- 18.09.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №37 (19 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Казан Халыкара мөселман киносы фестивален быел сигезенче тапкыр күрү бәхетенә ирештем. Әмма ул иң «мескене» булды кебек. Хәтта беренче елдан да калышты. Беренче фестивальдә үсешкә өмет бар иде һәм ул елдан-ел яхшыра килде. Ләкин узган ел бер көтелмәгән вакыйга булып алды: «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» номинациясендә җиңүче актрисаның кайчандыр порнофильмнарда төшкәне мәгълүм булды, матбугатта гауга чыкты. Имеш, мондый җиңү белән фестиваль дәрәҗәсен төшерде! Гәрчә, кемнәрдер шул сүзне әйтергә теләделәр. Моңа мөфти Илдус Фәиз дә кушылды. Татарстан Мәдәният министрлыгына хат белән чыкты, фестиваль эшендә дин әһелләренең ролен арттыруны таләп итте. Гади генә әйткәндә, бу тишеккә дә кысылмый кала алмады. Чөнки проблема бармактан гына суырылган иде һәм матбугат аны юкка гына куертып маташты. Мөфти дә дөрес эшләмәде, ә бары тик зыян гына салды дип уйлыйм.
Миңа калса, фестивальдә җиңүче актрисаның биографиясе түгел, ә менә безгә алып киленгән фильмда ничек уйнавы мөһим. Жюри фикеренчә, ул әйбәт уйнады һәм җиңүгә лаек дип табылды. Элек нинди фильмнарда уйнавы мөһим түгел. Гомумән, ул инде шәрә фильмнарда әллә кайчан төшкән булган, бәлки, хәзер тәүбәгә килгәндер. Ни өчен без моны истә тотмадык? Ә бит кешенең тәүбә кылырга хакы барлыгын мөфти белергә тиеш иде. Юк, гайбәт җыеп йөрүче сары матбугатка ияреп Мәдәният министрлыгына бәйләнде. Министрлык исә нигәдер мөфти сүзен тыңларга һәм фестиваль эшчәнлегендә динчеләрнең ролен үстерергә карар кылды. Гәрчә инде Казан фестиваленең президенты Равил Гайнетдин булса да. Равил хәзрәт акыллы кеше буларак репертуар эшенә тыгылмады, ачылыш тантанасына килеп бер фатыйхасын биреп китә иде дә, шуннан ары күзгә күренеп йөрми иде. Илдус Фәиз үзен аннан акыллырак күрсәтергә булды бугай – тәнкыйть белән чыкты. Нәтиҗәдә, быелгы фестиваль шактый җансыз узды кебек. Әгәр киләчәктә дә болай дәвам итсә, ул тагын да кызыксызланачак, анда катнашырга теләүчеләр кимиячәк һәм ул Казанның мескен генә бер җирле мәдәни чарасына әйләнеп калачак. Ә бит заманында аны Минтимер Шәймиев Канн Фестиваленә тиңләшер дип, оптимистик рухта башлап җибәргән иде. Вакыт исә киресен күрсәтте – фестивалебез үсештән туктады, деградация юлыннан китте. Чөнки приоритетлар дөрес сайланмады. Иң беренче эш итеп бер сорауга җавап табарга кирәк: Казан Халыкара мөселман киносы фестивале дини чарамы, әллә дөньявимы?
Әгәр дини чара икән, димәк, монда бары тик дини, имани фильмнар гына күрсәтелергә, жюрида, сайлап алу комиссиясендә бары тик дин белгечләре генә булырга тиеш. Ачылу һәм ябылу тантаналары да динебезгә муафыйк рәвештә узарга, тамашачы да бары тик Шәригать кануннары кушканча киенеп килергә, ирләр белән хатыннар аерым утырып карарга тиеш булып чыга… Мөмкин хәлме бу? Юк! Димәк, җавап табылды – Казан Халыкара моселман киносы фестивале дини түгел, ә дөньяви чара. Дин әһелләре аны мөфти Равил Гайнетдин йөзендә бары тик үз канатлары астына гына алдылар һәм аның эшенә катнашмыйлар булып чыга.
Әмма фестиваль доньяви булса да, дини өлеше бар – ул Мөселман киносы фестивале дип атала. Ни өчен? Ә монысы инде сәяси як – Татарстанны Ислам җөмһүрияте буларак таныту өчен. Заманында Минтимер Шәймиев һәм Зилә Вәлиева республикабызның данын мөселман илләренә җәелдерү, Русия уртасында мәдәни вә икътисади аркадаш булырдай кавем яшәп ятуын күрсәтү өчен башлап җибәргәннәр иде фестивальне. Әзерлек чорында Зилә Рәхимҗан кызы Согуд Гарәбстанына, Мәккә каласына кече Хаҗга да барып кайтты. Бары шуннан кайткач кына ул фестиваль исемендәге «мөселман» сүзенең иң кирәкле сүз икәненә тәмам инанды дип хәтерлим. Хәзер бу фестиваль кыйбласын, беренчел максатларын җуя башлады кебек. Безгә бүген нәрсә мөһим: дәүләт акчасына фестиваль уздырып кайбер мөфти вә дин әһелләренең акыллырак, көчлерәк күренүен тәэмин итүме, әллә Татарстанны дөнья каршында мөселман җөмһүрияте итеп танытумы? Миңа калса, барча мөселманнар өчен дә, республиканың икътисади үсеше өчен дә, икенчесе кирәклерәк. Димәк, киләсе фестивальдә үк дәүләт дилбегәне үз кулына алырга һәм сәясәтне алгы планга куярга тиеш. Югыйсә инде ике ел рәттән ниндидер «хуҗасызлык» сизелә башлады.
Фестиваль үссен өчен, андагы фильмнарга артык катгый «фильтрлар» куймау, бәхәсле, гауга чыгарырдай, әмма шул ук вакытта сәнгати яктан көчле төшерелгән фильмнарны уздыру мәслихәт. Бары шул чакта гына республиканың түккән акчасы акланачак, Казан һәм Татарстан, мөселман татар халкы ерак мәмләкәтләрдә танылачак.
***
Максатлар хакында үз фикеремне әйттем. Инде быелгы фестивальнең үзенә килик. Ачылу тантанасы башка еллардан «тантанасызрак» булуы белән күзгә ташланды. Быел дөньякүләм танылган йолдызлар да юк иде, аларны заманында Голливудта эшләп кайткан режиссер Кончаловский белән алыштырдылар. Мөгаен, арзанрак чыгадыр…
Кунакларны кызыл келәмгә автобус белән китереп «бушатуларын», гомумән, аңлый алмадым. Әйтерсең, колхоз «персидәтеле» алдынгы савымчы вә дуңгыз караучыларны К.Тинчурин театры каршысына китереп бушатты… Дәрәҗә сакларга иде инде бераз, дөнья җәмәгатьчелеге алдында Татарстанны хур итәсез бит! Мондый ваклыклар республиканың дәрәҗәсен үстерәсе урынга, үтерергә сәләтле…
Сәхнә бизәлеше үзенә бер әкәмәт. Бәлки, фанерадан кисеп ясаучыларның профессиональ бәйгесенә җибәрсәң, бу декорацияләрне «сәнгать әсәре» дип тә бәяләрләр иде, әмма Халыкара фестивальдә ул «район үзәк мәдәният йорты сәхнәсе» кебегрәк күренә. Хәер, сәхнәдәге номерлар әйбәт кенә иде кебек – республиканы күрсәтердәй җай да тапканнар. Тик барыбер «үзешчәнлек» тәэсире кала. Бу хистән ачылыш тантанасында да, ябылышта да арына алмадым.
Шулай ук быел «Сувар-Плаза» урынына фестивальнең төп программасының «Родина» кинотеатрында узуы да аны бизәмәде дип уйлыйм. Мөгаен, тагын шул «арзанлык» мәсьәләседер инде…
Фестиваль тулысынча Ислам кануннары нигезендә бармаса да, Татарстанны мөселман җөмһүрияте буларак танытуга юнәлтелгәнен әйттем инде. Бу республика хөкүмәте сәясәте дип аңлыйм. Алайса, ник соң ул хөкүмәттә уң кул нишләгәнен сул кул белми? Ник аның кайбер вәкилләре, киресенчә, артык дөньяви булып күренергә тырышалар?
Әйтик, фестивальнең ачылыш тантанасында республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән бергә сәхнәгә чыгып басты. Итәк мәсьәләсен әйтмим инде, ярар, ә менә башына бер җиңелчә шарф салып куйса, килгән кунакларга, Ислам кануннарына хөрмәт күрсәтү булыр иде. Югыйсә, мөфти янында яланбаш торуы мәнсезлек кебек тоелды.
Мөселманлыгыбызны дөнья мәйданында расларга телибез икән, гамәлләребездә бераз гына булса да шуңа омтылыш булырга тиеш. Быел бит хәтта Мәскәүдән килгән актрисалар да сәхнәгә озын итәк, озын җиңле кофталар киеп чыктылар. Инде хәзер Татарстан җитәкчелегендәге хатын-кызларга марҗалардан үрнәк алырга киңәш итәргә кирәкме? Ә андый ханымнар безнең Кремльдә байтак. Алар хәтта күренекле кешеләрнең җеназаларында да яланбаш, ялангач балтырларын ялтыратып басып торуны нормаль саныйлар…
Быел мине сөендергән фал – конкурс программасына Татарстанда төшкән өч фильмның кертелүе булды: Фәрид Дәүләтшинның урыс телендә «Собака» тулы метражлы нәфис фильмы; Илдар Ягъфәровның татар телендәге «Югалган» кыска метражлы фильмы; «Аптека на Проломной» документаль лентасы. Әгәр конкурстан тыш Фәрид Дәүләтшинның «Күк капусы» фильмы да күрсәтелүен искә алсак, шактый бай репертуар белән килгәнбез. Бәлки, киләчәктә әле күп фильмнар арасыннан сайлап алырдай мөмкинлек тә булыр, иншалла.
Әлегә Казан мөселман киносы фестиваленең сигезенчесе узды, хәзер инде зур түземсезлек белән тугызынчысын көтәбез. Анысы бераз гына булса да, «безнең авыл – зур авыл» стиленнән өстенрәк булыр, эшчәнлегенә төрле мөфтиләр комачаулык итмәс, Шәригать кануннарын тулаем саклый алмасак та, Татарстан барыбер Ислам җөмһүрияте буларак дөньяга танылыр дигән өметләр баглыйм. Бүгенге көндә соңгысы безнең өчен бик мөһим!
Искәндәр СИРАҖИ.
ТАГЫН БЕР ФЕСТИВАЛЬ УЗДЫ ,
Комментарии