Кемгә ышанасыз?

Кемгә ышанасыз?

«Алтын Урда» иҗтимагый оешмасы рәисе Данис Сәфәргали матбугат битләрендә Татарстанны, мөселманнарны шактый кара буяуларга манчып күрсәтүче Рәис Сөләймановның эшчәнлеген тикшерүне үтенеп ТР Прокуратурасына мөрәҗәгать иткәч: «Карга карганың күзен чукыр микән?» – дип шик белдергән идем. Данис әфәнде фикеренчә, Р.Сөләймановның язмаларында милләтара һәм динара низаг чыгаруга этәргеч бар кебек. Дөресен генә әйткәндә, мин дә бу фикерләр белән килешәм, әле өстәвенә Татарстанга яла ягу да бар дип беләм.

Ләкин, ни үкенеч, Данис Сәфәргали дә, мин фәкыйрегез дә, тагын меңнәрчә шулай уйлаучылар да ялгышканбыз икән. Бу хакта электрон хат аша Р. Сөләйманов редакциябезгә үзе хәбәр итте.

«Алтын Урда» милләтчел оешмасы рәисе Данис Сәфәргалинең гаризасына ТР Прокуратурасы җавабы:

«РИСИның Идел буе үзәге җитәкчесе Рәис Сөләймановның мәкаләләрендә һәм әйткән сүзләрендә җинаять составы юк»…

P.S. Бу Рәис Сөләймановның милли һәм дини низаг чыгармавын аңлата», – дип белдерә безгә тикшерелгән бәндә үзе.

Ярар соң, гаепсез икән бик яхшы. Әмма Прокуратура гаепсез дию генә безне аның эшчәнлегенә бәя бирүдән тыеп тора алмый бит. Әйтик, әле күптән түгел генә «Звезда Поволжья» (20-26 сентябрь, 2012 ел) «Ваххабизм в Шумково» дигән мәкаләсе уңаеннан журналистыбыз Эльвира Фатыйхова Балык Бистәсе районының Шумково авылына барып кайтты. («Ваһһабчылар авылы»нда кунак булдым»… 7 ноябрь, 2012 ел)

Рәис Сөләймановның ул мәкаләсен укып шаккаткан идем. Ул үлеп баручы авылына килеп урнашкан таҗик мөселманнарын ваһһабчылыкта да гаепли, акчаны нинди юл белән эшләүләреннән дә шикләнә… Хәтта мәчет салырга теләүләрен дә зур гаепкә әйләндереп калдыра шикелле. Имеш, халык моңа каршы. Шуның аша ул җирле халкын һәм РФ гражданнары булган таҗикларны капма-каршы лагерьларга куеп калдыра. Аның мәкаләсеннән соң җирле халык чынлап та мондагы таҗикларның үзләре өчен куркыныч булуына ышана башлый, кырын караш китә. Бу хакта кешеләр безнең журналистыбызга сөйләгән иде.

Иң хәтәре шунда ки, Рәис Сөләйманов биредәге таҗикларны алдап сөйләштергән булып чыга. «Ул безгә килеп авылны ничек үстерү, аңа яңа сулыш өрү турында сораштырган булды, ә язмасында без әйткән сүзләрнең киресен язып чыкты», – диләр таҗиклар Эльвира туташка.

Монысы исә журналист өчен иң хурлыклы күренешләрнең берсе – фальсификация. Шушы ялган аркасында биредәге таҗикларның имамы инде китеп барырга мәҗбүр булды, аны илдән депортацияләгәннәр икән дигән хәбәр бар. Югыйсә, биредә ваһһабчы диярдәй кеше юк, киресенчә, бу таҗикларны суфыйчылык тәгълиматы тарафдарлары дип беләм.

Р.Сөләйманов «ваһһабчы» белән «суфый»ны да аермаган башы белән үзен «исламовед» һәм «эксперт» дип атыймы? Хәзер шундый «галимнәр» Татарстандагы вәзгыятькә бәя бирү көненә калдыкмы?

Миңа калса, бу бәндә бары тик тырнак астыннан кер эзләү белән генә мәшгуль, ә республикадагы вәзгыять аны бары тик «пычрак чәчү» өчен тема буларак кына кызыксындыра. Чынлыкта исә ул барча мөселманнарны, татар вә урысны үзара дошманлаштыру сәясәтен генә үткәреп маташа бугай. Бу хакта без генә түгел, хәтта урыс профессорлары да әйтә. Мәсәлән, массакүләм мәгълүмат чараларына таратылган бер ачык хат – шуңа мисал. (Теманың дәвамы шушы һәм 9нчы битләрдә). Ул Рәиснең эшчәнлеге ялганга корылуын раслый. Шуңа күрә Кремльнең акылы җитәр һәм бу ялган «эксперт-исламовед» булып йөрүче бәндәнең сүзләренә артык игътибар итмәс дигән өмет бар. Югыйсә, ул үзен хакыйкатьнең соңгы инстанциясе итеп тоя, ахры.

Искәндәр СИРАҖИ.

Кемгә ышанасыз? , 4.3 out of 5 based on 11 ratings

Комментарии