ФӘХИШӘЛӘРДӘН ГАФУ ҮТЕНГӘН

ФӘХИШӘЛӘРДӘН ГАФУ ҮТЕНГӘН

Рим Папасы Франциск җомга көнне кинәт кенә Ватиканнан чыгып китеп, Италия башкаласында урнашкан бер католик җәмгыятенә юнәлә. Биредә элек фәхишә булып эшләгән 20гә якын хатын кыз яши. «Мин сезне эксплуатацияләгән һәм көчләгән барлык католиклар өчен гафу үтенәм», – диде аларга Папа Франциск.

РИА «Новости»

Изображение удалено.ИҢ БАЙ КАНДИДАТЛАР КЕМНӘР?

Дума сайлауларында катнашучыларның декларацияләренә караганда, иң байлары булып «Бердәм Русия» вәкилләре тора. Леонид Симановский узган ел 909 млн, Александр Скоробогатько –745 млн, Александр Князев – 327 млн, ә татарстанлы Ирек Богуславский – 146 млн сум керем алган. Чит илдә күчемсез милеккә ия булуын 9 кандидат күрсәтте. Әйтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинәнең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә фатиры бар.

РБК

СТАТИСТИКАГА ЫШАНСАҢ…

Соңгы 3 ел эчендә Русиядә эш урыннары саны 6,8 миллионга кимегән. Бу рәсми статистика күрсәткечләреннән күпкә аерыла, дип белдерде Президентның эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Борис Титов. Аның сүзләренчә, икътисадның чынбарлыгын күрсәтүче саннар Федераль салым хезмәтенең хисапларында чагыла.

ТАСС

Изображение удалено.РУХАНИЛАР ШӘРАБ ЯСАЯЧАК

Урыс православ чиркәве Кубаньда үз шәраб җитештерү хуҗалыгын булдырды. 70 гектар биләмәләр патриарх Кириллның җәйге резиденциясе янында, Геленджик районында урнашкан. Беренче хәмер продукциясен биредә киләсе елда ук чыгарырга ниятлиләр.

«Бизнес-Онлайн»

«БАШНЕФТЬ» ТЕЛӘСӘ КЕМГӘ САТЫЛМЫЙ

Илбашы Владимир Путин үзенең ышанычлы кешесе, «Роснефть» җитәкчесе Игорь Сечинга «Башнефть» компаниясен хосусыйлаштыруда катнашырга рөхсәт бирмәгән. Бу хакта әлеге вәзгыять белән таныш чыганаклар белдерде. Башкортстан нефть компаниясенең контроль пакетына шулай ук «Лукойл», «Татнефть» «Татнефтегаз» һәм кайбер башка ширкәтләр дәгъва кыла.

«Блумберг» (АКШ)

Комментарии