- 17.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Аның танылган исеме һәм фамилиясе турында бу җырчы сәхнәгә беренче тапкыр чыккач ук бик күп сүзләр йөрде. Салават Миннеханов дигән артист турында Татарстанда яшәүче һәр кеше ишетеп, телевизор аша беләдер дип уйлыйм. Ул тамашачыларга үзенең башка артистлардан аерылып торган җырлау стиле, сыйфатлы һәм мавыктыргыч эчтәлекле клиплары белән танылды.
Иҗат кешесенең тормышында һәрдаим яңалыклар булып тора. Җырчы егетнең ниләр эшләп ятуы турында аның үзе белән күрешеп-сөйләштек.
«ШОУ-БИЗНЕС ТУРЫНДА КИТАП ЯЗАМ»
– Сәхнә – ул наркотик. Анда бер менгән кеше тиз генә китә алмый. Сәхнә кешене гел үзенә тартып тора, – дип башлады Салават сүзен. – Менә шул сәхнә тормышы турында китап яза башладым әле.
– Бу ниндидер истәлекләр, мемуарлар булачакмы?
– Юк инде, мемуарлар язарга иртәрәк! Китап шоу-бизнес законнарына, сәхнә арты тормышына багышланган булачак. Мине тамашачы җырчы буларак кына белә. Ә мин бит әле клиплар да төшерәм, продюссер буларак та эшлим. Шуңа да шоу-бизнесның кухнясын яхшы беләм дип саныйм.
Күптән түгел миңа бер яшь кыз шалтыратып, җырларын танытырга ярдәм итүемне сорады. Яздырган җырларын алып килеп тыңлатты. Ул миңа унлап җыр алып килгән, тик шуларның берсе дә юньле түгел. Шул җырларны яздырырга кредитлар алып бетергән, дөнья кадәр акча түккән. Җыр ул – товар. Аны сатарга һәм акча эшләргә кирәк. Мине акча, байлык артыннан куа бу дип уйламасыннар. Әмма иҗат белән генә шөгыльләнеп, акча эшләргә теләмәгән кешеләргә ышануы кыен. Бөтен кешенең дә ашыйсы килә. Шуңа да, күңел өчен генә иҗат белән шөгыльләнәсең икән, синең бик бай булуың кирәк!
– Үзең репертуарга җырларны ничек сайлыйсың?
– Сизәсезме икән, соңгы вакытта тамашачы грузин, Көнчыгыш музыкасы мотивлары булган җырларны үз итә башлады. Артистларның күбесе арзанлы фонограммалар ясата. Бу аларның акчасы булмаганнан түгел, билгеле. Халык, тамашачы шуны таләп итә.
Үз репертуарыма килгәндә, мин аны әллә ни үзенчәлекле димәс идем. Бу стиль миңа ошый, шул юнәлештәге җырларны яратып башкарам.
Беренче җырларымны яздырганда, аранжировка ясаучы егетләр белән сөйләштем. Тамашачы яратып тыңлый торган такмак җырларны алар миңа ярты сәгать эчендә дистәләгәнне ясап бирә алабыз диделәр. Тик тамашачыга «титә-титә» генә кирәкми бит.
Безнең эстрада узган гасырның 90нчы елларында бер юнәлеш алды һәм хәзерге көннәргә кадәр, әбиләр әйтмешли, «япон тактасы» белән генә җырлап йөрделәр. Егерме елдан артык вакыт үткәч кенә татар эстрадасы бераз үзгәреш кичерә башлады. Инде фонограммага җырлау турында закон да кабул иттеләр. Алла бирсә, берничә ел эчендә халыкның зәвыгы да, җырчыларга булган таләбе дә үзгәрер дип өметләнәм.
– Ә үзең мөрәҗәгать итә торган даими авторларың бармы?
– Юк, алай гел бер үк кеше белән эшләмим. Мин шундый кеше – уйлаган нәрсәмне шул ук мизгелдә эшләргә яратам. Ә иҗат ул башка кешеләргә дә бәйләнгән, кем беләндер бергә башкара торган процесс. Кайбер аранжировка ясаучылар, җыр текстларын язучылар соңгы мизгелгә кадәр, бик озак сузып йөриләр. Аңа инде акчасын да түләп куясың, ә нәтиҗә барыбер юк. Мин алай эшне озакка сузып йөрергә яратмыйм.
«КОНЦЕРТ УЛ ШОУ БУЛЫРГА ТИЕШ!»
Интернетта Салават турында мәгълүмат туплап утырганда бер кызыклы фактка тап булдым. Баксаң, 2014нче елда җырчының татар эстрадасы сәхнәсенә менүенә ун ел була икән бит! Бу хакта җырчының үзенә әйткәч, күзләрен зур ачып: «Чынлапмы?!» диде.
– Салават, юбилей уңаеннан тамашачыларыңа берәр бүләк әзерләргә уйламыйсыңмы?
– Әлегә бу хакта берни дә әйтә алмыйм. Һәр җырчы кебек үк мин дә, әлбәттә, үз концертымны куярга хыялланам. Гомумән, минем фикеремчә, үзен артист дип санаган кеше һәр елны үзенең иҗатын яратучыларга, үз тамашачысына бер булса да концерт куярга тиеш. Мин исә иҗатка алай нык басым ясамадым. Бу миңа ошый, иҗат белән шөгыльләнү миңа рәхәтлек бирә, шуңа җырлыйм да.
Концерт куясың икән, ул барысын да шаккаттыра торган булырга тиеш! Минем концерт бигрәк тә! Инде әйтеп үткәнемчә, мин башка артистларга да клиплар төшерәм. Һәрвакытта да ул клипларны үземнекеннән дә яхшырак эшләргә тырышам. «Бу адәм көлкесен кем төшерде соң?» – дип сорагач, «Салават Миннеханов», дип җавап бирүләрен теләмим. Шуңа да сыйфатлы, идеясе, эчтәлеге булган клиплар гына төшерергә тырышам.
Безнең халыкта танылу алган, халык мәхәббәтен яулаган, инде сәхнәдә 30 елга якын җырлаучы артистларыбыз бар. Аларны бөтен татар халкы белә, ярата. Мин дә ул кешеләрне хөрмәт итәм. Кайберләре бөтен Русия буенча гастрольләрдә йөри, Казанда әллә ничәшәр көн концертлар куя. Аларга халык та агылып йөри. Җырлары да ярыйсы, күңелгә ятышлылары да була. Тик концертта шоу юк! Сәхнәләштерү, ниндидер яңалык кертү турында уйланмыйлар. Миңа калса, бу әлеге дә баягы 90нчы еллардан калган искелек һәм моңа үзгәреш кертергә кирәк!
– Син заманында оператор булып эшләгән кеше. Кинода да төшкәнең бар. Клиплар үзе дә кечкенә генә бер фильм инде ул. Татар киносын үстерүдә дә яңалыклар кертергә уйламыйсыңмы?
– Мәктәпне тәмамлагач, мин эшкә урнаштым. Баштан нефтьче булып ике ай эшләдем, аннары өч ел буе телевидениедә эшләргә туры килде. Телевидениедән соң бер компаниядә менеджер вазыйфасын башкардым, шуннан әкренләп эшмәкәрлеккә кереп киттем. Берничә ел элек, Азнакай районының Мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләп алдым.
Ул чагында мин сөйгән кызым белән аерылышкан идем. Тормышымны үзгәртергә, яңа баштан башларга булдым һәм шул вазыйфага керештем. Эштән кайтканның беренче көнендә үземне ничек сүккәнне белсәгез сез! Бер караганда, бу эш миңа бөтенләй дә кирәкми иде. Дөрес, хезмәттәшләрем миңа бик ошый, алар белән эшләү кызык булды. Минем кул астында 509 хезмәткәр эшләде. Тик андый хезмәт хакына яшәп булмавын аңладым. 13 мең сум хезмәт хакы ул ир-ат өчен бик аз. Өстәвенә, мәдәният хезмәткәрләренең ялы да, бәйрәме дә юк. Башка кешеләр кебек, иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр генә дә эшләми. Шуңа ул эштән китәргә туры килде. Менә шундый инде мин, бер урында гына тик утыра белмим! ( Көлә.)
Татар киносына килгәндә, бу бик четерекле мәсьәлә. Бездә әле кино юк дәрәҗәсендә. Аны төшерү өчен бик күп акчалар кирәк, яисә, иганәчеләр табарга. Ә болай, «кызык өчен» генә кино төшерү ул акчаларны чүп чиләгенә илтеп ташлау дигән сүз. Чөнки бездә бу юнәлеш үсеш алмаган, прокат системасы эшләнмәгән.
– Салават, син татарча дискотекалар да алып барасың. Бу синең өчен хобби гынамы, әллә инде табыш чыганагымы?
– Бу минем акча китерә торган хобби. ( Көлә.) Дискотекалар оештыру белән буш вакытта шөгыльләнәм. Быел үзебезнең татар дискотекасын атнага ике тапкыр оештырачакбыз. Сишәмбе көнне – «Арена» төнге клубында, ә пәнҗешәмбе «Театро» ресторанында. Узган ел минем команда 50гә якын чара оештырган. Өстәвенә, «Мәйдан» телеканалында махсус тапшыруым чыгып килә. Бу тагын меңәрләгән аудитория дигән сүз. Ул тапшыруга кунакка мин төрле яшь йолдызларны, депутатларны, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашучыларны чакырам. Максатым – бүгенге зыялы татар яшьләрен үзләренең яшьтәшләре белән таныштыру.
Дөрес, конкурентларыбыз да арттан куа килә. Әле берничә ел элек кенә, Казанда татар дискотекалары 1-2 генә иде. Хәзер инде, ялгышмасам, аларның саны җидегә җиткән. Кайберәүләр безнең кебек үк рекламалар эшли башлады. Берсе бөтенләй минем тапшыруның күчермәсен алган да, хәзер шул рәвешле үзенә тамашачы җыя. Тапшыруны, билгеле, һәркем төшерә ала. Реклама ролигында «Бары безнең дискотекада иң яхшы ди-джейлар, иң яхшы алып баручылар, иң шәп җырчылар!» дигән сүзләрне әйләндерүләре генә кызык та, кызганыч та. Реклама турындагы законны укып карасалар, мондый сүзләрне афишаларда кулланырга ярамаганын белерләр дә иде, бәлки. Мин бу уенда да кагыйдәләрне бозмыйм, гадел уйныйм.
– Конкурентларга мөнәсәбәтең тискәре, димәк?
– Алай димәс идем. Көндәшлек ул һәрвакыт сыйфатны яхшыртуга этәргеч булып тора. Тагын да тырышыбрак, күбрәк эшли башлыйсың. Гел акча артыннан гына куып булмый, үзең дә нинди дә булса кертем кертергә тиешсең. Шул очракта гына ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була.
«МИН СӘЯСӘТТӘ БЕР НӘРСӘ ДӘ АҢЛАМЫЙМ…»
Русия шоу-бизнесында кайнаучылар, үзләренең популярлыкларын тагын да арттыру өчен, сәясәткә кереп китәләр. Бу бигрәк тә спортчыларга кагыла. Думадагы депутатлар арасында хәзер кем генә юк: гимнаст та, боксчы да, җиңел атлетика чемпионнары да… Әңгәмәдәшем Салават Миннеханов та Азнакай районында «мәдәният министры» булып алган кеше. Шуңа да аның бүгенге сәясәткә булган мөнәсәбәтен дә сораштырырга булдым.
– Сәясәт бит ул бик четерекле һәм төрле мәгънәгә ия төшенчә. «Беренче канал»дан күрсәткән нәрсәне сәясәт дип атыйсыз икән, мин аны карыйм. Әмма мин бүгенге сәясәт белән кызыксынмыйм да, мин аны аңламыйм да! Кайсы өлкәгә күпме акча бүлеп биргәннәр, кем күпме акчаны урлаган – болар барысы да миндә кызыксыну уятмый. Бу миңа кирәк тә түгел.
– Безнең илдә сәясәт белән дин аерылгысыз. Дингә карашың нинди?
– Ислам динендә булган кагыйдәләрне үтәргә, бозмаска тырышам. Алтын бизәнү әйберләре, ефәк киемнәр кимим. Дуңгыз итеннән әзерләнгән ризыкларны да ашамыйм.
САЛАВАТ ӨЙЛӘНГӘНМЕ, ЮКМЫ?
Артист халкының шәхси тормышы күз өстендә каш кебек. Тамашачыга, артистларның иҗатыннан да бигрәк, шәхси тормышы кайчагында кызыграк та була. Салават Миннеханов инде 35 яшь белән бара. Аны берничә тапкыр «өйләндерергә» дә өлгерделәр. Очрашуга килгәндә, мин дә әңгәмәдәшемнең шәхси тормышына кагылган бер кочак сорау әзерләп килгән идем. Салаватның атсыз бармагында балдак күргәч, бер мәлгә югалып та калдым.
– Салават, өйләнүең турында сүз ишетелмәде бугай, үзең балдак кигәнсең…
– Мин балдакны болай гына киеп йөрим. (Үзе серле генә елмая – Л. Л.) Кызларның бәйләнүеннән туйдым инде.
Шәхси тормышыма килгәндә, аның турында инде күп яздылар. Бүгенгесен сөйләп торасым килми, сер булып калсын.
– Ә синең хатыныңа нинди сыйфатлар хас булырга тиеш дип саныйсың?
– Кешедә ниндидер сыйфатлар булганга, яисә булмаганга гына аны яратып булмыйдыр. Мин «яратам» дигән сүзне бөтенләй сирәк әйтә торган кеше. Гадәттә, андый әйберләрне сөйгәнеңә рәхәт булсын өчен әйтәләр. Ә болай хисләрем турында кычкырып йөрергә яратмыйм мин.
– Бәхетле булу өчен сиңа нәрсә кирәк?
– Гаилә.
– Шул җитә дип уйлыйсыңмы?
– Әлбәттә! Кешенең тормышында максаты булырга тиеш. Ә максат нәрсә ул? Ул – гаиләң, балаларың. Акча да, дан-шөһрәт тә бәхет китерми. Минем өчен бәхет ул тату гаилә булу.
– Әгәр дә яңадан туу мөмкинлеге булса, тормышыңда нәрсәне башкача эшләр идең?
– Әгәр яңадан тусаммы?.. Чәчемне башкача йөртер идем, бәлки. (Көлә.) Мәктәптә яхшылап укыган булыр идем. Спорт белән иртәрәк шөгыльләнәсе булган дигән уйлар да булгалый, кайчагында. Белмим. Хәзерге вакытта мин тормышымда барысыннан да канәгать. Минем искиткеч әти-әнием бар. Тугры дусларым, хезмәттәшләрем янәшәмдә. Бер нәрсәне дә үзгәртмәс идем, мөгаен.
Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии