«Ак барс» ник аксый башлады?

«Ак барс» ник аксый башлады?

Сезонны ышанычлы башлап көндәшләрен бер-бер артлы отып барган Казан хоккей клубы соңгы 11 уенда 6 тапкыр җиңелеп, турнир баскычында беренче урын өчен көрәшне кискенләштерде. Шунысын да искәртегә кирәк, «Ак Барс» үзеннән күпкә көчсезрәк командаларга каршы уйнаганда очколар югалтты. Үз бозында Түбән Новгородның «Торпедо»га 1-4, Владивостокта «Адмирал»га 1-5 исәбенә җиңелүне барыбер аңлатуы кыен. Казандагы сериядән соң капитан Данис Зариповтан очколар алырга нәрсә комачаулады дип сорагач : «Уен баштан ук бармады. Һәр командага очколар кирәк, торпедолылар күбрәк тырышты», – дип җавап бирде безгә. Бер клуб та сезонны югалтуларсыз, тигез генә уза алмый анысы, казанлылар уенындагы уңышсызлыкларны да планлы дип атап була. Тик күп кенә хоккей белгечләре «барслыларның» еш абына башлавында тренерлар штабын да гаепли. Баш тренер Дмитрий Квартальнов ЦСКА белән «Локомотивны» җитәкләгәндә дә составны уен саен алмаштырырга ярата иде, Казанга килгәч тә ул бу алымыннан баш тармады. Сезон башынан бирле «Ак барс» башка клублар белән 9 уенчыны алмашынды. Иң зур шау-шу куптарганы исә – Казан мәктәбендә тәрбияләнгән Владимир Ткачевны Ярославльгә җибәрү булды. Татарстан башкаласына аның өчен сакчы Николай Аверин белән һөҗүмче Степан Санников килде. Бу алмашынуда әлегә бер команда да отмады. Ткачев «Локо»да да үз уенын таба алмый интексә, Ярославль хоккейчылары Казанга ияләшә алмый. Тренерларның составны гел яңартып торуы хоккейчылар арасында үзара аңлашылмаучылыкка китерде. Бүгенге көндә «Ак Барс»та бер-берсе белән килешеп бергә уйнаучы 1нче звеноны гына атап була, анда да Азеведу һәм Корьме белән чыгыш ясаучы Петров күп кенә уенны җәрәхәт алу сәбәпле калдырды. Шуңа күрә бүген безнең командада әйдәп баручы бер генә «өч»лек тә юк. «Гагарин кубогы» өчен көрәшкә айдан артык кына вакыт калды, тренерлар штабына әле эшлисе эшләрнең иге-чиге күренми. «Ак барс» чемпионат вакытында иң күп алка кертүче командаларның берсе булса да, бер уенчыга өстенрәк уйнаганда алка белән нишләргә белмичә көндәш мәйданында аптырый. Алай гына да түгел, сишәмбе көнне «Амур»га каршы очрашуда өстенлеккә ия булганда, хәтта, үз капкасына да алка керттерде. Болар барысы да борчу тудыра. Регуляр чемпионат бер хәл, ә плей-офф уеннарында көчсез һәм хаталарны кичерә торган көндәшләр очрамаска мөмкин. Хәтерләсәгез, узган сезонда «барслар» беренче раундта ук «Авангард»ка оттырып төшеп калган иде, ә быелгы составны үткән елдагыдан көчлерәк дип атап булмый. Анда ышанычлы уен күрсәткән, команданы үзләре артыннан тарткан Секач белән Ландер җәй көне Казаннан киткәч, аларны «Барс»тан Кормье белән Фрэттин алмаштырырга тиеш иде кебек, ләкин алар әлегә ышанычны аклый алмый. Бу очракта, димәк, Казан менеджерларының да гаебе бар. Хәзер «плей-офф»та катнашырга хокук бирүче урыннар өчен көрәш кискенләшкән чорда «Ак Барс»ка бүгенге уены белән алга таба да җиңел булмаячак. Ерак көнчыгыштагы уеннар шуны дәлилли. 2нче баскычта баручы казанлылар 20нче урындагы «Амур» белән уенда газап чикте һәм буллитлар сериясендә генә 3-2 исәбенә җиңү яулады. Хаталарны төзәтергә әле вакыт бар, тик моңа кадәр осталыклары белән аерылмаган Казанда уйнаучы күп кенә хоккейчылар белән җитди бурычлар чишеп булмас кебек.

Руслан ХӘСӘНОВ

«Ак барс» ник аксый башлады?, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии