СӘЯСӘТЛЕ СӘНГАТЬ

СӘЯСӘТЛЕ СӘНГАТЬ

Сәнгать һәм сәясәт… Икесе ике капма-каршы төшенчәләр кебек тоелса да, чынлыкта бер-берсеннән аерылгысызлар. Әйтик, Совет чорында сәнгатьне СССРда идеология коралы буларак куллансалар, үзгәртеп кору, капитализмга кергәч үткәннәрне фаш итү коралына әверелдерделәр. Янәсе ул чакларны сагынмагыз, бүгенгегез әйбәтрәк! Узганнарны сүгү чоры узу белән сәнгатьне һәм әдәбиятны Русиянең империячел идеологиясенә дан җырлауга җиктеләр. Бигрәк тә иң массакүләм сәнгать булган кинога Кремль акча кызганмый.

Күп фильмнарның бюджетлары – дистәләгән, йөзләгән миллион доллар. Әмма бу чыгымнар үз-үзләрен аклый. Алар кешеләрнең аңын үзгәртүгә юнәлтелгән. «Утомленные солнцем» кебек Сталин чорын сәнгатьчә фаш итә торган фильм караган кешеләрнең күбесе халыклар атасын да, аннан соңгы «бөек юлбашчыларны» да сагынмый, хәзергеләре исә бик яхшы кебек тоела башлый. Мөгаен, сәнгатьнең бөек ялганы да, чынлыгы да шулдыр инде…

Америка Кушма Штатлары да киноны үзләренең сәяси максатларында куллана. Голливуд фильмнары аша алар үз идеологияләрен бөтен дөньяга тарата. АКШның уңай йөзен тудыралар. Әгәр кино сәнгате булмаса, мөгаен, күпчелегебез дөньяда АКШның барлыгын да белми яшәп ятар идек. Ә Шварценегер, Сталлоне, Уиллис кебек артистлар уйнаган геройлар фильм саен «дөньяны явызлардан коткара» торгач, американнарның чыннан да гаделлек өчен көрәшүчеләр, җинаятьчеләргә җәза бирүчеләр икәненә ышана башлыйсың. Чынлыкта исә, АКШтан да явыз илне табуы авыр. Алар башлаган сугышларны исәпләп бетерерлек түгел. Корея, Вьетнам, Әфганстан, Гыйрак, Ливия… Күп кенә илләрдәге революцияләр, гражданнар сугышларында Вашингтон кулы уйный. Ләкин АКШның Голливуды бар, ә ул кайсы да булса илне канга батыруны матур идеологиягә төреп фильм төшерә дә, җир шарындагы күпчелек халык шуңа ышана.

Кино сәнгате яманлыкны акларга да, фаш итәргә дә сәләтле. Иң мөһиме, кино теле һәркемгә аңлаешлы вә ышандыргыч. Димәк, аның аша ил күләмендә дә, үз милләтең эчендә генә дә, бөтен дөнья халыклары арасында да үз сәясәтеңне үткәрергә була. Юкка гына узган гасырның 30нчы елларында, Америкада «Бөек депрессия» буларак тарихка кереп калган икътисади кризис вакытында хөкүмәт бары тик Голливудны гына коткара, аңа гына акча бирә. Икътисадның калган тармаклары йә үзләрен коткарырга, йә бөлгенлеккә төшәргә тиеш була.

Ул чакта Ак Йорт ялгышмый, Голливуд үз нәтиҗәсен бирә: анда кешеләрдә өмет уятырдай, эшсез-ашсыз калучыларның күңелен күтәрердәй фильмнар төшерә башлыйлар, аларны бөтен җирдә күрсәтәләр. Башта кешеләр депрессиядән чыга, аннан соң икътисад та тернәкләнә башлый. Нәтиҗәдә, АКШ дөньяда беренче икътисадка һәм иң зур сәяси көчкә әверелә.

***

Сәнгатьнең көчен күрсәтү өчен үткәннәрне, дөнья тарихының кайбер сәхифәләрен урап узарга мәҗбүр булдым. Чөнки әле яңа гына 5-11нче сентябрь көннәрендә башкалабызда IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале узды. Бөтен дөньядан килгән кино сәнгате вәкилләре алты көн буе бер-берсенең фильмнарын карап тәҗрибә алмашты. Татарстан өчен бу – республиканы, башкалабызны күрсәтү, дөньяга таныту сәясәтенең бер алымы.

Әлбәттә, Русия уртасындагы шактый амбицияле җөмһүрияткә мөселманнар, дөнья сәнгатькәрләре җыелуын Мәскәү Кремле күз уңыннан ычкындырмавын аңлый идем. Әмма һич кенә дә моның кадәр игътибар бирелер дип уйламадым. Баксаң, анда нинди фильмнар күрсәтүгә кадәр күзәтеп торалар икән! Быел фестивальгә Кырым татарларын туган җирләреннән сөрү фаҗигасен тасвирлаучы «» фильмы тәкъдим ителгән иде. Югары дәрәҗәдә сәнгати, узган гасыр уртасындагы вәхшилекне дөрес тасвирлаучы бу фильмны конкурска кертергә рөхсәт итмәделәр. Жюри әгъзалары әйтүенә караганда, Русия Тышкы эшләр министрлыгы тыйган. Бер караганда СССР, Сталин чорында кылынган золым өчен бүгенге хакимият җавап бирми дә кебек, әмма ул чакта бит боерыкның шул ук Мәскәү Кремленнән булуы бераз күңелләрен тырный булса кирәк. Аннан соң, Русиянең уңай имиджына да тискәре йогынты ясавы бар…

Кыскасы, үзләренең дәүләте дә булмаган Кырым татарлары мәсьәләсе халыкара сәясәт яссылыгына ук чыгарылды. Мәскәү кадәр Мәскәү Кремле бу аз санлы (5 миллион чамасы) халык алдында үзенең көчсезлеген таныды, булган гаебен яшереп калдырырга тырышты. Менә ул сәнгатьнең көче! Ярый инде безнекеләр әйбәт фильмны кире борып кайтарып җибәрмәделәр, 10нчы сентябрь көнне «Родина» кинотеатрының ике залында, конкурстан тыш программада булса да, күрсәттеләр. Шулай итеп фестивальнең иң яхшы фильмы бүләксез генә кайтып китте, Ә Кырымдагы милләттәшләребезгә без теләктәш тә, ярдәмче дә була алмадык – Мәскәү сүгә…

Хәер, без үзебезнең Рамил Төхвәтуллин төшергән «Зөләйха»ны да фестивалебездә күрсәтә алмадык, шулай ук Мәскәү агайдан шүрләдек. Югыйсә, бу фильм да Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән, татарның фаҗигасен сурәтләүче картина иде. Рамилнең аннан-моннан акча җыеп эшләгән әсәрен прокатка да чыгармадылар, халыкка күрсәтүдән курыктылар. Нәтиҗәдә, халык йоклап беткәч, төнге вакытта телевидениедән күрсәттеләр дә, прокатка чыгарлыгын калдырмадылар. Телевизордан күрсәтелгән фильмны кинотеатрларның алмаячагы көн кебек ачык бит…

***

Фестивалебез булгач, киләчәктә үзебезнең кино сәнгатебез дә үсәр дип өметләндек. Ләкин тугыз ел гомер узып китте – татарның киносы күренми. Ел саен киләсе фестивальне көтәбез, анда зур фильмыбыз булыр дибез, ә ул юк. Мөгаен, инде өметне өзәргә үк кирәктер. « киносы» термин буларак кына кулланыла бугай ул. Аннан соң берничә энтузиаст нидер майтарырга маташа. Дәүләт күләмендә эш исә бармый һәм җыенмый да кебек. Моның сере нидә икән? Татарның халык буларак озак яшәренә ышанмыйлармы, әллә үз тарихын бөтен дөньяга чыгарыр дип куркалармы? Белмим, әмма белергә телим.

Ничек кенә мактансак та, тәнкыйтьләсәк тә, Казан халыкара мөселман фестиваленең булуы үзе үк әйбәт. Ирексездән үзеңнең татар кешесе буларак кемгәдер кирәклегеңә ышана башлыйсың. Үз-үзеңне алдау гына булса да, чиксез рәхәт хис бу – нәкъ кинодагыча…

Искәндәр СИРАҖИ.

 

Комментарии