- 16.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №33 (17 август)
- Рубрика: Архив
Юрий КРУПНОВ, Демография, миграция һәм төбәкләр үсеше институты җитәкчесе:
– 20 ел эчендә Русиядә күп балалы гаиләләр өлешен хәзерге 7 проценттан 50 процентка кадәр арттырырга кирәк. Шул очракта гына без, бәлки, халык саны кимүен туктата алырбыз.
«Известия»
Зөлфәт ХӘКИМ, драматург, автор-башкаручы:
– Иң җенем сөймәгән нәрсә – редакцияләрдә эшләүче язучылар, яраткан әйбер – мәңгелек турында сөйләшү. Кемнең шигыре кала мәңгелектә, кемнеке калмый – шуны хәл итеп утыралар. Кемгә кирәк синең мәңгелектә каласыңмы-юкмы икәнең? Мәңгелеккә, гомумән, кирәкме ул? Ул турыда уйлаучы юк.
Комментарии