хезмәтләргә автордаш булып кына утырырга тырыша. Хезмәтләренең тизрәк китап булып басылып чыгуын теләгән яшьләр шуңа риза булырга мәҗбүр.

Безнең ректор хәзер фән белән, университет белән түгел, күбрәк әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Ул хәзер мемуарлар яза, начар гына шигырьләр сырлый, – дип көлә пенсиядәге галим.

Җәүдәт Фәйзрахмановның «Тормыш мизгелләре» дип исемләнгән китабын мин дә күрдем. Әле аның намус хакындагы шигырьләреннән бер куплетны ошбу мәкаләмә кереш сүз итеп тә алдым. Ләкин кайбер хезмәткәрләре, танышлары белә сөйләшкәч, мин ректор әфәнденең намус вә вөҗдан төшенчәләрен дөрес аңлавына шикләнә башладым. Белмим, тагын, бәлки дошман сүзе генәдер… Әнә бит, тикшерү органнары Җәүдәт әфәнденең эшеннән инде 6-7 тапкыр гаеп таба алмаганнар, җинаять эше ачмаганнар. Шулай да, күңелдә юшкыны калды.

Миңа калса, галим кеше бары тик намуслы гына була ала. Әгәр аны караклыкта, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуда гаеплиләр икән, бу кешене чын галимгә санап булмыйдыр. Аны «Фән тирәсендә буталып йөрүче» дип бәяләү дөресрәк булыр. Кызык, Аграр университет ректоры, һәвәскәр шагыйрь Җәүдәт Ибраһим улын кайсы категориягә кертергә икән? Әңгәмәдәшләрем сүзенә караганда, ул әле Татарстан Фәннәр Академиясенә академиклыкка дәгъва кыла имеш… Нәрсә дип әйтергә дә белмим инде: миндәге кәгазьләр, төрле инстанцияләргә язылган хатлар бер төрле сөйли, әле кайчан гына иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләре аны эт итеп сүгә, ә тикшерү органнары җинаять таба алмый. Кызык, бик кызык…

БАРЫСЫ ДА ГАИЛӘГӘ…

Аграр университет ректоры Җәүдәт әфәнде Фәйзрахманов хакында кайсы гына шикаятьне алып карама, барысында да аның «үтә гаилә җанлы» булуы «мактап» искә алына.

Әйтик, университетның әйләнә-тирәсен, биналарын чистартып тоту өчен «Тәртип» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзелә. Белмим, ни дәрәҗәдә хактыр, әмма бу оешманы ректорның кияве Олег Курш(п)ин??? әфәнде оештырган дип язалар миндә булган шикаятьләрнең берсендә. Ләкин бу ширкәтне оештыру университет өчен бер дә файдага булмаган дип аңлыйм. Чөнки элек бу эшләр ВУЗга аена 600 мең сумга төшкән булса, «Тәртип» оешкач, чыгымнар бер миллион сумнан артып китә дип яза Аграр Университет укытучылары бер шикаятьләрендә. Шулай ук шикаятьтә ректорның кызы Гөлнара Круп(ш)ина да искә алына. Имеш, 2009нчы елда бу ханым венчур фондыннан 8 миллион сум грант ота. Әмма шикаятьчеләрем бу акчаның ни өчен бирелгәнен дә, кая киткәнен дә белмиләр. Бары тик венчур фондының директоры булып ул вакытта ректорның улы Марат Фәйзрахманов торуын гына әйтәләр. Сүз уңаеннан шуны да искәртим, Марат Җәүдәт улы бүген Республиканың Казначылык җитәкчесе…

Университет коллективын борчучы тагын бер мәсьәлә: үсентеләр үсешен өйрәнә торган «вегетация лабораториясе»нең 2008 елда ябылуы. Хәер, ябылу гына түгел, ә бу җиргә бүген 2 зур теплица төзеп куюлары һәм анда чәчәк үстереп сатулары. Ләкин кергән табыш тагын университет кассасына түгел, ә махсус куелган кешеләр аша ректорның кызы Гөлнара ханымга бара имеш…

2010нчы елда университетның Карл Маркс урамындагы төп бинасының түбәсен ябуга шактый акчалар «тотылган» икән, ләкин «ул елны түбәдә нибары 50 квадрат метр чамасы ямау гына салына», ди Аграр университетны биш бармагы кебек яхшы белүчеләр.

АЛДА БЕЗНЕ НИ КӨТӘ?

Әлбәттә, шикаять язучылар белән генә очрашмадым, Казан Дәүләт Аграр университетының башка укытучы вә хезмәткәрләре белән дә сөйләштем. Күпчелекнең фикере бер: «Җәүдәт Фәйзрахманов ректорлыктан китсә, әйбәт булыр иде», – диләр. Ләкин ректорның үзенең генә бик китәсе килми булса кирәк, бу срогы беткәч тә калуның әмәлен күреп йөри икән. Әгәр дә миндә булган шикаятьләрдә язылганнар хак булса, ул китмәс өчен барысын да эшләячәк. Чөнки яңа килгән ректор иске ректордан калган «мирасны» бары тик хокук саклау органнары, тикшерүчеләр белән берлектә генә хәл итә алачак. Үзем шикаятьләрне, дәлилләрне карыйм, үзем моның кадәр дорфа (башка сүз таба алмыйм) караклыкка исем китеп баш чайкап утырам. Югыйсә, бу эшләрне хокук саклау органнары беләләр дә икән, шикаятьләр аларга да җибәрелгән, әмма бер генә җинаять эше дә кузгатылмаган. Димәк, безнең очракта кемдер алдый, тик кем икән: тикшерүчеләрме, әллә шикаятьчеләрме? Бәлки, ректор Җәүдәт Фәйзрахманов үз шигырендә язганча «намус белән яшәүчеләр»дер? Белмим шул, мин суд та, прокуратура да түгел, бары тик белгән кадәр мәгълүматны халыкка, хокук саклау органнарына, югары даирәләргә ирештерүче генә. Ә инде чара күрәләрме алар, әллә үз ишләренә бар гөнаһларын да кичерәләрме – аларның эше. «Карга карганың күзен чукымый», – ди бит халык…

Мин исә язучы кеше буларак, «шагыйрь», каләмдәшем Җәүдәт Фәйзрахманов янына кереп, кайбер сорауларыма ачыклык кертеп чыгарга теләдем. Бу хакта аның кабул итү бүлмәсенә, сәркатиб кызына хәбәр иттем, телефоннарымны калдырдым, ни өчен очрашу теләгем барын җиткердем – биш көн җавап көттем. Ләкин «каләмдәшем» мине күрергә теләмәде бугай. Мөгаен, ул үзен гаепсез саный һәм акланыр урыны юк дип уйлыйдыр. Әнә бит, шигырендә ничек әйттерә:

…Без кичергән тормыш мизгелләре

Мисал булырлык бит яшьләргә.

Шәп сүзләр, Җәүдәт әфәнде! Ләкин кайсы ракурстан карыйсың бит: төрмә сәндерәсеннәнме, әллә фәннәр Академиясе мөнбәреннәнме?

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии