НИК ТИЯСЕЗ «ИГО»ГА?

НИК ТИЯСЕЗ «ИГО»ГА?

Мәскәү Кремленең гасырлардан гасырларга барган хыялы – бер телле, бер динле халык яшәгән ил белән идарә итү. Ләкин империядә бу мөмкин түгел – ил бит яулап алынган бик күп милләтләрдән тора. Шуңа да, колониаль хакимият әледән-әле үзенең максатына ирешү юлларын эзләп, тормышыбызны «кызыкландырып» ала.

Моннан 450 еллар элек башланган көчләп чукындыруларга ук кереп тормыйм, анысын барыбыз да беләбез, ә менә соңгы елларныкын санап китәм. Башта паспортларыбыздан милләт графасын алып аттылар һәм барыбызны да «россияннар»га әверелдермәкче булдылар. Икенче этап итеп мәктәпләрдә «Правослау мәдәният» дәресләре кертеп балаларыбызның күңеленә вәсвәсә салырга теләделәр. Соңрак укыту программасыннан милли компонентларны алып ташлап, урыс булмаган милләтләрне ана теленнән, туган як тарихыннан мәхрүм итмәкче булдылар. Аллаһының рәхмәте, карагыруһларның бу мәкерле сәясәте әлегә кадәр барып чыкмый. Әле кайбер очракларда кире нәтиҗәләр дә бирә. Әйтик, паспортлардан милли графаны алып ташлау урысның үзе өчен дә куркыныч икән. Болай да артык милли-патриотик рухта тәрбияләнмәгән урыс яшьләре үзләрен космополит вә интернационалистлар буларак игълан итә башлаган. Шуңа да, урыс милли оешмалары графаны кире кайтару тәкъдиме белән чыга башладылар. Янәсе, урыс үзенең урыс икәнен һичьюгы паспортына карап белсен…

Шул ук вакытта милли графаның юкка чыгуы яулап алынган халыклар өчен куркыныч булып чыкмады. Күпчелек барыбер үзенең кемлеген, каян килгәнен белә. Әле Мәскәү Кремленең бу мәкере кире эффект та бирде: инде манкортлаша башлаган, урыска әйләнеп беткән кешеләрнең дә милли хисләрен уятып җибәрде. Ничек инде аның милләтен тыялар?! Алай ярамый, бу дөрес түгел! Кешеләр янә үзләренең тамырларын искә төшерде. Милли хисләр белән уйнарга ярамый шул, нәтиҗәсе нинди буласын алдан чамалап булмый…

Шулай ук дини хисләр белән уйнау да уңышка илтми. Милли мәктәпләребездә правослау динен укыту өчен никадәр тырыштылар, барып чыкмады. Мөселманы, яһүде, буддачысы дәррәү кузгалып каршы чыкты. Бүген милли мәктәпләрдә бер дингә – правослауга гына өстенлек бирүче фән юк. Ә бит ул куркыныч тугач иң динсез бәндәләр дә, ата-бабалары динен исләренә төшерделәр, бер дингә генә өстенлек бирелүгә каршы чыктылар…

Кыскасы, Мәскәү Кремле коридорларында милләтләргә каршы нинди генә мәкерле план корсалар да, үзләренә кире әйләнеп кайтып торды. Әлегә урысча бирелә торган БДИ гына тамырларыбызга, телебезгә балта чабып маташа. Инде анысын да җиңәбез бугай, милли мәктәпләрдән килүчеләрнең баллары урыс мәктәбеннән килүчеләрнекеннән күбрәк була башлады. Иншалла, бер-ике елдан балаларын мәктәпләреннән алып киткән маңкорт ата-аналар аларны кире кабул итүне үтенеп, ялынып килерләр әле…

Мәскәү ничек кенә мәкерлеләнсә дә, нык торабыз. Әмма Кремль дә шактый киребеткән – яңадан-яңа мәкерләрен уйлап чыгарып тора. Бүгенге дәресләрендә татарларны урысны «иго»сы белән җәберләгән, бар байлыгын талап барып, шәһәр-салаларын җимереп бетереп, икътисади үсешен бөтен Ауропадан артта калдырган яман көч итеп күрсәтергә телиләр. Әмма киләчәктә бу дәреслекләр нәкъ киресен сөйли башларга мөмкиннәр икән. Бүгенге көндә Русия Мәгариф һәм Фән министрлыгы яңа дәреслеге әзерли. Анда татар «иго»сы дигән төшенчә юк, аны беркем дә аңлый алмаслык итеп атаганнар: «урыс җирләренең Алтын Урда ханнарына системалы бәйлелеге». Нәрсә дә булса аңладыгызмы? Мин дә сезнең кебегрәк – бераз чамаладым. Әмма Геополитик тикшеренүләр үзәге директоры Валерий Коровин сүзләренә караганда, китапта Русьны җимерүче-талаучы монголларга татарның бер катнашы да булмаганлыгы, аның үзенең дә яуланып алынган кавем булуы күрсәтеләчәк икән. Ягъни, урыс белән татар мәңге дус булганнар, ә аларны усал монголлар килеп яулап алып кыерсытканнар. Тик монда бер сорау туа: Батый хан гаскәре белән Идел буена килеп җиткәндә «татар» атамасы йөрткән халык биредә яшәгәнме, әллә алар монголлар белән бергә килгәнме? Тарихтан беләбез ки, биредә безнең борынгы төрки бабаларыбыз – болгарлар гына яшәгән, ә безнең халык татар буларак әле XIII гасырда гына формалашып беткән. Алайса ул татар дигәне каян килгән соң?

Кытай елъязмаларында «татар»лар әле безнең эрага кадәр дүртенче гасырда ук искә алыналар икән. Алар Чин империясенең төньяк чикләрен күчмә кабиләләрдән саклаганнар һәм «ак татарлар» дип аталганнар. Шулай ук «кара татарлар» да булган, алары Кытай императорларына хезмәт итмәгәннәр, «татар» атамасы бөтен төрки кавемнәр өчен дә уртак булган.

Чыңгыз хан кабиләләрен берләштереп зур дәүләт төзегәч, башка халыкларны да яулап ала башлый. Шул исәптән татарлар да яулана. Әмма җиңүчеләр аларны кырып бетерми, ә гаскәренең алгы сафларына куя. Ягъни, бу халыклар яуга беренче кереп үзләре үлеп бетәргә тиеш булалар. Ләкин татар бетми! Ул беренче булып Чин империясенә дә, Руська да бәреп керә. Аның исемен шомланып телгә алалар. Хәтта, тәмугтан чыгучылар – «тартарлар» дип атыйлар борынгы бабаларыбызны Ауропа халыклары. Шулай итеп сүзе кысып чыгарыла, бары татар гына кала. Ягъни, татар үзен яулаучыларны да җиңә, тарихка кереп кала, Алтын Урда дәүләтенең варисына әверелә, ә аннан бары тик татарныкы гына булган Казан ханлыгы туа…

Шуңа күрә, Алтын Урда тарихы ул безнең тарих, безнең бабайлар килдек Руська яу белән, безнекеләр яулады! Кирәкми безгә сезнең йомшартылган тарихыгыз! Чөнки ул татарның зур тарихыннан баш тартып, мескен генә кавемгә әйләнүенә китерә. Ярты дөньяны яулап алган, үз дәүләтеңне төзүгә китергән тарихың булганда мескенәю кирәкме? Юк! Әле кичә генә Мәскәү чыгарган дәреслекләр безне кеше ашаучылар итеп тасвирлый иде, инде бүген дус булдыкмы?

Бусы да Мәскәүнең татарга каршы алып барган мәкерле сәясәте. Әле унбишенче гасырда ук Маккиавелли әйтә: «Яулап алынган халыкларны яулаучы үз эченә йотарга тырышырга тиеш. Чөнки алар элекке дәүләтчелекләрен торгызу хыялы белән яшәячәкләр», – ди. Русия киңлекләрендәге яуланган халыклардан бары татарның гына үз дәүләте булган. Димәк, Кремль өчен ул – иң куркынычы. Шуңа да, безнең өчен, хәтта, тарихны үзгәртергә дә, үткәннәребезне «кичерергә» дә әзерләр. Тик безгә мондый «ярлыкау» кирәкме соң? Онытырга телибезме без шанлы тарихыбызны? Юк!

Ләкин яуланган халыкларны тарихсыз калдыру идеясе яңа түгел. Әле Геббельс әйткән: «Яулап алынган халыкларны тарихын тартып алыгыз. Өч буыннан соң алар күндәм сарык көтүенә әверелерләр». Безнең карусыз сарык көтүе буласыбыз киләме? Юк! Димәк, булмабыз да! Безнең халык күп сынауларга дучар булды – барысын җиңеп килдек. Монысын да җиңәрбез, иншалла!

Искәндәр СИРАҖИ.

  НИК ТИЯСЕЗ «ИГО»ГА?, 2.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии