БАЙЛЫК КЕМ КУЛЫНДА?

БАЙЛЫК КЕМ КУЛЫНДА?

Дөньяда 8 иң бай кешенең мөлкәте Җир шарында яшәүче халыкның яртысыныкы хәтле булган. Оксфордтагы «Оксфам» тикшеренү үзәге әнә шундый нәтиҗәгә килә. Беренче өчлектә – Билл Гейтс, «Зара» ширкәте хуҗасы Амансио Ортега һәм финансчы Уоррен Баффет. Байлар белән ярлылар арасында упкын да тирәнәя икән: корпорация хуҗалары, сәясәткә тыкшынып, салымнардан качарга, эшчеләргә азрак хезмәт хакы түләргә тырыша.

«Форбс»

ПУТИННАН ГЫНА СОРЫЙСЫ

Генераль прокуратура һәм Тикшерү комитетына үз хезмәткәрләрен тораклы итү өчен 27 млрд сум акча кирәк. Шуны сорап, ведомство җитәкчеләре Илбашы Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Икътисадый үсеш министрлыгы исә әлеге акча прокуратура белән Тикшерү комитетының гамәлдәге бюджеты кысаларында гына каралырга мөмкин, дигән фикердә.

«Коммерсантъ»

3 МЕҢ ЮРИСТ УРЫНЫНА – БЕР РОБОТ

Русиянең Саклык банкы юрист-роботтан файдалана башлаган. Ярты ел эчендә ул 3 мең хезмәткәрне алыштырачак. Роботка банк исеменнән судка шикаятьләр язу йөкләнгән. Тиздән ул физик затларга кагылышлы барлык шундый гаризаларны үзе тутырачак, дип аңлатты банкның идарә рәисе урынбасары Вадим Кулик.

«Интерфакс»

КОТЛАУ ӨЧЕН ЭШТӘН КУГАННАР

Мари Иленең Сернур районы гәҗите мөхәррире Елена Лебедева эшсез калган. Сәбәбе – Дума депутаты Сергей Казанковның яңа ел котлавын бастыруында. КПРФ вәкиле үзенең тәбрикләве өчен редакциягә акча да түли, ләкин җирле түрәләр газета чыгар алдыннан гына аны бирмәскә кушкан. Сүз уңаеннан, шул ук санга Думаның тагын ике депутаты – «Бердәм Русия»ле Виктор Кидяев белән Светлана Солнцева котлаулары да бар иде. Ләкин алары бушлай басылды һәм түрәләр ачуын чыгармады.

«7×7»

«ЙОЛДЫЗЛАР» АЛУ КЫЕНЛАША

Хәрби хезмәткә кагылышлы федераль кануннарга җитди үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, армиядә яңа дәрәҗә бирү тәртибе катгыйлана. Хәзер ул штатта тиешле вазыйфа булуына бәйле түгел – яңа погоннар хәрбинең хезмәт дисциплинасын ни дәрәҗәде үтәвенә карап биреләчәк. Соңгы сүзне аның хезмәттәшләре һәм командирлардан торган аттестация комиссиясе әйтергә тиеш була.

«Известия»

Комментарии