АБЗЫЙ НИ ӘЙТЕР ИКӘН

АБЗЫЙ НИ ӘЙТЕР ИКӘН

РФ Элемтә һәм масса күләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты студентлары белән очрашуында дәүләтнең сүз ирегенә булган мөнәсәбәтен бик җиңел генә формалаштырып куя: нәрсә язарга һәм ничек язарга икәнен сезгә «абзый» әйтәчәк», – ди ул.

Шулай итеп ил матбугатының киләчәге буласы студентларга, әле эшли башлаганчы ук, «урыннары» күрсәтелә – «абзый» әйткәнчә язарсыз… Әлбәттә, дәүләт чиновнигының бу сүзләре ирекле матбугатта һәм интернетта гауга кубарды һәм Волин әфәнде «» газетасына интервью биреп, бу сүзләрнең хөкүмәтнең рәсми позициясе булмавын, ә бары тик үзенең шәхси фикерләре икәнен генә сөйләде. Имеш, ул бу сүзләрне министр урынбасары, дәүләт эшлеклесе буларак түгел, ә гап-гади кеше буларак әйткән. Аннан соң, бу сүзләрне әйткәндә, аның эш вакыты да булмаган икән…

«…Шундый каләм ияләре бар ки, алар башта акча ала, аннан соң бирүченең башына кәкәй итә. Бу, беренчедән, этикага сыймый, икенчедән бирүченең кулы «корый» башларга да мөмкин бит», – ди ул үз-үзен аклап.

Ләкин министр урынбасары никадәр генә тырышса да, аклана алмаячак. Чөнки аның моңа акыл-шәрифләре җитенкерәми бугай. Ул бит төрле чараларына төрлечә акланды. Әйтик, «эш вакыты иде», «чиновник буларак әйтмәдем» ише акланулары бигрәк көлке яңгырый. Ничек инде чиновникны «эш вакыты»на һәм «шәхси вакыт»ка бүлеп булсын?! Мөгаен, түрә буларак, уңайлыдыр, чөнки хастаханәләре дә шәбрәк, табиплары да биеп кенә тора… Ә хатыны белән (гафу итегез) якынлыкны кем буларак кыла? Ә кем буларак ашый?

Мәсәлән, мин аның гади район газетасы журналисты буларак кына туклануын теләр идем – юанайтмый… Югыйсә, министр урынбасары буларак затлы рестораннарда йөрергә туры килә, кыйммәткәрәк төшә. Ә монда кәбестә эштие белән бәрәңге боламыгын 200 сумга алып ашыйсың да, түрә буларак эшләвеңне дәвам итәсең…

Юк шул, ашау-эчү, тормыш уңайлыкларына хирыслык җәһәтендә безнең чиновниклар һәрчак чиновник булып кала. Алар бары тик ахмак сүзне генә «гади кеше» буларак әйтә ала. Ә калган чакта алар түрә, «дәү абзый» һәм аларның бөтен хыялы безне үзләре кушканны гына язарга, сөйләргә һәм сүгәргә өйрәтү. Ягъни, «йөз процент позитив» матбугат ясау. Әгәр дә Волин әфәнде үзенең «абзый әйтәчәк» дигән сүзләрен дәүләт сәясәте түгел ди икән, алдый: һәр дәүләт, һәр хакимият карусыз, югарыдан кушканны гына үтәүче матбугат хакында хыяллана һәм шуны булдыру өчен эш тә алып бара.

Әгәр дә министр урынбасары Алексей Волин башта акча алу, соңыннан бирүченең «башына кәкәй итү» хакында сөйли икән, ул менә нәкъ ирекле матбугатны күздә тотадыр. Чөнки анда бит күпчелегебез дәүләти мәгълүмат чараларыннан килдек һәм хәзер кайчандыр акча түләгән хакимиятне тәнкыйтьлибез…

Бирүче кулның «корый башлавы» да бер дә Конституцион караш түгел. РФ кануннары безгә сүз иреген гарантияли, дәүләти һәм ирекле матбугатка бүлми. Гәрчә дәүләти матбугат казнадан финансланса да, хакимиятне тәнкыйтьләргә хаклы, әле хаклы гына түгел, тиеш. Казна бит халыкныкы, ул халык хисабына тулылана. Димәк, дәүләти матбугат казнадан акча алып гади халыкны якларга тиеш булып чыга…

Мин бераз хыялланыбрак киттем бугай, гамәлдә мондый хәл Русиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә булмаячактыр, мөгаен. Дәүләт үзенә каршы эшли торган матбугатны асрамаячак. Әгәр яба алмый икән, башында торучыларны, акыл сатучы журналистларны куачак һәм үзе теләгән «позитив» мәгълүмат чарасы булдырачак.

Бу уңайдан «Яңа гасыр» телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов сүзләре искә төшә. Төркиядән килгән журналистлар белән очрашуда кунаклар сорау бирә: «Дәүләттән акча алгач, сез аны тәнкыйтьли аласызмы соң?» Илшат Юныс улы югалып калмый: «Алабыз, әмма бер генә тапкыр», – дип куя.

Белмим, төрек аркадашлар бу сүзләрнең асылын аңлагандырмы, әмма Әминов хакыйкатьне ачып салган: бер тапкыр «абзый» кушмаганны сөйлисең икән, икенче тапкыры булмаячак – куалар…

Дәүләти матбугатның ни өчен шундый икәнен чамаладыгызмы инде? Югыйсә, ник фәлән газета болай тими, ник төгән газета фәләнне басмый ишерәк хатлар язасыз. Әгәр баш мөхәррирләр соңгы сүзләрен әйтеп дәүләти матбугаттан китсәләр, кем зур хезмәт хакы түләр, кем җылы машиналарда гына йөртер, кем йомшак кәнәфигә утыртыр? Ирекле матбугатта йомшак кәнәфиләр юк ул. Бары тик: «Что ты себе позволяешь?!» – дигән сорау гына ишетеп торабыз…

Русиядә әлегә ирекле матбугат бар, әмма ул көннән-көн сирәгәя. Кемнәрдер дәүләт ягына авыша, кемнәрдер ябышырга мәҗбүр була. Чөнки дәүләтнең сәясәте шул – «позитив» матбугат, мактап кына торучы журналистлар. Әнә бит, премьер–министр Дмитрий Медведевның матбугат үзәге җитәкчесе Наталья Тимакова инде «Известия» газетасына бәйләнә башлаган. Имеш, хөкүмәт әгъзаларының эшчәнлеген артык күп яктырталар, президентка, премьер–министрга, вице-премьерларга юлланган кайбер документлар адресларына барып җиткәнче үк газета битләрендә шәрехләнә башлый.

Миңа калса, мондый тизлек белән эшләүче журналистларны мактарга, ә үзләренә дигән документларны да карап өлгермәгән түрәләрне матбугат битләрендә эттән алып эткә салып сүгеп торырга кирәк. Әгәр илнең бөтен матбугаты хаталарын күрсәтеп торса, безнең түрә-кара да төзәләчәк – тәнкыйть кәнфит түгел ул. Тик әлегә күпчелек матбугат «абзый ни әйтер» тәгълиматы нигезендә эшли шул.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии