- 19.07.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №28 (18 июль)
- Рубрика: Архив
Гадәттә, миңа иртән авыл халкы мөрәҗәгать итә – бу вакытта «авыл хуҗалыгы министры»на әвереләм. Өйлә якынлашканда төрле өлкәләрдә эшләүче зыялылар «уянып» зарлана башлый – бу вакытта мин, мөгаен, «социаль яклау министры»дыр. Кичкә кергәч исә имам-муллалар, мөхтәсибләр, мәчет картлары телгә килә, Илдус Фәиздән зарланалар – бу минем «мөфти»лек чорыдыр.
Дөресен генә әйткәндә, авыл вә район башлыклары, төрле министрлык вә ведомстволар белән әрләшергә әллә ни каршы булмасам да, дин өлкәсендә тавыш чыгарырга бер дә күңел тартмый. Әмма бүген мөфти Илдус Фәиз Республикада шундый вәзгыять тудырды ки, дәшми генә калып булмый. Менә тагын хастаханәдә яткан җиремнән эзләп табып хат калдырып киттеләр. Аны быел хаҗ сәфәре кылырга җыенучы 59 кеше имзалаган. Ничек инде изге юлга чыгарга теләүчеләрнең зарын кире кагасың?!
Шуңа күрә мөфти Илдус Фәиз мәкаләмне үпкәләми генә укып чыгар һәм бәлки, акылы җитсә, вәзгыятьне дөрес якка үзгәртер дип өметләнәм. Газета битләреннән мөрәҗәгать итмәсәләр, гади мөселманнарның аңа үз сүзләрен җиткерү мөмкинлеге юк. Безгә килгән хатларга телефон аша мөрәҗәгатьләргә караганда, хәзер мөфти белән очрашып сөйләшү президент белән күрешү кебек үк авыр, ә Диния Нәзәрәтенә керү Президент Аппаратына эләгүдән дә матавыклырак дип аңлыйм. Белмим, үзем барып карамадым, әмма элеккеге мөфтиләребез Габдулла хәзрәткә дә, Госман хәзрәткә дә, теләсә кайчан барып кереп була иде. Алар мәчетләргә кораллы сак белән дә йөрмәделәр, хәтта шофер белән йөргәннәрен дә хәтерләмим. Ничек Илдус Фәиз мөфти булгач кына бу кәнәфи шундый зур дәрәҗәгә әверелде соң ул?
Миңа калса, кәнәфи дә, мөфтинең мөселманнар өчен Аллаһы Раббыбыз каршындагы җаваплылыгы да шул ук дәрәҗәдә калды, бары тик анда утыручы гына артык тәккәберләнеп китмәдеме икән дигән шигем бар. Ә моның аркасында исә Республика мөселманнары иза чигә.
Коры сүзле булмас өчен, миңа килгән хатны бераз йомшартып өзекләр китереп үтәм. Югыйсә, артык каты язылган һәм мөфти хәзрәтнең йөрәге чыдамас дип куркам.
* * *
Татарстан һәм Русия Мөселманнарыннан Илдус Фәизовка
ачык хат.
Бисмилләһир-рахманир-рахим!
Хөрмәтле Илдус хәзрәт!
Безнең Сезгә матбугат битләре аша мөрәҗәгать итүебезнең сәбәбе шунда ки, чөнки үз сүзебезне ишеттерә алмаудан гаҗиз булдык. Без динебез кушканча һәм үзебезнең инануларыбыз нигезендә Хаҗ кылырга телибез. Ләкин сез, Фәизов әфәнде, үзегезнең хезмәт вазыйфаларыгыздан файдаланып, Татарстан халкына биргән Хаҗ квоталарын үзләштереп, бизнес төзергә телисез, шуның аша безне, хаҗиларны сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм итәсез дип уйлыйбыз.
Әмма без сезгә килмәдек һәм инде килмәбез дә! Без үзебез ышанган «Идел Хаҗ» ширкәтенә мөрәҗәгать иттек. Безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз күп еллар буе шушы ширкәт белән изге сәфәр кылды һәм без дә аларның киңәшенә колак салырга булдык. Чөнки без сезгә түгел, аларга ышанабыз. Ләкин сез, аңлавыбызча, алардан Хаҗ квоталарын махсус тартып алгансыз. Бәлки безне сезгә йөгереп килерләр, юллама алырлар дип уйлыйсыздыр? Юк, мондый хәл булмаячак! Бүгенгә кадәр сезнең белән әле берничә кеше генә килешү төзегән, ә «Идел Хаҗ»да без инде меңнән артык җыелдык»…
* * *
Мөгаен, хатны шушы җирдә өзеп тә буладыр. Чөнки вәзгыять белән таныш булмаган кеше өчен ул аңлатмалар таләп итә, ә булачак хаҗиларның мөфтидән канәгатьсезлеген аңлау өчен әйтелгән кадәре җитә. Әгәр тулысы белән укырга бик теләсә, мөфтигә бу хатны үзем җибәрермен.
Үзегез дә беләсез, безнең мөфти хәзрәтләре бик актив. Килгәненә елдан аз гына артты, ә ул инде динебез файдасына байтак еллар эшләп торган «Хәләл» комитетын таратып атты, «Идел Хаҗ»ны үтереп маташа, иң белемле имамнарны куып тора…Кыскасы, мөфтиебез бик уңган вә булган бәндә булып чыкты, Аллага шөкер! Әле менә яңа идея белән янып йөрүен белеп сөендем – ТР Диния нәзәрәте Хаҗ кылу мәсьәләләрен тулысынча үз карамагына алырга тели икән. Тик менә мөфтиебезнең ни дәрәҗәдә булдыклы икәнен белүем сәбәпле, бу эшнең барып чыгарына шигем бик зур. Чөнки Илдус Фәиз җанәбләре инде узган ел ук Татарстанны бер кат хурлыкка калдырган иде.
Ә эш болай булды дип беләм. Мөфти Илдус Фәиз һәм «Идел Хаҗ» ширкәте арасында былтыр язмача килешү төзелә. Аның нигезендә Татарстанга бирелгән 2 мең хаҗилык квотасы (путевка) тулысынча «Идел Хаҗ»га тапшырылырга тиеш була. «Идел Хаҗ» исә күп кеше белән эшләгәч, чыгымнар аз була дип сөенеп, бәяне 82 мең сум гына куя. Әмма Хаҗга китәргә ай ярымлап вакыт калгач, мөфти хәзрәт бөтен килешүләрне бозып, булган кадәр квоталарны читкә сата башлый. Аның белән сөйләшеп, аңлашып карыйлар, 2 мең кешелек кенә юлламаның үзебезгә дә аз булуын исбатлыйлар. Ә ул үзенекендә тора һәм нәтиҗәдә 500 урынны Дагыстанга сатып җибәрә. Ни дәрәҗәдә хактыр, әмма бер урынны 150 долларга (4 мең 500 сум чамасы) саткан дигән мәгълүмат бар. 300 урынны «Хизмәт тур» туристлык агентлыгына сата. Озак тарткалаша торгач, калган 1 мең 200 урын һәркайсы 100әр доллардан (3мең сум чамасы) «Идел Хаҗ» ширкәтенә тапшырыла.
Бу вакыйгада миңа аңлашылмый торган гамәлләр бар. Башта без мөфти Илдус Фәизнең вәгъдә бозучы булуына тукталып узыйк. Ул инде Хаҗ буенча 2 мең урынга «Идел Хаҗ» белән килешү төзи, егетләр республиканың дин башында торучы кешесе сүзенә ышанып эшкә тотына, бәяләрне төшерә, ә ул аларны алдый – 800 урынны читкә сата. Әле аның 500е бөтенләй Кавказ тауларына китә. Шул ук вакытта узган ел 400дән артык татар кешесенә Хаҗга барырга урын җитми кала. Әгәр мөфти хәзрәткә үз татарына караганда Дагыстан мөселманнары якынрак икән, ник соң ул Татарстан мөфтие булып утыра? Үз халкының мәнфәгатен кайгыртмагач, китсен шунда, үзем машина белән илтеп куям, валлаһи!
Тик аны анда кабул итмәсләр дигән шигем бар. Ул бит ваһһабчылыкка каршы көрәшә, ә Дагыстан хәзер, аның күзлегеннән караганда, ваһһабчылар кулында. Анда мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү рәсми рәвештә тыелды. Ник Татарстан мөфтие Илдус Фәиз Кавказ тауларында яшәп ятучы 500 «ваһһабчыга» Хаҗ кылу мөмкинлеге бирә, ә биредә исә үзенә каршы сүз әйткән имамга «ваһһабчы» ярлыгы тагып эштән куа? Бу икейөзлелек түгелме? Үзеңнең 400 татарың Хаҗга урын көтеп калганда квоталары читкә сатуны ничек бәяләргә мөмкин? Сталин заманында мондыйрак эшләргә бәя бер булган – «халык дошманы»…
Гомумән, Ислам динендә иң зур гөнаһларның берсе – биргән вәгъдәңдә тормау. Мөфти Илдус Фәиз исә «Идел Хаҗ»га биргән сүзен бозды, шуның аркасында узган ел күпме татар изге җирләргә барудан мәхрүм калды. Монысын инде «корткычлык» дип бәяләргә мөмкиндер…
Күңелне тырнап торган тагын бер мәсьлә бар – квоталар өчен Хаҗ оештыручы туристлык агентларыннан 100-150 доллар акча алу. Бу квоталар бит Республика мөселманнарына Мәскәүдәге Хаҗ комитеты аша бушка бирелә. Димәк моның өчен Мөфтият тә акча алырга тиеш түгел булып чыга түгелме соң? Бу акчаны ничек бәяләргә? Рәсми алынамы ул, «откат»мы, әллә сүз Хаҗ вә дин башлыгы арасында баргач, сәдака дип атаргамы?
Ничек кенә атасаң да, нәтиҗәсе бер – изге сәфәрнең бәясе 100-150 долларга арта һәм бу акчаны хаҗилар түли.
Монысы тагын мөфти хәзрәтләрен бизәми. ТР Диния нәзарәте үзе Хаҗ белән шөгыльләнә башлагач, Илдус Фәиз вәгъдә биргәнчә, Хаҗ бәяләре 30 процентка кимергә тиеш иде. Ләкин матур вәгъдәләр – бер, аларны тормышка ашыру – икенче нәрсә. Узган ел «Идел Хаҗ»дан изге сәфәргә китү бәясе 82 мең сум тора иде. Әгәр 30%ка киметсәң, чама белән 55 мең сум чыгарга тиеш. Ләкин Мөфтият оештырган ширкәт аша бару быел 122 мең сум тора! Ягъни 30%ка киметергә тиешле кеше, 40%ка арттырган була түгелме соң?! Хәзрәти мөфти янә сүзендә тормый. Шул ук вакытта «Идел Хаҗ» быелгы сәфәрнең бәясен Мөфтияттән 10 мең сум чамасы кимрәк куйган. Шуңа да анда инде меңгә якын кеше җыелган. Мөфтият исә нибары йөзләп кенә килешү төзегән дип беләм.
Мөселман кешесе өчен тагын да зур гөнаһ – комсызлык. Мин бүгенге мөфти булган бәндәне комсызлыкта гаепләргә теләмәс идем, әмма фактлар шуңа өнди. Чөнки Мөфтиятнең кыйммәтле Хаҗы бик үк яхшы оештырылмаган. Мәккә каласын белүчеләр әйтүенә караганда, Татарстан хаҗилары яшисе кунакханә «Харам» мәчетеннән 6 чакрым ераклыкта. Хаҗ көннәрендә исә Мәккә буйлап автобусларда йөрү кыенлаша, димәк, җәяү йөрергә туры киләчәк. Эссе Гарәбстанда өлкән буын кешеләргә бу зур кыенлыклар тудырырга мөмкин. «Идел Хаҗ» ширкәте исә кунакханәне ике тапкыр якынрак алган. Димәк, нәтиҗә ясыйбыз. Мөфтият ни өчен кунакханәне ерак алган? Мөгаен, арзанрак булсын өчендер. Әгәр бәясенең дә кыйммәт булуын исәпләсәң, комсызлык дип бәяләргә була кебек…
Әле бушка килгән квоталар өчен 100-150 доллар «откат сәдакасы» алып ятуын да исәпләсәк, мөфтине дин әһеленнән бигрәк бизнесмен дияргә була. Ләкин бизнесменның да шактый комсызы килеп чыга бугай…
Илдус Фәизнең узган елгы «үзешчән сәнгате» аркасында, быел Татарстанга нибары 1500 генә Хаҗ квотасы бирелде. Мөфтинең 500 урынны сатуы өчен бөтен татар халкы җәзага тартылды. Госман хәзрәт мөфти чакта 2500-3000 урын бирелгәне дә бар, әле Сәгуд Гарәбстаны короле бушка, кунак итеп тә күпмедер хаҗины дәштереп алдыра иде. Бүген барысы да бетте – булган 1500 квота да мөфтияттә ята, «Идел Хаҗ»га аны бирергә теләмиләр. Якын көннәрдә инде 12 елдан бирле эшләп килгән, профессиональ команда туплаган бу оешманы «ваһһабчылар оясы» дип тә игълан итсәләр, нәкъ Илдус Фәизчә була. Ул бит үзенең «уңганлыгын», «булдыклылыгын» гел ваһһабчыларга сылтый – эшләргә комачаулыйлар. Менә мин дә «теләсә нәрсә язып», гел «комачаулап» торам. Ләкин бер генә дә аңа аяк чаласым килгәннән каләмгә ябышмыйм. Максатым гади – мөфтине дөрес юлга күндерү. Ләкин инде моңа кул селтәдем – булмас эш бугай бу. Ичмасам, мөфтиебезнең ниндилеген югарыда белсеннәр һәм өстәл сугып, аяк тибеп бер аңлатсыннар иде. Югыйсә, Президент исеменә күпме хатлар языла, редакциягә никадәр шикаятьләр килә – файдасы юк, мөфти үз дигәнен итә тора. Әмма һәрнәрсәнең чиге бар, аның җимерү сәясәтенә дә чик куелыр дип уйлыйм. Әгәр ул быелгы Хаҗны оештыра алмаса, Татарстан бөтен Русия алдында хурлыкка калачак, ә Президент Миңнеханов аңа моны кичермәс дип уйлыйм. Үзенең «уңганлыгын» «ваһһабчылар кәкәйлеге» белән генә аклап котыла алмас, иншалла.
Әлегә исә Татарстан тагын бөтен Русия алдында хурлыкка калырга җыена. Якын көннәрдә Хаҗ мәсьәләсе хәл ителмәсә, изге сәфәргә әзерләнүчеләр мәйданга чыгарга торалар. Әле ил тарихында «хаҗилар пикеты» булганы юк иде, бу бөтен Русиянең матбугат чараларын кызыксындырыр дип уйлыйм. Моның өчен дә Кремльдә аны чалмасыннан сыйпамаслардыр, Аллаһы боерса. Кеше шулай итеп ныклы адымнар белән үзенең «сәяси үлеменә» таба бара. Тизрәк барып җитсен дә, безне тынычлыкта калдырсын иде инде дигән догада торам.
Искәндәр СИРАҖИ.
ТАГЫН МӨФТИ ХАКЫНДА...,

Комментарии