- 17.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Архив
7ноябрь. Бүген «Беренче курстагылар көне» шәһәрара фестиваленең сайланма туры булырга тиеш. Иртәнге җидегә килеп, 10да чыгыш ясадым да, бер-ике дәресне булса да укыйм дип, уку йортына киттем. Үзәктәге «Боҗра» тукталышына килеп бастым, ерактан миңа кирәкле 90нчы маршрут автобусы күренде. Дәрескә җитешәм икән, дигән уй эчне җылыта башлады. Карасам, теге кечкенә автобус «Татарстан» кунакханәсе янына туктады да, тик тора. 20 минутлап вакыт үткәч кенә, көчкә килеп туктады. Эчтә җенем котыра иде инде: «Миңа кирәк булса, җил дә исми бит ул!» – дип сүгенәм. Кузгала алмый байтак утырганнан соң, кузгалып киттек.
Кергәч үк кондукторга игътибар иткән идем. Әллә йокысы туймаган шунда: күзен йомып, хәзер авам, менә егылам, дип бара. Гадәттә, автобуска керә-керешкә: «Оплатите за проезд!» – дип кычкыра башлыйлар, ә бу селкенми дә! Күзен йомып утыруын белә.
Шактый ара үткәч, кондукторыбыз кисәк уянган төсле урыныннан торып басты. Шыр ачык тәрәзәне (әйтерсең, тышта май ае) япты да, чайкалып та китте… Тотына торган җайланма булмаса, һичшиксез ава иде! Аягында көчкә басып тора! Исерек! Көпә-көндез бит! Хатын-кыз башы белән! Эштә килеш! Эшнең дә ниндие бит әле?! Гел кеше арасында булуы җитмәгән, күпме акча аның кулында. Тукталышларны әйтеп бару бурычы да аңа йөкләнгән. Тулаем әйткәндә, җаваплы эш. Ә ул бу хакта бер дә уйлап тормаган, эшенә эчеп килгән! Автобусның бер ягыннан икенчесенә шалтаеп тик йөри. Мине узып бара иде, үзем акча суздым. Кулыма биш секунд чамасы карап торды да: «Ник бу миңа?» – дигән кебек, акчаны кесәсенә салып, билет бирергә дә онытып китте. Күзе йомылып-йомылып китә, аяк-кулын һич тыңлата алмый үзе. Җитмәсә, автобусы да шалтор -шолтыр йөри, йә тизлекне киметми генә борылышларны үтә, йә светофорда кисәк туктап кала. Әллә нинди маршрут булды бу! Янымда гына утырган егет, ике кәгазь ун сумлык сузгач: «Вам один билет?»– дип сорый кондуктор. Егет аптыраган кыяфәттә: «Да», – димәсә, тегесе сдача биреп чыгарыр иде, валлаһи. Күзе тонган бит. Ак белән караны аермас хәлгә җиткән. Автобус эчендәге халык, хәлне аңлап, филнең «шпагатка утырганын» карап тора. «Ханым» бер кешедән икенчесенә бәрелеп, үз урынына утырырга китте (кечкенә автобусларда кондуктор урыны өстә урнашкан). Ике кулы белән урындыкка тотынган җиреннән ычкынып китеп, бер мәлне ишек төбенә барып төште бу. Үзе «мин исерек түгел» кыяфәтен чыгарып, «төз» басып тора, өс-башын рәтләштергән була. Көчкә үз урынына утыргач, шофер белән әңгәмә кора башладылар.
Тукталышта өч олы яшьтәге апа керде, мин торып бер әбигә урын бирдем, үзем басып торам. Баскач, башым автобус түбәсенә тия язды, нишләптер алдагы көзгегә карадым. Кондуктор белән шофер сөйләшеп баралар. Йөртүчесе моңа акыл бирәдер, «өстәгеләргә» әйтәм дип яныйдыр, диеп тыңлаган идем. «Ниче, Фәләнева, ночью поспим!» – ди бу. Шофер да лаякыл исерек булып утыра икән ләбаса!!! Күзем шакмак булды. Шофер да, кондуктор да – исерек! Әйтәм, автобусыбыз Казанның һәрбер чокырына, чокырчыгына да кереп чыга. Менә нигә 90нчы автобус кунакханә төбен саклаган да, теге олы тәрәзә ник ачык булган икән. Икесе кара-каршы утырып эчтеләр микән? Бу нинди хәл соң? Мин менә шундый хезмәт өчен акча түләргә тиешме? Рәхмәт, әлбәттә, бушка цирк карап чыктым, югары уку йортына да исән-имин барып җиттем, ләкин бу концерт өчен гомерем белән түләгән булсам? Хөкүмәт яисә әлеге оешманың директоры кая карый? Бер дә юктан йөртүчеләргә бәйләнеп ятучы ЮХИДИ инспекторлары, менә шуларны күрегез сез!
Мине әле дә бер сорау борчый: «Әгәр дә шушы автобус капланган булса?» Ярар кеше турында уйламыйсың ди инде, ә бит арт шәрифең турында уйлаганда да, бу очракта син төрмәгә китә аласың, «йөртүче»? Мин генә түгел, тагын оныклары, оныкчыклары булган әби-апалар, абый-бабайларның гомере өзелгән булса? Кем белә бит, бәлки ул «шофер» борылышка керә алмый да калыр иде, теге «кондутор» минем өстемә авып, тора алмыйча, мине имгәткән булса?! «Булмаган бит әле, булгач карарлар», диясе генә кала. Берәр вакыт шундый шофер аркасында 100 кеше вафат булгач кына, әлеге проблема калкачак.
Ник мин мондый хезмәткә түзәргә тиеш соң? Акча да түлим, кешечә, тиешле урынга барып та җитә алмыйм. Җитмәсә 19 сум әле бит аз бәя түгел. Бензин кыйбат, диярсез. Булса соң! Әнә, Чаллыда да шул ук бензин инде ул, анда бит юл йөрү хакы 15 сум гына тора. Әле күрше республикада бөтенләй 10 сум гына.
Кайвакыт кондукторлар арасында әллә ниндиләре очрый. Кайберләре аркасында бар көнең «кояшсыз» үтә. Ягымлы йөзле, тәмле телле булсын иде алар. Безгә дә рәхәт, аларга да күңелле булыр иде. Автобуска бәя арттырганчы, эшчеләрен азрак карасыннар иде, ичмасам. Иртән эшкә чыгар алдыннан бер дә тикшермиләр микәнни үзләрен? Шаккатмалы хәл.
Миннән соң калган кешеләр кондуктор ханымның нинди халәттә икәнен күрделәр. Чынлап, күрделәр. Ләкин мин барында беркем авыз ачып бер сүз әйтмәде. Хәзер бит кешедә «әстәгафирулла»га караганда, «булмагае шунда» программасы тизрәк һәм әйбәтрәк эшли. Барысы да эчтән генә көлеп бардылар. Ә менә «шумахерның» андый хәлдә икәнен белсәләр, нишләрләр иде икән?
Кире кайтып шунысын да әйтим: уку йортына барып җиткәнче без ничә ЮХИДИ хезмәткәренең борынына чиертеп узып киткәнбездер. Нишләтәсең бит, тормышы шундый: кемдер квас эчеп машина йөрү таныклыгыннан мәхрүм кала, кемдер «минзәләнекен» эчеп автобус та йөртә, акча да эшли.
Лиана МӘРДӘНОВА.
Комментарии