Тагын алдашасыз бит!!!

Тагын алдашасыз бит!!!

Әле кайчан гына вә митинглар башкалаларда гына була торган ниндидер зур сәяси акция кебек тоела иде. Әмма демократиянең казанышларын безнеке кебек тоталитар режимлы илдә дә тыеп торып булмый шул – бу акцияләр хәзер бәләкәй шәһәр һәм район үзәкләрендә дә уза башлады. Тик биредә алар сәяси түгел, ә икътисади төсмер ала һәм һәрчакта да хакыйкатькә хезмәт итми.

Менә әле 31нче октябрь көнне дә Буада пикет узды. Бер төркем кешеләр «» хуҗалыгы җитәкчесе Җәүдәт Хөсәеновны милек үзләштерүдә, ТР Тикшерү комитетының районы бүлеге җитәкчесен җинаятьне тикшермәүдә гаепләп чыкты. Бер караганда, халыкның мәйданга чыгып үз хокукларын даулавы – искиткеч гүзәл күренеш һәм моны бары тик хупларга гына кирәк. Ләкин пикет хакыйкатькә хезмәт итсә генә хуплап була, ә бу очракта киресенчә кебек. Чөнки бу гауга инде күптән бара һәм мин монда хакимиятнең катнашы бар дип күрәм. Чөнки «Коммуна» бай, аның мөлкәте 100 миллион сумнан артык исәпләнә. Әгәр хуҗалык таратылса, аның милкен хакимият тирәсенә елышкан бәндәләр үзара бүлешә дә, коры җирне, буш фермаларны, эшсез калган халкы белән бергә инвесторга тапшыралар. хакимияте инде әллә ничә хуҗалыкны шулай таратып ташлады, бүген халкы бер икмәк алырга акчага тилмереп утыра. Чөнки инвестор кереп фермаларын, машина-трактор паркларын таратып атты да, берничә генә кешегә эш бирде. «Коммуна»ны да шушы көнгә калдырмакчы булалар дип беләм. Шуңа күрә Кильдураз авылында вәзгыятьне кыздырып тору өчен бер төркем ирләрне туплап куйдылар.

Менә шушы ирләр пикетларга чыга да инде. Әгәр хәтерегездә булса, быел алар Казанга, ТР Дәүләт Советы каршына да килеп басты. Тик ул пикетта катнашучы 29 кешенең ундүрте беркайчан да «Коммуна»да эшләмәгән кешеләр, район хакименең, башкарма комитет рәисенең, Теркәүләр палатасының Буа районы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасарының Казанда яшәүче туганнары дип мәгълүмат бирделәр миңа. Унбише исә инде «Коммуна» хуҗалыгында эшләми.

Изображение удалено.

Күз алдыгызга китереп карагыз: «Коммуна»да беркайчан да эшләмәгән, яки инде эшләмәүче кешеләр ничек итеп хуҗалык җитәкчесеннән зарлана ала? Бу бит мантыйкка сыймастай хәл! Әмма зарланалар бит! Шулай ук район җитәкчелегенең туганнары пикетка чыгу да, бу эшнең башында хакимият тора дигән нәтиҗәләргә этәрә…

Бу юлы Буада узган пикет үзе бер кызыклы шәйдер. Чөнки ул императрица Екатерина II Буаны «шәһәр» дип игълан итеп киткәннән бирле беренче пикет буларак тарихка кереп калды. Икенчедән, андагы лозунглар хакыйкатькә туры килми. Әйтик, Буа районы Тикшерү комитетының эшләмәве, «Коммуна» хуҗалыгын һәм Җәүдәт Хөсәеновны тикшермәве бөтенләй дөрес түгел дип уйлыйм. Чөнки әле якын араларда гына да хуҗалык җитәкчесе эшчәнлеген дүрт тапкыр тикшереп, дүртесендә дә җинаять эзе таба алмадылар. Шулай ук авылдагы оппозиция вәкилләре таләбе буенча килгән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе дә гаеп тапмады. Хәтта һәрдаим гади кешене яклаучы, Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов та бер гаеп таба алмады.

– Мин протест белдерүчеләрне якларга уйлаган идем, әмма хәзер моның хата булуын таныйм. Мин Буа районына бардым, «Коммуна» хуҗалыгында булдым. Кырлар, юллар, терлекчелек фермалары – бар да тәртиптә, клуб ремонтланган… «Коммуна» хезмәтчәннәре белән сөйләштем һәм вәзгыятькә карашым кискен үзгәрде. Минемчә, Җәүдәт Хөсәеновка яла якканнар, ул бернинди дә миллионнар урламаган, колхоз милке элеккечә үк авыл кешеләренә эшли. Өстәвенә, бик нәтиҗәле эшли. Протест акциясенә чыгучылар арасында «Коммуна»ның хәзерге вакытта эшләүче бер генә хезмәткәре дә юк, ягъни элеккеге хезмәткәрләр генә, алар нәрсәгәдер үпкәләгән, күрәсең, – ди Дәүләт Советы депутаты үзе «Атна вакыйгалары»на.

Хәер, шушы ук сүзләрне мин авыл кешеләреннән дә ишеткән идем инде. Ләкин оппозиция генә һаман тынмый. Әле пикетка чыга, әле листовкалар тарата… «Искра» газетасын яшерен чыгарып ятучы большевикларга тиңләр идең, болар халык бәхете өчен көрәшми. Аларның «көрәше» нәтиҗәсендә хуҗалык таралса, бары тик мөлкәтне тиз генә сатып, үзләштереп куярга мөмкинлеге булган хакимият кенә отышта калачак, ә авыл кешеләренә шымытыр да эләкмәячәк. Бәлки, таратуда катнашканнары өчен оппозиция вәкилләренә бераз өлеш чыгарырлар…

Кемнәргә генә шикаятьләр язмады оппозиция һәм кемнәр генә килеп тикшермәде – берсе дә гаеп таба алмый. «Яңа гасыр» телевидениесе, «Акчарлак» һәм «Безнең гәҗит» газеталары, хәтта урыс матбугаты да Буа районының Кильдураз авылын айкап кайттылар бугай – нәтиҗә бер: барысы да тәртиптә, эшләүчеләр җитәкчедән дә, вакытында түләнгән хезмәт хакыннан да канәгать. Бары бер нәрсәдән зарланалар – гауга чыгарып, эшләргә комачаулап йөрүчеләрдән.

– Алар безгә: «Ник эшкә йөрисез?» – дип бәйләнәләр. Үзләре дә эшләмиләр, безнең дә тынычлыкны алалар, – диде миңа фермада эшләүче терлекчеләр, парктагы механизаторлар…

Хәер, бер журналист газетага хуҗалык рәисен яманлап мәкаләләр язып чыккан иде, Казанның Яңа Савин районы суды карары нигезендә редакция дә, үзе дә штраф түләргә, кайбер сүзләренең хакыйкатькә туры килмәвен танырга мәҗбүр булды. Әлбәттә, безнең илдә суд карары гаделлек үлчәме түгел, шулай да, Кильдураз халкының бу хакта белеп торуы хәерлерәк булыр. Югыйсә, соңгы араларда авылда таратылган листовкаларда «Хөсәеновка карата «мошенниклык» (ст.159 УК РФ) маддәсе буенча җинаять эше тикшерелә» диелә. Ә суд карары моның киресен раслый – андый җинаять эше тикшерелми. Гомумән, бүген «Коммуна» хуҗалыгы һәм аның җитәкчесенә карата бернинди тикшерү эшләре дә бармый дип беләм. Дөрес булмаган сүз таратып, эшләгән кешене куркытып йөрисе юк.

Шулай ук листовкалардагы «…63 миллион сумлык милекне, шуңа өстәп фураж, печән, ягулык һәм мал-туарны үзләштерде», – дигән сүзләр дә дөрес түгел. Бүген хуҗалыкның бу милке «Коммуна» хуҗалыгының төп җитештерү базасын тәшкил итә һәм ул милек элеккеге күмәк хуҗалыкны таркатканда яңа оешмага «озак вакытлы әҗәт» буларак күченгән. Иң мөһиме, бу милек әле дә ни Җәүдәт Хөсәеновныкы, ни «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтен гамәлгә куючы тагын алты кешенеке түгел. Әгәр вакытында күмәк хуҗалыкның мөлкәтен «Коммуна» ҖЧҖнә күчереп өлгермәсәләр, ул чакта теге 63 миллион инде күптән инвестор кулына кереп җилгә оча иде. Җәүдәт Хөсәенов исә аны саклап кына калмады, арттырды да: бүген хуҗалыкның бәясе 100 миллион сумнан артык. Менә шушы малга районда кызыгучылар бар, ә авыл кешеләрен алар үз мәнфәгатьләрендә куллана гына. Гел гауга чыгарып, хокук саклау органнарына басым ясап торсаң, Җәүдәт китәр, милек безгә калыр дип өметләнәләрдер инде алар.

– Мин пенсия яшенә җитеп киләм, китсәм дә милекне аларга калдырмыйм, мин аны халыкка өләшеп китәм, – ди Хөсәенов инде ничәнче тапкыр. Моны инде мин дә яздым, башка журналистлар да әйтте, тик оппозиция генә бер дә тынычланырга теләми. Миңа калса, бу кешеләргә шулай берләшеп яшәү җиңелрәк, шуның өчен өерләре белән йөриләр. Ә инде «көрәштә» төрле алымнар кулланалар. Президентка юнәлтелгән лозунглар дисеңме, Премьер-министрга адресланган пенсионер әбиләр хатлары дисеңме…

Менә тагын Илдар Халиков исеменә Нурания әби Сибгатуллина исеменнән шикаять киткән. Имеш, Җәүдәт Хөсәенов авылны су белән тәэмин итүне дә үзе теләгәнчә алып бара. Имеш, ул бу әбине һәм авыл халкының бер өлешен сусыз калдырган… Монысы инде бөтенләй шыр ялган бит, җәмәгать! Нурания әбинең шикаятен әле моннан берничә ел элек үзем тикшердем. Әйе, аның колонкадан керткән суын хуҗалык җитәкчелеге өздергән, чөнки өенә суны законсыз керткән булганнар. Хуҗалык идарәсендә «Чиста су» проекты буенча куелган колонкалардан өйгә торба сузмаска карар чыгарылган булган. Бу хакта Нурания әбинең малаена әйткәч, тыңламаган, торбасын сузган. Шуңа өзгәннәр дә. Монда зарланырлык эш күрмим. Әле Җәүдәт Хөсәеновка рәхмәт кенә әйтерлек. Бүген хуҗалыкның иске су китерү системасы да эшли, әле Җәүдәт Салих улы «Чиста су» программасын да гамәлгә ашырды. Ничек инде шуннан соң аны халыкны сусыз тилмертүдә гаепләп була?

Тагын бер кат әйтәм: минем Җәүдәт Хөсәенов белән бала чукындырасым да, кыз биреп, малай өйләндерәсем дә юк. Аның кимчелекле һәм көчле якларын да беләм. Әле бу хакта бер көнне республика хөкүмәте әгъзалары белән дә сөйләштек – анда да барысын беләләр, ләкин бу эшкә тыкшынмыйлар гына – вак мәсьәлә. Әмма мин уйдырма гаепләүләрне, бу гаепләүләр артындагы район хакимияте кешеләрен күргән хәлдә дәшми кала алмыйм – барысы да ялганга корылган! Ә ялганның әле беркайчан җиңгәне юк һәм җиңә алмас та. Хакимияткә дә, ниндидер хуҗалыкта беркайчан да эшләмәгән оппозиционерларга да «Коммуна» хуҗалыгы территориясендә яшәүче меңләгән кешене эшсез вә ашсыз калдыруга юл куймабыз, иншалла!

Ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.

Тагын алдашасыз бит!!! , 3.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии