…Сәҗдә кылырга кушсаң…

…Сәҗдә кылырга кушсаң…

Русия котырып-котырып коррупциягә каршы көрәшә. Барлы-юклы ай ярым эчендә генә дә 60 миллиард сумнан артык бюджет акчасы урлануын ачыкладылар. Газеталарны ачасың – «Оборонсервис» оешмасында урланган 8 миллиард хакында язалар, радионы кабызасың – Санкт-Петербургта 600 чакрым черек җылыту торбалары күмеп куеп дәүләткә дистәләрчә миллиард зыян салучылар хакында сөйлиләр, телевизорны җибәрәсең – «Росагролизинг» оешмасыннан урланган 39 миллиардны күрсәтәләр… Яшәве үк күңелле булып китте. Әгәр болай тотынганнар икән, йә чынлап та көрәшәләр, йә чираттагы спектакльне уйнап халыкка эш күрсәткән булып кыланалар. Әйтик, Татарстандагы кебек…

***

Мәскәүдә коррупциягә каршы көрәш кышка кергәндә генә башланды, ә Татарстан, гадәтенчә, иң алдан тотынды. Бездә инде беренче «башлар» июнь аенда ук «оча» башлады. Республиканың дүрт муниципаль оешмасына капиталь сипләү эшләрен җаваплылыгы чикләнгән «Формат» ширкәте башкарган, әмма бу фирманы тикшерү органнары «бер көнлек» дип бәяләгәннәр һәм аның белән эш алып барган өчен сипләнгән оешмаларның җитәкчелеген гаепләделәр. Янәсе, «фирма-однодневка»ның «контр-агентлары» булганнар.

Менә шуның өчен дә, мин Татарстандагы көрәшне «күз буяу» гына дип бәялим. Чөнки бюджет оешмаларының җитәкчеләре 100 мең сумнан да күп акча тота алмый. Әгәр сүз зуррак сумма хакында барса, бөтенесе тендер аша эшләнә. Ә тендерны исә районнарның Башкарма комитетлары уздыра. Әле Башкарма комитетлар да теге яки бу фирманың «бер көнлек»ме, «мәңгелек»ме икәнен әйтеп бирә алмый. Мөгаен, моны бары тик «Дәүләт заказлары агентлыгы» гына беләдер. Аңлавымча, безнең республикада дәүләти тендерларда бары шушы оешманың фатыйхасы белән генә катнашалар. Димәк, «бер көнлек» фирмалар өчен җавапны да ул тотарга тиеш. Ләкин оешманың җитәкчесе Яков Геллер әфәнде Татарстанда бик дәрәҗәле бәндә шул, аңа каршы чаралар күрелү мөмкин эш түгел…

Кызык кына килеп чыга: район башкарма комитеты тендер уздыра, әмма ул гаепле түгел. Чөнки тендерның кагыйдәләре буенча иң уңай шартларны тәкъдим иткән фирма җиңә. Әгәр җирле хакимият шик белдереп теге яки бу фирманы җиңгәннән соң кире какса, аны шунда ук коррупциядә гаепләрләр иде. Имеш, үзенә түләгән оешмага акча эшләтү өчен тырыша. Шуңа күрә хакимият җиңүче белән эшләргә, ә инде тендерга куелган оешманың җитәкчесе хакимият кушкан фирма белән килешү төзергә тиеш. Хакимият тә, килешү төзегән да гаепле түгел. Ник соң, алайса, аларны гаеплиләр? Әйдәгез, Әгерҗе каласының 2нче мәктәбе һәм аның директоры Фәридә Сәлимҗан кызы Әшрафҗанова мисалында вәзгыятькә ачыклык кертеп карыйк.

***

Әгерҗе үзәгендәге бу мәктәп 1968нче елда ук төзелгән һәм 44 ел буе капиталь сипләү күрмәгән. Югыйсә, бу уку йортын тәмамлаучылар арасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР буенча Наркополиция җитәкчесе генерал Фаяз Шабаев бар. Бездә, гадәттә, мәктәптә берәр министр яки депутат укыган булса, аны шунда ук гөлбакча итеп, теге күренекле бәндәнең музей-почмагын төзеп куялар. Әмма Әгерҗедә бу эшкә никтер игътибар бирмәгәннәр, хакимият «сәяси сукырлык» күрсәткән дияргә була…

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Белмим, яргаланып беткән кызыл кирпеч диварлары белән бу бина шәһәрне күпме ямьсезләп торыр иде, әмма Удмуртиянең Пугачево бистәсендә хәрби складлар шартлавы аны сипләү көнен якынайтты. Бәхетсезлек булмаса, бәхетнең ни икәнен дә беләсе түгелләр икән – шартлаудан соң күп тә үтми, мәктәпкә 12 миллион сум акча бүлеп бирелә. Ә бит бу акчаны мәктәп директоры инде 2010 елдан бирле сорап йөргән була. Чөнки җылыту системасын, тәрәзәләрне күптән алыштырырга кирәк, диварлар яргаланган… 9 чакрым ераклыктагы шартлау исә мәктәпнең ишек-тәрәзәләрен бөтенләй алып очыра, укырга яраксыз итә. Ярый әле МЧС аша акча тиз бирелә.

Нәтиҗәдә, мәктәпне сипләү өчен тендер игълан ителә. Анда «Формат» ширкәте җиңә һәм иң мөһиме – үзенә тиешле бөтен эшләрне канәгатьләнерлек дәрәҗәдә башкарып чыга. Мин ул мәктәпне үз күзләрем белән күрдем, иске фотолардагысы белән чагыштырырлык түгел. Гомумән, бөтен эшләрнең сыйфатлы эшләнгәне күренеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, тендерда җиңүче «Формат» булса да, күп эшләрне биредә субподряд буенча «Профком» ширкәте башкара. Монысын җирле хакимият хуплый, ә директор Фәридә Әшрафҗанова түгел…

Хәер, әгәр эш тулысынча башкарылган, сыйфаты тел-теш тидерерлек түгел икән, аны кем эшләсә дә барыбер түгелме соң? «Беркөнлек» фирмамы ул, «мәңгелек»ме – кемгә кызык? Юк икән шул, кызык икән! Әнә бит коррупциягә каршы көрәшүчеләр «зур эш» күрсәтеп, «Формат» аша корылган дүрт бинаны тикшерәләр. Дүрт бинада да бөтен эшләр җиренә җиткерелеп башкарылган булса да, дүрт директор да эшеннән куыла. Аларның гаепсезлеген инде сүз башында ук әйткән идем, шуңа күрә кире кайтып тормыйм, әмма куылуларының нигезсезлегенә янә игътибар итәм. Чөнки алар мәсьәләсендә быелның 20 июнендә Президент Каршындагы Коррупциягә каршы көрәш шурасы утырышында Рөстәм Миңнеханов үзе әйтте: «…вплоть до освобождения от занимаемой должности и увольнения…» Юк, Президент «һичшиксез куарга» дигән боерык бирмәде, ә бары җәзага тарту кирәклегенә генә басым ясады. Чөнки аңа гаепле итеп Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф министрлыкларына караган шушы биналарның директорларын, баш табибларын күрсәттеләр. Өч җитәкче, министрлары чакырып бер әйтү белән гариза язсалар, Әгерҗенең 2нче мәктәбе директоры Фәридә Әшрафҗанова әле бүген дә үзенең гаепсезлеген исбатлап шикаятьләр язып ята. Чираттагы шикаяте саен аңа тикшерү килеп төшә, әмма берсе дә хакыйкатьне табу өчен тырышмый, киресенчә, аның гаебен эзлиләр. Әйтик, сипләүдә катнашкан фирманың узган елдан калган түләнмәгән салымы барлыгын аңа сылтыйлар. Имеш, ул мондый фирма белән эшләргә тиеш түгел иде! Әмма бит тендерда катнашучы оешмаларның ни дәрәҗәдә законлы эшләвен «Дәүләт заказы агентлыгы»нда әле тендер башланганчы ук тикшерергә тиеш түгелләрме соң? Ник моның өчен мәктәп директоры гаепле?!

Икенче тикшерү бик каты казына торгач бер миллион сумнан артыкка «эшләнмәгән эш» таба. Әмма аларның беркетмәсен карыйсың – ялган. Чөнки ул беркетмәдә эшләнергә тиешле эшләрнең бәясе күрсәтелмәгән, миллион ярым сумнан артык закон бозу бары тик бармактан гына суырылган. Ә бит бу тикшерүләрне Президент Аппараты, Мәгариф министрлыгы, Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе җибәреп яталар. Барысы да Фәридә ханымның гаепсезлеген беләләр, әмма барыбер гаепле калдырырга тырышалар. Чөнки инде Президентка «бөтен гаеплеләрнең дә куылуы» хакында хәбәр ителгән, ул «гаделлекнең тантана итүенә сөенеп йөри». Чынлыкта, гаепсез кешеләрнең биографиясе бозылды, язмышлары белән шаярдылар.

Мөгаен, бу очракта сәламәтлек саклау министры Фәррахов һәм мәгариф министры Гыйльметдинов Президентка хакыйкать җиткереп, үз хезмәткәрләрен яклап чыгарга тиеш булгандыр. Намуслы җитәкчеләр шулай эшләр иде, ләкин болар үз кәнәфиләрен саклап калу өчен тырыштылар – гаепсез хезмәткәрләрен куып «гаделлек» хакында рапорт бирделәр…

Бары бер Әгерҗе районының элекке хакиме Фәрит Габбасов кына Премьер-министр Илдар Халиков исеменә хат язып, мәктәп директорының гаепсезлеген, барча эшләрнең дә закон нигезендә эшләнүен раслап маташа. Әмма аңа җавап бер: «Президент кушуын без җиренә җиткереп үтибез»…

***

Ничек инде моннан гаделлеккә өметләнеп булсын?! Республика Премьер-министры үзе белем алган мәктәпнең директорын нахактан якларга теләми… Әллә соң вәзгыятьне үзе дә белмиме? Әгәр белми икән, тагын да хәтәррәк…

«Юләргә сәҗдә кылырга кушсаң, маңгаен ук ярыр», – ди халык. Менә бездә дә коррупциягә каршы көрәшергә куштылар, ә көрәшчеләр кызып китеп бер гаепсез кешеләрне эзәрлекли башладылар. Иң хәтәре, аларның бу Республикада гаделлек табу мөмкинлеге дә юк. Чөнки «көрәшчеләр» гаделсезлек кылуларын үзләре үк аңлый-аңлый эшлиләр, әле «Президент кушты»га сылтыйлар.

Мөгаен, әгәр Татарстанда гаделлек таба алмаса, Фәридә Әшрафҗановага федераль матбугатка мөрәҗәгать итү кирәк булыр. Инде «Человек и закон» тапшыруы белән сөйләшүләр башланды да… Ләкин Татарстанның начар данын читкә чыгарып селкисе дә килми иде шул, тик башка юл күренми. Әнә бит, Фәридә ханым суд аша кире мәктәп директоры вазифаларына кайтарылган, ләкин аны Мәгариф министрлыгы тагын эшеннән азат иткән. Имеш, «ышанычын югалткан»… Хәзергә ул мәктәптә директор урынбасары вазифаларын башкара, әмма аны бу эшеннән дә кумаслар дип кем әйтә ала? Шуңа күрә чүпне читкә чыгармый булмый бугай…

P.S. Үз хокукларын даулап көрәшүче Фәридә Әшрафҗанованың язмышы белән сезне таныштырып барырбыз. Аны исә ярдәмебездән ташламабыз… Бәлки, безнең чиновниклар да акылларына килерләр әле…

Искәндәр СИРАҖИ.

Казан-Әгерҗе-Казан.

...Сәҗдә кылырга кушсаң... , 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии