АВЫЛ КАРТЛАРЫНА АЗЫ ДА ҖИТӘ

АВЫЛ КАРТЛАРЫНА АЗЫ ДА ҖИТӘ

Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең пенсияләре башкаларга караганда тизрәк үсмәячәк. Һәрхәлдә, илнең Хезмәт министрлыгы 2020нче елга кадәр моны күздә тоткан канунны гамәлгә кертмәскә чакыра. Сүз авыл хуҗалыгы тармагында 30 елдан күбрәк эшләүчеләр турында бара. Аларга билгеләнгән пенсиянең төп өлеше ел саен 25 процентка арттырылырга тиеш булган. Әлеге норма кулланылса, быел ул 4559 сум урынына 5699 итеп түләнер иде.

«РосБизнесКонсалтинг»

12 МИЛЛИОНЛЫК МӘҖЛЕС

«РЕСО-Гарантия» иминиятләштерү компаниясе хуҗасы Сергей Саркисов малаеның балигъ яшькә җитүен үзенчәлекле рәвештә бәйрәм итәргә теләде. Туган көнне ул «Мәскәү-Сити» комплексының 62нче катында затлы ресторанда уздырды. Аны арендалау 6 млн сумга төшә. Тагын 5 млн артислар – Нюша, Валерий Сюткин, «Квест пистолс» музыкаль төркемен чакыруга тотылган. Бәйрәм табыны исә 1 миллионга бәяләнә.

«Лайф»

300 СӘГАТЬ БУШКА ЭШЛӘСЕННӘР!

Мәскәүнең Гагарин суды «кәттә малайлар» эше буенча хөкем карары чыгарды. 23нче май көнне полициягә буйсынмыйча, «Геландеваген» джибында шәһәр урамнары буйлап йөргән егетләр гаепле дип танылды. «Лукойл» ширкәте вице-президентының улы Руслан Шамсуаров 20 меңлек штраф һәм 300 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем ителде. Аның белән булган иптәше Виктор Усков шундый ук җәза алды. Машиналары дәүләт файдасына конфискацияләнәчәк.

«Слон.Ру»

ФЮРЕРНЫҢ ТУГАН НИГЕЗЕ ЮК ИТЕЛӘ

Изображение удалено.Австриянең Браунау-ам-Инн шәһәрендә Адольф Гитлерның туган йортын җимермәкчеләр. Бу хакта илнең эчке эшләр министры Вольфганг Соботка белдерде. Әлеге карарга алар белгечләр белән фикерләшкәч килә. Өченче рейх диктаторы дөньяга килгән бина урынында башкасын төзергә җыеналар. Анда йә дәүләт органнары, йә хәйрия оешмалары урнашачак.

РИА «Новости»

БАРЫСЫ ДА – ФРОНТ ӨЧЕН

Шәхси тегү һәм икмәк пешерү цехлары сугыш башланган очракта мобилизацияләнәчәк. Моның ихтималлыгы «2016-2020нче елларга Русия Федерациясенең саклану планы»нда каралган. Документ шулай ук көнкүреш ремонт оешмаларына да кагыла. Әлеге система күптән түгел булып узган «Кавказ-2016» өйрәнүләре барышында тикшерелгән. Бу атнада исә Себердә 20 меңнән артык хәрбине колачлаган планнан тыш өйрәнүләр башланды.

«Известия»

Комментарии