ИСКЕ ЯҢА ПУТИННЫ САЙЛАУ

ИСКЕ ЯҢА ПУТИННЫ САЙЛАУ

В.Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Бу темага кире әйләнеп кайтмыйбыз», – дисә дә, кайбер нәтиҗәләр белән уртаклашмый булдыра алмыйм. Кремль тирәсендә кайнашучы төрле сәясәтче, күзәтүчеләр, хәтта һәм Прохоровтан кала Путинның бөтен оппонентлары да бу сайлауларны «тарихта булмаганча ачык һәм гадел узды» дип бәяләде. Ә инде оппозициянең күпсанлы хокук, закон бозулар хакындагы дәлилен ишетмәмешкә салыштылар. Имеш, дошман сүзе, АКШ коткысы һәм башкалар…

Хәтта сайлаудан соң интернетта урын алачак закон бозу язмаларына да алдан ук җавап әзерләп куйдылар бит! Сайлауга ике-өч көн кала бюллетеньнәргә тамга салып утыручы комиссиясе әгъзалары төшерелгән ялган ролик ясап җибәрделәр. имеш, әле узмаган, ә дошманнар инде яла ягу белән шөгыльләнә, барысын алдан әзерләп куя, ярый белеп алдык!

Судларны әйтеп тә тормыйм, алар сайлауларга кагылышлы иң ныклы дәлилләрне дә сөенә-сөенә шиклегә чыгара. Кайсы да булса сайлау комиссиясе рәисен хөкемгә тартканнарын да күргәнем юк. Чөнки барысы да гамәлдәге хакимият файдасына эшли. Хакимият исә үзенең тугры әнчекләрен һәрчак яклау ягын таба.

Ярар, узган елның 4нче декабрендә РФ Дәүләт Думасына сайлауларның ничек узуын барыбыз да белдек, инде 4нче марттагы Президент сайлаулары чистарак узар дигән өмет бар иде. Кремль дә мәйданга чыгучыларның дәгъвасы белән килеште, демократияне арттырырга вәгъдәләр бирде, сайлау участокларына 180 мең видеокамера куелды, бер миллионга якын күзәтүчеләр билгеләнде. Инде моның кадәр чаралар белән дә хәрәмләшеп булмас кебек тоелган иде. Безнең түрәләр аның да җаен тапты. Сайлауларның чисталыгын тәэмин итәргә тиешле видеокамералар Путинның агитация коралына әверелде. Авыл Советы башлыклары авыл кешеләрен шул камералар белән куркытып, Путинга тавыш бирергә өндәп йөрделәр. Имеш, кемгә тавыш биргәнеңне беләчәкбез, кабинага качтым дип уйлама, камера барысын да язып бара. Эшләгән кешеләргә тавышны «кирәкле» Путинга бирмәсә, эшеннән куу белән, карт-корыны кәҗәсенә печән-салам бирмәү, бакчасын сукалатмау белән янап куркытып бетерделәр. Нәтиҗәдә, авыл халкы, бәладән башаяк, дип Путинны сайларга мәҗбүр ителде.

Монысы хокук бозу түгелме? Миңа калса, һәр янау – хокук бозу һәм миңа бу уңайдан күп шалтыратулар булды.

Инде сайлауларга әзерлек мәсьәләсенә килик. Быелгы Президент сайлаулары шактый ук ачык узды. 180 мең камера үзе генә дә ни тора. Алдап кара син аларны! Ләкин безнең түрәләр моның да җаен тапты – сайлау комиссиясе әгъзалары камераларны алдарга, аларның «күрү» мәйданын капларга өйрәтелде.

Электрон адресыбызга Төркиядән бер язма килде. Чит илдәге дусларыбыз Татарстанның Лениногорск районындагы Иске Куак авылында, бюллетень санауны күзәтеп, яздырып барганнар дип аңладым. №1840 дип билгеләнгән бу участокта кызык кына хәл күзәтелә. Сайлау вакыты бетеп, ишекләр бикләнгәч, участокка кап-карадан киенгән бер таза гына ир-ат килеп керә. Бер хатын аны назлап кына биленнән кочып алып өстәл башына китереп бастыра. Йөзе күренми – камерага арты белән тора. Өстәл янына килгәч ул курткасын чишеп җибәрә, шул ук вакытта әрҗәдәге бюллетеньнәрне дә бушаталар. Монда, «кирәкле» кандидат исеме куелган бюллетеньнәр ташланды дип чамаларга була. «Кирәкле» кандидатның кем икәнен чамалыйсыз инде – та, Зюганов та түгел дип уйлыйм…

Белмим, бәлки, бу да яла ягудыр? Бәлки, бу видеоязманы Төркиядәге дусларыбыз үзләре әмәлләп җибәргәндер? Ә теге кара киемле таза абзыйның кем икәнен беләсе иде. Хөрмәтле Иске Куак халкы, язып җибәрегез әле, мөмкин булса!

Элекке сайлау күбрәк шәһәрдәге сайлаучыларны алдау, авыл халкын куркыту аша алып барыла иде. Бусында вәзгыять үзгәрде – камераларны алдарга, ирекле күзәтүчеләрдән котылырга кирәк иде. Монысын оештыру – үзе зур мәшәкать. Бигрәк тә күзәтүчеләрнең күзен каплау авыр, алар арасында шактый принципиальләре дә булырга мөмкин бит.

Бу уңайдан түрәләребез шактый зирәклек күрсәткән. Алар хәтта сайлау комиссияләре өчен махсус күрсәтмәләр уйлап чыгарган. Анда исә күзәтүчеләрне ничек участоктан чыгарып җибәреп, куып булу юллары күрсәтелгән. Иң гадиләре: ешрак чәй эчәргә чакыру һәм, мөмкинлек чыкса, күбрәк аракы эчертү; әрҗә белән өйдән-өйгә йөреп, сайлатучыны озатып йөртү.

Ә инде кайберләре үтә дә усал һәм кешелексез икән: сайлау участогының иң ерак почмагына урын билгеләү, сайлау урналарына, өстәлләргә якын китермәү, якын килсәләр, бүлмәдән куып чыгару. Шулай ук күзәтүчеләргә сайлаучылар арасыннан бәйләнүчеләр җибәреп гауга чыгару, тәртип бозуга этәрү.

Әгәр күзәтүченең телефон номеры билгеле икән, аңа туктаусыз шалтыратып тору…

Нәтиҗәдә, сайлау участогы ябылыр вакытка күзәтүчеләрнең күпчелеге инде куылган була, кайберләре мондый басымга түзә алмыйча үзләре китеп бара. Шулай итеп, РФ Үзәк Сайлау комиссиясенең 180 мең камера һәм миллионга якын күзәтүче катнашында узган сайлаулар хакындагы лаф оруы бары тик чираттагы ялган гына.

Менә шулай кылана торгач, Русия Федерациясе буенча 63,6 % , Зюганов 17,18 %, Прохоров 7,98 % тавыш җыйдылар дип исәпләнә. Гадәттәгечә, Путинга тавышны иң күбен чичән халкы биргән булып чыга. Чичән республикасында ул 99,76 % тавыш җыя. Мөгаен, бу республика халкы үзләрен канга батырган өчен рәхмәт әйтәдер. Ә Рамазан Кадыйров исә, быел Мәскәүдән 600 миллиард сум акча сорый – сугыштан соң республиканы төзисе бар.

Ингушетия Путинга 91,9 %, Дагыстан 92,84 %, Карагай –Черкес республикасы 91,36 % тавыш бирә. Ә менә Калининград, Орел, Кострома өлкәләре 52 %тан аз гына күбрәк; Мәскәү, гомумән 46,95 % кына тавыш биргән. Димәк, мөселманнарны, урыс булмаган милләтләрне кысучы Путинны күбрәк мөселман «инородецлар» сайлый булып чыга?! Татарстан гына да аңа 82,7 % тавыш бирә! Нәрсә өчен? Мөгаен, милли мәгарифебезне бетергән, республикабызны – губерниягә, Президентыбызны главага калдырырга маташканы өчендер…

Мәскәү Дәүләт Университеты тулай торагында яшәүчеләр биргән тавышларны санасаң, илнең киләчәге булган яшь буын Путинга бөтенләй ышанмый. Анда бу кандидатка 20 % кына тавыш бирәләр. Ә менә Прохоров 40 % җыя ала.

Хәер, Путин Русия буенча да 63,6 % тавыш җыя алмады. Аның чын сайлаучылары чама белән 30 % тирәсе генә исәпләнә. Калганының каян килгәнен чамалыйбыз инде. Зюганов дөрес эшләде – ялган тавышлар белән сайланган ялган Президент белән очрашуга бармады, җиңүе белән котламады, аны яңа Президент итеп танымады.

Шулай итеп, иске яңа Президентлы булдык, бу сайлаулар өметне акламады – демократия булмады, тагын да пычраграк технологияләр кулланылды. Ил шул ук – баткаклык, Президент кына башка. Татарның исә бер сүзе бар: ыштан алыштырганнан «арт шәриф» үзгәрми. Дөрес бит, җәмәгать!

Искәндәр СИРАҖИ.

ИСКЕ ЯҢА ПУТИННЫ САЙЛАУ , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии