- 18.09.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №37 (19 сентябрь)
- Рубрика: Архив
«Бөтен дөнья – театр, ә кешеләр аның актерлары», – дигән бөек Уильям Шекспир. Килешми мөмкин түгел – тормыш үзе аның сүзләрен раслап килә.
Менә РФ Дәүләт Думасында да «бик кирәкле эш» эшләп уйныйлар – «Гадел Русия» партиясе әгъзасы Геннадий Гудковның депутат мандатын алдылар. Баксаң, бу әфәнде депутат булгач та, законсыз рәвештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән икән! Бу уңайдан ул имзалаган документның күчермәсе дә табылган һәм шул күчермә нигезендә экспертиза уздырып та өлгергәннәр. Тик аның нәтиҗәсе генә шикле: «Бу имза Геннадий Гудковныкы булырга мөмкин. Күчермәдән генә экспертиза ясалу сәбәпле, тәгаен әйтеп булмый. Оригиналдан тикшерү тулырак мәгълүмат бирәчәк», – дигәнрәк җавап килә экспертлардан.
Җавапның шикле булуына карамастан, депутатлар җыелышып Гудковка каршы тавыш бирделәр һәм аннан мандатын алдылар. Гудков үзе исә коллегаларының бу гамәлен законсыз дип тапты һәм судка мөрәҗәгать итәсен белдерде. Чөнки Русиядә закон буенча, бары тик гаебе суд залында расланган кеше генә гаепле санала ала яки ул гаебен үзе танырга тиеш.
Ә Геннадий Гудков депутат булгач та эшмәкәрлек белән шөгыльләнүен танымады, шулай ук аның эше судта да тикшерелмәде. Димәк, депутатлар аны гаебе расланмаган көе үз араларыннан кудылар! Ни өчен? Әллә соң башка депутатлар эшмәкәрлек белән шөгыльләнмиме? Ничек кенә шөгыльләнә әле, хәер, алар хәзер ул яктан мескен һәм булдыксызлар, хатыны, балалары, туганнары тапканны ашап ятучылар гына…
Әгәр РФ Дәүләт Думасының ярты депутатының олигархлар икәнен исәпкә алсаң, барысын да тикшерергә кирәк. Тик тикшермәсләр шул. Чөнки Думада бүген күпчелекне «Бердәм Русия» һәм аның яклылар тәшкил итә. Бу партия исә үзенекеләрне «рәнҗетүгә» юл куймаячак, ә бары тик оппозицияне генә кысачак. Тик Гудков мәсьәләсендә бу да туры килми – «Гадел Русия»не бик үк оппозиция дип атамас идем. Миңа калса бу партия «каршы»лык уенын уйный гына. Заманында аның лидеры Миронов үзе үк «кайбер мәсьәләләрдә «Бердәм Русия» белән берләшәчәген» белдергән иде бит. Ник бу юлы да үз фракциясенең күренекле әгъзасы булган Гудковны яклый алмады? Әллә теләмәдеме? Югыйсә, депутатны бик нык закон бозулар аша «куулары» күренеп тора бит!
Менә шушы ачыктан-ачык закон бозулар шөбһәгә сала да инде. Моның кадәр хаксызлык хәтта Русия өчен дә чамадан тыш булып тоела. Димәк, моны «театр» дип бәяләргә һәм сәяси ягын тикшерергә мөмкин.
Миңа калса, бүген Геннадий Гудковны гаебе дә расланмаган килеш Дәүләт Думасыннан махсус куып чыгардылар. Ул хәзер «Сазлык мәйданы»ндагы чын оппозиция өчен «үз кеше»гә әйләнде һәм 15 сентябрьдәге «Миллионнар маршы»нда моны раслады да. Хәзер ул акрын гына «лидерлык дилбегәсен» үз кулына ала башларга тиеш дип уйлыйм. Ул арада исә, судлар аша узып үзенә депутат мандатын да кире кайтарыр. Ләкин Думага инде «оппозиция лидеры» исеме белән кайтыр, оппозициягә хас булган тәкъдимнәр белән чыгышлар ясап халыкта популярлык казаныр, ә инде кирәк вакытта оппозицияне Кремльгә кирәкле юнәлештә алып китеп Навальный, Удальцов ишеләрдән аерып алыр дип фаразлыйм. Бәлки, ялгышамдыр, әмма әлегә Думаның «депутат куып уйнавына» башка аңлатма таба алмыйм.
Искәндәр СИРАҖИ.
Думада яңа «спектакль» премьерасы узды... ,
Комментарии