Тагын Мәрҗанигә бәйләнәләр

Тагын Мәрҗанигә бәйләнәләр

«Традицион өчен көрәшәбез!» «Ваһһабчылыкка каршы көрәшәбез!» Бүген төрле көч структуралары һәм махсус хезмәтләр бу шигарьләрне еш чөя. Ләкин чынлыкта бу ялган терминнардан корыштырылган уйдырма идеология артында нәрсә ята соң? Миңа калса, ниндидер «традицион » да, башка төрлесе дә дәүләткә кирәк түгел – көрәш бөтен динебезгә каршы бара. Чөнки «традицион» яки «традицион булмаган», «радикаль» яки «чамалы» була алмый – ул я бар, я юк! Мине бигрәк тә «умеренный » дигән термин көлдерә. «Умеренный»ны тәрҗемә итсәң, «чамалы» булып чыга түгелме соң? Ә «чамалы» гына дин була аламы? Бу «чамалы »да диннең кайсы өлеше гамәлдә, ә кайсы өлеше төшеп кала? Мөгаен, аракы эчкәндә кабымлык хәләл булу шул «умеренный вә традицион »дыр инде…

Менә шушы ялган терминнарны гамәлгә ашыру өчен, бүген тагын бер ялган термин – «ваһһабчылык» белән көрәшәләр. Тик анысының нинди икәнен генә әйтә алмыйлар. Сорасаң «фундаменталь», «радикаль» ише сүзләр белән буташтырырга тырышалар. Алар фикеренчә «фундаменталь» булу бик куркыныч булырга тиештер инде. Миңа калса, «фундаменталь» булу ул мактаулы гамәл. Чөнки йортны да фундамент өстенә төзибез, югыйсә, ул җимереләчәк. Ә безнең динебез йорты ныклы һәм аның биш нигезе бар: шәһәдәт, намаз, ураза, зәкәт, хаҗ. Мөгаен, бу бәндәләр өчен динебез шәһәдәт тирәсендә генә каладыр, ә калган дүрт нигезне мәет ашлары белән дә алмаштырып буладыр…

Шулай ук «радикаль» булуның нәрсәсе начар? «Радикаль» сүзен без «хәттин ашкан», «чиктән тыш» дип тәрҗемә итә алабыз. Нәрсә, хәттин ашкан тәкъвалык начармы? Әллә чиктән тыш диндар булучылар әшәкеме?

Шуңа күрә «традицион», «умеренный» ише сүзләр кулланып акыл сатучы муллаларга ышанмагыз – Ислам бер генә һәм ул муллаларның надан вә ялагайлары никадәр генә тырышса да, бүлгәләнми. Әгәр дә ниндидер терминга ышыкланып динебездән бер кисәк бүлеп алып, аңа каршы көрәш башлыйлар икән – бу бөтен Исламга каршы көрәш.

Әйдәгез, бер мисалга да күз салып алыйк. Казанның Мәрҗани мәчете каршындагы Казан Ислам көллиятен күпләр беләдер. Мәрҗани мәчете исә шәһәребезнең иң өлкән мәчете, аны ниндидер ят идеология алып баруда гаепләргә иң әшәке гайбәтче вә яла ягучының да теле бармас. Шулай ук көллияте дә төрле ялалардан өстен дип беләм. Әмма барыбер аңа каршы көрәшәләр бит!

Әле быел гына Казандагы бердәнбер «Мөселман зираты»н ачканы өчен Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бәйләнделәр, ничәмә-ничә пикетка чыгып, әллә ничә мәкалә язып, судтан судка йөреп кенә зиратны Мәрҗани мәчетендә калдырып булды. Ул гауга тынды гына, инде менә Ислам көллиятенә бәйләнә башладылар. Әле яңа гына прокуратура тикшереп киткән һәм сигез шәкертнең биредә теркәлмәгән булуын ачыклаган. Әмма бу егетләр бит ата-аналары белән Урта Азиядән килгәннәр һәм хәзер дин өйрәнеп яталар. Алар инде укырга кергәндә үк рәсми теркәлү узган булганнар һәм аларга бәйләнү урынсыз. Юк, бездә бит Исламга каршы көрәш бара – 40ар мең сум штрафка беркетмәләр инде әзер… Ягъни Мәрҗани мәчете 320 мең сум штраф чыгарып түләргә тиеш! Тарихта булмаган хәл!!! Татар башкаласы Казанда иң өлкән, иң дәрәҗәле мәчетне штрафка тарталармы? Ә бит бу мәчетне салуны татарга Әби Патша үзе рөхсәт иткән булган һәм ул Русиядә Исламның дәүләти дин булуының символы санала. Һәрхәлдә, мин Мәрҗани мәчетен шулай кабул итәм.

Инде эш моның белән генә бетсә дә ярар иде. 24нче ноябрьдә, көллият шәкертләре үзләре өчен төзелгән тулай торак ишек алдын җыештырып йөргәндә, бөтен кагыйдәләрне бозып каршына «Газель» машинасы килеп туктый. Аның өчен «тоташ линия» дә, «каршы як полоса» да юк, тротуарга менеп туктау да нормаль күренеш… Әле сигез урынлы машинага 23 шәкертне төяп алып китүләре, шуларның 7-8енең балигъ булмаган булуын да исәпкә алсаң, бу машинаның шоферын эштән куу кирәк. Чөнки артык кеше төяде, «Осторожно, дети!» дигән язмасы күренми… Әле каршы як полосаны да кушсаң, правасын да алып була кебек… Ләкин алмаячаклар. Чөнки бу Федераль Миграция хезмәте машинасы һәм аңа, мөгаен, кагыйдә бозарга ярыйдыр. Һәрхәлдә, янындагы видеокамера язмаларын карагач мин шундый нәтиҗә ясадым…

Ә инде шәкертләр белән сөйләшкәч, мин Федераль Миграция хезмәте хезмәткәрләренә, гомумән, закон юк, ахры, дигән фикергә килдем.

– Алар ишек алдына килеп керү белән безне «РФ гражданнары» һәм «чит ил гражданнары»на аерып куйды. Чит ил гражданнарының паспортларын җыеп алдылар да, бөтенебезне бер «Газель»гә шыплап тутырып каядыр алып киттеләр. Үзләре туктаусыз акырдылар, сүгенделәр, җикеренделәр. Әле берсенә кисәтү ясагач та аты-юлы белән сүгеп атты. Янәсе, сез монда күп, ә мин үзем генә – сүгенмәсәм аңламыйсыз… Барыбызны Миграция хезмәтенә алып барып, беркетмәләр төзеп калдырдылар – икешәр мең сум штраф дип әйттеләр, – дип сөйләделәр шәкертләр очрашу барышында.

Мин аңлап бетермәдем – штраф ни өчен? Баксаң, шәкертләрнең шимбә көнне өмә ясап үзләренең тулай тораклары ишек алдын чистартуын Федераль Миграция хезмәте вәкилләре «законсыз эшләү» дип бәяләгәннәр икән. Ягъни, гадирәк итеп әйткәндә, шәкертләрне «гастарбайтер»ларга тиңләгәннәр. Ләкин бит «законсыз эшләү» өчен акча түләнергә тиеш, ә шәкертләр бушка гына үз ишек алларын чистарта. Нәрсә, хәзер аларга үз ашханәләрендә кизү торып савыт-саба юу өчен дә, тулай торак идәнен себерү өчен дә, ишек алларын көрәүгә дә «эш визасы» алу кирәкме? Миңа калса, монда арттырып җибәрү, юк гаепне бар итеп күрсәтергә тырышу бара. Тагын да гадиләштереп әйтсәк – Исламга каршы көрәш булып чыга инде! Ислам нинди генә булса да, алар өчен куркыныч, ахры. Әнә, Ислам көллиятендә беркемне дә ваһһабчылыкта да, хисбуттәхрирчелектә дә гаепләп булмый, ә барыбер бәйләнергә җай гына эзлиләр. Югыйсә бит мөфтият төзегән, Мәгариф министрлыгы раслаган программа буенча үзебезнең «традицион» муллаларыбыз вә мөгаллимнәребез укыта.

Монда хикмәт «традицион» яки «традицион булмаган» диндә түгел, ә Исламның үзендә. Шуңа күрә дәүләткә ялган терминнар уйлап чыгарып азапланмаса да була – яшерми әйтсеннәр – Исламга каршы көрәшәбез! Алайса, динне бүлгәләгән, телгәләгән, надан мулла-мөфтиләрдән фәтвалар чыгарткан булалар, төрле гаугалар аша халыкны мәчеттән биздермәкчеләр. Чөнки беләләр, иманыннан аерылса татар бетә, ә карагрух миссионерларга шул гына кирәк тә…

Искәндәр СИРАҖИ.

Тагын Мәрҗанигә бәйләнәләр , 4.1 out of 5 based on 10 ratings

Комментарии