Татарстанга атом кирәкме? Фикерләр төрле

Татарстанга атом кирәкме? Фикерләр төрле

Русия хөкүмәтенең Татарстанда атом станциясе төзелешен яңадан торгызырга җыенуы («АЭС – шантаж коралы», БГ,№32, 10 август, 2016) республика халкын битараф калдырмады. «Азатлык» хәбәрчеләре Кама Аланына барып кайтты, җирле халык, белгечләр, депутатлар белән аралашты.

Бүген Кама Аланында 1980нче еллар башында корылган биналар хәрабә хәлендә. Монда килгәннәрне төрле якка чыгып торган тимер-томыр, биектә асылынып торган бетон плитәләр каршы ала. Сакчылар күренми, шулай да диварларда булган язулар, аунап яткан чүп-чардан кешеләрнең бирегә килеп йөргәннәре аңлашыла. Төзелеш материалларын да җирле халык сүтеп бетергән.

Әлеге объектны 2030нчы елга кадәр Русиядә энергетика объектларын урнаштыру стратегиясе нигезендә торгызмакчылар. АЭС Татарстанның энергетик куәтен арттыру өчен корыла, анда бер реактор булачак, диелгән. Һәм ул 230 млрд сумга төшәргә мөмкин.

ЭШЛЕ БУЛАБЫЗМЫ, ӘЛЛӘ?..

Узган атнада таралган хәбәр бистә халкын икегә бүлгән. Бу хакта «Азатлык»ка Кама Аланының 1нче урта мәктәбендә 20 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укыткан Фәния Сибгатуллина белдерде.

«Безнең мәктәптә эшләүчеләр арасында АЭСка каршы фикерлеләр күбрәк. Беләкләрендә көч булган ир-атларның күбесе, үзебездә эш булмагач, Себер якларына, республикадагы башка җирләргә китеп эшли. Кемнәрдер: «Атом станциясен төзү ирләребезне үзебездә эшле итәр һәм гаиләләребез белән кушылырбыз», – дип әйтә. Башкалар: «Мәктәпләрдә, бакчаларда балалар саны артыр, үзебезгә эш булыр», – ди. Әмма күпчелегебез станциягә каршы. АЭС дигән сүзне ишетүгә, күз алдына Чернобыль килеп баса. Ул коточкыч фаҗига булды. Миңа калса, Кама Аланы халкы бу яңалыкны куркыбрак кабул итте. Кешеләр сөенгәнне, менә әйбәт була икән, дигән фикерне ишеткәнем юк», – ди Сибгатуллина.

Фәния ханым үзе Кама Аланындагы фатирын сатып, Казанга, йә булмаса, башка урынга барып урнашу турында да уйлана башлаган. Туган якларына китәргә теләүчеләр дә бар икән. «Бездә эш булмагач, фатир бәяләре арзан иде», – ди ул.

Халык фикере икегә бүленсә дә, Сибгатуллина сүзләренчә, станция төзелешен «ура» дип кул чабып хуплаучылар юк.

АЭС мәйданчыгы Чаллыдан 70, Түбән Камадан 45 чакрым ераклыкта. Фәния ханым әйтүенә караганда, хәзер Кама Аланы экология ягыннан чиста. «Түбән Кама ягына чыгуга, борынга сасы исләр килеп бәрелә, анда химия заводлары икәне күренеп тора», – ди ул.

1981нче елда ТатАЭС төзелешендә катнашкан Алексей, атом электр станциясе булуына каршы түгел, тик шул ук урында (элек Биләхчә авылы урнашкан җир) төзелүен ул ахмаклыкка тиңли. Яңадан, икенче урында төзелеш башлавы күпкә файдалырак та, арзанрак та булачак, дип уйлый.

Җирле халык арасында «Хәзерге кебек тыныч кына яшәсәк, әйбәтрәк булмас микән?», «Төзелеш башланса, эш урыннары булачак», «Хәзер бөтен җирдә атом инде…», «Төзелештән гади халыкка файдасы булмаячак, түрәләр кинәнәчәк», диючеләр дә булды.

«АЭС КИРӘК ДИГӘН АРГУМЕНТЛАР ЫШАНДЫРМЫЙ»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев АЭС төзү яклы түгел. Ул федераль үзәктәге сәяси көчләр атом-төш проектын махсус үз файдаларына күтәрә, дип саный.

«Русиядәге энергия 7 гигаВаттка артык. Аны кая куярга белмиләр. Бүген ул җитәрлек. Дефицит күзәтелми. Татарстан 100 процентка үзен энергия белән тәэмин итәргә тиеш дигән сүз түгел. Монда бит бердәм базар мөнәсәбәтләре. Булган объектларны да яңартып, Татарстан энергиягә ихтыяҗын каплый ала. Ләкин без бердәм энергетик мөнәсәбәтләргә бәйләнгән, үз-үзебезне генә тәэмин итү максаты куелмаган.

Федераль масштабта атом яклы көчләр АЭС төзелешен алга сөрә. Мәгълүмат чаралары аша халыкны аның зыянсыз булуына ышандырырга тырышалар. Искергән фикерләр белән халык башын бутыйлар. Русия энергетика өлкәсендәге технологик инкыйлабтан тагын артта калырга мөмкин.

Атом энергетикасы күпкә куркынычсызрак, дип әйтәләр. Ләкин аны төзүгә киткән бәя ике-өч тапкырга артачагын исәпкә алырга оныталар. Атом энергиясенең эффектлы булуын раслаучы саннар бик үк дөрес түгел. Алар инде искергән. Уңдырышлы җирләрнең кулланыштан чыгуын да истә тотарга кирәк. Бу безнең өчен – зур югалтулар. Шулай ук атом калдыкларын эшкәртү өчен китәчәк чыгымнарны да санамыйлар», – диде «Азатлык»ка Марат Галиев.

Депутат Европада җил энергиясен куллану елдан-ел үсүен, күпчелек алга киткән илләрнең атом-төш энергиясен куллануны киметүен дә әйтте.

ЧИРЛЕЛӘР САНЫ АРТАЧАК

«Азатлык» Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов фикерен дә белеште:

«Без АЭСка каршы. Экологик яктан ул куркыныч тудыра. Татарстан өчен генә түгел, бөтен Русия, гомумән Европа өлеше өчен куркыныч. Кечкенә генә каза чыга калса, зарары бик зур булачак. АЭС, гомумән, һавага зарарлы матдәләр бүлеп чыгара. АЭС калдыкларын галимнәр дә ничек эшкәртергә икәнен белми.

Татарстанда онкологик авырулар күп, АЭС төзелә калса, чирлеләр саны тагын да артачак. Нигә кирәк бу безгә?

Күбесе, 2030 елга кадәр вакыт бар әле, дип әйтә. Тик бу эшләр өчен акча күчерелгәч, эшне тиз тотачакларына иманым камил. Төзелеш теләсә кайсы вакытта башланырга мөмкин. Апрель аенда Кама Аланында булдым, андагы җирләрне төзелешкә әзерли башланганнарын күрдем», – дип сөйләде Гарапов.

«Азатлык»ның «ВКонтакте» төркемендә уздырылган сораштыруда да күпчелек (78 процент) республикага атом станциясе кирәкми дигән фикерне яклады. Тавыш бирүдә 450дән артык кеше катнашты.

Байбулат ДӘҮЛӘТ, Алсу ӘХМӘТ, Нәзифә КӘРИМОВА

Олимпия чемпионнары арасында татарлар да бар

Бразилиядә Җәйге Олимпия уеннары дәвам итә. Русия җыелмасының бер өлеше допинг җәнҗалы нәтиҗәсендә уеннардан читләштерелгәндә җиңүче татар спортчылары саны арта бара.

5нче август көнне Бразилиядә башланган җәйге Олимпия уеннары дәвам итә. Бу елны уеннар тирәсендә барган зур допинг җәнҗалы нәтиҗәсендә Русия спортчыларының бер өлеше аннан читләштерелде. Допинг тикшерүенә игътибар арту белән Русия җыелмасының уңышлары да гадәттәгедән түбәнрәк. Уңышка ирешкән спортчылар арасында татарлар да бар.

Фехтование чемпионнары

Рапирачыларның ирләр командасы Олимпиадада французларны җиңеп, алтын медальләр яулады. Өч кешедән торган төркемдә ике татар егете – Тимур Сафин һәм Артур Әхмәтхуҗин уйнады.

Тимур Сафин Ташкентта туган, гаиләсе белән Уфага күченгән. Артур Әхмәтхуҗин исә Яңа Актанышбаш дигән авылда туган, хәзер шулай ук Уфада яши. «Википедия»нең рус бүлегендә ике егет тә элек татар булып язылган иделәр, тик Рио-де-Жанейродагы җиңүдән соң аноним төзәтүчеләр бу мәгълүматны юкка чыгарырга тырыша.

«ВКонтакте» челтәрендә дә җиңүдән соң егетләрне башкорт дип әйтү таралган. Шәрехләрдә еш кына «татар итмәгез» кебек сүзләрне күреп була.

«Безнең авылда татарча гына сиптерәләр»

Башкортстанның Краснокама районы халкы ул төнне телевизор каршында уздырган. Рио-де-Жанейрода узган фехтованиенең финал уеннарында Артур Әхмәтхуҗинны күзәткәннәр. Артур чыгышы белән Актанышбаш авылыннан. Биредә 368 хуҗалык бар, 11 еллык мәктәбе, мәчет эшли. Актанышбаш авылында аның бихисап туганнары яши.

Олимпия чемпионының туганнан туганы Ләйсән Гыйззәтуллина «Азатлык»ка Артурның җиңәчәгенә бөтен авыл инанганын сөйләде. «Артурны без Актанышбаш авылы кешесе дип саныйбыз. Артурның әтисе Камил абый шушы авылда туган, әнисе Лира ханым – Уфаныкы. Артур кечкенә чакта Уфага күченеп киттеләр. Камил абыйлар ай саен кайта, әмма Артур сирәгрәк.

Туганыбыз өчен кылган догалар бихисап булды. Бөтен авыл, әби-бабайларыннан башлап яшьләргә кадәр, теләкләр теләп, күз дә йоммыйча аның уенын күзәттек. Призлы урынга эләгәчәгенә иманым камил иде. Лондонда көмеш медаль яулады бит. Монда да чемпион буласы билгеле иде. Артур бәләкәй чакта ук максатчан малай булды. Тырышып укыды. Кулыннан бөтен эш килә. Мәктәпне дә яхшы билгеләргә тәмамлады, университетта да белем алды. Барысына да өлгерде. Фортепианода да уйный ул, сәнгатьне белә. Татарча белә ул, әмма урысча катыш сүзләр белән сөйләшә. Авылга кайткач, һәрхәлдә, урысча сөйләшми. Безнең авылда татарча гына сиптерәләр. Артур – барыбыз өчен дә үрнәк. Бөтен район горурлыгы», – дип сөйләде Ләйсән.

«Азатлык» Артур Әхмәтхуҗинның әтисе Камил абый белән дә элемтәгә керде. Аның гаиләсе Уфада яши. Хатыны Лира белән өч ул тәрбияләгәннәр.

«Өлкән улыбыз Вадим – аш-су остасы. Уртанчысы – Артур. Кечесе Зөфәр дә абыйсына карап профессиональ спорт белән мавыкты. Ул – хоккейчы. Учалы шәһәренең «Горняк» хоккей клубында уйный.

Артур башка балалардан аермалы, үҗәт, үзенекен эшләмичә, максатына ирешмичә туктамый. Уфада хореография училищесындагы бию түгәрәгенә йөрде. Очраклы гына тренер Рамил Әюпов күреп алды да фехтованиегә бирегез, зур спортчы булырга бөтен мөмкинлекләре бар, дип кыстады. Без әллә ни игътибар да бирмәдек. Йөрисе килсә, йөрсен дидек.

Артур өйләнде. Бер ай элек уллары Давыт туды. Хатыны – урыс. Олимпиададан соң кайтуларын көтәбез, авылларны урап килербез, дип өметләнәм. Ата-ана буларак, бала өчен сөенәбез», – дип сөйләде «Азатлык»ка Камил Әхмәтхуҗин.

Алия Мостафина – спорт гимнастикасы

Татар спортчысы Алия Мостафина Рио-де-Жанейрода барган җәйге Олимпия уеннарында алтын, көмеш һәм бронза медальләренә лаек булды. Төрле биеклектәге борыслар ярышында Алия 15,900 балл җыеп, беренчелекне яулады. Икенче урында – америкалы Мэдисон Кошан (15,833 балл), өченче – алман кызы Софи Шедер (15,566 балл). Аңа кадәр исә 21 яшьлек Мостафина командалы ярышта көмеш медаль, шулай ук аерым чыгыш ясап, бронза медален алды.

«Узган Олимпия уеннары белән чагыштырганда, шул ук атмосфера, шул ук киеренкелек. Гимнастика үзгәрә, без дә үзгәрәбез, яшь спортчылар да өстәлә бара», – диде ул матбугатка, үзен җиңгән яшь америкалы спортчыны истә тотып.

Алия Мостафина Мәскәү өлкәсе Егорьевск каласында туган. Әтисе Фәрхәт Мостафин 1976нчы елда Монреальдә үткән Олимпиадада бронза медале яулаган. Алия үзе 2012нче елда Лондонда узган Олимпия уеннарында дүрт медаль яулады.

Римма ӘБДРӘШИТОВА, Закир ӘМИРХАН

Донбасс сепаратистлары «азарга» мөмкин

Мәскәү Кырымда «Украина диверсантлары» тарафыннан әзерләнгән террорчылык гамәлләренә карата үзенчәлекле җавап әзерли.

«Ведомости» газетасы хәбәренә караганда, Русия Иминлек Советы утырышында Донбасстагы сепаратистларны тыеп торуны туктату һәм гамәлләрендә ирек бирү хакында карар кабул ителгән. Әлеге басма чыганаклары белдергәнчә, бу адым Кырымда «украин диверсантлары» тарафыннан әзерләнгән террорчылык гамәлләренә җавап була ала.

Шул ук вакытта Иминлек Советы утырышында Украинага хәрби һөҗүмнәр оештыру турында сүз бармаган. Мәскәү элегрәк Кырымдагы «диверсия» хәлләре җавапсыз калмаячак, дип белдергән иде.

Русия хакимиятләре белдергәнчә, 10нчы августта Кырымда террорчылык гамәлләрен оештырырга җыенган Украина ватандашлары тоткарланган. Президент Владимир Путин Киевны «террор юлына басу»да гаепләде.

Узган җомгада исә Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев Украина белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү белән янады.

Путин балалары

Казанда татар яшьләренең зур җыены үтте. Аны «форум» дип атадылар, «бөтендөньяныкы» дип белдерделәр, кыскасы, масштаб зур иде. («Татар яшьләре форумы кирәкме?», БГ,№32, 10 август, 2016). Тугыз йөзләп катнашучы вәкил, ягъни делегат – бу сиңа уен-муен түгел! Читтән дә яхшы күренә: мондый олы җыенны үткәрү өчен күп көч салынган, шуңа да оештыручыларны яхшы сүз белән искә аласы килә.

Әлбәттә, Казанны андый җыеннар белән хәзер шаккатырып булмый. Әнә безнең яшьләр җыелып атна-ун көн үтмәде, информатика буенча халыкара олимпиада башланды. Анда катнашучыларның саны да шул чама, дип хәбәр иттеләр. Бүген Татарстан яшьләренең активы шул ук күләмдә Югары Осланда лагерь булып җыелган.

Ләкин татар яшьләренең милли форумга җыелуы безнең халык өчен дә, ә аңлаган кешегә республика өчен дә, аерым мәгънәгә ия. Татар яшьләре, бөтен дөньядан килеп, җиденче тапкыр шундый мәҗлескә җыела икән. Мин инде шактый өлкән кеше, беренче җыеннарны да күргән булды, шуңа күрә бүгенге татар яшьләрен моннан егерме ел элекке яшьтәшләре белән чагыштыра алам сыман.

Дөресен әйткәндә, әллә ни аерма күрмәдем. Яшьләр яшьләр инде! Күзләрендә дәрт, дәрманнары да бар кебек. Замана яшьләре. Теге вакытта, туксанынчы елларда диюем, милли энтузиазм ныграк сизелә иде анысы. Өмет бар иде. Ул хәзер дә бар инде, ансыз ничек яшисең? – тик артык бәләкәйләндеме соң… Аның каравы, матди байлыкларга нәфес үсте. Берни дә бөтенләй юкка чыкмый, аның урынына нидер пәйда була. Гадәти прагматизм безнең татар яшьләрен генә читләп узмас – кыл кыймылдатсаң да, миңа нинди файдасы аның, дип яшәргә өйрәтәләр бит хәзер. Анысы бер хәл, кыл кыймылдатмыйча да рәхәт яшәү культы башка сеңдерелә. Телевизорны кабыз, интернетны ач – ну яшәп тә күрсәтә соң кешеләр! Аларның эшләгәне күренми, иркен виллаларда затлы җиһазлар арасында рәхәт чиккәннәре, өч тиенлек драма кичергәннәре чәйнәп каптырыла – рәхим ит, кара, көнләш, шул тормышка омтыл!

Андый тормыш туйдыра икән, хәбәрләр тыңла, бүгенге сугышлар турында фильмнар кара – бөек һәм бүленмәс Рәсәй хакына патриотик хисләреңне камилләштер! Бер Мамадыш малае Путин рәсеме төшкән футболка киеп форумга килгән бит. Һәм андыйлар тагын булгандыр. Нигә аңа исегез китте? Туксанынчы елларда яшьләр Ельцин заманыныкы иде, хәзер – Путинныкы!

Милләт турында сүз күп булды анысы. Ул инде шулай гадәткә кергән. Иң популяры – татар телен гамәлгә ашыру хакында. Тик форумда катнашучыларның иң кимендә яртысы татарча белми иде. Белгәннәре дә татарча газета-журнал, китаплар укыганга охшамаган. Егерме-утыз кеше бардыр, әлбәттә, татар әдәбияты белән таныш булучылар, ләкин алар бу хәтле кеше арасында статистикага эләкми.

Урыс әдәбияты классикларының иҗаты белән таныш булмаган берәр татар баласын күрсәтегез миңа! Юк андый кеше.

Нәтиҗәне мин ясамыйм. Киресенчә, мин аңардан качам. Туксанынчы елларда милли бәйсезлек дип янып йөрүчеләрнең барысы да шундый халәттә түгелме соң? Сәхнәдә уен дәвам итә, ә залда инде беркем дә калмаган.

Югары мөнбәргә чыккан түрә-кара хәзер татар телен гаиләдә саклап калырга чакыра. Күрәсең, милли телләрдә укытуны туктатырга җирлек әзерлиләр.

Пленар утырышта Фәрит Мөхәммәтшин да гаиләдә телне саклауның мөһимлеген, өйдән бер сүз татарча белми килгән баланы бакча гына, мәктәп кенә көйгә китерә алмавын сөйләде. Тик нигә шундый хәлгә калган соң татар баласы? ХХ гасыр дәвамында дәүләт тарафыннан урыслаштыру сәясәте алып барганга түгелме? Баланың ата-анасы гына түгел, әби-бабасы да татарча белми икән, гаиләдә татар телен саклау турында нинди сүз булырга мөмкин? Димәк, дәүләт үзенең яман сәясәтен үзе үк төзәтергә дә тиеш. Ягъни татар телен белергә ихтыяҗны дәүләт кенә тудыра ала. Үле иврит телен дәүләт теленә әверелдергән Израилне искә алыгыз. Инде юкка чыгып барган валли телен гамәлгә кайтарган Уэльс хөкүмәтенең бүгенге эшчәнлеген хәтерләгез. Янымда Дамир Шәйхетдин дигән егет шул фикерләрен әйтергә бик кыбырсынып утырды. Сүз сорап форум җитәкчесенә язу да җибәрде. «Нигә сорап торасың, чык та әйт, яшь кешегә килешә ул», – дип үземчә киңәш бирдем мин.

Янып торган яшьләрне яратам. Тик егет артык интеллигент булып чыкты. Без беренче рәттә утыра идек, президиум шактый ерак, пышылдап кына сөйләшүебез анда ук ишетелерлек түгел…

Әмма – шайтан алгыры! – хәзер шундый заман, күрәсең, өстәгеләр оста, технологияләр камил: форум җитәкчесе Тәбрис Яруллин ниндидер ишарә ясарга да өлгермәде – еракка китәр бу егет! – трибунага илтәр юл өстенә бер кыз белән егет чыгып та басты.

Тәбриснең ризалыгыннан башка анда беркемне дә үткәрмәселәре тәвәккәл йөзләреннән ачык күренә. Ленин мавзолеен саклаган ике солдат кебек басып торалар, якын килергә куркыныч. Милли киемнән иде алар үзләре: егетнең башында түбәтәй, кызның аягында читек, икесенең дә өстендә милли камзул… Тик, иманым камил, камзул астыннан теге Путинлы футболканы киеп куйганнар иде.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, язучы

(Кыскартып бирелә, тулырак –

azatliq.org сәхифәсендә)

Комментарии