АТНЫ КАЯ БӘЙЛӘРГӘ?

АТНЫ КАЯ БӘЙЛӘРГӘ?

Без үскән вакытта авылның һәр капкасында ат бәйли торган кыршау эленеп тора иде. Мөгаен, элгәре заманнардан калган булгандыр. Хәзер бу кыршауларны бары тик искелектән иңеп беткән йортларның капкаларында гына күрергә була һәм аның ник кирәген бүгенге яшь буын аңламый да, кызыксынмый да…

Аның каравы бүген яшьләр машина кую урынын яхшы беләләр. Бигрәк тә шәһәр җирендә тимер атыңны кая «бәйләмәскә» икәненнән хәбәрдарлар. Югыйсә, эвакуатор килеп хәзер алып китә һәм аны бары өч мең сумнан артык акча чыгарып салып кына кире алырга була. Әлегә кадәр бу афәт башкалада гына иде. Хәтта, кечерәк шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дә зарланганы булмады. Шуңа да, Байлар Сабасы авылы халкы эвакуатордан вә машина куярга урын юклыктан зарлангач, бераз аптырап калдым.

Сабага шушы зарны ишетергә кузгаласы иттем. Чөнки авыл җирендә (ә Байлар Сабасы авыл статусында) ни эвакуатор йөргәнен, ни машина куярга ярамау хакындагы юл тамгасын, ни корыч чаптарын «тышаулардай» урын эзләп сала урамнарын урап йөрүчеләрне күргәнем юк. Алай да, бу сәфәргә үзем генә чыкмаска, ә каләмдәшем Эльвира Фатыйхованы юлдашлыкка алырга булдым. Ник дисәң, әле аның яңа гына Сабаның хезмәткәрләре «батырлыгы»на багышланган «Рентген күзле» инспекторлар Сабада эшли» (№47, 27 ноябрь, 2013 ел)дигән язмасы дөнья күрде. Аны укыгач, бу сырлы таяк ияләреннән теләсә нинди этлек көтәргә мөмкинлеген аңладым. Әле Байлар Сабасындагы «агентларым» да, авылга кайсы юлдан керергә кирәген өйрәтеп, анда җиңел генә эләгеп булмаска мөмкинлеген аңлаттылар. Янәсе, төп юл белән килеп керсәң, ЮХИДИ постына эләгәсең, террорга каршы махсус куелганнар һәм һәр килгән-киткән машинаны тикшереп, номерларын язып баралар. Әгәр туктатып, «кабәхатлеге белән даны чыккан» Сираҗины күреп алсалар, мең дә бер гаеп табып бәйләнергә мөмкиннәр икән…

Кыскасы, үземә генә йөрмәскә киңәш иттеләр. Эльвира исә, минем «тән сакчым» буларак Сабаны урап кайтырга ризалык бирде. «Террорга каршы» куелган пост дигәннәре тычкан тотмый торган ялкау ата мәче кебегрәк булып чыкты – төн ката авылга кереп баручы чит машинаны күрә торып уздырып җибәрделәр. «Агентларым» бу кадәр куркынып, телефоннан да як-якларына каранып, пышылдап кына сөйләшкәч, үз исемнәрен чыгармауны кат-кат үтенгәч, мин инде очрашуга ике-өч зәхәррәк пенсионер әби чыгар да, оныклары мәнфәгатен кайгыртып хакимиятне сүгеп кереп китәр диебрәк уйлаган идем. Шуңа күрә, без киләсе урам башында 30-40 ир-ат җыелып торуын күргәч, аптырабрак калдым. Мөгаен, вахта автобусын көтеп торучы эштән кайтучылардыр, дип, алар яныннан узып китеп, урамның аргы башына ук барып урап килдем – анда-санда ятим генә кыяфәттә басып торучы машиналардан гайре беркем күренмәде. Теге җыелып торган ирләр янына барып туктап, кемне көтүләрен сорадым – мине икән. Ә инде үзем генә түгел, бу район ЮХИДИына сүз әйтергә җөрьәт иткән Эльвира Фатыйхова белән икәнемне дә белгәч, коллегамның машинадан чыгуын кул чабып каршы алдылар. Әле бер ир килеп колагыма гына: «Шушы кызмыни инде ул? Мин бит Фатыйхованы айгыр кадәр хатын-кыз дип белә идем», – диде.

***

– Әйдәгез, егетләр, сөйләгез, ни зарларыгыз бар? – диюем булды, барысы дәррәү Закир Йосыпов урамы башында торган юлтамгага күрсәттеләр. Ә анда кичке 23 сәгатьтән алып иртәнге 6 сәгатькә кадәр бу урамга машина кую тыелуы күрсәтелгән.

– Менә шушы автостоянканы ачтылар да, без анда машиналарыбызны төненә 50 сум түләп куймагач, шушы «знакны» элеп куйдылар. Янәсе, безнең машиналар урамнарны чистартырга комачаулый. Без аңа карап тормадык, йортларыбыз янында машина кую өчен махсус билгеләнгән җирләргә генә куя башладык. Бу «кесә»ләрдә машина беркемгә дә комачауламый. Юк, барыбер инспекторлар бәйләнеп йөрделәр. Ә бер көнне эвакуатор килеп 14 машинаны төяп китте, барып 3 мең сумнан артык штраф түләгәч кенә бирделәр, – дип сөйләде бер ир.

Ул арада кешеләр тагын да күбәя башлады, барлыгы 60-70ләп җыелды кебек. Полиция участок инспекторы машинасында яныбыздан урап узды. Моның кадәр ир-ат янына төшеп, төпченеп йөрүдән шүрләде булса кирәк, туктап тормады. Сак бүлеге хезмәткәрләре машинасы да күренде, алар да туктамый гына китеп бардылар. Гомумән, полиция килеп, «санкциясез җыен» дигән булып акыл сатып йөрмәде. Чөнки бу җыен түгел, ә укучыларның журналистлар белән очрашуы иде һәм аңа рөхсәт кирәкми. Башка районнарда бәйләнүләргә ияләнгәч, биредәге бәйләнмәүне демократиясе буларак кабул иттем. Әмма ул демократия «шул җиргә кадәр» генә булып чыкты, калган эшләрдә башка кануннар бугай.

– Безнең машиналар урам чистартырга, янгын сүндерү машиналарына комачаулый дигән сылтау табалар. Беренчедән, төнлә урам чистартып йөрергә Байлар Сабасы авылы – Казан түгел… Икенчедән, безнең монда машина куйгач та, ара шундый күп кала ки, янгын машинасы гына түгел, ургычы җыелмаган комбайн белән урап узарга була. Гомумән, кар чистартучы трактор безнең урамнардан бик сирәк уза. Бу сылтаулар гына, чынлыкта знакны бары тик автостоянканы тутыру өчен генә куйдылар. Кемнеңдер акча эшлисе килә, – ди икенче ир-ат.

– Хәзер эшли инде. Теге көнне 14 машинаны төяп киткәч, күпләр 50 сум түләп шунда куя башладылар. Инде күп урыннар сатылып та беткән бугай, аена 900 сум түлисе икән.

– Ә Сабада уртача хезмәт хакы күпме? – дим.

– 8 мең сум чамасы. Әле бу акчага утка, суга, газга да, ипотека да, балалар бакчасына да түләргә кирәк, – ди җыелып чыккан хатын-кызлар.

– Безнең Төзүчеләр урамындагы күп фатирлы йортлар янына да шул ук юл тамгасын китереп куйдылар. Бездә дә юллар киң, машиналарыбыз беркемгә дә комачауламый, – ди берәү.

– Ә мәктәп урамындагы йортыбыз янында тагын бер йорт салырга урын булса да, знак куелды. Ник алай мыскыл итәләр? – ди икенче берәү.

Урамнарны карап чыктым, чынлап та киң, урын күп. Монда янгын, ашыгыч ярдәм, полиция машиналары бер сафка тезелешеп килеп керсәләр дә, урын җитәрлек. Димәк, башка сәбәп бар – кемгәдер акча эшләргә кирәк. Тик кемгә? Кем ул андый көчле, үзенә кирәкле юл тамгасын куйдыра алырдай кеше? Юк, мин район хакимедер дип уйламыйм. 50 машина куярлык автостоянка көн саен тулы булып, бер урынга 50 сум түләп торганда да, аена нибары 75 мең сум керем бирә. Әле бу акчадан сакчыларга хезмәт хакы да, җыештыручыларга да, яктыртуга да, салым да түләргә кирәк. Кыскасы, яртысы китә. 35-40 мең өчен Р. Миңнеханов вакланып торыр дип уйламыйм, башка ваграк түрә түгелме икән дип шикләнәм…

***

Шул уйларымны кешеләргә сөйләп тора идем, бер яшь кенә егет килеп чыкты.

– Мин автостоянка хуҗасы – Артур Таипов, – дип таныштырды ул үзе белән, минем кемлекне дә сорарга онытмады.

Бу җирне ул арендага алып эшли. Моның өчен бары тик җирле хакимияткә гариза белән мөрәҗәгать итү дә җитә икән. Тик менә төнгә машина куюны тыя торган юл тамгасының килеп чыгышын гына «кәҗүнни» сүз белән аңлата алды.

– Ул машиналар янгынчыларга, җыештыручыларга комачаулый, – ишедән уза алмады.

– Менә синең автостоянкаңа 50 генә машина сыя. Бер көнне килдек, тулы иде. Безгә кая барырга? – ди бер ир.

– Анысы минем эш түгел, – ди Артур Таипов.

– Ә сез тагын автостоянкалар ачарга җыенмыйсызмы? – дип, Эльвира Фатыйхова да сүзгә кушыла.

– Әгәр кушсалар, ачам, – ди эшмәкәр.

– Кем кушса, югарыдагылармы? Гомумән, автостоянканың чын хуҗасы сезме? – дим.

– Мин, – ди.

– Алайса менә монда килегез әле. Күрәсезме? Сезнең автостоянка белән балалар мәйданчыгы арасында ничә метр гына ара кала? 2-3 метр. Ә 10 машина куя торган стоянкада ул ара – 10 метр, 50 машинадан артса 15 метрдан ким булмаска тиеш. Бусы – законлы нормалар. Ничек хакимият сезгә генә алай рөхсәт итте аны? – дим.

– Әгәр законлы булса, күчерергә туры килә инде, – ди эшмәкәр.

– Балалар мәйданчыгынмы, стоянканымы?

– Стоянканы кечерәйтәбез, машиналар азрак сыячак, – ди.

– Болай да урын җитмәүдән зарланалар, – дим.

– Закон бит, – ди.

Хәер, аның бу законны да, башкаларын да күптән белгәне күренеп тора. Стоянканы кечерәйтергә җыенуын әйтүе дә уен кебек кенә. Менә, сез сыймыйсыз, ә мин тагын да машина урыннарын киметергә мәҗбүр, янәсе. Имеш, болай итсә, халык тавышланмас, ул табыш югалтмас дип уйлыйдыр. Әгәр 12-13 метр арага койма күчерсә, аның автостоянкасы нык кечерәя һәм табыш аз бирә башлый. Шуңа күрә, бу «койма күчерү» булмас кебек. Гомумән, үзен бик эре тота ул, әйтерсең районда аңа каршы дәшәр кеше юк. Әле әңгәмәбезне өзеп кем беләндер телефоннан киңәшеп тә килде. Тик ул кире килгәндә без китәргә җыенган идек инде.

***

Кешеләрдән бу егетнең «кем кешесе» булуы белән кызыксынган идем, әтисе Илсур әфәнденең Саба хакимиятендә зур түрә икәнен хәбәр иттеләр. Шуның белән барысы аңлашылды. Хәзер инде бу «зур эшмәкәр» Артур Таиповның Сабада тагын 5 автостоянка ачып куюына да аптырамаячакмын. Якын-тирә урамнарга төнгә машина куюны тыючы тамгалар элдереп чыгу да, хәлләреннән килмәстәй гамәл түгелдер дип уйлыйм.

Хәер, Артур Илсур улы үзе дә «төшеп калган» егет түгел икән. «ВКонтакте»дагы битен ачып караган идек, район хакиме Рәис Нургали улы белән кайдадыр кызыл тасмалар кисеп йөрүен тасвирлаган фотолары да күренде. Иң мөһиме, бу малай главадан «главарак» та булып күренә әле…

Тик менә бу стоянка дигәннәре генә – бер кирәксез, болай да ярлы халыкны талауга кайтып кала торган гамәл. Әгәр уйлап карасаң, авыл җирендә күп фатирлы йортларда иң ярлы катлам яши. Шәхси йорт салырга акчалары булмаганга ипотекага алган фатирлар инде, ә монда аларны таларга атлыгып торалар. Шушымы кешелеклелек? Шушымы мохтаҗ халыкны кайгырту?

Бу мәкаләмне район хакиме Рәис Миңнеханов укыр һәм гади кешене яклап үз сүзен әйтер, кешегә үз өе янына машина да куйдырмый торган юл тамгалары юкка чыгар дип өметләнәм. Югыйсә, биредә юл хезмәткәрләренең кемнеңдер шәхси бизнесына ярдәм итүе күренә кебек. Әйе, теләгән кешеләр машиналарын Артур әфәнде автостоянкасына куйсыннар, ә теләмәгәннәренеке өйләре янындагы «кесә»ләрдә дә шәп кенә тора ала.

– Гомумән, бу закон Саба машиналарына гына кагыла бугай. Чөнки бер төнне чит машина калдырып киткәннәр. Номерлары Сабаныкы түгел. ЮХИДИ белән эвакуатор килеп, янында урап йөргәннәр дә, китеп барганнар. Ә җирле машиналарны төяп киткәннәр, – дип сөйләде миңа бер «агентым».

Димәк, бу знакларның законлылыгына ЮХИДИ үзе дә шикләнә түгелме? Бәлки халыкны талау вә мыскыллаудан туктарсыз, әфәнделәр. Алайса Президентыбыз районын атна саен тәнкыйтьләп тору безгә дә күңелле түгел. Саба бүген Татарстанда тел-теш тидермәстәй иң шәп район булырга тиеш дип уйлыйм мин.

P.S. Мәкалә инде типографиягә китәргә әзерләнеп беткәч кенә, Сабадан яңа хәбәрләр килеп иреште. Баксаң, төнгә машина куюны тыючы юл тамгалары Закир Йосыпов урамындагы 12а йорты янында юк икән. Анда Саба районының ЮХИДИ начальнигы Ленар Вәлиевкә кагылышлы фатир бар, имеш. Шулай ук Мәктәп урамындагы 39Б йорты янында да бу тамга куелмаган, диләр. Янәсе бу йортта да ЮХИДИ хезмәткәре яши. Хәбәрнең ни дәрәҗәдә чынлыгын белергә теләп, Ленар әфәнденең үзенә шалтыратып карадым, ләкин ул ялга киткән икән. Ә аның вазыйфаларын без әле газетабызның 27нче ноябрьсанында гына «назлы сүз» белән телгә алган Марат Гаязов башкара. Әмма Марат әфәнде Ленар Минҗан улының Закир Йосыпов урамында яшәвен расламады: «Ул Лесхозда яши», – диде.

Шулай ук, «урамнар озын» булу сәбәпле, безне кызыксындырган юл тамгалары мәсьәләсен дә шәрехләп бирә алмады. Мәктәп урамындагы йортта ЮХИДИ инспекторы яшәвен дә «белми» булып чыкты… Кыскасы, Сабада бар да шәп, бар да яхшы, бар да законлы булуын белеп сөендем. Әмма Сабадагы «агентларым» алай түгеллеген, Ленар Вәлиевның фатиры барлыгын, Лесхозга бары хатыны бәбиләгәч кенә күчүен, әле дә бу йортка килеп-китеп йөрүен тәкърарладылар. Әле минем үтенеч буенча, тиз генә генә теге знакны карап та килделәр – юк, ди. Кемгә ышанырга да белмәссең монда…

Искәндәр СИРАҖИ.

Казан–Саба–Казан.

  АТНЫ КАЯ БӘЙЛӘРГӘ?, 3.7 out of 5 based on 15 ratings

Комментарии