Зәйләрнең өмете акланмады…

Президент Р. Миңнехановның 4нче мартта үзләренә киләсен белгәч, халкы шундый шатланган, киләчәгенә өмет белән карый башлаган иде. Янәсе, Рөстәм Нургали улы килә, бүгенге хакимә Татьяна Воропаеваны рәхмәтләр әйтеп лаеклы ялга озата да, халык икенче көннән үк бик яхшы яши башлый. Кешеләр шундый самими инде, гел яхшылыкка өмет итәләр. Чынлыкта исә, районында бүгенге вәзгыять шундый дәрәҗәгә җиткерелгән ки, аны бер селтәнү белән генә төзәтеп бетерердәй түгел. Әмма яңа хаким билгеләнсә, бәлки, кешеләрдә өмет уты кабыныр иде…

Шуңа да, мин ТР Президенты Аппаратындагы Зәй районы буенча җаваплы куратор Фәнис Нуриевка шалтыратып барамы-юкмы, хакимә Воропаеваны алмаштырамы-юкмы икәнен белештем. Баруы тәгаен булса да, Президентның көн тәртибендә «глава» алмаштыру каралмаган икән. Монысы бераз кәефне кырды, әлбәттә, әмма барып күрер һәм озак тотмас дигән өметтә калдым…

Чынлап та, Президент килеп китте һәм үз урынында утырып калды. Әле матур доклад белән Илбашының күзен дә томалады булса кирәк. Интернетта чыккан хәбәрләргә караганда, Татьяна Васильевна үзенең докладында 2012нче елны: «Зәй районы өчен уңышлы булды», – дип бәяләгән һәм ирешелгән уңышларны санап киткән.

Баксаң, район узган елны 105 мең тонна ашлык җыеп алган икән… Ә һәр гектардан 390 центнер чөгендер алып рекордка ук ирешкәннәр, имеш… 27 мең тонна сөт җитештерүләрен дә исәпкә алсаң, бөтенләй коммунизм төзелгән диярсең… Воропаеваның яхшы җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә бер ел эчендә продукция сату 25%ка арткан ди…

Хакимият матур докладлар укый, шәп саннар китерә үзе, ләкин бу «җитештерү вә арттыру»ларда үзенең бер генә дә казанышы юклыгын әйтми. Чөнки бу районда ашлыкны вә чөгендерне «Агросила-групп» һәм башка инвесторлар үстерә, районның территориаль тулаем (валовый) продуктының 45%ын хакимияткә катнашы булмаган Зәй ГРЭСы бирә, «Шикәр заводы»ның, игенчелек вә терлекчелек белән шөгыльләнүче инвесторларының, машина төзелеше өлкәсендә эшләүче чит ил компанияләренең эшчәнлеген дә исәпләсәң, «Хакимият нәрсә генә эшли соң?» дигән сорау туа.

Ә Зәй халкы бу сорауга җавапны белә һәм интернет сәхифәләрдә үз шәрехләүләрен бер дә жәлләп тормый. Менә Нурания Мәрдәншина исеме белән язучының сүзләре: «Ә узган елны Сөт һәм Икмәк заводларын ябу хакында бер сүз юк. Көпчәк заводын күтәрәмгә калдыру, хәзер аны нимесләр килеп рәткә кертергә маташуы хакында да сүз әйтми. Көпчәк заводын заманча техника белән җиһазлагач, бик зур штат кыскартулары булачагын да әйтми. Бөтен механика-җыюның станокларын башта Чаллыга алып китүләрен, хәзер Лениногорскийга күчерүләре хакында да ләм-мим… Кайчандыр чәчәк аткан металл конструкцияләр заводы «Тимер»не талап, узган ел тәмам тез чүктерүгә ирешүләрен әйтми. Бушлай килгән җылылык энергиясе барында котырган квартплаталар түлибез. Гомуми йорт кирәк-яраклары (общедомовые нужды – ОДН) өчен счетчик күрсәткәннән 30ар процентка кадәр артык түлибез!!! Ә хакимә йортта яшәүчеләрне караклыкта гаепли. Имеш, энергияне урлыйлар. Көпчәк заводының элеккеге директоры: «Тиздән бездә дә нәкъ Кама Аланындагы кебек булачак», дип әйтә торган иде. Әмма бу дәрәҗәгә болай тиз җитәрбез, дип уйламадык.”

Очрашу вакытында Президент Миңнеханов: «Зәйләрнең халык белән эшләүдәге башлангычын башка районнарда да тормышка ашырырга кирәк», – дигән булган.

Интернетта күпләр бу сүзләрне шәрехли. «А.И.» нигы белән керүче әйтә: «…Әгәр эшләп торган, 5500 эшчесе булган заводтан нибары 1200 эш урыны гына калдырганнар икән, нәрсәгә кирәк ул «башлангычлар» башка районнарга?! Бу хакта хакимә яки Президент уйлады микән?!»

Артем Воронов исә кемне күздә тотадыр: «Мондый күрсәткечләр белән Танечканы «сәндерәгә» үк озатырга кирәк…»

Кыскасы, Зәй халкының өмете акланмады һәм алар Президентка үпкәләде. Язган сүзләреннән шундый нәтиҗә ясарга була. Теләгән кеше «Безнең гәҗит»нең сайтына кереп карый ала, бөтен шәрехләүләрне дә биреп тормыйм. Әмма Президент Аппараты хезмәткәре, Зәй районы буенча куратор Фәнис әфәнде Нуриевка сорауларым бар. Ул минем мәкаләләр буенча Зәйгә барды, кешеләр белән очрашты, сораштырды дип беләм. Хәтта кайберәүләрдән мәкаләм өчен миңа күпме түләүләрен дә сораган. Хәзер инде мин шикләнә башладым. Әгәр президент Зәйдәге халык белән эшләү тәҗрибәсенә соклана икән, димәк, куратор аңа вәзгыятьне дөрес тасвирламаган дип уйларга була. Югыйсә бит мин мәкаләләремдә Зәй төбәген милләтара мөгамәлә ягыннан да, икътисади яктан да, кадрлар сәясәте буенча да шактый тәнкыйтьләдем. Хәтта гаепләре күзгә күренеп торган түрәләр дә әле һаман үз урынында. Ни өчен? Хәзер инде куратор биргән сорауны миңа бирергәме? Фәнис Галиәхмәт улы, алай-болай Зәйдә сезгә кайбер әйберләрне әйтми калдыру өчен акча түләмәгәннәрдер бит? Әллә мин ялгышам, сез барысын түкми-чәчми сөйләп бирдегезме? Алай булган очракта, түбәнчелек белән гафу үтенәм, әлбәттә, әмма барыбер күңелдә юшкыны калды…

Зәйлеләр үзләре дә бераз йоклап калдылар. Әгәр Рөстәм Нургали улы килгән чакта хакимият бинасы тирәсендә йөргәләп торсалар нәрсә була иде? Узган мәкаләмдә әйттем: еламаган балага имезлек каптырмыйлар. Ә зәйлеләр еламады, Президент белән очрашу мөмкинчелеген дөрес файдаланмады.

Шулай ук, Президентның яраннары да бөтен дөреслекне аңа җиткерүгә юл куймый бугай. Чөнки бу очракта Миңнехановның аларның үзләреннән эш таләп итүе, рәхәт кенә йокымсырап йөрүләреннән бүлдерүе бар. Шуңа күрә, Зәйдән язган шикаятьләрегезнең дә аңа барып җитүенә өмет зурдан түгел. Әгәр зарланасыгыз килсә, Твиттерда языгыз, әлегә Рөстәм Нургали улы аны караштырып бара. Никадәр күбрәк зарлансагыз, «сөекле» хакимәгездән дә шулкадәр тизрәк котылырсыз.

Сезгә уңышлар теләп,

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии