- 15.10.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Архив
Җылы якта яшәүчеләргә рәхәт, өсләренә бер кат күлмәк, кояштан, җирдән сакланырга бер чатыр җитә. Ризык табу да җиңелрәк – агачта үскәнне өзеп алып кабасы гына. Ә менә безнең җирлектә алай җиңел генә көн итеп булмый шул. Өстеңә җылы киемең, яшәреңә җылы өең, ризыклы булу өчен эшең булу шарт. Тик, ни үкенеч, бүген эш табу көннән-көн авырлаша бара. Бигрәк тә авыл кешесе җәфалана. Абзарындагы мал-туары хисабына көн-төн чиләнеп яши дә, кайберәүләр өйләрен калдырып шәһәргә эшкә китеп баралар. Шәһәрдә исә аз гына хезмәт хаклы кара эш бетмәгән. Зур акчалар күреп ияләнмәгән, авыр эштән курыкмаган авыл кешесе өчен ул да ярап тора.
ШАЛАШТА ДА ҖӘННӘТ
Вәсилә һәм Хуҗаҗан Вәлишиннар да туып-үскән җирләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Чөнки авылда ни эше, ни ашы юк, ни тормышның рәте-чираты калмаган чак. Колхозчыга акча урынына да салам һәм печән генә бирәләр. Ә коммуналь түләүләр түлисе, балалар үстерәсе бар. Шуңа да башта гаилә башлыгы башкалага китеп бара, аннан соң хатынын да алып китә. «Гаилә подряды» төзеп Казанның Әмирхан проспектының 45нче йорты ишек алдын җыештыра башлый алар. Бу эшкә уртанчы кызлары белән кияүләре дә кушыла. Шул ук йорттагы электр җиһазлары бүлмәсен (электрощитовая) яшәргә бирәләр. Бу 15 квадрат метрлы бүлмә кысанрак булса да, яшәмәслек түгел. Әле шунда кече кызлары Венера кияүгә чыга, ире белән килеп яши башлый, балалары туа… Кыскасы, тормыш дәвам итә, ата-ана авылларына кайтып китәләр, уртанчы кыз белән кияү үз куышларына ия булып башка чыгалар, бүлмә кече кыз һәм кияүгә кала. Алар да ата-ана юлыннан китеп, шунда ук урам себерүче, идән юучы хезмәтендә йөриләр. Әмма бу вакытта инде алар Яңа Савин районының «Уңайлы йорт» (Уютный дом) (Искәндәр абый, юридик атамалар тәрҗемә ителми дип беләм?) идарә итүче компаниясендә саналалар. Шулай тыныч кына инде өченче буын бер үк җирдә эшләп яталар…
Рәсми теркәүсез, «Уңайлы йорт» ширкәте белән килешү нәтиҗәсендә генә шул 15 квадрат метрларында яшәп, ай саен аерым фатирдан да күбрәк түләп ята яшь гаилә. Әмма аена 2 мең 300 сум пүчтәк кенә булган икән әле, көннәрнең берендә 5 мең 300 сумлык түләү кәгазе килеп төшә. Әйтергә кирәк, бу 2008нче ел, дүрт бүлмәле фатирга да, уртача 2,5 мең сум түләп торган чак. Ә монда 15 квадрат метрлы бүлмә өчен!
– Минем ул чакта айлык хезмәт хакым да шуннан артмый иде, шуңа күрә оешмабызның генераль директорына киттем. Ул мондый түләүне бөтен нәрсәгә бәя арту белән аңлатты. Мин инде анысына да риза идем, тик моның өчен торакта төзелгән килешүнең бер нөсхәсен сорадым. Чөнки кайбер танышларыбыз шул килешүләр нигезендә бу бүлмәләрдә рәсми теркәлеп яшиләр иде. Ул килешүне бирмәделәр, ни бәяне төшермәделәр. Тоттым да «Эфир» телеканалына мөрәҗәгать иттем. Аннан килеп безнең нинди бүлмә өчен 5300 сум түләвебезне карап, бик аптырап киттеләр. Тапшыру чыкканнан соң безгә башкача түләү кәгазе дә килми башлады. Мин үзем элекке исәп-хисаплар буенча аена бер мең сум түләп бара башладым. Тавыш чыгарып йөргәнемне белгәч, эштән дә кумадылар, бүлмәдән дә чыгармадылар. Әмма җитәкчелекнең ачуы калган ахры, узган елның 5нче сентябрендә килеп утны өзеп киттеләр. Имеш, ревизия ясау өчен вакытлыча гына өзеп торалар. Мөгаен, ут булмагач үзебез чыгып китәрбез дип уйлаганнардыр. Аны яңадан ялгауны үтенеп оешма җитәкчелегенә ничә хат яздым, җавап булмады. Суд аша утны ялгатмакчы булдык, аңа каршы «Уңайлы йорт» безне үзе судка биреп бүлмәбездән чыгып китүебезне таләп итте. Казанның яңа Савин районы суды безне куарга дигән карар чыгарды. Без ТР Югары Судына шикаять иттек – ул калдырырга, яшәтергә карар чыгарды. Әмма «Уңайлы йорт» вәкилләре, полиция килеп, ишекләрне каерып ватып безнең әйберләребезне төяп алып киткәннәр. Кайда ятканнарын да белмибез. Суд карары безнең яклы булса да, утсыз бүлмәгә кереп яши дә алмыйбыз. Үзем һаман «Уңайлы йорт» та җыештыручы булып эшләп йөрим. Хезмәт хакларыбыз аз, фатир яллау кыйммәт, безне шул бүлмәбезгә кире кайтарып буламы икән? – ди Венера Сәидова.
ЯРАМЫЙ…
Ни өчен «Уңайлы йорт» ширкәте үзендә эшләп торган кешеләрне бу бүлмәдән куарга булган соң? Башта шуны белергә теләп оешманың генераль директоры Марат Нуриев янына киттем.
– Күпкатлы йортларның кайберләрендә электр җиһазлары һәм лифтерлар бүлмәләре бар. Алар бу йортка хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрнең эш бүлмәләре санала. Әмма заманында анда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләрне яшәргә кертеп торганнар. Мин бу йортларны кабул итеп алганда, аларда яшиләр иде инде. Әле бер электр җиһазлары бүлмәләренә кергәч аптырап чыккан идем. 360 вольт ток узучы бүлмәдә ничек курыкмый яшәп була? Моннан ел ярым элек шундый бер бүлмәдә яшәүче янып үлде. Шуннан соң анда яшәүчеләрне чыгарырга карар кылдык. Безнең идарә итүче компаниягә караган йортларда 16 бүлмәдә яшәп яталар икән, барысына да кисәтүләр җибәрдек. Инде бөтенесе китеп беттеләр, бары шушы Сәидовлар гына карышып маташа. Яңа Савин район суды аларны чыгарырга карар кылган иде, ТР Югары Суды карары аларга анда яшәргә рөхсәт итте. Монысына бик аптырадык. Әмма без РФ Торак Кодексы нигезендә эшлибез, шуңа күрә аларга анда яшәргә рөхсәт бирә алмыйбыз. Электрикларга да гел бу бүлмәгә кереп-чыгып йөрергә кирәк була, – дип аңлатты Марат әфәнде Нуриев үз гамәлләрен.
НИ ЭШЕГЕЗ БАР?
Марат Габделхәй улы белән очрашып чыккач та, Венера ханымга шалтыраттым: «Бер сезне генә кумыйлар, бөтен электр җиһазы бүлмәләрендә яшәүчеләрне чыгаралар икән бит», – дим. Ул шунда ук әнисе Вәсилә апа белән килеп тә җитте һәм алар мине үзләренеке кебек бүлмәләр урнашкан адреслар буйлап алып киттеләр. Ни гаҗәп, барысында да кешеләр яшәп ята! Әле Әмирхан проспектындагы 41нче йортта рәсми рәвештә теркәлеп яшәүче гаилә дә бар. Димәк, Марат әфәнде миңа дөрес мәгълүмат бирмәгән булып чыга. Әллә ул үзе дә белмиме?
Сәидовлар гаиләсенең күршесе Алла Цеплинкова белән дә күрешеп сөйләштем:
– Мин бу йортта төзелеп беткән көненнән бирле яшим, инде 38 ел була. Электр җиһазлары бүлмәсендә гел кем дә булса яшәде, ярамый диюче булмады. Шуңа күрә хәзер яшәүчеләргә ник бәйләнүләрен аңлый алмыйм. 15ләп кеше килеп, ишекләрен каерып әйберләрен төяп алып киттеләр бит, – ди ул.
Менә мин дә аңлап бетерә алмыйм шул: 38 ел яшәргә яраган, хәзер генә ярамый башлаган: 16 бүлмәнең 15ендә яшиләр – аларга ярый, ә берсенә ярамый… Әгәр кемгәдер рәсми теркәлергә үк ярый икән, димәк, моңа закон да каршы килми булып чыга түгелме соң? Лифтчы бүлмәләрен күп йортларда хосусыйлаштырып яшәүчеләр, сатып китүчеләр дә бар икән. Андый бүлмәләргә чәчтарашханәләр, даруханәләр ачарга уңай. Бәлки, кемдер шуңа кызыгадыр? Тәгаен әйтеп булмый, әмма нәкъ менә Сәидовлар гаиләсенең генә куылуын да бер кешенең янып үлүе белән генә аңлатып булмый. Аннан соң, Адоратский урамындагы ул бүлмәдә электрик яшәмәгән, ә эш бүлмәсе буларак кулланган булган. Шуңа күрә бу аңлатманы кабул итеп бетерә алмыйм. Бәлки Венера Сәидованың «Эфир»га мөрәҗәгать итеп түләүне юкка чыгартуына үч тоталардыр дигән шигем дә бар.
Әмма барыбер «Уңайлы йорт» ширкәтенең ник бу бүлмәләргә хуҗа булып кылануын, кемнедер кертүен яки куып чыгаруын, анда яшәгән өчен акча җыюын бик үк аңлап бетерә алмыйм. Әгәр Татарстан Югары Суды чыгарган карарга күз салсак, барысы да ачыклана. Эш шунда ки, йортлардагы фатирлардан тыш бүлмәләр дә, подъездлар да бу йортта яшәүчеләр милке санала. Ягъни, андагы бүлмәләрне кемгәдер биреп тору һәм кемнедер куып чыгару бары тик хуҗалар вәкаләтендә генә. Башка беркем дә, хәтта идарә итүче компанияләрдә дә мондый хокук юк. Ничек инде үзеңнеке булмаган бүлмәне кемгәдер биреп торып, аннан соң судка биреп аны куып чыгарып булсын ди?! Яңа Савин район суды карарын ТР Югары суды гамәлдән чыгарып дөрес эшләгән. Югыйсә, кемнәрдер үзләренә тиешеннән артык вәкәләт алалар бугай.
«Уңайлы йорт» идарә итүче компаниясенең Казанның Ф. Әмирхан проспектында урнашкан 45нче йортның 38 А буларак билгеләнгән бүлмәсенә беркайчан да хуҗа булганы юк. Димәк, ул аннан кемне дә булса чыгару хокукына да ия түгел. Моны суд карары да раслады.
Шулай булгач, якын көннәрдә «Безнең гәҗит» редакциясе һәм телевидение журналистлары бергәләшеп Сәидовлар гаиләсен элек яшәгән бүлмәләренә кире кертеп урнаштырабыз. Ә бүлмәдән алып чыгып киткән әйберләрен алар теләсә кайсы көнне барып алырга мөмкин. «Уңайлы йорт» ширкәте генераль директоры Марат Нуриев сүзләренә караганда, алар идарә итүче компаниянең складында яталар һәм барысы да үз урынында. Мин дә шуңа өметләнәм. Чөнки берәр әйбер югалса яки ватылса, моны караклык вә чит кеше әйберен бозу буларак бәяләү мөмкин. Бу очракта җинаять эше ачулары да бар… Хәер, Сәидовларга бусын ахырына җиткерергә дә үзем булышачакмын. Матбугат катнашканда полиция дә бик «уңган» булучан бит, «гаепсез» дигән нәтиҗәләргә саранрак булалар…
Шулай ук Венера Сәидованы эшеннән куарлар дип тә уйламыйм. Чөнки ширкәтнең генераль директоры Марат Габделхәй улы, күптән конфликт барса да, әлегәчә аның эшләп йөрүен беркемгә үч сакламавының мисалы буларак китерде. Әлбәттә шулай, эшләгәндә бераз тарткалашып алулар була инде ул. Аңа карап кына сәбәп табып кумассыз бит, хөрмәтле Марат әфәнде?!
Матбугат исә бу бу эшне күз уңыннан ычкындырмас, ә «Уңайлы йорт» тагы уңайсызлыклар хакында газетабызның киләсе саннарында да дәвам итәрбез. Юк, сүгү өчен түгел, ә бары тик дөньяда закон һәм аны яклауга әзер оешмалар барлыгын күрсәтү өчен генә… Чөнки һәркем үзенә тиеш булмаганны да табыш яки власть чыганагына әверелдерсә, бу илдә тәртип булмаячак. Безнең исә тәртипле, законлы илдә яшисебез килә, шулай бит?
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии