Русиядә мәчет төзелешләре кыенлаша

Русиядә мәчет төзелешләре кыенлаша

Соңгы берничә елда Русиянең бик күп төбәкләрендә мәчет төзелешләре каршылыкларга очрый. Йә хакимиятләр җир бирми, биргән очракта да карарын үзгәртә, йә җирле халык соравы белән манаралар алына, азан тавышы кысыла, төзелешкә каршы имзалар җыела, урам җыеннары үтә.

Гыйнвар аенда Ханты-Манси автоном округы, Сургут районында урнашкан Ак Яр (Белый Яр) бистәсеннән килгән хәбәргә караганда, җирле хакимиятләр 2008нче елда бирелгән урынга алмашка икенчесен тәкъдим иткәннәр. Әмма анда инде төзелеш чокыры казылган булган, беренче төзелеш эшләренә халыктан җыелган 1 млн сум акча тотылган.

Мәчет өчен бирелгән җирдә анда яшәүчеләрнең канунсыз куелган гаражлары торган, җирле халык, мәчет төзелешенә булачак азан тавышына зарланып, төзелешкә каршы чыккан, дип хәбәр итә «СургутИнформ-ТВ». Нәтиҗәдә Ак Яр җирле үзидарәсе төзелеш җәелгән урын мәчет өчен җайсыз, дип, аңа алмашка читтәрәк бер урында җир бүлеп бирә.

Җирле диния нәзарәте башлыгы Таһир хәзрәт Саматов «Азатлык»ка әйткәнчә, мәчет төзелешенә тотылган акчаларны күпмедер компенсацияләү йөзеннән җирле үзидарә яңа мәчеткә электр утын кертергә, якындагы җирне рәткә китерергә вәгъдә иткән.

Әмма 2008нче елдан бирле төзелмәгән мәчет яңа урында кайчан төзелер, аңарчы хакимиятләр биргән вәгъдәләр үтәлерме, беркем белми. Төзелеш өчен яңадан акча җыярга туры киләчәк. Якынча 20 млн сум кирәк булачак, дип сөйләгән журналистларга авыл имамы Насир хәзрәт Шиһалиев.

Баш мөфти Таһир хәзрәт Саматов, хакимиятләр белән араларны эшлекле, тыныч, дип сурәтләргә тырышса да, Ханты-Мансийск каласында мәчет өчен җирнең 10 ел буе бирелмәвен әйтте. Аның сүзләренә караганда, төбәктәге Покачи һәм Сургут шәһәрләрендә җирле халык, азан тавышына зарланып, хакимиятләргә шикаять иткән, ә түрәләр азан тавышын бетерергә тәкъдим иткән. Мөселманнар намазга чакыруны бина эчендә генә ишетелерлек итеп калдырганнар. Җомга көнне кычкыртып куябыз, диде Таһир хәзрәт.

Шуңа охшаган хәлләр Русиянең бик күп төбәкләрендә кабатлана.

Приморье крае Уссурийск шәһәрендә мөселманнар мәчет төзелгән җирне рәсмиләштерә алмый. Әлеге кишәрлек өчен хакимият белән мөселман мәхәлләсе тарткалаша. Нәтиҗәдә, мәчет эшләми, бәйрәмнәргә генә ачылып ала.

Гомумән, мәчет төзелеше өчен җир алу бик зур проблема. Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла хәзрәт Аширов мөселманнар өчен гыйбадәтханәләр кытлыгы бигрәк тә Мәскәүдә зур булуын әйтте. Элегрәк ул «Азатлык»ка: «Һәр җомга саен Тарихи мәчеткә килгән мөселманнар намазны юлда укырга мәҗбүр. 2,5 млн мөселманга дүрт мәчет бик аз», – дип әйткән иде. Әлегә Мәскәүдә бишенче мәчет өчен җир бирү мөмкинлеге турында сүзләр йөри, әмма тәгаен карар кабул ителмәгән.

МӘЧЕТЛӘРГӘ КАРШЫ ИМЗА ҖЫЮ АЕРУЧА ПОПУЛЯР

Омскида мәчет төзелешенә җирле халык каршы чыга. Активист Павел Халев «Себер йөрәге» дип исемләнгән һәм шәһәрдә төзелергә тиешле зур мәчетнең барлыкка килүе «булмаслык хәл һәм мыскыл итә торган күренеш», дип яза үзе оештырган петициядә.

«Азатлык» хәбәрчесе Change.org сәхифәсендә хәзерге вакытта төрле җирләрдә мәчет төзелешләренә каршы имза җыя торган дүрт мөрәҗәгать тапты. Әйтик, узган елның мартында барлыкка килгән петициядә «Хабаровск халкы чираттагы мәчет төзелүгә каршы», диелә. Аны 1600дән артык кеше имзалаган.

Шул ук айда Волгоград өлкәсе Волжск каласында мәчет төзелүне булдырмау таләбе белән петицияне башлаган, үзен Андрей Жихарев дип таныткан кеше болай яза: «Волгоград өлкәсе башлыгы Андрей Бочарев Татарстанга барып кайтып, президент Рөстәм Миңнехановның безнең шәһәрдә мәчет төзелүгә теләктәшлек күрсәтүен сораганнан соң, җирле халык куркып калды. Чөнки мәчетләр һәм ислам идеологиясе радикаллар һәм ислам террорчылары килеп чыгу өчен яхшы урын». Әлеге мөрәҗәгатьне меңнән артык кеше имзалаган.

Шулай ук Петербургдагы мәчет төзелүгә каршы өч меңгә якын кеше имзалаган петициягә әле дә имзалар җыела. Иркутск өлкәсе Братск каласында да мәчетне булдырмауга каршы мөрәҗәгать куелган.

Пермьдә «мигрантлар өчен мәчет» төзелеше өчен җир бирү хәбәре чыгуга җирле халык оешкан төстә каршылык чаралары уздырды, җир бирү мәсьәләсе тукталып калды.

Ә Екатеринбургта төзелә башлаган мәчетне сүтеп, аның урынына мәдәни-күңел ачу үзәге салырга җыеналар. Элекке губернатор Эдуард Россель мәчет, чиркәү һәм синагога төзеп, диннәр татулыгы мәйданы булдыру тәкъдиме белән чыккан булган. Чиркәү белән синагога инде эшли, ә төзелә башлаган мәчет булдыруны туктатып, гыйбадәт йортына җирне шәһәр читендә бирмәкчеләр икән. Шул ук вакытта әлеге мәчет төзү документлары һәм башка кирәк-яраклар өчен инде 26 млн сум акча тотылган, дип язылган Change.org сайтында шул хактагы петициядә.

Декабрь аенда гына Мәскәү өлкәсе Электрогорск каласында, Русия Президенты Владимир Путин исеменә, элекке почта бинасы урынында гыйбадәт кылу өчен мөселман үзәге төзелешен тыю турындагы мөрәҗәгатькә имзалар җыю башланды. «Новые Известия» газетасы язганча, җирле имам Дамир Булатов элек-электән татарларның яшәвен искәртеп, бу шәһәрдә 800дән алып 1000гә кадәр мөселман барлыгын әйткән. Сүз мөселман мәхәлләсе сатып алган иске бинаны үзгәртеп кору турында бара. Мөселман үзәге өчен рөхсәт канунсыз алынган, дип белдереп килгән инициатив төркем җирле үзидарәгә, прокуратурага хатлар яза. Бюрократик каршылыклар, элекке карарларны яңадан карау башланган. Мондый мисаллар тагын бар…

КАНУНСЫЗ ТӨЗЕЛЕШ, ДИЛӘР

Калининградта инде төзелеп беткән диярлек мәчетне сүттермәкчеләр. Яңа Уренгойда инде мәчетне җимерделәр. Свердлау өлкәсе Заречный бистәсендә дә мәчет җимерелде. Пятигорскида мәчеттән манараны алдырттылар.

Краснодар краенда мәчет төзелеше мәсьәләсе бик авыр бара. Элекке губернатор аяк терәп каршы торды, дигән иде «Азатлык»ка Нәфигулла Аширов.

Ставрополь шәһәрендә борынгы мәчетне кануни нигездә җирле мөселманнарга кайтарырга тиеш булсалар да, җитәкчелек, гомумән, бу мәсьәләне караудан баш тарта.

Тамбовта 15 ел инде мәчет эшләп килә иде, хәзер аны канунсыз, дип игълан иттеләр. «Мәчетнең киләчәк язмышы билгесез. Аны сүтү турында карар бар. Димәк, барыбер юк итәрләр инде. Андагы имам инде биш ел дәвамында мәчетне канунилаштырыр өчен йөри, ләкин һич килеп чыкмый», – диде Аширов.

Бикә ТИМЕРОВА

Изображение удалено.Курган төрмәсендә Руслан Сәйфетдинов үлгән

7нче гыйнвар Кургандагы төрмә хастаханәсендә 24 яшьлек Руслан Сәйфетдинов үлгән. Ул Русия мәхкәмәсе тарафыннан Сүриядәге сугышларда катнашкан, дип, өч еллык төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Кеше хокукларын яклаучылар Русланга ярдәм итәргә теләсә дә, аларны авыру янына якын да китермәгәннәр.

Төмән медицина академиясе студенты Руслан Сәйфетдинов 2013нче елның җәендә Сүриягә китә. Тормышында шундый шактый кискен адымын ул сугыш барган җирләрдә зыян күрүчеләргә табиб буларак ярдәм итү теләге белән аңлата. Әлеге илдә берничә ай торганнан соң Руслан кире Русиягә әйләнеп кайта. Иминлек көчләре аны кайтуга тотып ала, һәм «ялланып сугышу» маддәсенә нигезләнеп, ул бер елдан соң хөкем дә ителә. «Азатлык» Русланның әнисе Румия Сәйфетдинованың Кургандагы билгеле хокук яклаучы Габдулла Исакаев белән сөйләшүеннән әлеге эш турында кайбер мәгълүмат тәкъдим итә.

Колония хезмәткәрләре (аларның исемнәре Румия ханымга билгеле түгел) Русланга узган елның ноябреннән бирле «сине тере килеш иреккә барыбер чыгармыйбыз», дип янаганнар, «синең кебек кешеләр безнең дәүләткә кирәк түгел», дигән сүзләр әйтә торган булганнар. Әнисе әйтүенчә, Руслан үлеме алдыннан берничә атна буе ашый алмаган, ашаса да, ризыгын косып чыгарган, ә ел ахырында аны дәвалау изоляторында тотканнар, тик бәйрәмнәр җитү сәбәпле, кире зинданга чыгарганнар һәм анда егетнең хәле бик начарланган.

Бары тик кеше хокукларын яклаучылар һәм адвокатлар таләбе белән генә 6нчы гыйнвар көнне кич Русланны 1нче шәһәр хастаханәсенә озаталар, аңа кичекмәстән операция кирәклеге ачыклана. Ә егетнең хәлен тикшергән төрмә сакчылары моңа: «Ул – үгез кебек таза, акылы гына тулы түгел», – дип көлеп карый.

Хастаханәдә дә сак астында тотылган Русланга мөнәсәбәт кешелекле булмый. Хәтта табиб та: «Тоткынның хәле бер дә куркыныч түгел, бәйрәмнәргә кадәр һәм хәзер эшләнгән тикшерүләр аның эчке органнарында бер патология дә булмавын ачыклады, организмында икенче дәрәҗә арыклану, әмма бу тоткынның үзен-үзе ышандыруы аркасында гына, психолог аның белән эшләде инде һәм бәйрәмнәрдән соң да эшләячәк», – дигән нәтиҗә чыгара. Ул тоткынны кире төрмәгә кайтаруга рөхсәт бирә. Үзе турында сөйләгәннәрен ишетеп, Руслан шәфкать туташына: «Апа, зинһар, миңа ярдәм итегез!» – дип ялварган. 7нче гыйнварда 24 яшьлек егет җан куя. 18нче гыйнварда аның колониядә утыру вакыты тәмамланасы иде.

Руслан Сәйфетдиновның Курган хастаханәсендә шулай фаҗигале үлүен хәзер Тикшерү комитеты карый. Җәзаларны үтәтү идарәсенең өлкә бүлеге баштан ук егетнең «читтән көч кулланып үтерелүенә ишарәләүче бер билге дә табылмады», дип бара. Имеш, аның тәнендә бернинди дә җәза билгеләре юк, мәрхүмгә тиешле ярдәм күрсәтелгән, әмма файдасы гына булмаган. Рәсми мәгълүматка караганда, үлгән егет инде күптәннән көчле авырудан интеккән.

ТИҮ татар телен Татарстанда бердәнбер дәүләт теле дип игълан итәргә чакыра

Татар иҗтимагый үзәге президиумының Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт шурасы һәм Казан Шәһәр думасы депутатларына мөрәҗәгатендә татар телен саклап калыр өчен аны Татарстанда бердәнбер дәүләт теле дип санарга тәкъдим ителә.

Татарстанда «1990 елдан башлап» телне саклау һәм үстерү турында программалар» кабул итеп, күз буйыйлар, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен бернәрсә дә эшләмиләр. Шул ук вакытта Татарстанда 699, ә Русиядә 4000 татар мәктәбе, ТДГПУда, КФУда татар факультетлары ябылды. Татарстан Дәүләт шурасы 26 ел дәверендә үзенең утырышын татар телендә оештыра алмады. Казан Шәһәр думасында синхрон тәрҗемәне бетерделәр, анда бүгенге көндә рәсми рәвештә бер дәүләт теле – рус теле. Татарстан башкаласы мәҗлесендә татар телендә чыгыш ясап булмый!» диелә мөрәҗәгатьтә.

ТИҮ әгъзалары белдерүенчә, татар телен саклап калуның юлы – татар телен бердәнбер дәүләт теле дип игълан итү. Бу уңайдан алар матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә фикер алышырга чакыра.

«Татарстанда бер дәүләт теле булырга тиеш – татар теле. Бу артык кискен чара һәм котырту дип, уйлыйсызмы? Татар телен коткару турында сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар? Сөйләшик, киңәшләшик», диелә мөрәҗәгатьтә.

Наил Нәбиуллин эше яңадан каралачак

«Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинга карата 2016нчы елның 13нче гыйнварында ачылган мәхкәмә эше бер ел буена тикшерелсә дә, тәмамлана алмады.

2016нчы елның 16нчы ноябрендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе урыс неофашистлары төркеме әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнүче Наил Нәбиуллинга карата эшне тикшерүне тәмамлап, гаепләү ягының җинаять процессуаль канун бозуы сәбәпле, эшне яңадан прокуратурага җибәрү карары кабул иткән иде. Прокуратура исә, Вахитов мәхкәмәсе карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте. Эшне яңадан прокуратурага җибәрү карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе юкка чыгарды һәм Вахитов районы прокурорының таләбен канәгатьләндереп, Нәбиуллин эшен яңадан мәхкәмәгә кайтарды.

Мәхкәмә утырышыннан соң Наил Нәбиуллин, Татарстан Югары мәхкәмәсенең карарын канунсыз дип санавын белдерде.

«Минем хокукларым бозылган иде. Бу эшнең нигезе юк. Без Югары мәхкәмәнең карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе президиумына шикаять итәчәкбез.

Бу карардан соң миндә әлеге карарда сәяси заказ булмадымы икән дигән шикләр туа башлады. Чөнки беренчел мәхкәмә эшендә хокукларым тулысынча бозылган. Әмма боларны Югары мәхкәмә әлегә күрмәде.

Соңгы арада татар милли хәрәкәтенә басым дәвам итә. Һәм шул басымның бер өлеше буларак «Азатлык» татар яшьләре берлеге җитәкчесенә басым булырга мөмкин», дип белдерде ул.

Наил Нәбиуллин урыс неофашистлары төркеме әгъзасы Сергей Журавлевка яла ягуда гаепләнә. Нәбиуллин моны кире кага һәм җинаятьне тикшерү барышында җинаять процессы кануны үтәлмәве нигезендә үзенең хокукларының бозылуын да белдерә.

«Без – керәшен татарлары түгел, без – керәшеннәр»

14нче гыйнварда Казанның «Ак барс» яшьләр үзәгендә «Туым җондозы» керәшен җырлары фестиваленең гала-концерты үтте.

Башка еллардан аермалы буларак, 9нчы фестивальнең сайлап алу тамашалары Татарстанның төрле район-шәһәрләрендә узган. Бу юлы беренче тапкыр Балык Бистәсендә, Балтачта, Кайбычта, Чаллыда үткән. Ахыргысы, финалы, узган елның 18нче декабрендә Алабуга шәһәрендә оештырылган.

«Туым җондозы» бүләгенә 5-30 яшьлек керәшеннәр ия була ала. Бәйгедә солист-вокалистлар, фольклор ансамбльләре һәм этник музыка коралларын ясаучылар катнаша. Жюри рәисе – фольклорчы галим, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров.

«Бу фестивальдә безнең беренче максат – элеккеге көйләрне, традицияләрне яңадан кайтару иде, чөнки буыннар арасында өзеклек бик зур», – диде ул «Азатлык»ка. Аның әйтүенчә, элек катнашучылар кызлар киемен хатын-кызларныкыннан аера да алмаганнар, барысын да балаларга кигерткәннәр. Әкренләп бу хәлне уңайга үзгәртә башлаганнар.

«Сез ничек уйлыйсыз, «татар керәшеннәре», дипме, әллә «керәшен», дип язу дөресме?» – дигән сорауга Геннадий әфәнде: «Әлбәттә, «керәшен татары» дию бераз сәяси төсмер ала. Аны халыкта беркайчан да алай атамыйлар. Керәшен булгач, керәшен буласың инде син, нигә аны катлауландырып торырга», – диде фольклорчы галим.

Әңгәмә барышында ул, кем ничек үзен әйтәсе, билгелисе килә, шулай булсын, дип тә өстәде.

Өлкәннәр фикерен «Туым җондозы»нда катнашучы балалар, яшьләр дә күтәреп алды. Сәхнәдә керәшен җырларын җырлап, чын керәшенчә биеп, ата-бабаларының мәдәни мирасы белән горурлануларын әйттеләр.

Мәсәлән, Кайбыч районыннан килгән 5-6нчы сыйныф укучылары җыр-бию, сәхнәдә чыгыш ясау интернетта утыру, планшетта уйнауга караганда кызыграк, ди. Ата-аналарың кечкенәдән үк балаларын үз гореф-гадәтләрендә үстерүләре күренде. Бәлки, шуңа да, малайлар «Сез керәшен татарларымы, әллә керәшеннәр генәме», дигән сорауга: «Без – керәшеннәр», – дип горурланып җавап бирделәр.

21 яшьлек Алёна Харитонова 2013нче елда ул үзе дә бу бәйгедә катнашып, лауреат булган. «Мин катнашкан вакытта әле авыл көйләре чыкмый иде. Ә хәзер шунысы сөендерә: кеше үз авылының җырын күрсәтергә оялмый», – ди ул.

Быелгы «Туым җондозы»нда гран-при Мамадыштан «Тәңкәләр» ансамбленә бирелде. Аларга бүләккә 30 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Комментарии