- 13.11.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №45 (14 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Үткән гасыр азагында телебезгә яңа сүз килеп керде – террорчылык һәм менә инде 30 еллап бу сүз бөтен дөнья сәясәтчеләренең теленнән төшми. Аларга кушылып матбугат, матбугатка кушылып бөтен халык шушы шомлы сүзне кабатлый. Гади кешеләрнең күпчелеге бу төшенчәнең мәгънәсендә бары тик кан вә үлем, күз яшьләре, бәхетсезлек күрсә, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр аны һәрчак үз мәнфәгатьләрендә куллана.
Әйтик, берәр җирдә нинди дә булса террорга тартым вакыйга булса, аны беренче чиратта сәясәтчеләр матбугатта шәрехли, үзләренә сәяси капитал туплый башлый. Чынлыкта, алар өчен ничәдер кешенең үлеме һәм яралануына караганда үзләренең киләсе сайлаулары кадерлерәк. Шуңа да һәркайсы күбрәк гади халык хәленә кергән булып күренергә тырыша, һәр камера каршында кайгылы чырай белән басып тора. Гади генә әйткәндә, артистланалар…
Эшмәкәрләр исә һәр террор акты саен аңа каршы яңадан-яңа көрәш ысуллары, техник чаралар тәкъдим итә. Концерт-тамаша залларына, аэропортларга тикшерү җайланмалары, видеокүзәтү ише әйберләр кую аларга табыш китерә… Ягъни кемдер бу җайланмаларны уйлап чыгара, икенчеләре җитештерә, өченчеләре сата, дүртенчеләре куя, бишенчеләре алар белән турыдан-туры эшли… Тулы бер «террорчылык белән көрәшү» индустриясе эшләп тора.
Инде дөнья сәясәтенә дә күз салыйк. Террорчылык хәтта аңа да үз өлешен кертә. «Әл-Кагыйдә» һәм аның җитәкчесе Усама бен Ладнга каршы көрәш максатыннан АКШ ничә илгә бәреп керде? Ярты гарәп дөньясын канга батырды да, соңыннан бер каршылык күрсәтмәгән, бер күзе сукырайган, шикәр чире белән интегүче картны карчыгы куенында, фәкыйрь генә йортында йоклап яткан җиреннән атып үтерделәр. Имеш, бу кеше 1нче номерлы террорчы Усама бен Ладн үзе иде… Имеш, менә шушы мескен бәндә Нью-Йорктагы дөньяның иң биек йортларыннан саналган Бөтендөнья Сәүдә үзәгенең ике башнясын шартлатуны оештырган… Ләкин бу кешенең чынлап та Усама бен Ладн икәнен дә, аның дөнья террорына катнашы барлыгын да раслап торучы булмады. Әле алай гына да түгел, расламау өчен тырыштылар – җәсәден үк юк иттеләр. Югыйсә бит бу кешене йоклап яткан җиреннән кулга алып, суд каршына бастырып була иде. Юк, алай итмәделәр, шуның белән төрле шикле уйларга урын калдырдылар. Хәзер уйлыйбыз инде: бар идеме ул бен Ладн, юк идеме? Булса, бөтен дөнья буйлап террорны ул оештырганмы, юкмы? «Әл-Кагыйдә»гә аның ни катнашы бар? Гомумән, бу кеше АКШның бер «сәяси курчагы» гына булмаганмы? «11нче сентябрь»не моннан 11 ел элек ул оештырганмы? Күрәсез, бер мәеткә күпме сораулар бар, ә АКШ үзе дә бу сорауларны Усама бен Ладнга бирмәде, башкаларга да бирдермәде. Мин хәтта үтерелгән кешенең террорчылыкка катнашы барлыгына да ышанмыйм. Американнар үзләре генә дөньяны куркытып тору өчен бер «Бармалей» уйлап чыгарып, соңыннан шуны үтереп уйнамадылармы икән?
Күрәсез, сорау арты сорау туып кына тора… Хәер, дөньяда әле бер генә зур «теракт»ның да сорауларсыз гына узганы юктыр. Сорауларны бирер кеше генә юк – Усама бен Ладн үлде диләр…
АКШның барлык терактларны сылтардай «Әл-Кагыйдә»се һәм Усамасы бар иде, ә Русиянең бу уңайдан Шамил Басаевы булды. Тик аны да үлде диләр…
Халыкны куркыту, алып барылган сәясәтләрен аклау өчен АКШтагы Ак Йортның да, Мәскәү Кремленең дә кораллары бер үк, тик масштаблары гына төрле. Американнар ике дә уйлап тормыйча Бөтендөнья сәүдә үзәген корбан итә, меңләгән кеше үлеменә китерә. Ә безнекеләр ничек? Менә монысы кызык килеп чыга. Мин террорны да, террорчыларны да акламыйм. Ләкин кайбер туплаган мәгълүматларыма караганда, бездә зур терактлар вакытында террорчыларга караганда, аларны коткаручылар күбрәк кеше үтерә кебек…
Әйдәгез 1995нче елны, Буденовский каласын искә алыйк. Ул елны Шамил Басаев җитәкчелегендәге 195 мөҗәһид 1600 кешене тотык (заложник) итеп алдылар һәм хастаханәгә кереп бикләнделәр. Рәсми мәгълүматларга караганда, «100дән артык кешене» мөҗәһидләр әле хастаханәгә алып барганда ук үтергән. Ләкин шул ук рәсми мәгълүматларга караганда, үлүчеләрнең 18е – милиция хезмәткәре, 17се хәрбиләр булган. Әгәр дә Буденовскийда барлыгы 129 кеше үлүен, 415 кеше яралануын искә алсаң, берничек тә йөздән артык килеп чыга алмый, рәсми мәгълүматлар алдый булып чыга. Чөнки теге 35 кеше бит кораллы һәм алар мөҗәһидләр белән сугышып һәлак булды. Димәк, хастаханәгә җыйганда ук мөҗәһидләр «100дән артык кеше» үтерә алмыйлар – 94 кенә килеп чыга. Тик моны да алар эшләде дип беркем раслый алмый. Чөнки биредә әле 415 яралы да бар – аларны кем яралады? Мөҗәһидләр үзләренең тотыклары артына гына качтылар, ә азат итүчеләр атып яралады түгелме соң?
Соңыннан, бу 195 мөҗәһид, тотыкларын ташлап, төн караңгылыгына кереп югалды. «Просочились через окружение», – дип игълан итте федераль матбугат. Әйбәт «просочились», малай! Әгәр 3-5 кешелек төркемнәр белән, берән-сәрән генә качкаласалар, күпчелеге тотылса – монда «саркып» кына качкан» дию мөмкин булыр иде. Ә болай, бөтенесе бергәләп кыр казларыдай тезелеп чыгып киткәндә, ничек «сарку» гына булсын инде – үз юллары белән киттеләр. Бары тик аларны 129 кеше үтерү, 415не яралауда гына гаепләделәр…
Быел «Норд-Ост»та тотыклар алуга да 10 ел тулды. 2002нче елның 23-26нчы октябрендә бөтен дөньяның игътибары Мәскәүнең Дубровка дигән җирендә булды. 36 «террорчы» биредә 912 тамашачыны, артистларны тотык итеп алдылар. Нәтиҗәдә, 130 тотык һәм 36 «террорчы» үлде. Тотыклар «коткаручы»лар җибәргән газдан үлсә, «террорчы»ларны газга тончыгып йоклап яткан җирләреннән берәм-берәм атып чыктылар дип беләм. Гәрчә берсе генә дә исән калмады, сорауларга җавап бирердәй кеше тагын юк… Мөгаен, кирәк санамаганнардыр – «кирәксез» мәгълүматлар калкып чыгарга мөмкин бит.
Гомумән, Кеше Хокуклары буенча Европа Суды «Норд-Ост» вакыйгаларында «коткаручы»ларны гаепли. Суд «Кеше хокуклары турындагы Халыкара Конвенция»нең 2нче маддәсе бозылган дип саный. Ягъни коткарырга тиешле кешеләр тотыкларның «яшәүгә хокукын» бозган һәм куркыныч газ җибәргән. Нәтиҗәдә, 130 кешене үтерделәр, бик күпләрен инвалид иттеләр. Ә газның нинди икәнен барыбер әйтмәделәр… Тагын тотыкларны «террорчылар» түгел, ә «коткаручылар» үтерде түгелме?
2004 ел, Төньяк Осетия, Беслан шәһәрендә 1нче сентябрь. Бу көнне 28 террорчы мәктәп балаларын һәм аларны озата килгән ата-аналарны, укытучыларны тотык итте. 800 кеше яраланды, 334 кеше үлде – шуларның 186сы балалар. Рәсми документларда шундый сүзләр бар: «Гибель некоторых заложников была вызвана операцией по их освобождению»… Ләкин алар алдый – бөтен тотыкларның да үлеме дә, яралануы да, тулысынча «коткаручылар» гаебе белән булды. Чөнки биредә террорчылар бер генә тотыкны да атмады дип беләм. Гәрчә үз вакытында бу хакта хәбәр ителмәде. Тагын коткарырга тиешле кешеләр үтерүче булып чыкты түгелме соң?
Иң кызыгы шунда ки, бу юлы да 27 террорчы үтерелде, бер юләр сымаграк Нур-Паши Кулиев дигәне генә тере килеш кулга алынды. Ләкин ул берни белми, берни аңламый булып чыкты, нәтиҗәдә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде…
Русиядә бик зур «терактлар» булгалап тора, ләкин берсендә дә ачыклык кертелми, сораулар күп кала, рәсми чыганакларның ялганы күренеп тора. Ни өчен? Монысын мин аңлап бетерә алмыйм – бәлки, сәясәттер… Тик шуны аңлыйм – беренче катта яткан «террорчылар»ны тотканда икенче кат тәрәзәләренә атмыйлар. Ә бит Казанның Химиклар урамындагы 25нче йортта никтер икенче катка «атып уйнаганнар» иде… Биредә дә беркем исән калмады… Югыйсә тәрәзәдән ике газ гранатасы ату җитә иде бит, ә безнекеләр 5-6 сәгать буе йортка атып, патрон әрәм итеп яттылар…
Менә бит, тагын сораулар калды – ә сорардай исән «террорчы» юк. Мин террорчыларны якламыйм – кем кемнән «террорчы»рак дигән сорауга җавап кына эзлим… Әллә бар очракта да режиссер эзләргәме?
Искәндәр СИРАҖИ.
Кем «террорчы»рак? ,

Комментарии