ҖИМЕРЕК ЙОРТТА ЯХШЫРАК!!!

ҖИМЕРЕК ЙОРТТА ЯХШЫРАК!!!

Экс-президентыбыз Минтимер Шәймиев заманында гамәлгә керткән тузган торакка каршы көрәш, һичшиксез, башкалабызны да, республикабызның башка шәһәр вә бистәләрен дә бизәде. Күрәләтә җимерелергә торган йортлар юк ителде: алар урынына яңалары салынды, инде ничә буын «коммуналкаларда», уңайлыксыз хәрәбәләрдә көн итүчеләр рәхәткә тиенде…

Әмма ул чакта дәүләтнең фазыйләтеннән бөтен мохтаҗларга да өлеш чыктымы соң? Үзенең күптәнге бер чыгышында Минтимер Шәрип улы «Тузган торак» программасының бер проблемасыз үтүе, бөтен кешенең дә канәгать калуы хакында әйткән иде. Әлбәттә, ил башы район вә шәһәр хакимнәре биргән мәгълүматлар буенча гына нәтиҗәләр ясый ала һәм чынбарлыкны тәгаен белми. Чынлыкта исә, кайбер хакимнәр үзләренә сүз булуыннан шүрләп, булдыксызлыкларын яшереп калдыру өчен югары даирәләргә ялган мәгълүматлар да юлладылар. Әйтик, кайбер күзгә артык ташланмаган тузган йортларны йә программага бөтенләй кермәделәр, йә кеше яшәсә дә сүтелгән итеп күрсәтеп гамәлдән чыгарып куйдылар. Балтач районындагы андый йортка әле күптән түгел генә каләмдәшебез Эльвира Фатыйхова барып кайтты һәм аның «БАЙ ЙОРТЫ»НДА БАТЫРЛАР ЯШИ» (№49, 11 декабрь, 2013 ел)дигән мәкаләсе дөнья күрде. Менә, Әгерҗе каласында тагын бер шундый йорт табылды. Ләкин биредә эшләр күпкә катлаулырак бугай…

36 СӘГАТЬТӘ БИРЕРГӘ

Бу йортның капкасыннан килеп керү белән кая эләккәнең аңлашыла – әле узган гасырның 1990нчы елларында ук сүтелергә тиешле корылма. Ишек алдында кукраеп утырган бәдрәфе дә, җиргә иңгән нигезе дә, түбә авырлыгын күтәрә алмыйча сытыла башлаган тәрәзә рамнары да, бүселеп чыккан диварлар да, биредә яшәүнең тормыш өчен куркыныч булуын раслыйлар.

Әмма бүгенге көндә бу хәрәбәләрдә 53 яшьлек беренче дәрәҗә Резеда Исхакова ире Альберт, кызы Ләйсән һәм 4 яшьлек оныгы Ислам белән яшәп ята. 40 квадрат метрга да тулмаган бу йорт эчтән караганда тышыннан да куркынычрак икән. Түрдәге бүлмәнең идәне бер якка чалшайган, өстән түшәм бүселеп, башка ишелеп төшәрдәй булып тора, тәрәзә рамы сытылмасын өчен аңа такта терәү куелган. Мин биредә идән убылып, түшәм ишелеп төшмәсен өчен сак кына басып кердем. Әле алай да шөбһәләндем – йорт гел тавыш биреп «сайрап» утыра.

Изображение удалено.

Менә шул ишелергә торган түшәм астында бәләкәй Ислам йоклап ята. Янындагы караватта ике аягы да йөрмәүче әбисе Резеда утыра. Әгәр йорт ишелә башласа, бу ике ярдәмчесез зат котыла алмаячак. Йорт исә теләсә кайсы мизгелдә җимерелеп төшәргә мөмкин.

– 2011нче елда, Удмуртиянең Пугачево бистәсендәге хәрби складлар шартлаудан соң монда яшәү тагын да куркынычланды. Ул вакытта йорт шундый селкенде, хәтта 10 сантиметрга утырды. Элек безнең җылыту торбасы тәрәзә төбе белән бер биеклектә иде, хәзер торба 10 сантиметрга өстәрәк калды. Кайчан хәрәбәләр астында калырбыз дип йөрим, – ди, йорт хуҗасы Альберт әфәнде.

– Сезгә аның өчен акча түләргә тиешләр иде бит. Бөтен илгә хәбәр иттеләр, – дим.

– Хәбәр дә иттеләр, «Ак Барс» банкында кенәгә дә ачтырдылар, акчасын гына күрмәдек. Шартлаудан очып чыккан ишек-тәрәзәләрне дә үз хисабыбызга куйдык. Район хакиме Валерий Макаров миңа үзе: «Тиздән шартлау акчасы килә», – дип өметләндерде. Кемнәрдер 400 мең сум да алган дип ишеттек, тик алар безнең ишеләр булмагандыр шул. Кайберәүләргә яңа фатирлар да биргәннәр бугай, әмма алары да без түгел, – ди Резеда ханым.

– Әгәр түшәм басып үтермәсә, безнең идән астыннан үтүче торбалар шартлаган кайнар суга пешеп үлү ихтималыбыз бар. Чөнки безнең янда гына җылылык котельные бар, шуның чуен торбалары безнең өйнең буеннан-буена идән астыннан үтәләр. Бер чакны аларны тикшереп тә йөрделәр, шактый тузганнар икән, шартлау куркынычы бар диләр. Аларга 40лап ел булырга тиеш дип уйлыйм һәм кайчан тишелерләр дип куркам, – ди, Альберт әфәнде.

Бу йортка алар үз теләкләре белән кереп утырмаганнар да икән әле. Заманында эшләп алган әйбәт өч бүлмәле фатирларын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар.

– 1989нчы елда Сабада яшәүче әбием чирләп китте, урынга ук ауды, карар кешесе юк. Шуннан Әгерҗедәге фатирыбызны дәүләткә тапшырып анда күченергә туры килде. Ул чакта бит хосусыйлаштыру юк. Анда мин кибет мөдире булып эшли башладым. Бер елдан әбиебез үлде дә, кире Әгерҗегә кайтып киттек. Монда гомер ителгән бит, сагындырды. Фатир юк, әниләрдә торабыз. Туксанынчы ел – бөтен әйбер талонга. Мин «Авангард» кинотеатрына җыештыручы, ирем шофер булып эшкә урнаштык, торак булыр кебек түгел. Тоттым да хәлне аңлатып Шәймиевкә хат яздым. Аннан районга: «36 сәгать эчендә торак бирергә, рәсмиләштерергә һәм хәбәр итәргә!» – дигән фәрман иңгән.

Ул чакта безне хакимияткә Фәния Булатовна дигән ханым чакыртып, обкомнан килгән кәгазьләрне болгый-болгый сүкте: «Бу хатны сиңа кем язып бирде?!» – дип акыра. Шулай да 36 сәгать эчендә торак мәсьәләсе хәл ителеп куйды. Безгә менә шушы – 1938нче елны ук төзелән бинаны бирделәр. Аңарчы ул «Авангард» кинотеатрының бухгалтериясе булган. Инде ул чакта да сипләү күрмәгән, шактый таушалган иде, бераз сылаштырып, чистартып яши башладык. Әле аны хосусыйлаштырып та куйдык, – дип сөйли Резеда ханым бу «ташпулат»ка ия булуы хакында.

ЙОРТ КАЯ ЮГАЛГАН?

Әгәр быел коммуналь түләүләре артып килмәсә, бу гаилә җимерек булса да, йортлары барына сөенеп йөрер иде. Ләкин йорт инде юк, гамәлдән күптән чыккан һәм беркайда да баланста тормый икән!

– Без күп еллар гел 1700 сум түләп тора идек, быел җәен 300 сум гына килә башлады. Аңа сөенеп өлгермәдек, көзгә керү белән 3 мең 600 сумнан артык түләү кәгазе килеп төште. Моңа дәшми калып булмый – торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать итеп аңлатуларын сорадык. Әле ялгышлык киткәндер дигән өмет бар иде. Ләкин ялгышлык түгел икән, хәзер шулай түләргә туры киләчәк ди. Гаиләдә инвалид, бәләкәй бала барлыгын, керемнәрнең азлыгын исәпләгәч, безгә бер өлеш акча субсидия рәвешендә кире кайтырга тиеш, шул субсидияне сорап хакимияткә барырга туры килде. Анда исә безнең йортның баланста тормавы мәгълүм булды. Аны ничек янә баланска куярга да белмиләр: хакимият торак-коммуналь хуҗалыгына, ТКХ – хакимияткә сылтап тик утыралар, – ди Альберт әфәнде.

Инде минем соравым туа: ничек итеп кешенең хосусыйлаштырган шәхси милке юкка чыга ала? Чынлыкта йорт бар, анда ярдәмгә мохтаҗ беренче дәрәҗә инвалид, ялгызы улын үстерүче ана, ятим бала һәм хатынына караучы кирәк булу сәбәпле өйдә утырырга мәҗбүр ир яшәп яталар.

– Әгәр өйдә уңайлыклар булса, мин эшкә чыга алыр идем. Әмма хәләл җефетем бит урамга чыгып йөри алмый. Шуңа күрә гел янында кеше булырга тиеш. Моның өчен миңа 1200 сум түлиләр, – ди Альберт әфәнде.

– Кызның 4 мең хезмәт хакын, минем пенсияне кушкач, дарулардан баш тартып акчалата алгач, 16 мең 800 сум акча чыга. Шуңа дүртәү яшәргә дә, ашарга да, киенергә дә, дәваланырга да, коммуналь түләүләрне түләргә дә кирәк, – ди Резеда ханым.

Иң кызыгы шунда ки, йорт инде күптән юк дип саналса да, коммуналь түләүләрне вакытында кертеп барырга кирәк. Әле ул түләүләр, күргәнегезчә, үсеп тә торалар. Мин шуны аңламыйм – гамәлдә булмаган йорт өчен ничек акча сорыйлар икән алар? Миңа калса, бүгенге көндә Әгерҗенең Гагарин урамындагы 68нче йортта хәрәбәләр астында басылып калудан куркып яшәп ятучы Исхаковлар гаиләсе түгел, аларга хакимият акча түләп торырга тиеш. Әгәр йорт ишелсә, җимерекләр астында (Алла сакласын) инвалид хатын һәм бәләкәй Ислам калса, кем җавап бирер? Эт-эткә, эт – койрыкка сылтарлармы?!

ТАБИБ ГАЕБЕ…

Иң аянычы шунда ки, Резеда Фирдинант кызының гарип калуында табиплар гаепле икән.

– 1992нче елда икенче баламны табарга баргач булды бу хәл. Ул кызымны «кесарево сечение» белән кисеп алдылар. Шул вакытта анестезиолог умыртка эченә укол кадаганда һава керткән диләр. Ул табип әле дә үзәк район хастаханәсендә эшләп йөри… «Синең ишеләр урын иясе булып яталар», – диделәр миңа ул чакта табиблар. Ә мин әле 10 ел чирләп булса да йөреп тордым. Бары 2003нче елда гына аяктан калып инвалидлык алдым, – ди Резеда Исхакова.

Аның бу халәтенә дәүләт гаепле – медицина бит дәүләтнеке. Дәүләтнең Әгерҗедәге вәкиле – район хакимияте. Ник үз гаебен юып, һичьюгы гарип кешене фатирлы итми? Югыйсә Резеда ханымны бу шартларда юындырып та булмый, бәдрәфкә дә урамга чыгасы, җимерелергә торган йорт эчендә инвалид арбасы белән дә йөреп булмый.

Кызык, бу 1938нче елда төзелеп, бер сипләү дә күрмәгән, бүгенге көндә Исхаковлар гаиләсенең хосусый милке булып та, каядыр «юкка чыккан» йортның ишелүе хакында кайчан ишетербез икән? Тик бу юлы бөтен Русия матбугаты «чәйнәрдәй», Татарстанга чираттагы порция пычрак атардай хәбәр булмасын иде. Югыйсә, бу йортта корбаннар булуы да бар. Аннан хаким Валерий Макаровның ничек аклануын карыйсы гына кала инде…

ШАТЛЫК ОЗАККА БАРМАДЫ

– Әгәр исән-сау булсам, һичьюгы йөреп торсам, дәүләттән инвалидларга тиешле фатирны сорап, үз-үземне мыскыл итүгә юл куеп йөрми дә идем мин. Ул чакта ирем эшләр – үзебез йорт салырлык җай табар идек, – дип сөйли Резеда ханым.

– Миңа бит сезгә фатир бирелгән, сез аннан үзегез баш тарткансыз дип сөйлиләр. Бу дөресме? – дим.

– Телевизордан да күрсәттеләр инде бу йортны. Шунда Әгерҗе шәһәре мэры сөйләп шаккатырды: «Без Резеда Исхаковага коттедж бирдек, әмма ул баш тартты», – ди. Әкият сөйли! Нинди коттедж булсын ул – урлаулардан артып калган акчага төзеп куелган алачык! Безгә халык теленә «Апельсин» исеме белән кергән йорттан фатир вәгъдә ителде. Инде хакимият «бүген-иртәгә күчәсез» дип ышандырып торды. Көннәрнең берендә Әгерҗенең «Бубый башы» дигән җиреннән йорт биргәннәре билгеле булды. Бу йортларны беләбез, карап торышка бик матур күренәләр – ветераннарга төзегәннәр иде, алар баш тарттылар. Әле берәр-икешәр ел яшәгәч тә ташлап чыгып китүчеләр булды. Шулай да без ничарадан бичара дигәндәй, ничә кеше баш тарткан өйне ризалык биреп алдык. Проблемалар керүдән үк башланды – ачкычлар юк икән, ватып керергә куштылар. Йозакны ватып кердек, ишекләр алмаштырдык, бәдрәфен ясадык, душ кабиналары куйдык. Инде яши башларга тора идек, ирем идән астына төшәсе итте. Ул аннан менде дә, моннан таярга кирәген әйтте, – ди хуҗабикә.

Сүзне Альберт әфәнде ялгап китә:

– Идән астына төшкән идем, нигез белән йорт диварлары арасындагы урам күренеп торган ярыкка хәйран калдым. Бу йортта кышын ничек яшәргә? Нигезне бары 40-50 сантиметр казып салганнар – ике елдан йорт ишеләчәк. Идән такталары тоташтан түгел, рәшәткә итеп җәелгән дә, өстенә ДВП фанера гына кагып куелган. Аны бер-ике юешләсәң, урындык һәм карават аяклары ук тишеп чыгарачак… Кыскасы, бөтен эшләгән эшләребезне ташлап кайтып киттек. Чөнки бу йортны сипләү мөмкин түгел. Мин аны алганда ясап буладыр, аз-азлап рәткә кертермен дип өметләнгән идем, – ди, гаилә башы.

– Аннан соң, анда кыш буе юл да ачылмый. Ә безнең өйдә бәләкәй бала бар, мин дә гарип – гел ашыгыч ярдәм чакыртып торабыз. Ул ничек керсен? – дип дәвам итә хәләл җефете.

Кыскасы, мин шуны аңладым: бу кешеләргә йортны хакимият Социаль яклау министры алдында «йөз аклыгы» өчен генә биргән булса кирәк. Чөнки ветераннар өчен ясалган бу алачыкларда элегрәк килүемдә, аларның кеше яшәрлек түгеллеген күргән идем. Әмма үзегез күрәсез, хакимият ветераннар баш тарткан бу йортлардан файдалану җаен тапкан, иң яклаучысыз катламга – инвалидларга бирә башлаган. Ветераннарны Президент та, Мәскәү Кремле дә яклый шул, ә менә мескен гарип-горабаны ничек мыскылласаң да буламы? Юк, монысына да юл куймабыз, иншаллаһ!

P.S. Әгәр якын араларда Әгерҗе районы хакимияте Резеда Исхаковага һәм гаиләсенә ярдәм итү җаен тапмый икән, федераль матбугат белән килеп чыгачакмын. Шунда Гагарин урамындагы 68нче йортның 2 фатирын да бөтен Русиягә күрсәтербез, Чапаевскийдагы шартлаудан килгән акчаларның кая китүен дә белешербез. Югыйсә, башта бөтен илгә «компенсация» дип лаф ордылар, аннан соң бу акчаларны «кемнәргәдер» биреп куйдылар… Кызык, нинди принцип буенча икән? «Син миңа – мин сиңа» ысулы белән түгелдер бит? Андый сүзләр дә йөри әле Әгерҗедә…

Искәндәр СИРАҖИ.

  ҖИМЕРЕК ЙОРТТА ЯХШЫРАК!!!, 4.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии