БЕР НӘРСӘ ДӘ ҮЗГӘРМӘС!

БЕР НӘРСӘ ДӘ ҮЗГӘРМӘС!

Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттаховның Татарстан һәм фән министры итеп билгеләнүен ишеткәч шактый тәнкыйди сүзләр әйткән идем. Чөнки күп еллар буе аграр районны җитәкләгән хакимият башлыгының бу кәнәфигә утыруын берничек тә җитди кабул итә алмадым. Мин белгәннән бирле инде биш министры алышынды, һәркайсы элеккесеннән начаррак булды. Мин инде Гыйльметдиновтан да уңышсызы булмас дигән идем, ялгышканмын, ахры…

Әле Премьер- Илдар Халиков портфель тапшырганда Фәттаховның укытучылар гаиләсеннән булуын һәм мәгариф проблемаларын эчтән белүен әйтте. Энгель Навапович үзе дә Актанышта чакта бөтен мәктәпләр белән дә эшләргә туры килүен әйтеп, үзенең бу өлкәдә «зур белгеч» икәнен күрсәтергә тырышты кебек… Алайга китсә, мин дә 10 ел мәктәптә укыдым, хәзер өч бала укытам, дүртенчесе үсеп килә – мәгариф системасын шәп беләм… Ә, юк, мин бит сәламәтлек саклау өлкәсен еш тәнкыйтьлим, быел озак кына хастаханәдә ятып йөрәкне сипләтеп чыктым, әле тагын кереп бер операция ясатып та чыгасы бар… Кыскасы, бу өлкәне яхшы беләм, койган да куйган сәламәтлек саклау министры инде менә! Кем дә булса бу хакта Президентка һәм Премьер-министрга әйтегез әле, яме. Мәгарифне «эчтән белүче» бар инде, анысына дәгъва кылмыйм…

Ләкин, бүгенге көндә мин 100% Энгель Фәттахов яклы. Чөнки ул билгеләнеп тә өлгермәде, инде урыс шовинистлары аңа һөҗүм оештырды. Димәк, бу кешенең мәгариф министры булуы кемнәр өчендер куркыныч. Югыйсә, бармактан суырылган гаеп нигезендә гауга чыгармаслар иде. Ә тавышның башында Семен атлы бер бәндәнең «ВК» газетасы форумындагы сүзләре тора. Имеш, Энгель Навап улы министр итеп билгеләнгәч үткәргән киңәшмәсендә әйткән: «Бездә дәүләт теле – татар теле, шуңа күрә киләсе киңәшмәләр татарча узачак. Шулай ук эш буенча миңа керсәгез, татарча сөйләгез. Әгәр телне белмисез икән, хезмәткәрләрегез кәгазьгә язып бирсеннәр, кергәч укып чыгарсыз». Семенның сүзләренә караганда, министрлыкта эшләүче һәм татарча белмәүче шәһәр татарлары куркуга калган – эштән куулары бар бит…

Ниндидер форумда, ниндидер «Семен» әйткән сүзләрне шунда ук урыс милләтчеләре үзләренең сәяси уенында «козырь» итеп кулланырга булды. Бармы ул «Семен» дигән бәндә дөньяда, әллә бер коткычының кушаматы гынамы? Министр Фәттахов мондый сүзләр әйткәнме, юкмы? Болары Татарстанны пычратып күрсәтергә теләүче бер-ике дистә урыс милләтчесе өчен мөһим түгел. Бары тик Мәскәүгә «кыерсытылган урыс халкы» исеменнән шикаять язарлык сәбәп кенә булсын.

Шуның өчен алар теләсә нинди сафсатаны үзләре уйлап чыгара, форумнарга яза, аннан үз ялганнарына ышанган булып кыланып агу чәчә башлый.

Әнә бит, заманында Эльмира Исрафилованы «татарская морда» дип мыскылладылар да, безне «оккупантлар» дип атады, дип гауга чыгардылар. Ни чәчсәң, шуны урасыңны аңламаган булып кыланалар. Миңа калса, Эльмира бик төгәл җавап биргән иде. Соңрак Илшат Әминовның шул ук сүзләрен дә шактый «иләделәр». Мәсәлән, мин Энгель Фәттаховның мондый сүзләр әйтүенә ышанмыйм – Актанышлылар беркайчан да милләтче булмады. Әгәр ул, чынлап та, бу сүзләрне әйтсә, ул «татар тарихында иң аз эшләгән мәгариф министры» булыр иде. Чөнки аны сәгате-минуты белән куачаклар. Ә менә Мәгариф министрлыгында эшләүчеләрнең барысыннан да татарча белүне таләп итүне бик урынлы саныйм. Соңгы елларда бу оешма татар телен вә мәгарифен үтерү белән генә шөгыльләнде кебек, ичмасам, үзләре телне өйрәнсен. Гомумән, Татарстанда түрәләр татарча белергә тиеш дип саныйм. Бу салым түләүче хисабына яшәүченең үзен асраган халыкка хөрмәте булыр иде. Югыйсә, Казан хакимияте түрә-караны инглизчәгә өйрәтергә тырыша, ә үз ана телен белми. Төкерәм мин үз ана телен белмәүче шәһәр башлыкларының инглизчә акцентсыз сөйләшүенә! Башта ул үз халкын аңларга өйрәнергә тиеш, аннан соң башкалар хакында уйлар. Ләкин бездә бу булмас инде – олы агайга ярарга тырышып чукынышырбыз, балаларыбызга урыска яраклаштырылган исемнәр кушарбыз. Әгәр шунда арадан берәребез ялгыш кына татарлыгын искә алса, аны шунда ук булмаган гаепләрен күреп чукый башларбыз.

Миңа калса, Энгель Фәттаховны билгеләнүе белән гауга чыгарып урынына махсус «утырттылар». Янәсе, татарлык дип бик борчылмасын, нишләтергә белербез. Ә чиновник ул артист түгел – гауга аның файдасына эшләми, артык каты тавыш чыкса, куулары да бар. Хәзер инде Энгель Навап улы татарлыкны бик алга чыгарырга теләсә дә, дәшми торырга мәҗбүр булачак. Шулай ук министрлыкка кереп оялаган бер күч маңкорт вә карагруһларны куып тарата алмаячак. Миңа калса, бу тавышны шулар махсус оештырды да кебек – куыласылары килми. Хәзер куа башласалар да, «теге сүзләр хак булды» дип лаф ора алачаклар. Коточкыч хәйләкәр сәясәт! Бу бары бер генә нәрсәне аңлата – Татарстан мәгариф системасында министр алышынуга карап кына бер нәрсә дә үзгәрмәячәк. Кайбер бәндәләр моны алдан ук кайгыртып кую җаен тапты инде…

Искәндәр СИРАҖИ.

БЕР НӘРСӘ ДӘ ҮЗГӘРМӘС! , 4.9 out of 5 based on 12 ratings

Комментарии