Коронавирус мохтаҗларны кайгыртырга киртә булмады

Соңгы берничә айда, коронавирус аркасында бөтен дөньяда тормыш туктап калды кебек. Рамазан аена кадәр җайланмасмы, дип көтсәк тә, булмады. Тик аңа карап мохтаҗларга карата игътибар кимемәде, киресенчә артты гына кебек.

МОХТАҖЛАР САНЫ АРТКАН

Казанның «Ярдәм» мәчете каршында эшләп килгән «Ярдәм» фондының халыкка күрсәткән ярдәме турында еш язабыз. Пандемия чорында бу эшчәнлек тагын да көчәйгән. 1нче апрельдән «Гомер юлы» («Дорога жизни») исемле акция уздыра башлаганнар. Инвалидларга (күзләре күрмәүчеләр, колаклары ишетмәүчеләр, коляскада хәрәкәт итүчеләр, ДЦП белән авыручылар), ялгыз пенсионерларга, аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, инвалид бала тәрбияләүчеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм чит ил студентларына ярдәм күрсәтәләр. Ягъни, һәр көнне бу категориягә кергән 2 мең кешегә бушлай ризыклар китерелә. Әле кирәк булганнарга дарулар, маскалар да бирелә. Бу акциянең асылы турында тулырак «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовның үзеннән сораштык:

– Кайнар ризыклар таратуны пандемия башланып, бөтен кеше өйдә утыра башлагач, сынап карау өчен ясадык. Башта күзләре күрмәүчеләргә генә алып бара идек, тик беренче апрельдән соң көн саен һәм ризыклар илтелә торган адреслар саны да артты. Беренче апрельдә 150 кешегә тарата башладык, үсә-үсә мохтаҗлар саны 800гә менде, Рамазан аеннан башлап, ике мең кешегә җитте, – дип аңлата Илдар хәзрәт.

Рамазан аенда «Ярдәм» мәчете территориясендә алма төшәрлек урын да булмый иде, авыз ачарга килүчеләр, мохтаҗлар, барысы бер табын артына җыела иде. Ризыкларны әзерләү иртәдән үк башлана – зур казаннар тутырып аш, икенчегә ашала торган ризыклар пешерәләр, табыннар корып куялар иде. Быел мондый чара уздыру мөмкин түгел.

– Ифтарны мәчет территориясендә уздыра алмау безнең эшне җиңеләйтми, билгеле. Әмма Аллага шөкер, волонтерларыбыз бар. Ризыкларны таратырга алар булыша. Аларның бөтенесе дә яшьләр. Коронавирус чыккач, олы яшьтәгеләрне, хроник авырулары булганнарны өйләренә кайтарып җибәрдем. Волонтерлар итеп яшьләрне генә сайладык. Мәчетебездә шәфкать туташы һәм табиб бар, волонтерларны һәр көнне юлга тикшереп кенә чыгаралар, температуралары үлчәнә, саклану чаралары: битлек, перчаткалар бирелә. Саклану, әлбәттә мөһим, чөнки бер волонтерга ризыклар тарату өчен 20ләп адрес бирәбез, – дип сөйли Илдар хәзрәт Баязитов.

Бу акциянең өстәмә категория кешеләре – чит илдән килгән студентларга да ярдәм кулы сузуына аерым тукталыйк. Илдар хәзрәт аңлатуынча, пандемия сәбәпле чикләр ябылды, студентлар үз илләренә кайта алмый, аларга туганнарының да ярдәм җибәрү мөмкинлеге зур түгел. Африка, Гарәп илләреннән килгән студентларның Рамазан аенда ураза тотуын да исәпкә алып, аларга да кайнар ризыклар җибәрә башлаганнар. Хәзерге вакытта мондый студентларның саны – 100 кеше.

Ланч-бокс дип аталган кайнар ризык салынган тартмаларның берсе-берсе 155 сумга чыга. Аның эчендә икенчегә ашала торган итле ризык, салат, өлеш, вак бәлеш яки өчпочмак кебек берәр төрле камыр ризыгы һәм ипи бар.

– Мәчетебездә 70ләп волонтер эшли. Рамазан аенда мохтажлар саны 3 тапкырга диярлек артты, аларга бу айны исән-сау эшләп чыгарга Аллаһ Тәгалә ярдәм итсен иде, – ди Илдар хәзрәт.

Сүз уңаеннан, әлеге акциягә кушылып, сез дә фонд белән берлектә мохтаҗларны ризык һәм дарулар белән тәэмин итүгә үз өлешегезне кертә аласыз.

Сбербанк картасы: 4274 2780 2038 4288.

ФИО: Баязитов Илдар Рафкатович.

Ярдәмне шулай ук 7715 номерына НУР сүзен язып җибәреп тә күрсәтергә мөмкин. СМС-хәбәр 50 сум тора.

«СУ ДА ИЛТӘБЕЗ»

Казан шәһәрендәге тагын бер дини йорт – «Рамазан» мәчетенең имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов белән дә аралаштык. Бу мәчеттә дә Рамазан аена алдан әзерләнгәннәр, ифтарлар уздырырбыз дип уйлаганнар, тик тормышка ашмый калган. Ләкин башка юлын тапканнар – ризыкларны хәзер мохтаҗларның өйләренә китереп бирәләр.

– Күңел түрендә «Бәлки Рамазан аена кадәр бу чир бетәр», – дигән бер өмет бар иде. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең насыйбы шулай булды, карантин бетмәде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд г. с. в.нең бер хәдисе бар. «Аллаһы Тәгалә алдында иң яратылган гамәл – кечкенә генә булса да, дәвамлы булган гамәл». Ничә дистә еллар буе ел саен без Рамазан аенда ифтарлар уздырып килдек. Шуңа күрә, «Тукта әле, бу елда да уздырыйк. Мәчеттә кешеләрне ашатырга мөмкинлек булмаса да, мохтаҗ кешеләр барыбер бар бит», – дип, ризыкларны пешереп, тарата башладык. Мохтаҗлар исемлеген төзегәнче, башта ул гаиләләргә барып, хәлләрен сорашып чыктык. Нинди ярдәм кирәк, ничек яшиләр – чынлап та мохтаҗмы, ураза тоталармы, юкмы, шуларны белештек. Рамазан ае башланганнан бирле һәр көнне 150 шушындый олы яшьтәге әби-бабайларга һәм авыр хәлдәге инвалидларга ризыклар таратабыз. Араларында аяксыз, кулсызлар, япа-ялгыз яшәүчеләр, хәтта юына да алмаучылар бар. Мондый кешеләргә дә кулдан килгән ярдәмне күрсәтәбез, – дип аңлата Солтан хәзрәт.

«Рамазан» мәчетендә дә, ифтарга әзерлек иртәдән башлана. Сыйфатлы ризыклар алып кайту, алардан ризыклар пешерү һәм таратып чыгу өчен көн үтеп тә китә. «Рамазан» мәчете Казанның Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарындагы мохтаҗларга күз-колак булып тора. Ифтарга аш, икенчегә ашала торган ризык, җиләк-җимешләр һәм җомга көннәрендә салатлар әзерләнә.

– Ризыклардан тыш, ике-өч көнгә бер мәртәбә мохтаҗларыбызга биш литр чишмә суы да илтеп бирәбез. Ураза тотучыларга – хөрмә җимешләре… Суларыбызга Мәккәдән кайткан зәм-зәм суларын да өстәп чыгабыз. Безгә барысы да бик рәхмәте. Волонтер егетләребез дә аптырашып сөйлиләр кайвакыт: «Үзләренең ашарга әйберләре булмаса да, хәер итеп сабын булса да биреп чыгара кайберләре», – диләр. Волонтерларга килгәндә, Казаннан гына түгел, Биектау районыннан да киләләр. Бу эштә ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә рәхмәтлебез, – дип сөйли Солтан хәзрәт.

«Рамазан» мәчетенең әлеге акциясе «Мохтаҗлыгы булганны ашат» («Накорми нуждающегося») дип атала. Мәчеткә финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр, яки сәдака, хәер күчерергә ниятләүчеләр булса, Сбербанк картасы номерын язабыз:

4817 7601 0523 6602 (Рамил Наил улы М. исемендә)

Менә шулай, ифтарларны өйләргә таратуны оештырган мәчет хәзрәтләре пандемия чорында ризыкны өйгә илтеп тапшыруның авыррак булуын сөйли. Бу вакытны да күбрәк ала, эшче көчләр дә күбрәк кирәк. Тик башлаган эшләрен ахырына кадәр алып барырга ниятлиләр. Аларга бу изгелекләре өчен рәхмәт.

«ИКЕ АЙ ЮЫНМАДЫМ, ДИДЕ»

Рамазан аенда мохтаҗларга арабызда булган гади кешеләр дә ярдәм итеп калырга тырыша. «Азатлык» яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллинның Хәйрия марафонында йөгереп, акча җыюы турында язган идек. Кайбер гаиләләргә икешәр мең сумлык акчалата ярдәм күрсәтелгән, ә калган акчаларына Наил мохтаҗларга ризык илтте.

– Көндәлек куллана торган продукцияләргә игътибар итәргә тырыштым күбрәк. 18 пакет азык-төлек тупланды. Һәр пакетта: карабодай, дөге, макарон, спагетти, сок, хәләл колбаса, яшел борчак, консервланган скумбрия балыгы, көнбагыш мае, лимон, чәй, хәлвә, татлы рулет, шоколад бар иде. Өстәвенә 1 пачка ярым-әзер өчпочмак һәм 1 пачка камыр эчендәге сосискалар куйдык. Бер пакетның бәясе якынча 1500 сумга төште. Шушы пакетларны тарату өчен мохтаҗ гаиләләр дә табарга кирәк иде, шуңа күрә Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имамы Солтан хәзрәткә иң мохтаҗ кешеләрнең исемлеген сорап мөрәҗәгать иттем. Ул бик теләп ярдәм итте һәм шул исемлек буенча ризык пакетлары таратып чыктык. Ризык пакетларын күпчелеге белән олы яшьтәге, өйдән чыга алмаган, ялгыз яшәгән әби-бабайларга өләштек, шулай ук күп балалы гаиләләргә дә тапшырдык. Кайбер кешеләрнең шулкадәр катлаулы шартларда яшәвен күрдек. Гладилов 56 адресы буенча Рәшит абый яши. Бик иске генә бу йортның агач идәннәре череп беткән. Моннан тыш, Восстание 90 адресы буенча яшәүче Әминә апаның хәлен күргәч – шокта булдык. Аның ике аягы да киселгән, сөйләве буенча туганнары да, карап торучысы да юк. Коронавирус башланганчы фатирына яшәргә акча алмыйча гына ике студент кызны керткән булган, алар ярдәм итә торган булган. Ә пандемия башлангач ул кызлар туган якларына кайтып киткән, шуңа ике ай юынганым булмады, өйдән чыга алмадым, ди. Аның сүзләренчә, социаль яклау хезмәткәрләре дә килми. Күршесе карап тора торган булган, әмма ул да дачага киткән. Әминә апаның хәлен күреп йөрәгем тыныч булмады. Шуңа ничек тә ярдәм итәргә кирәк, дип уйладым. Иң элек Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызына хат яздым. Анда Әминә апаның хәле турында сөйләдем, аның хәле белән борчылуымны белдердем һәм хәленә игътибар итүен, социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләрен җибәрүен, кайгырту һәм ярдәм күрсәтүләрен үтендем. Министр бик тиз тотты күрәсең, чөнки хатны язуыма ярты көн дә узмады, Казан шәһәре Мәскәү районының социаль яклау бүлегеннән шалтыраттылар, бик матур гына татарча мөрәҗәгать итеп, Әминә апаның телефонын бирүләрен сорадылар. «Телефонны биргәч, Әминә апага ярдәм итәчәксезме?» – дип сорадым. – «Әлбәттә, ярдәм итәчәкбез», – диделәр. Министрга язудан тыш Әминә апа турында социаль челтәрләрдә дә мәгълүмат элдем. Һәм милләттәшләребез арасында моңа шактый игътибар булды, Әминә апаны барып юындырып кайтырга теләүчеләр дә, ярдәм итәргә ниятләүчеләр дә күп язды. Без еш кына милләтебез турында сөйләшкәндә, үз-үзебезне кыйнап, кимсетеп, зарланышырга яратабыз: «татар бердәм түгел», «без мескен инде» һ.б. Әмма мин моның белән риза түгел. Безнең татар ул мәрхәмәтле дә, киң күңелле дә, ярдәмчел дә. Хәйрия марафонында мин моңа чираттагы тапкыр инандым. Аллага шөкер, милләттәшләрем ярдәмендә баштан акча җыйдык, ул акчадан мохтаҗларга ярдәм күрсәттек, аннары ризык пакетлары булдырып тараттык, ярдәм көткән үз татарларыбызны да сөендердек. Шул ук вакытта бу Әминә апа очрагында да күпме кеше ярдәм итәргә теләген белдерде. Без чынлап та ярдәмчел халык. Шуңа мин әле өмет белән яшим, татарның киләчәге бар, татарның киләчәге әле бөек! – ди Наил Нәбиуллин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии