Табып булмый торган «табибчык»

Безнең илдә бушлай медицина дигән әйбер бармы ул? Законда каралган булса да, бүгенге законның ничек үтәлүен, төрле җирдә төрлечә булуын беләбез. Шуңа «бушлай медицина»ны да һәр җирлек үзе өчен үзе билгели ахры. Соңгы вакытта газетага килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләр – шуның бер дәлиле.

Шәхсән үземнең ул бушлай медицинаны бары тик туган авылымның медпунктында гына күргәнем бар. Авылыбыздагы фельдшер Эльмира апа Сәмиеваның көн дими, төн дими, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында килеп беренче ярдәм күрсәтүе, мөрәҗәгать итүгә үк килеп укол кадап китүе, үз хезмәтләре өчен бер тиен акча алмавы, эчкерсез, ихлас ярдәм итүенә электән гаҗәпләнә идем. Әле дә бу кешегә сокланып туя алмыйм! Ә менә башка урында, хет ни диегез, гел акча-акча!

Мәсәлән, моннан бер-ике атна элек, районы больницасында ятучы бер ир шалтыратып, редакциягә үз гозерен җиткерде:

– Мине район больницасына дәваланырга салдылар. Бронхит белән килеп эләктем. Терапия бүлегендә ятам. Палаталар сап-салкын. Суык тиюдән дәвалана торган түгел, монда үзең үк чирләп кайтасың. Шул хакта баш табибка әйткән идем: «Үзең белән җылыткыч алып кил дә куй, суык булса», – диде. Җитмәсә, беренче өч көн дәвалану гына бушлай икән, аннары даруларны үз акчаңа сатып аласы, ди. Бу законлымы? Болар дөресме? Шулай булырга тиешме?

Бу мөрәҗәгатьтән соң ук Теләче районының үзәк больницасына шалтырата башлаган идем, берәр атна тилмерергә туры килде. Табика күпме генә шалтыратсам да, телефонны алучы булмады. Баш Илсур Илгиз улы Галиуллин белән элемтәне эзли торгач, атна да үтте, бәйрәмнәр җитте, алары да сызгырып узып китте. Бәйрәмнәр арасында да бу табибны эзләдем әле. Аптырагач, «Ак Барс-мед» иминият үзәгенә шалтыратырга булдым. Анда эшләүчеләр дә чын-чынлап аптырады. Рәсми хат җибәрүемне сорадылар. Бу мәлдә инде газетага мөрәҗәгать иткән абзыебыз, үз хисабына дарулар алып, Теләче район больницасында соңгы көннәрен дәвалана иде. «Полисы булуга карамастан, Фәлән Фәләновны үз хисабына дәвалыйлар икән. Әгәр түләүле поликлиникаларда полиссыз да дәваланып була икән, ул полисның нигә кирәге бар?! Үз акчаңа медикаментлар алып дәвалану законлымы? Мин больницага дәваланырга килгәндә, нинди җылыткыч күтәреп килергә тиеш, ә ниндиләрен алып килергә ярамый?» дигәнрәк «тешле» сораулар иде анда.

Көн дәвамында җавап та килеп төште. «Стационарда дәваланучылар өчен барлык медикаментлар да бушлай бирелергә тиеш. Әгәр стационарда дәваланганда ниндидер дарулар яки башка кирәк-ярак алына икән (карават япмасы, бинтлар һәм башкалар), чекларны һичшиксез саклагыз. Киләчәктә сез үз полисыгызга караган медицина иминият оешмасына барып, шул чекны күрсәтеп, барлык чыгымнарны да кире кайтара аласыз. Ләкин бу моментны көтмичә, иминият оешмасына шунда ук мөрәҗәгать итсәгез яхшырак булыр. Әгәр пациентта «Ак Барс-мед» полисы икән, 8 800-500-03-03 номерына шалтыратып, ул үз зарларын шунда ирештерә ала. Безнең белгечләр больница хакимияте белән элемтәгә кереп, булдыра алганча дәваланучының проблемаларын чишәргә тырышыр. Кирәк булса, хәтта иминият компаниясенең җитәкчелеге үзе үк бу эшкә ачыклык кертергә алыныр», – диелгән иде ул җавапта. Җылыткыч турында гына әйтергә онытканнар!

Теләче больницасының бала табу бүлегеннән дә зар белән килгән хат бар. Гомумән, ул больницадан еш зарлана башладылар әле, күпме шалтырату алдык икән инде ул яклардан?! Киләсе рәсми хатыбыз ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына булыр мөгаен, чөнки баш табиб Илсур Галиуллинга алдан язылмыйча, очрашуга эләгеп булмаска охшаган. Бар бит ул Президенттан да мәшгульрәк һәм олырак «табибчык».

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Табып булмый торган «табибчык», 4.4 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии