БЕЗ ДИГӘНЧӘ БАРА ДӨНЬЯ…

БЕЗ ДИГӘНЧӘ БАРА ДӨНЬЯ…

Бүгенге хакимиятнең иң зур проблемасы – гади халыкны ишетә белмәүдә дип уйлыйм. Ниндидер район хакиме, дәүләт түрәләре теге яки бу эшне эшләгәндә, җитәкче кадрларны алыштырганда коллектив фикеренә колак салып торуны кирәксенми. Янәсе, алар үзләре дә барысын яхшы белә… Бу бары тик югары дәрәҗәләргә ирешү нәтиҗәсендә килгән мин-минлек кенә, чынлыкта, үзенә кем кирәген коллективтагы идән юучы да аннан яхшырак белә. Ләкин « кадәр » ниндидер җыештыручының, укытучының, яки башка профессия вәкиленең фикеренә колак салып торамы соң?! Юк, үзенчә эшли һәм шуның аша үзе утырган ботакка үзе үк балта чаба. Чөнки райондагы гади кешеләрдә канәгатьсезлек хисләре тудыра, ә бу канәгатьсезлек акрынлап үсә-үсә дә, шикаять буларак югары даирәләргә, матбугатка китә. Әлбәттә, бер-ике шикаять, яисә бер мәкалә генә хакимгә зур зыян сала алмый, әмма тамчы тама-тама ташны тишә – аларның саны күбәйгән саен, югарыдагырак агайларның да канәгатьсезлеге арта. Чөнки теге яки бу район халкының главадан канәгатьсезлеген, кешеләрнең республика җитәкчелегеннән канәгатьсезлегенә тиңләргә кирәк. Главаны бит Президент билгели, димәк аның нинди булуы өчен дә Президент җаваплы…

Матбугатта күп еллар эшләү дәверендә сынап караганым бар: журналистларның күмәк тәнкыйть утына дучар булган хакимият башлыгы кәнәфиендә бер ел, ел ярымнан артык утыра алганы юк әле. Монысы тәнкыйди мәкаләләрнең, телерепортажларның ешлыгыннан тора. Аларны бит югарыдагылар берсендә күрмәсә, икенче юлы күрә, укый…

***

Ни өчен халык канәгатьсезлеге белән түрәнең кәнәфие бәйлелеге хакында фәлсәфә сата дип уйлыйсыздыр инде мине? Аңлатам: районы хакиме Вячеслав Михаилович Козлов бераз гына үзенең кайдан чыкканын, глава булганчы үзенең дә гади хезмәткәр булуын оныта башлаган бугай… Шуны исенә төшереп алуым һәм вәзгыятьне хәленнән килгәнчә тизрәк төзәтергә өндәвем иде. Ә вәзгыять болайрак икән: районында бик үзенчәлекле татар авылы бар – Зирекле. Монда халык уңганлыгы, бердәмлеге, диндарлыгы белән аерылып тора. Менә шул авылда агротехнологик юнәлештәге урта белем бирүче лицей эшләп тора. Нибары 79 бала һәм 17 укытучыдан гына торса да, республикада алдынгы мәктәпләрдән санала, миллионлы грантын да ала ул. Биредәге балаларның (татарча укысалар да!) БДИ нәтиҗәләре район буенча беренче урында, республика белән чагыштырганда да урыс телле мәктәпләрнекеннән өстенрәк… Укытучылары да грантларны күпләп ала, әле былтыр – бер, быел ике балалары «Татфондбанк»ның «авылның 100 сәләтле баласы» программасында җиңүче булган… Кыскасы, бик шәп мәктәп!

2011нче елның җәендә бу уку йортының директоры ГөлсинәНәгыйм кызы Мөбәрәкшинаны район мәгариф бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Директор булып мәктәпнең инглиз теле һәм информатика укытучысы Айрат Минвәли улы Хәмәтвәлиев кала. Әмма ни сәбәптәндер, яңа елга керү белән, ягъни быелның башыннан Гөлсинә ханымны мәктәпкә кире кайтарырга ният кылалар. Янәсе, ул мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасыннан баш тарткан, «үз теләге белән китү турында гариза язган» һәм район хакиме Козлов аны иске эш урынына кайтарырга кушкан. Тик Вячеслав Михайлович бер нәрсәне уйламаган: аның бу боерыгы законлымы? Ә коллектив иске директорның кайтуын телиме?

Зирекле халкы диндар, гайбәт сөйләүләрдән өстен. Алар элекке директорлары Гөлсинә ханым хакында бер начар сүз әйтмәде, бары тик беравыздан хәзерге җитәкчеләре Айрат әфәндене генә мактадылар. Ләкин бөтен коллективның искене кире кайтарырга теләмәвеннән шуны аңладым: Гөлсинә Нәгыйм кызы киткәч, шатлыкларыннан бер Коръән ашы уздырган булсалар кирәк. Чөнки аны бик өнәп бетермәүләре сүзсез дә аңлашыла. Хәзер менә шул кешене кире директор итеп кайтарырга җыеналар.

Бу хакта сүз таралу бар укытучыны шөбһәгә сала. Алар җыелышып район хакиме Козлов исеменә хат юллыйлар, хәзерге директорлары Хәмәтвәлиевны үз урынында калдыруын үтенәләр. Укытучыларга ата-аналар комитеты да кушыла, алар да хакимияткә шул ук үтенеч белән хат юллый. Шулай ук авылның хатын-кызлар комитеты ветераннар советы, авыл советы депутатлары да, укытучыларның гозеренә теләктәшлек белдереп, глава исеменә хатлар язалар. Тик хакимият гади халыкны ишетергә теләми…

11нче гыйнвар көнне район хакимияте вәкиле Валентина Семеняк, мәгариф бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Александр Еронтьев киләләр һәм Гөлсинә Мөбәракшинаны директор буларак билгеләп калдырырга уйлыйлар. Ләкин укытучылар һәм авыл халкы теш-тырнагы белән каршы чыга. Нәтиҗәдә, яңа тәкъдим яңгырый: Гөлсинә ханымга быелгы һәм киләсе уку елларына атнасына 20шәр сәгать дәрес бирсәләр, ул гади булып кайтырга да риза икән! Коллектив мондый тәкъдимгә шатланып ризалык белдерә, үз хезмәт хаклары кимү хисабына булса да, укытучылар өчәр-дүртәр сәгатьләреннән баш тарта һәм кирәкле 20 сәгатьне җыялар. Бу хакта миңа да хәбәр иттеләр: «Килеп тормасагыз да була, үзебез генә хәл иттек», – дип, борчулары өчен гафу үтенделәр.

Ләкин Зирекле халкы өчен сөенеп тә өлгермәдем, яңа СМС хәбәр килеп төште: «Килә алсагыз килегез, бик үк хәл ителмәгән икән әле». Баксаң, Гөлсинә ханымга кешедән калган «объедки» кирәк түгел икән! Ә уку елы уртасында кешедән калмаган дәресләрне каян алсыннар аңа?! Нәтиҗәдә, аның гади укытучы гына булып кайту мәсьәләсе тагын көн тәртибеннән төшеп кала һәм коллективка янә иске-яңа директор килү куркынычы яный. Районның башкарма комитеты рәисе Ренат Рифкать улы Фәсәхов та: «Глава директор итеп куярга кушты», – дип тора. Югыйсә, үзе шушы мәктәпне тәмамлаган, Зирекледә туып-үскән кеше – авылдашларының холык-фигылен яхшы белергә тиешле. Ә авыл халкы инде үз сүзен әйтте: «Безгә бу директор кирәкми!» Димәк, Гөлсинә ханымны биредә кабул итмәячәкләр. Табып бирелгән 20 сәгать дәресләргә рәхмәт әйтәсе дә, тыныч кына эшли башлыйсы бит, югыйсә. Юк, «кешедән калган» кирәкми, имеш!

Монысына инде укытучылар үпкәли: «Без аңа үзебездән кисеп сәгатьләр бирдек, хезмәт хакыбызны киметтек, ә ул аны «объедки», «кешедән калган» дип бәяләгән. Ә бит башта бу тәкъдим белән үзе чыккан иде. Хәзер инде укытучылар белән үзара килештек тә, аңа вакыт бирмәскә булдык. Кирәкми, кайтмасын безгә», – диде алар миңа.

Дөрес фикер дип саныйм. Чөнки Гөлсинә Мөбәракшина мәгариф бүлеге мөдирлегеннән үзе гариза язып киткән, аны штаттан кыскартмаганнар, башка эшкә күчерү хакында сүз булмаган. Димәк, аны эш белән тәэмин итү дә хакимиятнең бурычы түгел. Ә инде хакимият белән үзара килешү нәтиҗәсендә «үз теләге белән» гариза язган икән, бу очракта да закон сакланырга тиеш. Монда инде Зирекле мәктәбенең хәзерге директоры Айрат Хәмәтвәлиевнең мәнфәгатьләре якланырга тиеш. Яхшы эшләп килүче, моңарчы хакимият теленә начар яктан кермәгән, коллективта авторитет казанган дүрт бала атасын Козлов яки Фәсахов теләге белән генә эшеннән алып ату бер канунга да сыя торган гамәл түгел. Әле коллективның һәм авыл халкының да фикерен истән чыгармау ләзем. Гәрчә, яхшы хакимият боларны истә тотарга тиеш дип беләм…

Шулай итеп, бик сайланып торса, Гөлсинә Нәгыйм кызы Мөбәракшинаның бөтенләй эшсез дә калуы бар. Яисә хакимият аңа эшне башка җирдән тәкъдим итсен, Зирекледә аны кирәксенмиләр. Хакимияткә исә халык мәнфәгатьләренә төкереп бирергә дә, хәзерге директорны эшеннән азат итеп закон бозарга да юл куймабыз дип торам. Әгәр халык белән бергә булсак, без теләсә кайсы хакимияттән законлы эш таләп итә алачакбыз. Ә Зирекле халкы әле бердәм дә, үз сүзен әйтә дә белә. Мин беркемгә дә алар белән «талашырга» киңәш итмәс идем. Әнә бит, дәррәү күтәрелеп чыктылар! Моңа сокланмый мөмкин түгел! Әгәр дә хакимият үз сүзен сүз итү өчен тырышса, Казанга, Мәгариф министрлыгы каршысына пикетка ук килүләре бар. Кирәкме Яңа Чишмә хакимиятенә мондый проблемалар?.. Шуңа күрә ул халкы мәнфәгатьләрен истә тотып, башлаган эшеннән баш тартыр дип өметләнәм.

***

Гомумән, хакимиятләр соңгы елларда халыкка «быдло» итеп карарга өйрәнеп китте. Янәсе, бу «сарык көтүе»нең сүз әйтү хокукы юк. Әмма бит ялгышалар – без көтү түгел һәм үз мәнфәгатьләребезне яклап аяк тибеп, өстәл сугып та әйтер сүзебез бар. Кайчакта, дәшми калуыбызны көчсезлек дип уйлыйлар булса кирәк, ә бу көчсезлек түгел – сабырлык. Татар ул гомер-гомергә түзем булды, ләкин бит сабырлыкның да чиге бар.

Әйтик, Яңа Чишмә районы хакимияте мәсьәләсендә минем дә сабыр канатым сына башлады. Инде ничә язганым бар: Татарстанда ике дәүләт теле һәм районга кергәндә аның исемен дә ике телдә язу дөрес булыр иде. Гәрчә, Татарстанда татар теленең барлыгын күрсәтеп торыр, татарның күңеле булыр иде. Ләкин Яңа Чишмә районының иске хакиме дә, искедән яңартып кире кайтарып куелган бүгенге Вячеслав Козлов та, әлегәчә уйлап та карамый. Югыйсә, бу газеталарда язылган, радио-телевидениедән сөйләнгән тема. Чистайда эшләгәндә дә Козлов әфәнде татар теленә хәерхаһлы булды дип әйтә алмыйм – анда да шул «Чистопольский район» иде. Нәрсә бу? Татар телен өнәмәүме, әллә башка берәр сәбәбе бармы? Яки минем үз җиремдә ят кеше итеп хис итүемне телиләрме? Мин бит Вячеслав Михайловичка узган җәйдә очрашканда бу хакта әйткән идем, колак читеннән генә уздырды булса кирәк. Бәлки, вак мәсьәлә дип кенә карагандыр. Ләкин Русиядәге бүгенге вәзгыятьтә, татарның теленә, диненә һөҗүм барганда, милли өлкәдә «вак мәсьәләләр» була алмый – һәм кечкенә генә хаксызлык та рәнҗетә.

Шуңа күрә бу районга игътибар беләнрәк карыйсы булыр әле. Ә Яңа Чишмә халкы нинди хаксызлык күрә – барысын безгә язсын. Аллаһы боерса, түрә агайлар мәнсезлегенә каршы бергәләп көрәшербез. Без дигәнчә барсын бөтен дөнья, без дигәнчә барсын кешелек! Шуны тәэмин итә алсак кына хөрмәткә лаек булырбыз. Ә минем мөхтәрәм татар халкы вәкиле булып яшисем килә.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии