- 16.10.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №41 (17 октябрь)
- Рубрика: Архив
Лаеш районы халкы үпкәли: «Безнең район хакимиятен бераз денгә кертә башлаган идең, эшне ахырына җиткерми генә ташлап киттең», – диләр. Дөрес түгел, ташлап китмәдем, ә игътибарымны башка якларга юнәлтеп тордым. Чөнки дөньяда бер Лаеш районы гына түгел, башкаларның да проблемалары бар. Аннан соң Лаеш районы хакимияте дә безне үзенең кайбер гамәлләре белән сөендереп куйды, тәнкыйть ителгән фалларны төзәтү белән шөгыльләнә башлады.
Әгәр исегездә булса, узган мәкаләләремнең берсендә мин Лаеш районының Фән шәһәрчегеннән ерак түгел урнашкан, әле үткән гасырның 70 елларында ук ябылган чүп-чар полигоны ачулары, башкаларның аннан төсле металл җыеп ятуын язган идем. Бу полигонга заманында агулы матдәләр Фән шәһәрчегеннән дә, Резина-техник заводыннан да ташланган булу сәбәпле, аны янә ачу бик хәтәр. Чөнки инде ком белән күмеп тигезләнгән, өстенә калын булып печән үскән бу кыр тик ятканда артык куркыныч түгел: агулы матдәләр тузан белән һавага күтәрелми, яңгыр сулары да өстән генә агып китә. Ә инде аны ачсаң, чокырга җыелган яңгыр суы турыдан-туры җир астындагы суларны агулый. Лаеш районы җирлегендә исә бик зур җир асты күле бар һәм аны Казан халкы эчә…
Мәкаләләр язгач, телеканалларда чыгыш ясагач, Лаеш районы хакимияте проблеманы күреп алды һәм бу полигонны тигезләтеп, күмдереп куйган. Шулай ук анда илтүче юл буендагы чүп-чарны да җыештырган.Моңа бик сөендем. Аннан соң күп балалы гаиләләргә тиешле җирне дә агулы матдәләр күмелгән җирдән ерак түгел бирүләренә ризасызлык белдергән идем. Хакимият моны да истә тоткан һәм хәзер җир экологик яктан чистарган урыннан биреләчәк икән… Ничек инде үзенең хаталарын шундый тизлек белән төзәтүче районга бәйләнәсең?! Әле җитмәсә, Хәербидә җирле авыл башлыгы Минзәлия ханым юлларны төзәткәләвен, киләчәктә бу эшне тагын да җәелдерәчәген клубка җыелган авылдашлары алдында да әйтеп салган иде. Мин бик самими кеше – әйткән сүзгә ышандым инде… ләкин көзге яңгырлар башланды – Хәерби юллары тагын үтеп чыгып булмастайга әйләнде. Әлбәттә инде, авыл кешеләре бу юллар өчен мин фәкыйрегезне гаепләде – ник ясатмадың? Мин аларга авыл юлларына бюджетта акча югын ничек аңлатыйм? Гәрчә, хакимияттә миңа шулай аңлатканнар иде. Анда ике сүзнең берендә акча юклыгын сәбәп итәләр. Мөгаен, әле күптән түгел генә ремонтланган һәм тагын ике-өч ел хезмәт итәрдәй Лаеш юлын акчасыз гына яңартканнардыр. Әллә соң район хакиме Михаил Павлович Афанасьевның затлы машиналарының кыйммәтле көпчәкләрен саклау өчен шулай тырышалармы?
Белмим, ни дәрәҗәдә хактыр, глава әфәнденең «Тойота-Ланд Крузер», «Мерседес-ML» машиналары бар, имеш. Болар икесе дә – үтә затлы джиплар. Әйтик, «Лан Крузер Прадо»ның бәясе 1 миллион 700 мең сумнан 3 миллионга кадәр. Мөгаен, хакимияттә иң арзанлысы түгелдер. «Мерседес»ның ML классы да 2 миллион 900 меңнән алып 3 миллион 900 мең сумга кадәр. Әгәр теләсәң, тагын да кыйммәтрәк итеп була…
Әле болар өстенә хөрмәтле Михаил Павловичның «БМВ» белән «Ауди»ы да бар диләр. Болары исә, олуг агайларның мул корсак шәрифләрен чайкалдырмыйча гына тигез юлдан йөртә торган затлы машиналар. Әйтик, «БМВ»ның 7нче сериясе, 3 миллион 400 меңнән алып, 6 миллион сумга кадәр тарта. 5нче сериясен дә арзан дия алмыйм – уртача 2 миллион ярым сум. «Ауди» да Алман иле автопромының иң затлы машиналары рәтендә йөри. «А-8» маркалысы түрәләрнеке санала һәм бәясе дә 4-4,5 миллион сум чамасы тора. Миндә исә, Лаеш главасындагы машиналарның бәясе хакында төгәл мәгълүмат юк, бары тик кибет бәяләреннән чыгып кына фикер йөртәм. Гомумән, бу 4 машина хаким әфәндегә нәрсәгә икән? Әллә соң алар барысы да аныкы түгелме? Бәлки, халык ялгыш сүз сөйлидер, бу машиналарның хуҗалары, гомумән, Михаил Павловичның гаилә әфрады гынадыр… Нәрсәгә инде дәүләт чиновнигына шулкадәр машина? Юк, минем аларның барлыгына да ышанасым килми – кеше сүзе генәдер. Кеше сөйләр ул, тел сөяксез бит. Әнә, әллә нинди сөяркәләр хакында да гайбәт сатып маташтылар, ниндидер җимерелгән гаиләләр хакында сөйләделәр, тик тыңлап кына тормадым: «Гайбәт, башка вакытта сөйләрсез!» – дидем. Ә менәюл мәсьәләсендә тыңладым, чөнки кызык! Ник соң районыңда танк үткесез юллар барында, глава район үзәгенә бара торган әйбәт юлны сүтеп җыясы итте икән? Моны юл аша чыгарга зар-интизар булып яшәүче Хәерби халкы да, башка авыллар халкы да аңлый алмый. Шуңа да хисапсыз машиналар һәм тагын әллә нәрсәләр хакында «гайбәт» уйлап табалар… Ә Михаил Павлович андый түгел, ул бик намуслы кешедер, дип ышанасы килә… Гомумән, минем бөтен түрәләрне дә «шәп кешеләр» дип ышанасы килә… Ышана гына алмыйм…
***
Лаеш районының бик зур җир асты күле өстендә утыруын язган идем инде. Шулай булса да, биредә халык суның начарлыгына зарлана. Әйтик, Комлы Ковал халкы: «Сантехникага кадәр тиз саргая, краннар тыгыла һәм ватыла», – ди. Ә суларын авызга да алып булмый, имеш.
Моңа кадәр бу авылда булганым юк иде, җаен табып әйләнеп кайтырга булдым. Хәер, Комлы Ковалны хәзер бик үк авыл дип тә булмый – тоташ затлы таш пулатлардан гына торучы бер бистә. Биредә җирнең бер сутые 100әр мең сум белән исәпләнә диләр. Затлы коттеджларга карый-карый урам буйлап колонка эзләп киттем. Авыл затлы булса да, колонкалары сирәк очрый икән. Әле анысы да җирдән чыгып торган җәбәхәер генә бер кранлы торба кисәге. Кранны ачып, суын тәмләп карыйм дигән идем, берәү дәшә:
– Не пей, отравишься…
Әби белән бабай капка төпләрендә тора икән.
– Ник? – дигән булам.
– Монда су бик начар, күгәрекле, тәмсез. Без аны юынтыкка гына тотабыз, ә эчәргә мөмкинлеге булган кешеләр Казаннан ташый. Әле бу су белән савыт-саба юсаң да, саргая, унитазларда күгәрек эзе кала. Бөтен сантехника ватыла, – дип санап китте алар. Безнең сөйләшкәнне ишетеп күрше агае да килде.
– Мин монда бик яшәмәскә тырышам – суы начар. Юынсаң, кычытына ук башлыйсың, эчүгә яраксызлыгын әйтеп тә тормыйм инде, – ди.
Тагын бер-бер артлы күрше-күлән җыела башлады. Авыл эчендәге суны тәмләп карарга теләвемнең тулы бер митингка әверелеп китү мөмкинлеге туды.
– Бездә чүпне дә юньләп чыгармыйлар, озак вакыт өелеп ята. Чүплекләргә урам этләре ияләшә, ризык бар бит. Алар булгач, балаларны урамга чыгарып булмый, талаулары бар. Әле үзебез дә кичләрен йөрергә куркабыз, – диләр.
Мин килгән көнне чүп контейнерларын бушатканнар иде үзе, әмма бөтен җирдә тау-тау камыл өелеп тора иде.
– Ә бу камылны җыялармы соң? – дим.
– Анысына икенче машина килә аның.
– Ничек шундый затлы җирдә шулкадәр проблемалар белән яшисез? Суыгыз эчәргә түгел, юынырга да ярамый, чүп чыгарылмый, урам тулы иясез этләр… Биредә зур-зур түрәләр яши бугай бит, – дим.
– Әнә, теге урамда гына Югары Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яши, әмма ул безнең проблемаларны белә алмый. Аның урамын яхшы чистарталар, чүбен вакытында чыгаралар, без аны күреп сөйли алмыйбыз, – ди кешеләр.
– Ә су? Ул да шул ук суны эчә, шуның белән юына бит…
– Юк бугай шул. Аның өенә су фильтрлар аша керә икән диләр. Шуңа күрә безнең проблеманы белми дә яшәп ятуы бар, – ди бер агай.
Белмим, бусы ни дәрәҗәдә хактыр, әмма бездәге күз буяучылык күзлегеннән карасаң, әллә нинди фильтрларга да ышаныр җирлек бар кебек…
Кызык кына килеп чыга түгелме? Хакимият халыкка җир астындагы юньле суны да алып эчерә алмый, ә зур түрә алдында ялагайлана, күзгә төтен җибәрә белә…
Чүп вә урам этләре мәсьәләсендә дә Фәрит Хәйрулла улы хәбәрдар түгелдер дип уйлыйм. Кышын аның урамындагы карны шәп көриләрдер… Кыскасы, хөрмәтле вә гыйззәтле Мөхәммәтшин әфәнде биредәге халыкның тулы капитализмда рәхәт чигүенә тәмам инанып яши. Тик күрше урамнарның әле һаман да социализмда чиләнүе ике ятып бер төшенә дә керми. Җирле хакимият аны мондый борчулардан әйбәт саклый бугай…
***
Минем Лаеш районын тәнкыйтьли башлавым Сокуры авылыннан башланган иде, әле һаман бу авылны мәкаләм саен телгә алырга мәҗбүрмен. Чөнки бу авыл җирлегендә җитәкчелек биргән сүзендә тормый кебек. Узган мәкаләләремдә чүп түгү мәсьәләләрен кузгаткач, авылны бер кат чистартып чыгарганнар иде. Тагын барысы да үз җаена кайткан. Автобус тукталышын хатынының кибетенә кушып куюын, хәзер кешеләрнең яңгыр астында юешләнеп, буранда туңып транспорт көтәргә мәҗбүр булуын әйткәч, моны да тәртипкә китерергә вәгъдә бирделәр. Ләкин тукталыш бүген дә кибетнең склады ролен үти. Ә бит хакимият безгә моны хәл итәргә вәгъдә биргән иде. Әллә онытты, әллә үз халкының ихтыяҗларын санга сукмады…
Бу юлы Сокуры авылының Яшьләр урамындагы 17нче йортка чакырдылар. Подвалларын су баскан һәм аны һич чистартучы юк диләр. Ләкин килгәч шул мәгълүм булды ки, бу ике катлы йортның фатирын су түгел, ә канализация нәҗесе баскан икән.
– Йортны әле быел гына сипләделәр, ә подвалга керерлек түгел – тездән су. Аның сасысы фатирларга керә, чыдарлык түгел. Мин инде әллә ничә мендәр чыгарып аттым, келәмнәр күгәрә, йорт җиһазы бурсый, фатирда да һава дымлы. Мин гомерем буе совхозда эшләп I дәрәҗә инвалид булып чирләп пенсиягә чыктым, инде хәзер астма да алам бугай,– ди Әлфия апа Каюмова.
– Йортны карарга зур-зур корсаклы адәмнәр килде. Имеш, ремонтны тикшерәләр. Подъездларны, чормаларны караган булдылар, ә подвалга төшмәделәр. Чакырып караган идем: «Ә нәрсә булган ул подвалга?» – дип көләләр. «Анда бит бәрәңге куярлык та түгел, су баскан, үзегез карагыз», – дим. «Подвал ул бәрәңге кую урыны түгел», – дип көлеп киттеләр, – ди Әлфия апа. Үз чиратымда минем бу йортны кабул итүче бу түрәләргә соравым бар: «Ә ике катлы, күп фатирлы йортның подвалы – нәҗес тулып яту урынымы?» Рәхилә Хәбибуллина да җаваплы оешмаларга мөрәҗәгать итә-итә гарык булган инде.
– Мин идарә итүче компания җитәкчесе Моденов дигәненә шалтыратып хәлне аңлатып карадым: «Сез анда гомер буе букка батып ятасыз, аны чистартырга акчам юк минем», – дип кенә җибәрде. Ә бит без тиешле акчаны түләп барабыз, ул кая китә? – ди ул.
– Әгәр вакытында килеп канализация чокырларын суыртып китсәләр, алай ук хәтәр булмый ул. Сирәк киләләр бит, – ди Геннадий Михайлов.
Мин бу йортта 15 минут булганмындырмы, әмма шул вакыт эчендә дә күңел болгана башлады, тизрәк һавага чыгу җаен карадым. Ә бит кешеләр бу йортта яшәргә дә мәҗбүр.
– Тәрәзә ачып яшибез инде, башкача сасыга түзеп булмый, – ди алар.
Ярый ла әле көннәр җылы, ә кышын ничек яшәрләр? Бәлки, хакимияттә бу йортка игътибар гына итү һәм тиешле оешмалардан чарасын күрдерү генә кирәктер. Югыйсә бит йорт яңа гына сипләнгән, торбалар алышынган, бүленгән акча тотылган, ә эш күренми. Моны ничек бәяләргә?! Бәлки, кемнәрдер акчаны үзләштереп, тиешле эшләрне башкармаганнардыр? Зыянын исә бу йортта яшәүчеләр күрә. Кемнәрнеңдер бай яшәргә теләвенә алар гаепле түгел, югыйсә…
***
Кыскасы, Лаеш районыннан тагын бер кат әйләнеп кайттым, эшләнгән һәм эшләнмәгән эшләрне барладым, хәзер инде хакимиятнең чараларын көтәм. Мактап язып чыгарлык итеп эшләп куйсыннар иде, рәхәтләнеп мактар идем, валлаһи…
P.S. Хөрмәтле Лаеш халкы! Сезнең районда СоцПРОФ профсоюзларының бүлекчәсе эшләп килә, җитәкчесе – Азат Гайнетдинов. Әгәр зарларыгыз, шикаятьләрегез бар икән, хатларыгызны аңа юллый аласыз. Ул исә миңа һәм профсоюзның республика идарәсенә тапшырыр.
Иң изге теләкләр белән, Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии