- 14.01.2014
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Узган ел «СИНЕҢ ЙОРТЫҢ КЕМНЕКЕ? ЯКИ КАН ТАМЫРЫН КИСӘМ!» (№47, 27 ноябрь, 2013 ел)дигән язмам дөнья күргән иде. Анда сүз өч бәләкәй балалы Юлия һәм Рафаил Гаптуллаҗановлар гаиләсенең үзләре төзегән, бөтен документлары булган йортларын ни сата, ни анда яшәп ятучы Гөлнара һәм Ильяс Гобәйдуллиннар гаиләсен чыгарып җибәрә алмаулары хакында барды. Дүрт миллион сумга якын торучы йортта Алабуга суды карары нигезендә Гобәйдуллиннар яшәп ята. Чөнки алар әле рәсмиләштермәгән, алыш-биреш килешүе дә төзелмәгән йортны сипләгәннәр икән. Гәрчә, моңа аларның хокукы булмаса да. Гаптуллаҗановлар бу эш өчен тотылган күләмдә акча түләргә ризалар. Ләкин артыгын түгел. Йортны сипләүче төзүчеләр башкарылган эшне 500 мең сум чамасы дип бәяләсә, Гобәйдуллиннар башта 900 меңнән артык, соңрак 1 миллион 900 мең сум тирәсе таләп итә башлаганнар.
Эшнең сәер яклары да күзгә чалына башлады: әгәр беренче мәкаләмне язганда Гаптуллаҗановларның юристы Константин Рыбников судтагы эштә сипләү өчен алынган әйберләрнең товар чеклары тутырылмаган, пичәтле буш бланкалардан гыйбарәтлегеннән зарланса, бүген инде бу чеклар язып тутырып куелган, имеш. Минем кулда исә аларның буш чактагы фотолары гына бар. Бу уңайдан күңелдә гаҗәпләнү хисләре чәчәк ата: ничек итеп суд башта буш бланклар кабул итеп ала, соңрак алар юкка чыгып тора, ә аннан соң хәрефе хәрефкә тутырылган халәттә кире урыннарына кайта ала икән? Әллә соң Алабуга хөкемдарлары суд эшен каршы якка ничек телиләр шулай үзгәртергә биреп торалармы? Әмма бу бит законсыз гамәл!
Аңлагансыздыр, бу мәкаләдәге очракта сүз түләү бәясеннән генә тора. Әгәр Гаптуллаҗановлар түләсә, Гобәйдуллиннар өйдән чыгып китә. Гәрчә, телевидениегә Гөлнара ханым шулай сөйләде. Моның өчен судка бары тик бу бәяне дөрес итеп билгеләү вазыйфасы гына йөкләнә. Шуңа да, Гаптуллаҗановлар экспертиза уздыруны һәм башкарылган эшләрне бәяләүне таләп итеп гариза яздылар. Тик, ни сәбәпледер, Алабуга районы суды аларның бу законлы таләпләрен кире какты. Тагын сорау туа – ник? Хөкемдарлар алай-болай бер якның мәнфәгатьләрен икенчесенекеннән өстен күрмидер бит? Вакыйгаларның каһарманы, өен сата алмау сәбәпле, өч баласы белән әҗәткә батып ятучы Рафаил әфәнде үзе нәкъ шул версияне әйтә: «Гобәйдуллиннарны суд яклый», – ди ул.
Хәтерлисездер, узган мәкаләбездә Рафаил әфәнде Алабуга судында гаделлек таба алмаса, Казанга килеп Татарстан Югары Суды каршында кан тамырын кисәргә вәгъдә биргән иде. «Мин үз-үземә кул салырга җыенмыйм, әле өч баламны үстерәсем бар. Әмма сатардай йортым була торып, аларны сипләнмәгән, обойланмаган да бетон диварлы фатирда яшәтергә мәҗбүрмен. Кемнәрдер минем өемнең игелеген күрә, ә мин салкын кышта катып-туңып, җәен черкигә канымны эчереп Себердә, буровойда эшләп тапкан акчамны ипотека түләргә тотып барам. Берәр ай өйгә кайтмый эшләп йөрим, 15 тәүлектән тагын Себергә чыгып китәм, ә балаларыма юньле тормыш тәэмин итә алмыйм. Башка юлым юк – кан тамырларымны кисәм», – дип шалтыратты ул миңа. 7нче гыйнвар көнне ТР Министрлар Кабинеты каршына журналистлар да җыелды. «Гаделлек өчен каным белән түләргә әзер» дигән шигарь тоткан иде ул. Журналистларның сорауларына җавап биреп, Алабуга судының гади кешене якларга теләмәвен аңлаткач, җиңен сызганып обой кисә торган пычак белән беләгенә сызып җибәрде… Тирән яра эзе калды – кан чыкмады. Мөгаен, стресстан, салкыннан тамырлар кысылган, кан куерган. Судтагы гаделсезлеккә каршы протест акциясен оештыручы беләгенә яңадан берничә тапкыр сызып җибәргәч кенә ага башлады кан.
Миңа калса, «Гаделлек өчен каным белән түләргә әзер», дигән шигарь астындагы мондый акцияләр әле соңгысы булмас. Чөнки суд системасы бүгенге көндә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә эшләми: «Көчленеке замана!» – системасы буенча хөкем йөртә кебек. Әмма бит халыкның да сабыры сынарга мөмкин.
Әлегә мондый бер акция узды, чүп читкә чыкмыйча республика эчендә генә калды. Әгәр андый очраклар артса, Федераль матбугатта гауга чыкса, тагын Татарстан пычратылачак. Ә бу безгә кирәкме? Нәрсә, инде хәзер ике кешенең үзара алыш-биреше барышындагы аңлашылмаучанлыкны да, суд документларын үзгәртеп бетермичә, ялгансыз гына хөкем итеп булмыймы? Суд системасы шул көнгә калдымы?
Иң кызыгы шунда, бу йорт өчен Гаптуллаҗановларга акча түләргә җыенучы да булмаган бугай. «Безнең белән алыш-биреш буенча беренчел килешүне Ирина Маратаева дигән Чаллы хатыны төзегән иде дип беләм. Күчемсез милек ширкәтендә аңа имзалар гына салдык. Соңыннан белдем, бу Маратаеваны үзен бүген «кара риелторлык»та гаепләп тикшерү эшләре бара икән. Ул һәм аның ишләре ялгыз, яклаучысызрак кешеләрне табып, аларның фатирларын алып, урамга куып чыгарганнар, әллә ничә кеше сукбай булып калган. Ә бит ул миңа үзен банк хезмәткәре дип таныштырды.
Гобәйдуллиннар исә кредит алырга теләмәгәннәр дә кебек. Чөнки Ильяс Гобәйдуллин 2нче февральдә кредит сорап Чаллының «Автоградбанк»ына мөрәҗәгать итә, 14нче февральдә аңа кредит бирергә карар чыга. Ләкин Гобәйдуллиннар бу кредитны алмый, 18нче март көнне ниндидер Мөхәммәтшина дигән хатын-кыз аларның документларын банктан алып китә. Банктагы журналда аның фамилиясе күрсәтелгән язма калган. Моннан чыгып мин шундый нәтиҗә ясадым: мине теге «кара риелторлар» алдан ук алдарга теләгәннәр ахры. Аларга бары тик банк белән килешү, кредит бирелү хакындагы документлар гына кирәк булган, ә акча алу һәм түләү күздә тотылмаган. Ул кәгазьләр мине алдау өчен кирәк булган. Бу эштә Гобәйдуллиннар гаиләсе үзләре катнашканмы, әллә аларны да алдарга теләгәннәрме – белмим», – ди Рафаил әфәнде.
Ярар, монысын тикшерү белер, иншаллаһ. Чөнки моңарчы «беркемгә кирәкмәгән» Рафаилгә кан тамырын кискәннән соң Эчке эшләр министрлыгыннан да, прокуратурадан да, башка югары даирәләрдән дә шалтырата башладылар. Шуңа күрә бу эш азагына җитәр, гаделлек тантана иткәнне дә күрербез дип өметләнәм.
Искәндәр СИРАҖИ.
КАН ТАМЫРЫН КИСТЕМ!,
Комментарии