ЗӘЙГӘ ТАГЫН БАРДЫМ ӘЛЕ

ЗӘЙГӘ ТАГЫН БАРДЫМ ӘЛЕ

районы һәм аның хакимәсе Татьяна Воропаевага багышланган мәкаләләрем дөнья күргәннән соң район халкы рәхмәтләр әйтеп шалтыратты: «Әле безнең главага сүз әйтер газета да бар икән, югыйсә журналистлар аны гел мактап кына китәләр», – диделәр. Ә инде Воропаеваның кул астында турыдан-туры эшләүчеләр, хакимәнең шактый «күркәм холыклы ханым»га әверелүен, кирәксә-кирәкмәсә эт итеп аты-юлы белән сүгеп атмый башлавына сөенгәннәр иде.

Ләкин вакыт уза, әйтелгән вә язылган сүзләр онытыла һәм барысы да янә үз юлына кайтып төшә. Ишетүемчә, Татьяна Васильевна инде тәмам аңына килгән, элеккеге гаярь ханымга әверелгән һәм ишетмәгәнеңне ишетәсең килмәсә, аның юлына чыгудан, кул астына керүдән сак булу лазем…

Белмим тагын, бу сүзләр ни дәрәҗәдә хактыр. Чөнки шикләнерлек фаллар бар. Әйтик, «Зәй офыклары» газетасының быелгы 51нче санында түбәндәге язма урнаштырылган.

***

Без, муниципаль район авыл җирлеклә­ре башлыклары, «Безнең гәҗит»тә басылган район башлыгы эшчәнлеге турында мәкаләләр авторы белән ки­лешә алмыйбыз. Татьяна Васильевна белән күп еллар эшләү дәверендә аны кемне дә булса милләте буенча аеруны беркайчан да сизмәдек. Әйе, ул – принципиаль, таләпчән, гадел, игътибарлы, турысын әйтүче; һәр вак кына мәсьәләне дә үз контролендә тота, чөнки безнең бөтен тормыш ваклыклардан тора. Бүген җаваплы җитәкче шушы сыйфатларга җавап бирергә тиеш түгелмени? Безнең район башлыгы өчен бар җитәкчеләр бертигез. Һәм ул барысыннан да бертөрле таләп итә. Аның өлкәннәр, инва­лидлар, авыру балалар белән аралашуын, аларның хәлен йөрәге аша ничек кичерүен сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Ул авылларда узучы чараларда катнашырга вакыт таба. Бу турыда авыл клубларында стендлардагы фотосурәтләр дә сөйли. Татьяна Васильевнаны авылда яшәүче һәркем таный. Аның турында дөреслекне язу өчен матур сүзләр куллану кирәк түгел, бары тик чынбарлыкны күрә белергә кирәк. Район тормышын, татулык, дуслык хакимлек итүне, төрле милләт ке­шеләренең (ә алар районда 25тән артык) үзара дус мөнәсәбәтен үпкәләгән берничә затның эмоциональ каршы сүзе генә чагыл­дыра алмый.

Район авыл җирлекләре башлыклары.

***

Татьяна Васильевнаның шундый шәп кеше икәнен белгәч ничек сөенгәнемне күрсәгез икән сез. Кабинет буйлап лезгинка биеп йөрдем. Хәтта, баш мөхәрриребез Илфат Фәйзрахманов акылыма зыян килгән дип куркып, ашыгыч ярдәмгә «шалтырата» башлады. Минем Зәй халкына шундый шәп хакимият башлыгы тәтегән өчен сөенүемне белгәч кенә бу уеннан кире кайтты.

Инде тынычланып Зәйдән килгән газеталарны актаруымны дәвам итә генә башлаган идем, кулыма шул ук «Зәй офыклары»ның 49нчы саны килеп эләкте.

***

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН ВЕТЕРАННАР ҺӘМ

ӨЛКӘННӘР СОВЕТЛАРЫНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле зәйлеләр! «Безнең гәҗит» га­зетасында Искәндәр Сираҗи авторлыгында басылган язмаларда муниципаль район башлыгы Татьяна эшчәнлегенә яла ягыла.

Безне бигрәк тә милли мәсьәлә борчый. Ул – безнең республикада тотрыклылык һәм уңышка ирешүнең ниге­зе, тынычлык һәм чәчәк ату гарантиясе. Ни өчен мәкаләләр авторы бүген безне 90нчы еллар бутал­чыклыгына этәрә? Элекке хаталарны кабатламас өчен, кешеләрне милләте буенча бүлү кирәк түгел. Коткы таратучылар өчен оят.

Район башлыгы беркайчан да шәхси симпатияләр, антипа­тияләр белән эш итмәде, милли кадрларга хөрмәт белән карый.

Бүген муници­паль район Советы һәм баш­карма комитет аппаратында кадрларның 77,4%ы – татар милләтеннән, ә авыл җирлекләре башлыклары арасында – 77,3 %. Шәһәр-районның бар мәктәпләре һәм балалар бакчаларында татар теле укытыла. Шәһәрдә 1992 ел­дан татар гимназиясе, тәрбия һәм укыту татар те­лендә алып барылучы 3 ба­лалар бакчасы эшли, «Зәй офыклары» татар газетасы нәшер ителә, җирле телеви­дение һәм радио тапшыру­ларны татар һәм урыс теллә­рендә алып бара. Бу – Зәйдә яшәүче барлык 27 милләт вәкиленә хөрмәт белән карауның турыдан-туры дәлиле.

Муниципаль район баш­лыгы буларак, Т.В.Воропаевага барлык дәрәҗә җитәкчеләрдән эш таләп итү вәкаләте би­релгән.

Зәй муниципаль районы­ның сәнәгать продукциясе эшләп чыгару күләме буенча республикада беренче ун­лыкта булуы һәркемгә билгеле. Соңгы елларда агро-сәнәгать комплексы үсе­шендә уңай үзгәрешләр бул­ды. Алдынгы технологияләр­не гамәлгә кертү, авылда гаилә фермалары, кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Социаль мәсьәләләр уңай хәл ителә. Күпфатирлы йортларга ре­монт үткәрү, гражданнарны тузган торактан барлык уңайлыклары булган фатир­ларга күчерү, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол­ларын торак белән тәэмин итү программалары ел саен үтәлә. Ипотека төзелеше, мәктәпләр, балалар бакча­ларын ремонтлау эше алып барыла. Соңгы ике елда 5 балалар бакчасы, 1000 уку­чыга исәпләнгән урта мәктәп, боз сарае файдала­нуга тапшырылды. Шәһәр-район электр энергиясе, җылылык, су белән өзлексез тәэмин ителә. Ике елда авылларда 70 чакрым су челтәре салынды, урамнар­га асфальт түшәү, яшелләндерү, чәчәкләр утырту, кече архитектура объектлары урнаштыру, паркларны төзек­ләндерү буенча системалы эш алып барыла. Зәй соңгы елларда Татарстанның иң төзек һәм иң чиста шәһәренә әверелде һәм Русия шәһәрләре арасында үз категориясендә төзекләндерү буенча призлы урыннар яулый.

Безне Татьяна Васильевнаның кешеләргә һәрдаим игътибарлы булуы рухлан­дыра һәм куандыра. Ул ачык эш итә, хезмәт коллективларында, авыл җыеннарында, мәктәп аудиторияләрендә халык белән еш очраша. Зәйлеләрне яхшырак белү, аларга якынрак булу макса­тында җәмәгать транспор­тында яки предприятие цехларында халыкны кабул итү, «Туры элемтә» үткәрү кебек аралашу формаларын кул­лана. Шәһәрдә көздән алып язга кадәр дәвам иткән со­циаль ярминкәләр зәйлеләр арасында популяр. Т.В.Воропаеваның эшкә мөнәсәбәте иҗади башлан­гычлары, аппарат, җитәк­челәр, шәһәр-район халкын икътисади һәм социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә этәрә. Барлык сәяси партияләр, җәмәгать оеш­малары һәм дини конфессияләр белән ышаныч, хөрмәт һәм үзара аңлашуга нигезләнгән хезмәттәшлек булдырылды һәм ул үсеш ала бара. Аларның вәкиллә­ре районда уздырылучы төп чараларның актив катнашу­чысы булып тора.

Шәһәр һәм районда һәрвакыт сәламәт әхлакый-психологик климат булды һәм булачак, ә ул исә муни­ципаль районның тотрыклы, икътисади үсеше милләтләр берлеге һәм татулыгы өчен нигез булып тора.

Безгә тынычлык һәм бердәмлек кирәк!

***

Бу мәкаләне укып чыккач исә үз-үземә урын таба алмадым: «Картаймагыз әле, ветераннар, Зәйгә дан китергән тынмас җаннар!» дип кычкырдым да акырып елап җибәрдем. Нинди яхшы, изге күңелле кеше хакында начар сүзләр язганмын бит!

Мөгаен, моның өчен мин үз-үземне кичерә алмам, хәзер инде бөтен җирдә «Дөньяда иң яхшы – Зәй районы хакимәсе Воропаева, ә иң начар кешеләр – аңа каршы сөйләүче вә язучылар», – дип сөйләп йөрермен. Ничек итсәм итәрмен, әмма Татьяна Васильевна алдындагы гаебемне юарга тырышырмын. Юкка гына аны шундый акыллы ветераннар вә өлкәннәр якламыйдыр бит инде?!

Минем бер генә районда да мондый күп белүчән өлкәннәр очратканым юк иде. Алар районның икътисади хәленнән дә, кадрлар сәясәтеннән дә, социаль проблемаларыннан да хәбәрдар. Мөгаен, Зәй районындагы һәр әби-бабайны җиде төн уртасында уятып сорасаң да, алар район хакимиятендә 77,4%, ә авыл башлыклары арасында 77,3% татар эшләвен уйлап та тормыйча төп-төгәл әйтеп бирә алалардыр. Бик сокландым бу районның зиһенле патриотларына һәм дә ки искиткеч гүзәл, кешелекле, толерант эшмәкәрлеккә хәерхаһлы булуы белән аерылып торучы хакимәсенә!

Миңа бигрәк тә кече һәм урта бизнесны үстерүе ошады. Мөгаен шуңадыр, быел Зәй районы тарихында беренче тапкыр эшмәкәрләр пикетка чыкканнардыр. Әллә алар хакимә Воропаеваны яклап, аны хурлап чыктылармы икән?

Быелның 7нче июлендә 10 эшмәкәр көндезге 10 сәгатьтә Зәй районы хакимияте каршына җыела. Шунда ук ботак-чатак төягән «КамАЗ», ике су сиптерү машинасы, арбалы трактор пәйда була. Алар хакимияткә каршы плакатлар тоткан эшмәкәрләрне халык күзеннән каплыйлар, двигательләрен кабызган килеш тотып тавыш чыгарып торалар. Эшчеләр исә су сибә, газон чаба башлый… Кыскасы, пикетка комачаулыйлар.

Бер сәгатьтән пикет тарала, Зәйнең хакимияткә каршы беренче акциясе шулай уза. Аны бәйсез «Соцпроф» профсоюзларының Зәй бүлеге җитәкчесе Валерий Алейников оештырган иде. Узган мәкаләләремнең берсендә бу эшмәкәргә җирле хакимиятнең ни дәрәҗәдә аяк чалуын тасвирлаган идем инде. Шуннан соң ул минем киңәшемне тотып «Соцпроф» профсоюзына керде, Зәй бүлеген оештырды.

– Сезнең мәкаләләрдән соң элек күренү белән акыра башлаучы түрәләребез дә майлап куйгандай булдылар. Тик менә районның ФСБ начальнигы Гарифуллин гына чакыртып әйтте – монда сезгә карата нәрсәдер казыйлар. «Ул үзе дә гөнаһсыз түгел, төрмәдә дә утырган кеше», – диде. Әйтерсең, сез аны яшереп йөрисез. Сезнең мәкаләгезне экспертизага биргәннәр – «разжигание межнациональной розни» эзлиләр икән. Ә миңа хәзер бәйләнмиләр, автосервисым янына куелган машиналарга туктауны тыючы юл тамгасын да алып аттылар. Тик менә йортым янындагы пычрак чокырлы җирне генә арендага бирергә теләмиләр. Югыйсә шәһәребезне матурларга үз өлешемне кертер идем, – дип сөйләде Валерий Алейников үзе.

Кызык кына килеп чыга – «милләтара низаг чыгару»ны миннән эзлиләр, ә Чыбыклы халкын мыскыллап татар авылына, татар кешесен эшеннән алып, аның урынына урысны куючы Воропаевадан түгел. Ничәмә-ничә татар җитәкчесен мәгариф өлкәсеннән куып, аларны урыс кешесенә алыштырып куючы Воропаевадан түгел! Мәчет сала башлаганчы бер сүз әйтмәгән, ә инде төзелеш башлагач тинтерәтеп торучы Воропаева шәп икән!

Әгәр ФСБ хезмәткәре тотынган икән, ул миннән гаепне табар. Юк, ниндидер район бүлекчәсе начальнигы гына таба да, таптыра да алмас – югарыданрак ярдәм итәләрдер. Чөнки прокуратура хезмәткәрләре Лаеш районында минем чыгышымнан экстремизм чалымнары эзләп йөрде инде. Әле кемнәрнедер алдап-йолдап миңа каршы күрсәтмә бирергә дә үгетләгәннәр, имеш.

Кирәк чакта, Татарстанда язмаларга тикшерү уздырырга «татарча экспертиза юк» диләр, ә монда тапканнар, ахры… Әллә соң алар мине урысчага тәрҗемә итеп тикшерергә телиләрме? Монысы чын экспертиза булмаячак – ничек телиләр, шулай тәрҗемә итәләр. Шуңа күрә монда миңа каршы зур эш башланды дип беләм. Телевидениедән «җибәрергә» куштылар инде, тагын нәрсә әзерлиләрдер.

Әмма бер өмет бар – халык яклап мәйданга чыгар. Ә матбугат язар вә күрсәтер. Юк, Татарстанның куркытылган вә изелгән матбугатында әллә ни яклау таба алмам, әмма Мәскәү матбугаты белән быел бик яхшы хезмәттәшлек ителде, алар яклар дип ышанам…

Ярар, темамнан бераз читкә киттем бугай, дәвам итик. Алайса, мин бит Зәй районының фәрештәдәй пакь хакимәсенә кара якканмын. Ярый әле «Зәй офыклары» газетасы күземне ачты – Татьяна Васильевна кадрлар сәясәтен дә искиткеч итеп алып бара икән бит! Әнә, Казанның да бер кадрлар проблемасын чишүдә ярдәм итте ул. Чөнки хакимият бик тырыша торгач, Роза Хуҗина башкалага күчеп килде, шунда ук ЖКХ өлкәсендә эшен дә тапты. Казанга яраган белгеч ничек Зәйгә ярамады икән ул? Әллә соң хөрмәтле вә гыйззәтле Воропаева ханымның таләпләре шундый кырысмы, яки анда бары тик фән-техника өлкәсендә бары тик Нобель лауреатлары гына эшләргә тиешме?

– Мин кан басымы белән чирләп ята идем, сезнең мәкаләгездән соң дәвалаучы табибымны хакимияттә сүккәннәр. Имеш, ул район башлыгы хакында җурналистларга теләсә нәрсә сөйли, ә сез аны дәвалыйсыз! Чирләп яткан җиремнән эштән куу хакында карар кабул иткәннәр, аннан соң аны гамәлдән чыгарып, «больничный» беткәнен көткәннәр… Карарны почтальон өйгә кадәр китереп бирде. Мин инде Зәйдә яшәмәскә булдым. Монда бит мине чирләсәм дәваларга да ярамый, кешеләр исәнләшергә курка. Китәсем килеп китмим – көрәшеп, үземнең хаклы булуымны раслап арыганга китәм. Бәлки, тагын бераз көрәшсәк җиңәр дә идек. Районның башкарма комитеты рәисе Альберт Газизҗанов әйтә: «Мин безнең главаның кәефен кыруга берәүгә дә юл куймаячакмын», – ди. Ә минем мондый ялагайлыкка, мескенлеккә баткан җирдә яшәрлек көчем юк, – ди Роза ханым. Мондый вәзгыятьтә аның гаиләсен алып районнан ук чыгып китүе аңлашыла да, барыбер эшләргә ирек бирмәячәкләр…

***

Зәй районының бөтен нечкәлекләрен белеп торучы «ветераннар» вә өлкәннәр»нең язмасына карасаң, Татьяна Воропаева кадрлар сәясәтен бик уңышлы алып бара. Әле менә тагын шуның бер мисалына тап булдым.

Гөлсәрия Сәет кызы Миңнебаева Зәй районының мәгариф идарәсендә бухгалтер булып эшли, 8 мең 400 сум хезмәт хакы ала. Хәер, ала дип әйтү бик үк дөрес түгел – алырга тиеш, әмма алмый. Чөнки аның хезмәт хакының яртысы үзе алмаган кредитлар өчен тотып калына. Киң күңелле, ярдәмчел Гөлсәрия ханым Зәйнең өч кешесенә кредит алганда поручитель була. Нәтиҗәдә, алар өчесе дә түләмиләр. Без аналы-кызлы Ирина һәм Альбина турында артык шәрехләп язып тормабыз. Бары тик Иринаның Мәскәүгә, Альбинаның Казан каласына чыгып сызуларын гына әйтик. Банкирлар аларны эзләп азапланып тормаганнар, поручительләрне генә судка биреп кредит түләттерәләр. Ә менә кредит алучыларның өченчесе безнең өчен үтә кызыклы персонаж. Ул Зәйдән беркая да качмаган, аны эзләп йөрисе юк, эшләп тора, ләкин барыбер аның өчен кредитны поручительләре түләргә мәҗбүр.

Инде ханымның шәхесенә килик: таныш булыгыз – Эльмира Габделхак кызы Хуҗина! Ул Зәй районының халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе!!! Ягъни бу ханым үзе яшәгән районда Гөлсәрия Миңнебаева кебекләрне үзе якларга, юклыкта тилмерүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өлкәсендә алны-ялны белми эшләргә тиешле кеше. Ләкин ул башка юл белән китә – районда юклыкта яшәүчеләр санын тагын бер кешегә арттыру юлына баса кебек.

Ул бу «уңышка» ничек ирешә соң? Бик гади генә: башта безнең ярдәмчел Гөлсәриябезне поручитель итеп, «Татфондбанк»тан 180 мең сум кредит ала да, көннәрнең берендә хезмәт хакының 80%ын әнисенә алимент итеп түли башлый. Читкәрәк китеп булса да әйтим: ата-ананың балаларын алиментка биреп алардан ай саен суд билгеләгән күләмдә акчалата ярдәм алу хокукы бар. Бу канун бары тик балаларның ярдәмгә мохтаҗ ата-анасына ярдәм итмәгән очракта гына кулланыла. Әгәр Эльмира Хуҗина хезмәт хакыннан үз әнисенә 80% күләмендә алимент түләргә мәҗбүр булгач, ул районның үзе өчен бөтенләй чит-ят кешеләренә ничек ярдәм итә ала икән?

– Эльмира Габделхак кызының әнисе Рәмзия апа әле инвалид та түгел бугай, үз аягында йөрүче карчык. Аны олы кызы Гөлнара тәрбияләп тора. Аңа нинди алимент тиеш икән? – дип аптырый безнең үтә ярдәмчел Гөлсәриябез.

Кредит бирүче «Татфондбанк» та шулай уйлаган булса кирәк, «алимент килешүе»нең дөреслегенә шикләнеп, судка мөрәҗәгать итә. Ләкин суд түләүне 70% итеп кенә калдыра.

Бу карарның ни дәрәҗәдә канунга туры килүен Татарстанның атказанган юристы, адвокат Зөбәйдә Яхинадан сорадым.

– Гадәттә, мондый очракларда ата-анага алиментны процентлап түгел, ә билгеле бер күләм белән билгелиләр. Әмма тулырак җавап бирү өчен миңа бөтен суд карарларын, беркетмәләрне карарга кирәк, – диде ул.

Әмма миңа инде бу беркетмә вә карарлар кызык түгел, чөнки үземнең дә ата-анага алимент билгеле бер күләмдә генә түләнгәнен ишеткәнем бар иде. Гомумән, алиментны хезмәт хакының 50 процентыннан артык алмыйлар дип беләм. Ни өчен Зәй районы суды район түрәсе Эльмира Габделхак кызы Хуҗина өчен мондый карар чыгарды икән? Хәзер бит инде ул кредитын да түли алмаячак, аның өчен бер гаепсез кеше җәфаланачак.

– Миңа судья мәхкәмә барышында әйтте: «Сиңа көчләп кул куйдырмаганнардыр ич!» – диде. Ә бит минем бары кешегә ярдәм генә итәсем килде, – ди Гөлсәрия ханым.

Игелекнең бәясе шул булдымы? «Ит яхшылык, көт яманлык» дип халык белми әйтмәгән шул.

– Мин Эльмира Габделхаковна белән сөйләшеп үземнең хәлемне аңлатып карадым: «Барыбер түләмим», – дип кистереп әйтте. Түләмәсенә ышанам да. Судта да әллә ниләр сөйләде ул. Судья сорый: «Ник әниең алиментка хәзер генә бирде?» – ди. «Без апам Гөлнара белән 5 ел инде әнине кем карый дип тарткалашабыз. Мин карый алмыйм, картлар йортына бирергә теләдем. Соңыннан апам белән килештек: ул карый, мин алимент түлим», – дип тора. Үзе әнисенең аларны берүзе үстерүен, икесенә дә югары белем бирүен, көн-төн эшләп, кеше алдында ким-хур итмәвен сөйләде. Ник соң әнисен, алайса, үзе карамый, ә минем хисапка алимент түләп тора? – дип өзгәләнә Гөлсәрия Сәет кызы.

Менә мине дә шул сорау борчый: ник кеше хисабыннан? Ник бу ханым үз анасын да картлар йортына бирергә җыенган көе тулы бер районның социаль яклау бүлеген җитәкли?

Кызык, кадрлар мәсьәләсен нык кайгыртучы Воропаева бу кадрны бик озак эзләдеме икән? Әллә соң мин ялгышаммы – Зәй районының халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина нәкъ Татьяна Васильевнаның үзе кебек үк фәрештәдәй бер затмы? Бәлки, аңа кара гына ягалардыр? Әнә бит, район газетасында Воропаеваны ничек мактыйлар, үземнең аның хакында язган начар сүзләрем өчен оялып үлә яздым, билләһи!

Эльмира Габделхаковнаны яклап ветераннар яки аның «ярдәмчел җылы кулын тоеп» яшәүчеләр район газетасына «үз куллары белән» язып чыксалар, тагын терсәкне тешләргә туры килмәсме икән? Миңа бик оят булыр бит…

Миңа оят булыр – алар өчен, тик алар оялырмы икән? Менә монысы бәхәсле…

Кабат очрашулар насыйп булсын дип, Искәндәр СИРАҖИ.ЗӘЙГӘ ТАГЫН БАРДЫМ ӘЛЕ , 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии