- 12.12.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №49 (11 декабрь)
- Рубрика: Архив
Хәтерлисезме, безне совет чорында «халява»га ничек өйрәтәләр иде? Янәсе, коммунизмда бөтен нәрсә бушлай булачак, кибеткә кереп кирәк кадәр аласың да китәсең. Тизрәк шул көннәрнең җитүен теләп хыялланам, ничек итеп кесәләр тутырып «Маска» кәнфите алып чыгуымны күз алдына китерәм… (Яратам шул кәнфитне, ул әле дә нәкъ искечә калды, тәме бозылмады.)
Ләкин безгә «коммунизм»ның якты киләчәген түгел, ә «капитализмның бүредәй ыржаюын» күрергә насыйп булган икән. Мин бушка ашарга хыялланган «Маска» кәнфите исә элекке 1 сум 50 тиеннән (кыйммәт иде) 350 сумга җитте, ягъни чама белән 240 тапкыр кыйммәтләнде. Гомумән, коммунизмда бөтен әйбер бушка вәгъдә ителгән булса, капитализмда бөтен әйбер бары тик түләүле генә һәм бик кыйммәт була икәнен аңладым. Хәзер, хәтта, кафега кереп телевизор карау, музыка тыңлау да түләүле икән бит.
Башта миңа кафе тотучы бер танышым мөрәҗәгать итте. Баксаң, кафесында музыка уйнату өчен килешү төзергә тәкъдим итәләр икән, миннән киңәш сорый. Ул да булмады, икенче бер танышымның кафесына авторлар хокукларын яклаучы бер оешмадан кереп, диварда эленеп торган телевизордан берничә җыр тыңлап, 105 мең сум штраф исәпләп чыгып киткәннәр. Монысы инде җитди фал иде, шуңа күрә Республикадагы барча авторлар хокукларын яклау оешмаларын барлап, андагы юристлар белән киңәшеп алырга булдым.
Беренче булып Татарстан Язучылар берлегендә урнашкан ТАИС (Татарское Агенство Интеллектуальной Собственности) – Татар Интеллектуаль Милек Агентлыгы юристларына мөрәҗәгать иттем.
– Без бу эшләр буенча түгел шул, бары тик театрлар белән генә эшлибез. Күбрәк драмматургларның гонорарларын алып бирү белән шөгыльләнәбез, – диделәр миңа анда.
Бүгенге көндә Татарстанда тагын ТАО (Татарское Авторское Общесто) – Татар Авторлар Оешмасы, ВОИС (Всероссийское общество Интеллектуальной Собственности) – Бөтенрусия Интеллектуаль Милек Җәмгыяте һәм РАО – Русия Авторлар Оешмасы дигән оешмалар эшләп тора.
ТАОга мөрәҗәгать итеп кафеда музыка уйнатсам миңа ни булганын һәм моның өчен кемгә күпме түләргә кирәген белештем.
– Без бит бары тик тиражланган дискалардан гына акча җыябыз һәм авторларга бүләбез. Җәмәгать урыннарында яңгыраган музыка өчен РАО җаваплы, – диде миңа назлы гына хатын-кыз тавышы…
РАОның Татарстан бүлеге җитәкчесе барыбызга да яхшы таныш җырчы вә көйче, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов. Киттем аның янына, ник тиктомалдан кешеләрдән акча жыюын сорадым.
– Тиктомалдан түгел, законда каралганча, җәмәгать урыннарында музыка уйнаткан өчен авторлар мәнфәгатен яклап сорыйбыз.
– Әмма бит сүз телевидениедән яңгыраган музыка хакында бара. Андагылары өчен телекомпанияләр үзләре түли. Димәк, авторлар хокуклары якланган.
– Телевидение – радиолар түли, әмма сез бушка бу музыканы бары тик үз өегездә, гаиләгез белән генә тыңлый һәм карый аласыз. Әгәр җәмәгать урыннарында яңгыратасыз икән, түләргә туры киләчәк. Әгәр үтүк җәмәгать урыннарында музыка уйната икән, аңа да түләргә туры киләчәк!
– Ярар, ресторанда музыка уйнатып мин табыш алам да, ди. Чөнки артистлар чыгыш ясый, «музыкаль программа өчен» дип фәләнчә сум акча түләтелә. Бу табыштан процент түләтүне аңлыйм. Әмма кафеларда «музыка тыңлаган өчен» яки «телевизор караган өчен» акча түләтелми, табыш керми. Каян алып түләсен кафе хуҗасы бу акчаны? Ризыктан кергән табыштанмы? Әмма бит болай гадел булмый!
– Гадел була! Әгәр кафеда абсолют тынлык икән, кухняда кәчтрүлләр шалтыравы, күршедәге өстәл артларында чәнечке кашык шакылдавы, кемнеңдер авыз чапылдатуы ишетелеп торачак. Бу күңелле күренешме? Юк һәм мондый кафеларга барасы килми. Музыка менә шул ямьсез тавышларны каплап, биредә яхшы атмосфера тудыра. Димәк, турыдан-туры табыш китермәсә дә, хуҗага бизнесында ярдәм итә. Менә шуның өчен түли ул акчаны.
– Яхшы, мин үземнең кафеханәмдәге телевизорда музыкаль каналларны бетереп, яңалыклар һәм спорт каналларын гына калдырдым ди. Алар да бит ят тавышларны каплый ала. Бар хуҗалар шушы юлдан китмәсме?
– Спорт һәм яңалыклар каналларында да реклама яңгырый, ә ул музыкаль бизәлешле булырга мөмкин. Әгәр музыкадан берәр өзек кенә яңгыраса да, түләргә туры киләчәк. Югыйсә штрафлар яртышар миллионга кадәр каралган.
– Ярар, монысын да аңладым. Әмма минем бит телевизор караган өчен дә сиңа акча түлисем килми. Димәк, саранлыгым сәбәпле кафедагы антеннаның кабелен үк өзеп атам да, «Барс-Медиа»дан лицензияле диск сатып алып көне-төне «Татар җыры»ның фәләненче елдагы чыгарылышын әйләндереп утырам. Барыбер түләмим!
– Түлисең! Син ул дискны кабызып кара башта. Анда бит бары шәхси куллану өчен генә икәне язылган. Ягъни өеңдә рәхәтләнеп кара, ә кафеңда әйләндерсәң, түләргә тиеш буласың. Бу дисклар да җәмәгать урыннарында карау яки тыңлау өчен түгел.
– Димәк, ничек кенә тырышсам да, сезгә түләүдән котылып булмый?
– Була. Кафеда телевизор һәм музыкаль үзәкләрне алып атасың. Безнең хезмәткәрләр керә дә, чыгып китә. Түлисе юк.
– Ә банкетлар уздырганда…
– Музыкасыз уздырасың, түләмәгәч уйнатырга ярамый бит.
– Ярар, бирешәм, ничек түлисе була инде кафеда гап-гади телевизор күрсәтеп торган өчен?
– Урын саныннан чыгып. Бер урын өчен аена 52 сум түлисең дә, теләсә кайсы каналны карыйсың, теләсә кайсы музыканы тыңлыйсың. Моның өчен безнең белән килешү төзү кирәк. Гомумән, Русия буенча җәмәгать урыннарында яңгыраган музыка өчен ике генә оешманың акча җыярга рөхсәте бар: РАО һәм ВОИС.
– Алайса, минем акча белән бәйле булмаган соравым да бар. Әйтик, «Кызыл Чабата» колхозының отчет-сайлау җыелышында Кыек Мәтәште авылы үзешчәннәре концерт әзерләделәр ди. Бу концертта алар син иҗат иткән җырларны башкардылар ди. Әлбәттә, табыш алмадылар, әмма музыка җәмәгать урынында яңгырады, синең авторлык хокукларың бозылды. Моның өчен бу үзешчән кызлар вә егетләр штраф түләргә тиеш буламы?
– Алар түгел, ә менә бу тамашаны оештыручы «Кызыл Чабата» колхозы рәисе Әйбәт Күчтәнәчев түләргә тиеш булып чыга.
***
Зөфәр Гыйлметдин улы белән әңгәмәдән соң да, озак кына Казандагы үзем белгән кафе-ашханәләрне, алардагы урыннар санын исәпләргә маташтым. Әле моңа авыл клубларын, шәһәр мәдәният сарайларын куштым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: әгәр бөтен Русия буенча исәпләсәң, монда дистәләгән миллион урын чыга. Һәркайсыннан 52 шәр сум исәпләсәң, Русия Авторлар оешмасының күпме акча җыюын чамаларга була. Миңа калса, бүген нефть каланчаларын төртеп аударырга гына кала – иң зур табыш хәзер ул өлкәдә түгел, ә интеллектуаль милек тирәсендә. Барыбер түләтәчәкләр. Кем беләндер судлашу да нәтиҗә бирмәячәк – законда тәгаен язылган: җәмәгать урыннарында яңгыраган музыка өчен түләргә! Әнә азәрбайҗан рестораны хуҗалары: «Без үз музыкабызны гына әйләндерәбез, урысныкын куймыйбыз», – дип тарткалашып караганнар һәм оттырганнар, түләячәкләр.
Килер бер көн, кибетләрдә, җәмәгать транспортында уйнаган музыка өчен дә акча сорый башларлар. Ә кафеларның казасы әле моның белән генә бетмәс. Кемнәр 50 урынлы булып та, 40 урын өчен генә түләр – аларга штрафлар салырлар. Кайберәүләрне банкетлар вакытында килешүдә күрсәтелгәннән артык урындыклар куюлары өчен җәзага тартып акча түләтерләр…
Кыскасы, сезнең белән безне «сыгу»ның яңа әмәлләрен табып торырлар.
Юк, моны Зөфәр Хәйретдинов та, аның белән эшләүчеләр дә уйлап тапмаган – бу дәүләт сәясәте. Кемнәрнеңдер мәнфәгатен яклап, дәүләт күпчелекне талау мөмкинлекләре ача.
Менә тагын сәнгать өлкәсендәге пиратлыкка каршы яңа канун проекты Дәүләт Думасына керде. Ә анда, үзегез беләсез, бүген берәү әйткән ахмаклык, иртәгә законга әйләнеп куючан. Бу яңа канун башта кино өлкәсен генә якларга тиеш иде, ә соңрак фотоларны да үз эченә алды, инде музыканы да шунда ук кыстырырга телиләр. Нәтиҗәдә, ул кабул ителсә, берәребезнең интернеттагы сайтында кино, музыка, яки ниндидер фото табылса, аны 24 сәгатьтә алып ташламасаң, ярты миллионга кадәр штраф түлисең. Иң мөһиме, бу фотода үз сурәтең булу да беркемне кызыксындырмый – сурәт фотограф милке санала…
Кыскасы, җәмәгать, үтүгегез җырламасын, фотоларга төшмәгез, югыйсә кычкыртып талаячаклар. Ә акча авторларга, гомумән, барып җитә микән? Зөфәр әфәнде моны түбәндәгечә аңлата: «Һәр канал үзенең эфирында нинди музыка яңгыравы хакында хисап бирә (анда авторларның исемнәре билгеле) һәм шулар нигезендә акча авторларга күчә.»
Мөгаен, капитализмның «бүредәй ыржаюы» дигәннәре шулдыр инде. Ә мин тагын бушлай «Маска» кәнфите турында хыяллана идем…
Искәндәр СИРАҖИ.
ҮТҮГЕҢ ҖЫРЛАМАСЫН!!!,
Комментарии