Әйткән сүз – аткан ук

Илдар ХАЛИКОВ, Татарстан Премьер-министры:

– Республиканың соңгы тарихында беренче тапкыр бездә җитештерүчәнлек артты (ягъни, продукция күләме, хезмәт хакларына караганда, артыграк үсте – ред. иск.). Бу предприятиеләрнең ныгуы, нәтиҗәле эшләве турында сөйли.

«Бизнес-Онлайн»

Изображение удалено.Анна КУЗНЕЦОВА, Русия Президентының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле:

– Балигъ булмаган балаларны теләсә-нинди бурычлар өчен гаиләдән тартып алу – законсыз! Чөнки ата-ананың электр энергиясе, коммуналь хезмәтләр, кредитлар яки ипотека өчен әҗәте, башка төрле матди кыенлыклар баланың гомере һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый.

deti.gov.ru

Изображение удалено.Андрей АРШАВИН, танылган футболчы:

– Бүген «Рубин»да акылга сыймаслык суммалар әйләнә, чөнки Татарстан җитәкчелеге шул акчаларны кертергә әзер һәм риза. Американың Милли хоккей лигасында клублар үзләре эшләп алган акчаларны гына тота ала. Русия футболында да шундый тәртипләр булса, бездә алтын медальләр өчен бары тик «Спартак» белән «Зенит» кына көрәшә алыр иде, бәлкем.

«Газета.ру»

 

Комментарии