- 12.10.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Архив
95 республика, өлкә, автономияле округ вә крайлардан торган Русия Федерациясен нибары ун донор төбәге туендыра. 85 төбәк, үзәктән дотацияләр булмаса, яши алмаячак. Әлбәттә инде, Мәскәүгә елына 600 миллиард сум чамасы керем биреп торучы Татарстан бу исемлектә «лаеклы» урында. Үзебез елына нибары 130 миллиардка гына яшәсәк тә, дүрт бюджетыбызны федераль үзәккә җибәреп барабыз. Аннан соң, артык акча кирәксә, кул сузып Мәскәүгә чабабыз… Нишлисең бит, Кремльнең төбәкләрне акча янчыгына бәйләп тотып торасы килә. Югыйсә, баеп китсәләр, артык мөстәкыйльләнерләр дип саныйдыр инде.
Шул ук вакытта Мәскәү Кремле үзе шактый акылсыз сәясәт алып барып, булачак табышны да югалтырга сәләтле. Әйтик, Сүрияне американнардан коткарып йөрү Русиягә бик кыйммәткә төште. Безнекеләр Америка Кушма Штатлары белән талашып йөреп, башка өлкәләрне күз уңыннан ычкындырган арада Кытай бөтен Урта Азияне үз кулына алып өлгерде. Русия өчен иң куркынычы шунда ки, Кытай Төрекмәнстан газына нәфесен сузган һәм хәзер аннан елына 65 миллиард кубометр сатып алачак. Бу коточкыч зур күләм. Әйтик, газ табу һәм сату буенча дөньяның иң зур ширкәте булган «Газпром» читкә елына 150 миллиард кубометр газ сата. Кытай әлегә кадәр газны аннан сатып ала иде. Димәк, киләчәктә «Газпром» үзенең бик зур табыш чыганагын югалта. Ә моннан кем каза күрәчәк? Әлбәттә сезнең белән без. Ул, күнегелгән гадәте буенча, ил эчендә газ бәясен күтәреп куячак. Нәтиҗәдә электр энергиясенә, азык-төлеккә бәяләр күтәреләчәк, коммуналь түләүләр артачак.
Юкка гына безнең борынгы бабаларыбыз Кытайны «мәкер империясе» дип атамаганнар шул. Төрекмән газын чыгаруга Русиянең нәфесе барлыгын һәм бу өлкәдә инде күп еллык сөйләшүләр баруын Пекин белә иде. Әмма бу «стратегик партнер» саналган ил Мәскәү Кремленең аркасына пычак кадады. Югыйсә, Русия Сүрияне американнардан саклап калып Кытайның да мәнфәгатьләрен кайгыртты. Әгәр Сүрия кулдан ычкынса, Кытай аннан һәм Ираннан нефть ала алмаячак, бу аның икътисады өчен зур югалту булачак иде. Русиягә исә Сүрия бары тик хәрби флотының базасы һәм гарәп дөньясындагы соңгы таяну ноктасы буларак кына кирәк, икътисади яктан әһәмияте юк. Мәскәү Кремле Сүрияне көчен күрсәтү өчен яклады. Нәтиҗәдә, Русия Президенты дөнья җәмәгатьчелегенә АКШка ук каршы торырдай көчле лидер булып күренде, аңа карата уңай караш туды. Ләкин бу бәягә Владимир Владимирович ил казнасы югалткан һәм югалтачак миллиардлар хисабына иреште.
Көчне дә ул бик соңга калып күрсәтте. Әле Ливиягә һөҗүм иткәндә үк Ак Йортка каршы чыгу кирәк иде. Моның өчен сәбәпләр дә күп булды: беренчедән, Ливиядә безнең нефтьчеләр эшли; икенчедән, бу ил бездән дистәләгән миллиард долларлык корал сатып алырга килешүләр төзегән; өченчедән, аның Русиягә әҗәтләре күп. Хәзер аннан әҗәтне дә алып булмый, корал да сата алмыйбыз, нефтьчеләрне дә эшләтмиләр. «Татнефть» тә Ливиядә эшли иде һәм уртак проектка 150 миллион долларлап акча тыкты дип беләм… Тагын Русия казнасы акча югалтты.
Бүген Русиядә тырышып-тырышып мигрантларны куу сәясәтен алып баралар. Шушы шаукым барышында Кытай, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан белән дә килешүләр төзеп, дистәләгән миллиард кредитлар биреп, аларны үз ягына аударып өлгерде. Әмма бу ярлы илләрнең дуслыгын югалту Русия икътисадына зыянлы түгел, бәлки файдалырактыр да әле. Ә менә Казахстаннан нефть сатып ала башлавы хәтәр. Бу тагын безнең нефть азрак сатылуга китерәчәк, ә казасын гади халык күрәчәк. Ягъни, социаль программаларга юнәлтелгән чыгымнар киселәчәк, ярлыны тагын да ярлыландырачаклар. Нефтьчеләр дә, нәкъ газчылар кебек үк, ягулык бәясен күтәреп куячаклар. Бу тагын азык-төлек, транспорт, бәяләре күтәрелүгә, коммуналь түләүләр үсүгә китерәчәк.
Кыскасы, Мәскәү кремленең ялгыш ясалган һәр адымы гади халык җилкәсенә күсәк булып төшә. Инде күсәкнең ни дәрәҗәдә саллылыгы да мәгълүм: киләсе ел бюджетында 400 миллиард сум акча җитми. 2015нче елга исә 500 миллиард дефицит көтелә. Ләкин бу сумма күбрәк тә булырга мөмкин. Чөнки 2012нче елның декабрендәге фаразларга караганда, 2014нче ел бюджеты нибары 143 миллиардка гына җитешсез булырга тиеш иде. Күрәсез, бер ел эчендә 260 миллиард артты. Русиянең «булдыклы» хакимияте әле бу сумманы да үстереп куярга мөмкин. Шуңа күрә, билне буарга әзер булырга кирәктер…
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии